Арча театры

Арча театры

«Район газетасында үзләрен сәхнәдә сынап карарга теләүчеләрне чакырып белдерү чыкканнан соң, әллә никадәр кеше, хәтта олы яшьтәге апалар да килде. Шулардан Нәсимә Зиннәтова, Мәдхия Гаязова, Наилә Госманова, Әнвәр Низаметдинов (хәзер дүртесе дә мәрхүмнәр), Халисә Гафурованы бүген дә зур ихтирам белән искә алабыз», – ди беренче оештыручы режиссер, якташыбыз, журналист Илфат Фәйзрахманов халык театрының беренче көннәре турында.

«Җидегән чишмә» иң беренче булып Әнгам Атнабаевның «Балакайларым» спектаклен сәхнәгә куйды. Кешеләрнең психологик кичерешләрен аңлаешлы итеп күрсәтеп бирүче, ана белән бала проблемасын күтәрүче бу спектакльне Арча халкы дәррәү күтәреп алды. Аеруча ана ролендәге Нәсимә Зиннәтова ул чорда сәхнә йолдызына әверелде. Әлеге спектакль 30дан артык урында куелды. Хәтта телевидениесе аша аны бөтен республика тамашачысы карый алды. Юлларда батып калып, машиналарны этеп чыгарулар, кышларын салам өстендә, өсте ачык тирес ташыган әрҗәсендә барулар, эштән арып кайтып репетициягә чыгып йөгерүләр халык рәхмәте, кул чабулар белән эреп юкка чыга иде.

Ул вакыттан соң 25 ел үткән. Ничек булыр икән, дип кенә башланган эш коллективка Русия, республика бәйгеләре лауреатлары исемнәрен алып килде. «Халык драма театры» дәрәҗәсенә күтәрде. Сәнгатькә гашыйк, зур оештыру сәләтенә ия Илфат Фәйзрахманов «Җидегән чишмә»не үргә күтәрде, ул Казанга киткәннән соң театр өчен янып-көеп йөргән, үзе дә төп рольләрне башкарып тамашачы мәхәббәтен яулаган Харис Сафин аны шул югарылыктан төшермәде. Театрның беренче карлыгачлары Харис Сафин, Резеда Нуриева, Гөлсинә Зәкиева, Венер Хисамиев, соңрак килеп, тамашачы ихтирамын яулаган Илдус Хәбибуллин, Резидә Гарифуллина бүген дә сафта. Инде 20дән артык премьера тәкъдим ителгән…

Менә – Арча район Мәдәният йорты сәхнәсендә яңа премьера. «Җидегән чишмә» халык театры коллективы Р.Сәгъди һәм Х.Ибраһимның «Кияү абый» пьесасы буенча куелган спектаклен тамашачысы хозурына тәкъдим итте. Яңа гына «Җидегән чишмә»не җитәкли башлаган профессиональ режиссер Рафис Сәләхетдиновның бу икенче сәхнә әсәре инде. Узган ел ахырында театрның яшь коллективы, тамашачыларга Х.Ибраһимовның «Каен күзе» әсәрен тәкъдим итеп, уңыш казанган иде. Рафис Рәисович үзенең бетмәс-төкәнмәс энергиясе, фантазиясе, чын театр кешесе булуы, сәнгатькә бөтен күңелен бирүе белән коллективта да ихтирам казанды, үзенең берсеннән-берсе матур сәхнә әсәрләре белән тамашачы күңелен дә яулады.

…Әкрен генә ут сүнә, пәрдә ачыла. Сәхнәдә күңелле водевиль җанлана. Фәридә (Гөлсинә Зәкиева) һәм Фердинантның (Илдус Хәбибуллин) кызы Флера (Айсылу Сәхәпова) егете Флүс (Харис Сафин) белән туган авылына никах үткәрергә кайта. Әти-әни туйга әзерләнә башлый. Барысы да әйбәт кебек, тик менә егет кенә – өлкән кеше, композитор. Кызның әтисе моның белән килешә алмый, туйны булдырмас өчен төрле чаралар күрә башлый. Аннан соңгы күренешләр көтелмәгән төсмер ала. Яшь вакытта кызның әнисе Фәридә белән аның булачак кияве бер-берсенә гашыйк булган була. Ике гашыйкның хатирәләргә бирелүе тамашачыларга хыялдагы «Титаник» кораблендә очу рәвешендә бик оста итеп күрсәтелде. Монда режиссерның ролен билгеләп үтми мөмкин түгел. Артистлар да чын профессионалларча уйнады. Тамашачылар Илдус Хәбибуллинның (Фердинант) уенын бик җылы кабул итте. Ул чын артистлардан бер дә калышмый. Гөлсинә Зәкиева ана образын бик матур итеп тамашачыларга җиткерә алды. Резидә Гарифуллина Гөлҗиһан әби образына чынлап кереп китте, ул шаян күңелле авыл әбиен зур осталык белән тасвирлый алды. Флүс ролендә Харис Сафинның уйнавына сокланмый мөмкинме соң?! Флүснең хатыны Фаягөл ролен башкарган Резеда Нуриеваны да билгеләп үтми мөмкин түгел. Флераны яратып йөрүче егетне уйнаган яшь актер Айдар Вәлиев та рольгә керә алды. Ул әле Флүс «кияү»нең улы да булып чыкты. Спектакль актерлар башкаруындагы җыр-биюләр белән үрелеп барды, аларны Венер Хисамиев әзерләде.

Спектакль ахырына да якынлашты. Ахыры бәхетле булмаса, комедия буламы инде ул?! Чын мәхәббәт барысын да җиңәргә сәләтле.

25нче апрельдә Арча артистларын Кәрим Тинчурин исемендәге театрда тамашачысы да алкышлады.

«Җидегән чишмә» халык театры — берсүзсез безнең горурлыгыбыз булып тора. Тынгысыз йөрәкле, иҗат ялкыны белән янып йөрүче актерларыбыз барында театр әле яши. Аларга яңадан-яңа иҗади уңышлар, идеяләр теләп калабыз.

Г.Зәкиева, Г.Гарипова.

Арча шәһәре.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Комментарии