- 26.04.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №15 (21 апрель)
- Рубрика: Архив
Тукай районының Мусабайзавод авылында яшәүче Шәрифуллин Рәис Шамил улын “Кама” агрофирмасының бер бүлекчәсе саналган “Нур” ширкәтендә орлык складлары мөдире булып эшләп йөргән җиреннән 2007 елның 21 июлендә конторага чакыртып алалар һәм эштән кыскартылуы турында белдерәләр. Җыелышта, Шәрифуллинның үзен дә кертеп санаганда, 7 кеше катнаша. Җыелышны алып баручы, башкаручы директор Ф.Кәбиров Рәис Шәрифуллинның эштән чыгарылуын, ХПК-4 “Нур”ның эшләр идарәчесе Заһир Шәкүровның аның өстеннән язган өч “докладноена” нигезләнеп эшләнүен әйтә. “Докладной”ларда язылганча, – ди чыгыш ясаучы, – Р.Шәрифуллин үзенә тапшырылган эшләрне башкармый, җитәкче әйткәннәрне тыңламый. Без З.Шәкүровка ышанабыз, язгы чәчү вакытында ул үзен эштә күрсәтте һәм бүгеннән завсклад Шәрифуллинны эшеннән чыгарабыз”, – дип йомгаклый сүзен.
Шул көннән башлап Рәис Шәрифуллинның тынычлыгы бетә: ашаганы – аш, йокысы йокы булмый. “Ярдәм итегез, зинһар, мин сезнең “Безнең гәҗит”тәге “Кеше хәлен кеше беләме?” дип исемләнгән язманы (9 декабрь, 2009 ел) укыдым. Анда сөйләнгәннәр барысы да дөрес. Эшләр идарәчесе Закир Шәкүров хакимлек иткән “Нур” ширкәтендә, чыннан да, тәртип юк, иген югалуга юл куела. Шәкүров үземә дә урып-җыю вакытында “сул”га ашлык озатырга тәкъдим ясады, риза булмадым”, – дип сөйләде Рәис абый миңа очрашуыбыз вакытында.
Андый тәкъдим “Нур” ширкәте идарә итүчесе З.Шәкүров тарафыннан ясалгандырмы-юктырмы, моны инде берничек тә дәлилләп булмый. Ә менә урып-җыю вакыты якынлашып килгәндә Р.Шәрифуллинны ашыгыч төстә конторага чакыртып алулары һәм башкаручы директор Ф.Кәбиров вә янә 5 белгеч катнашында тиз генә процесс оештырулары теге заманнардагы “өчлек” судларын хәтерләтә. Тик бусында чыгарылган карар гына күпкә йомшаграк – вазифадан куылу.
Амбарларга керү Р.Шәрифуллинга башка насыйп булмый инде. З.Шәкүров, әйләнеп килеп, хәтта йозакларга кадәр алыштырып куя. Завсклад белән эшләр идарәчесе арасындагы мөнәсәбәтләр, белмим, нилектән шулкадәр киеренкелеккә җиткәндер, әмма монда гражданнарның хезмәткә хокукын гарантияләүче РФ Конституциясе маддәсенең бозылуы аермачык.
Икенче көнне, 2007 елның 22 июлендә, “Кама” агрофирмасының “Нур” ширкәтендә прораб һәм бер үк вакытта юрист вазифаларын да башкаручы Таһир Чабатов агрофирмасының генераль директоры Илгиз Мөслимов имзалаган Рәис Шәрифуллинның эштән азат ителүе турындагы 202нче әмерен кичәге завскладның кулына тоттыра. Рәис абый фикеренчә, бу боерык аннан-моннан әвәләнгән, чөнки 22се якшәмбе көн иде һәм агрофирма җитәкчесе ял көне берничек тә андый күрсәтмәгә кул куя алмый.
Хат авторы әйтүенчә (һәм аның 2008 елның 13 маенда “Кама” агрофирмасы директоры И.Р.Мөслимовка юллаган гаризасында язылганча), аны эштән З.Шәкүровның 3 докладноена нигезләнеп кусалар да, Т.Чабатов аңа биргән боерык күчермәсендә: “Запас частьлар һәм ашлык саклау складларын аерым тоту чыгымнарын киметү максатында әмер бирәм:
1. 2007 елның 22 июленнән материал складларын һәм ашлык, чәчүлек орлык сакланучы складларны берләштерергә;
2. Р.Б.Зыятдинованы склад мөдире итеп расларга;
3. Р.Ш.Шәрифуллинны, штатларны кыскарту сәбәпле, эштән азат итеп һәм 3 көн эчендә башка эш тәкъдим итәргә;
4. Р.Б.Зыятдинованы һәм Р.Ш.Шәрифуллинны ошбу әмер белән таныштырырга”, – дип язылган.
Шулай да, моның кайсына ышанырга соң: докладнойлар нигезендә Р.Шәрифуллинны “киребеткән” дип гаепләп, эштән куылугамы, әллә штатлар кыскартылу сәбәпле, амбар мөдирлегеннән читләштерүгәме?
