- 26.04.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №15 (21 апрель)
- Рубрика: Архив
Башкортстан телевидениесе атнага бер тапкыр “Рәйхан” исемле тапшыру күрсәтә. Ул һәр атна җомгасында кичке тугызда эфирга чыга иде. Тапшыру нибары 25 минутлы. Республиканың татар җәмәгатьчелеге аны атна буе көтеп ала. Ләкин соңгы ике атнада ул тапшырулар башка белән алыштырыла башлады.
“Рәйхан” урынына татар районнарының, авылларының башкорт булуы турында аңлаткан “Кече ватан шәҗәрәсе” исемле тапшырулар күрсәтелә. Бу тапшырулар менә инде берничә ай атнага биш тапкыр эфирга чыга. Аны республикада яшәүче бар татар да карамый. Ә менә “Рәйхан” күпчелек татарлар караган тапшыру санала, аның үз караучысы бар. Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Айрат Гыйниятуллин сүзләренчә, “Кече ватан шәҗәрәсе” тапшыруын “Рәйхан” урынына татарлар карасын өчен махсус куялар. Ягъни көчләп тагалар. Чөнки башкортлаштыру сәясәтен алып барган тапшыруларны күпчелек татар карамый. Ә болай, сүз татар районнары һәм авыллары турында баргач, аны карарга мәҗбүр була.
Телевидение программаларында исә “Рәйхан”ның элеккечә кичке тугызда булуы күрсәтелгән. “Рәйхан” тапшыруына килгәндә, ул бөтенләй төшеп калмады, ә төрле вакытка күчерелә. Анысы хакында программада язылмый. 16 апрельдә булган “Кече ватан шәҗәрәсе” исемле тапшыруда сүз татарлар күпләп яшәгән Чакмагыш районы хакында барды. Әлеге район башкорт районы диелде. Республикада татарлар күпләп яшәгән иң зур авыл саналучы Аблай да саф башкорт авылы дип аталды. 1989 елгы җанисәптә бу авылның татар дип язылуы тарихи хата дип аталды. Тапшыруда Аблай мәктәбендәге татар балаларының ватып-җимереп башкортча сөйләшүләрен дә күрсәттеләр.
Татар авылларын башкорт итеп күрсәтергә тырышу быелгы җанисәп алдыннан радио-телевидениенең башкорт тапшыруларында гына түгел, татар матбугатында да күренә башлады. Республиканың татар телендә чыга торган “Кызыл таң” иҗтимагый-сәяси һәм “Өмет” яшьләр газеталарында татар авылларына башкортлар нигез салган дип, мәкаләләр чыга.
Башкортстанда татар матбугатының зур тарихы бар. Андагы “Кызыл таң” – 1918, “Өмет” – 1991 елдан бирле чыга. Икесе дә хөкүмәт акчасына яши. Билгеле булганча, рәсми газеталар дәүләт заказын үтәргә бурычлы. Хөкүмәт казнасыннан ашагач, рәсми газета аның сәясәтен үткәрү бурычын да ала. Башкортлаштыру сәясәте хөкүмәт дәрәҗәсенә куелганда, татар матбугаты үзеннән-үзе милләтенә каршы эшли башлый.
Бу турыда билгеле журналист Флера Низамова мондый фикердә:
– Минем өчен генә дә түгел, Башкортстан татарларына да яңалык түгел инде бу. Чөнки башкортлаштыру сәясәте соңгы елларда нәкъ шушы юл белән алып барылды да. Ләкин Башкортстан татарлары үзләренең татар икәнлеген бик яхшы белә. Теге яки бу җанисәп вакытында халыкның башкорт булып язылуы һич кенә дә ышануга түгел, ә мәҗбүр ителүгә бәйләнгән. Бу очракта Башкортстанда чыгучы татарча газеталарның шушы нәрсәне тәкрарлавы мәҗбүр ителүнең бер билгесе генә.