Шундый ук эчтәлектәге боерык “Кама” агрофирмасының кадрлар буенча белгече Лилия Хаҗиповада да саклана. Тик, ни гаҗәп, монда ул №176 дип тамгаланган. Монысы нәрсә инде тагын: уң кул ни эшләгәнне сулы белмиме (Чабатовта – 202, Хаҗиповада 176 саны язылган)? Лилия үзе моны “Т.Чабатов боерык язганда журналны ачып карамагандыр, югыйсә ул мин язган боерыкны күрер иде”, – дип аңлата. Л.Хаҗиповадан: “Р.Шәрифуллинны эш белән тәэмин иттегезме соң? Әмердә 3 көн эчендә аңа хезмәт урыны табып бирергә диелгән”, – дип соравыма, кадрлар бүлеге хезмәткәре җилкәсен генә сикертте. “Аңа кайда да булса эшләргә тәкъдим иткәннәрдер, мөгаен. Ул баш тарткандыр”, – дип кенә әйтә алды.
Зыян күрүче үзен эштән законсыз кудылар дип санаганга, һаман әле склад мөдирлегенә чакырырлар дип өметләнә. Чакырдылар, ди! Анда инде күптән Р.Зыятдинова эшләп йөри. Р.Шәрифуллинны боерыкта штат буенча кыскартылды, дип язсалар да һәм запчасть склады белән орлык амбарларында аерым-аерым завскладлар тоту максатка ярашлы түгел диелсә дә, бу чагында инде запас частьлар склады Мусабайзаводтан “Кама” агрофирмасының үзәктәге складына күчерелгән була. Димәк, монда да алдашуга барганнар булып чыга (әллә Рәис абый әйткәнчә, Р.Зыятдиновага эш урыны кирәк булганмы, шуңа тигез урында түмгәк эзләп тапканнармы?)
Рәис Шәрифуллинның хезмәт кенәгәсенә: “Штат кыскартылу сәбәпле, эштән чыгарылды”, дип язылса да, аңа соңрак бирелгән хисап кәгазендә: “Билгесез сәбәпләр аркасында эшкә чыкмаган”, – дип билгеләп барылган. Мондагы капма-каршылык та бернинди мантыйкка сыймый. Хисап кәгазьләрен 2008 елның февраль ахырына кадәр тутырып баралар да 2008 елның 1 мартында Р.Шәрифуллинны, эшкә чыкмау сәбәпле, куылды дип янә бер боерык чыгаралар. Һәрхәлдә, “Чаллыбройлер” территориясендәге “Кама” агрофирмасы конторасына баргач, кадрлар буенча җаваплы Л.Хаҗипова бутала-бутала, шулай дип аңлатты. (Күрәсең, ул җитәкчеләрнең “тегеләй ит, болай эшлә”, – дип күрсәтмәләр бирүеннән үзе дә тәмам буталып беткән).
2008 елның 12 маенда Р.Шәрифуллин кадрлар бүлегенә 2007 елның 21 июлендә булган җыелыш карарларын сорап килә. Тик аны: “Иртәгә килерсең”, – дип боралар (бернинди җыелыш карарлары булмаган, дип уйларга кирәк – авт). Икенче көнне, 13 майда да, ул “Кама” агрофирмасы директоры И.Мөслимов исеменә җыелыш карарын, аны эштән чыгару өчен язылган 3 докладной һәм башкаларның күчермәләрен бирүдә ярдәм итүен сорап гариза яза. Шулай да, эштән кыскартылучы, кадрлар бүлегеннән үзенең хезмәт вазифасыннан кыскартылуы турындагы “Уволен в связи с сокращением штатов” дигән язулы хезмәт кенәгәсен 2008 елның 17 июлендә генә ала. Димәк, кешене бер ел дәвамында “тегеләй-болай” дип интектереп йөрткәннәр.
Хезмәт кенәгәсе күчермәсендә эшкә алыну һәм эштән кыскартылу хакындагы язуларның соңгысында гына Л.Хаҗипованың имзасы сырланган. Р.Шәрифуллин кадрлар бүлеге белгеченә: “Аларның икесендә дә имза булырга тиеш”, – дип ризасызлык белдерде. Соңыннан белештем: бу очракта эштән кыскартылучы хаклы түгел, кадрлар бүлеге башлыгының яисә оешма җитәкчесенең кулы бер генә урында тамгаланса да ярый, ди.