Радио-телевидениедә дә татар телендәге тапшыруларның бернинди дә милли сәясәте юк. Мәсәлән, “Юлдаш” каналында өч сәгатьлек татарча тапшыруларда котлау, бәйрәм яки берәр булдыклы, иҗади кеше турында сөйләү. Шул ук радионың башкортча тапшыруларында башкорт тормышы кайнап тора. Татарларга радиода вакыт, матбугат, күпмедер акча да каралган, ләкин миллилек, татарлар турында сөйләү хокукы бирелмәгән”, – ди Флера Низамова.
1989 елда республикада башкортлар саны 16 процент иде, 2002 елда 28гә җитте. Бу эшкә татар милләтенең рухи мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиешле милли басмалар да җәлеп ителә, алар татар милләтен киметү коралы буларак файдаланыла.
Мөнир ВАФИН, Ландыш ӘБҮДАРОВА
Дамир Исхаков: “Русиядә икенче халык статусын югалтсак, безгә караш үзгәрәчәк”
Башкортстанда нинди генә җәнҗаллар булса да, бер нәрсә элеккечә дәвам итә: җанисәпкә әзерләнү. Башкортстанның барлык мәгълүмат чаралары аша көне-төне республиканың көнбатышында күпләп һәм укмашып яшәгән татарларның татар түгел, ә башкорт булуларын “исбатлау” бара.
Мәгълүм булуынча, 2002 елда үткән җанисәптә татар милләте нәкъ Башкортстанда 300 меңләп татарны югалтты. Нәтиҗәдә, татарларның Русиягә элекке союздаш республикалардан да күпләп кайтуларына карамастан, 1989 елгы җанисәп белән чагыштырганда, Русиядәге татарлар саны артмады диярлек. Ә башкортлар, Башкортстанда татарларны сан ягыннан узып, икенче урынга чыкты. Башкортстан җитәкчелегеннән саркып чыккан рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, бу җанисәптә башкортларны сан буенча республикада беренче урынга чыгару планлаштырыла. Аңлашыла ки, бу максатка фәкать тагын берничә йөз мең татарны башкорт дип язганда гына ирешеп була. Һәм эшләр шуңа бара да. Башкортстанда хакимлек кылучы башкорт элитасының бу гамәлләре татар милләтенә нинди зыян салуы турында тарих фәннәре докторы, профессор, Казан галиме Дамир Исхаков белән әңгәмә кордык.
– Дамир әфәнде, сез Башкортстан буенча эксперт буларак, Башкортстан телевидениесенең, башка мәгълүмат чараларының җанисәпкә ни рәвешле әзерлек алып баруын күзәтәсездер. Бөтен пропаганда башкортлар санын ясалма рәвештә арттыруга юнәлтелгән. Сезнеңчә, күпмилләтле республикада шулай кыланырга ярыймы?
– Бу, әлбәттә, бик сәер күренеш. Гомумән, дөньяда, шул исәптән Русиянең бер генә төбәгендә дә моның ише пропаганда алып барылмый. Әйе, җанисәпкә әзерлек бар төбәктә дә бара. Әмма алар, нигездә, оештыру эшләренә кагыла: исәпчеләрне әзерләү, укыту һәм башка техник эшләр. Билгеле, Башкортстан эчендә башкорт санын фәкать татар исәбенә генә арттырырга мөмкин. Әгәр инде бу юлы да, 2002 елдагы кебек начар эшләр кабатланса, татар иҗтимагый оешмалары һәм татар милләтенең дәүләтчелеге – Татарстан – бу эшне судларга җиткерергә тиеш.
– Мин дөрес аңлыйммы: татар милләтенең Башкортстанда шулай юкка чыгарыла баруына Татарстандагы татар элитасының эче пошмый?
– Һәрхәлдә, 2002 елдагы җанисәпкә кагылышлы вакыйгаларга Татарстаннан көчле реакция булмады. Бер тапкыр булган кабахәтлек икенче тапкыр да кабатланырга мөмкин.
– Кайберәүләр фикеренчә, Русиядә татарларның гомумсаны кимүе, Казанның Русия сәяси аренасында тәэсире кимүенә китерә. Сез моның белән килешәсезме?
– Ул, һичшиксез, шулай. Әгәр Русиядә икенче халык статусын югалтабыз икән, ул вакытта безгә караш бөтенләй башка булачак. Бүген авыз тутырып: “Без Русияне коруда катнашкан милләт”, – дип әйтәбез. Саныбызны югалтсак, башка халыклар алга чыгачак һәм алар мәнфәгате өстенрәк булачак.
– Башкортлар турында сүз чыкса, тугандашлар, бер кошның ике канаты диләр. Башка тагын да купшырак эпитетлар кулланалар. Әмма нәкъ Башкортстанда татарны киметү бара. Ә менә башкорт элитасы татар милләте потенциалын җимергәндә Мәскәү заказын үтиме яисә үзләре генә моның белән маташамы?
– Минемчә, монда ике якның да мәнфәгатьләре туры килә. Мәскәү өчен бу хәл бик уңай, чөнки монда ике арага кара мәче керә. Аннан ике республика арасы бозылганнан соң, Мәскәүнең “көйләү” мөмкинчелекләре арта. Әмма Мәскәүгә аркаланып, башкорт элитасы үзенең тар мәнфәгатьләрен алга сөрергә тырыша.
Эш бит Башкортстандагы элитаның котыруында гына түгел, ә менә шул котыруга татар элитасының җавап бирмәвендә. Алар безнең йомшаклыктан файдалана. Әгәр без каты торсак, берни дә эшли алмаслар иде. Мин башкортларны, бигрәк тә халыкны гаепләмим, ә менә үзебезнең шундый сыек сәясәт алып баруны гаеплим.
Чувашов кем дошманы булган?
Мәскәүдә инде 6 ел дәвамында шәһәр судының җинаять эшләре коллегиясе хөкемдары булып эшләгән Эдуард Чувашов йорты подъездында үтерелде. Чувашовның суд эшләре күбрәк үтә милләтчеләр белән бәйле иде һәм ул аларга карата кырыс карарлар чыгарган хаким буларак танылды.
Такырбашларга карата кырыс карарлар чыгарган хөкемдарның үтерелүе рәсмиләрне дә, үтә милләтчеләр белән көрәшүчеләрне дә тетрәндерде.
Русиядә милләтара нәфрәт мәсьәләләрен күзәтүче “Сова” хокук яклау үзәге берничә атна элек кенә Чувашовка янаулар булуын әйтә.
Оешманың рәис урынбасары Галина Кожевникова сүзләренчә, узган айда Чувашов исемен интернетта үтә милләтчеләр дошманнар исемлегенә керткән булган.
– Без Чувашов турында “Русский образга” якын сәхифәләрдә хөкемдарга карата янаулар барлыкка килгәч кенә белдек. Анда аның фотосы һәм ябык утырыштан тавышы белән аудиотасма урнаштырылган иде. Хөкемдар русларны яратмауда гаепләнде. Һәм нәкъ бу тасмадан соң интернет сәхифәдә хакимгә карата агрессив фикерләр артты, – ди ул.
Кожевникова һәм башка хокук яклаучылар бу үтә милләтчеләрнең үч алуы дип саный. Чөнки 47 яшьлек хаким узган атнада ике такырбашны 10 ел төрмә җәзасына хөкем итте. Әлеге Рыно-Скачевский төркеме славян йөзле булмаган 20ләп кеше үтерүдә гаепләнде. Бу һөҗүмнәрне алар видеога төшереп, интернетка да урнаштырган.
Февральдә Чувашов “Ак бүреләр” (“Белые волки”) дип аталган такырбашлар төркеме вәкилләренә хөкем карары чыгарды. Алар шулай ук мигрантларга кансыз һөҗүм оештыру белән танылды.
Ә менә элекке хөкемдар Владимир Миронов хакимнәрне куркыту, аларга карата көч куллануны элек бөтенләй күз алдына да китереп булмый иде дип сөйли.
– Җәмәгатьчелектә ул кагылгысыз дигән фикер йөргән. Элегрәк без судта эшләгәндә бернинди приставлар юк иде. Кимендә, керештә милиционер торды. Анысы да бөтен җирдә дә түгел иде. Эшләдек инде, беркем беркемнән дә курыкмады, – ди ул.
Миронов әйтүенчә, хаким янаулар булганын әйтсә, дәүләт аны сак белән тәэмин итәчәк.