Хәзер “Кама” агрофирмасы белән җитәкчелек итүче Назиф Гыйльметдин улы: “Мин әле хуҗалык белән бер ел тирәсе генә идарә итәм, шунлыктан бу матавыклар турында ни дә булса тәгаен әйтә алмыйм”, – диде. Аннан Закир Шәкүровның кайда булуын сораштым. Мусабайзаводтагы “Нур” бүлекчәсендә эшләр идарәчесе вазифасын башкарган иптәш хәзер Сарман районындагы “Нөркәй” агрофирмасына директор урынбасары итеп билгеләнгән икән. Назиф әфәнде һәм Лилия туташ белән сөйләшкән арада идарә бинасына хуҗалык юристы һәм прорабы вазифаларын башкаручы Таһир Чабатов та кергән булган. Әллә журналист күзенә чалынасы килмичә, әллә башка сәбәптән, ничек ашыгып керсә, шулай ук ашыгып чыгып та киткән. Кызганыч, әлбәттә. Чабатовка сорауларым аз түгел иде. Агрофирманың баш хисапчысы минем белән сөйләшергә бөтенләй теләмәде. (ул 2007 елның 21 июлендәге җыелышта катнашкан белгечләрнең берсе), коридорда очратып, бер-ике сорауга җавап бирегез әле дигәч, вакытым юк дип, бинадан чыгып китәргә ашыкты.
Русиядә элек-электән системага каршы көрәшү перспективасыз гамәлләрдән саналган. Бу очракта да шулай: Рәис ага системага кизәнеп маташа. Бюрократик аппарат, аның тәртәгә тибүен өнәмичә, эшеннән бушаткан. Һәм хәзер җәмгыятьнең гади катлавыннан булган бер винтикның гасабилануларына төкереп тә бирмичә, үзенекен эшли. Р.Шәрифуллин кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәгән дә кайларга гына язмаган. Тукай районының хезмәт буенча дәүләт инспекторыннан башлап, республиканың баш дәүләт инспекторы Р.Ширинскаяга кадәр, район прокурорыннан алып, Татарстан прокурорына кадәр үзенең урынсызга эштән куылуына әрнеп, ярдәм сорап хатлар юллаган. Хәтта ТР Президенты аппараты һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппаратына кадәр барып җиткән. Тик алар ярдәм сораучыга бер үк эчтәлектәге җавап сырлаган: “Сезнең хат Татарстанның хезмәт буенча баш инспекторы җитәкчесе каравына җибәрелде”. Рәис Шәрифуллинның җыйган төрле кәгазь вә белешмәләре бер калын папкага җыелган, аның әллә кайларга һәм әллә кемнәргә мөрәҗәгать итеп язган кәгазьләрен укып тиз генә очына чыгарлык та түгел. Ул хәтта медицина учреждениесеннән әнисенең беренче төркем инвалид булганлыгы турында белешмә дә алган. (Әниләре хәзер вафат). Бусы нәрсәгә кирәк булыр икән дип уйлаган идем, хат авторы моны хатыны белән әниләренә опекунлык итүләрен дәлилләү һәм беркайдан бер тиен керем кермәгәнлектән, авыру пенсиясен очын-очка чак ялгап яшәргә мәҗбүр булуларын күрсәтү өчен дип аңлатты. (Чиновникларны алай гына “җебетеп” булса икән).
Р.Шәрифуллинның соравын бөтенләй үк игътибарсыз калдырганнар дип әйтеп булмый. 2008 елның май ахырында район прокурорына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, эштән кыскартылучыга закон сагында торучы агрофирмага ике айлык хезмәт хакы күләмендә (5 мең сум) матди ярдәм күрсәтергә тәкъдим итә.
Агрофирманың кадрлар бүлегендә миңа матди ярдәм күрсәтүне район хезмәтне саклау инспекциясе күрсәтмәсе нигезендә эшләдек дип аңлаттылар. Кайсы якныкы дөрестер, хәзер инде моны ачыклап булмый. Хикмәт анда да түгел. Р.Шәрифуллин 5 мең сумны алмый. Ул бу акчаның үзенә ни өчен бирүләрен аңламадым, ди. Хисап кәгазендә: “отсутствовал по невыясненной причине”, дип 7-8 ай дәвамында язып барганнар икән. Шулай булгач, кеше эшкә чыкмыйча прогул ясап барган була бит. Димәк, эштән кыскартылмаган. Ә “202” һәм “176”нчы боерыкларда штат буенча кыскартылды дип язылган. Агрофирма кадрлар бүлегенең мәсьәләгә җитди карамыйча, кеше язмышы белән манипуляция ясавы күз алдында. Бу очракта ошбу урындагы җаваплы хезмәткәр шундый сансызлыгы өчен тиешле җавабын да тотарга тиештер, минемчә. Р.Шәрифуллинның нервлары тузып, сәламәтлеге нык какшаганлыгы күренеп тора. Ул баскан урынында тыныч кына сөйләшеп тә тора алмый. Дөреслекне эзләп, федераль округ инстанциясенә кадәр бардым, кирәк булса РФ генераль прокуратурасына җитәчәкмен, ди. Ә бит адәм баласын шул дәрәҗәгә җиткермичә, мәсьәләне урында ипләп тә чишәргә була иде. Моның өчен урындагы чиновникларга кеше зарына игътибарлы һәм намуслы булуы гына кирәк.
Фирдәвес ХУҖИН,
Кама арьягындагы үз хәбәрчебез.
Комментарии