Хокук яклаучылар исә рәсмиләрнең чәчәк атучы ксенофобиягә битарафлыгы милләтара нәфрәт нигезендәге һөҗүмнәр артуга китерде дип саный. Узган елны гына да милләтара нәфрәт нигезендәге һөҗүмнәрдән 71 кеше үлгән, 330дан артыгы төрле җәрәхәтләр алган.
Кожевникова әйтүенчә, соңгы вакытта үтә милләтчеләрнең аеруча да ксенофобия белән көрәшүчеләргә карата агрессивлыгы артты. Алар күбрәк адвокатлар, хокук яклаучылар һәм журналистларга яный башлады.
– Бу чор 2008 елдан башланды. Нәкъ шул вакытта агрессив төркемнәр ачыктан-ачык дәүләткә каршы террорны чагылдырырга тотынды. Алар фикеренчә, читтән килгән ниндидер мигрант эшчене үтерү беркемгә дә кызык түгел. “Ә танылган кешене үтерсәк, бу эш, әлбәттә, яңгыраш алачак. Шулай итеп, үз көчебезне, курыкмавыбызны күрсәтәбез. Һәм бу безнең хәрәкәткә яхшы реклама”, – дип уйлыйлар, – диде Кожевникова.
Узган елның гыйнварында Мәскәү үзәгендә адвокат, хокук яклаучы һәм журналист Анастасия Бабурова атып үтерелде. Әлеге җинаятьтә дә үтә милләтчеләр гаепләнде.
Рәсми мәгълүматларга нигезләнсәк, Русиядә 1996-2006 елларда 31 хөкемдар үтерелгән.
Башкорт дәүләт филармониясе тентелде
Башкорт дәүләт филармониясендә тентүләр узган. Аны Эчке эшләр министрлыгының икътисадый җинаятьчелеккә каршы бүлеге үткәргән.
Элегрәк иминлек хезмәте Мәгариф министрлыгында, Спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгында һәм матбугат, полиграфия, нәшрият идарәлегендә, шулай ук берничә башкорт милли оешмасы лидерларының фатирларында тентүләр үткәргән иде. Ул тентүләр экстремизмга каршы чара буларак узган булса, филармониядәгесе икътисадый җинаятьчелеккә каршы үткән. Ул филармониядә үткән туйлардан кергән акчаның максатсыз кулланылуы уңаеннан узган. Туйлардан кергән акчаның бер өлеше аерым кесәләргә шуыша дип шикләнелә.
Рәсми булмаган чыганаклар филармонияне Башкорт яшьләре иттифагының җыелу урыны дип хәбәр итә һәм тентүләрне шул оешма эшчәнлеге белән бәйли.
Кунак Казан төрмәсендә утырган
Үзбәкстаннан Казанга кунакка килгән Отабәк Юлчыбаевны миграция хезмәте вәкилләре тоткарлап, канунсыз 45 көн төрмәдә тота. Казан кеше хокукларын яклау үзәге ярдәмендә Отабәк әлеге хәлне судка шикаять итә.
Отабәк Юлчыбаев 45 көн төрмәдә утырудан тыш, аңа әле 177 көнлек административ җәза да өстиләр. Шулай итеп, кунакка гына килгән Юлчыбаев Татарстан башкаласында төрле михнәтләр кичерә.
Әлеге хәл 2008 елның 12 ноябрендә була. Туганнан-туган абыйсы дачасында пылау пешереп ятканда, Татарстан миграция хезмәте вәкилләре килеп, аны канунсыз хезмәт белән шөгыльләнүдә гаепләп административ хокук бозу турында беркетмә төзиләр. Шул ук көнне аңа илдән чыгарып җибәрү тәртибе нигезендә 2 мең сум штраф та салалар һәм “мәсьәлә хәл ителгәнче” дип, Казан шәһәренең тәртип бозучылар утыртыла торган бүлмәсенә ябып куялар.
45 көннән соң суд карары белән Юлчыбаев аннан чыгарыла, әмма административ җәза шарты шул килеш кала. Бары адвокат ярдәмендә генә узган елның мартында “хокук бозуга китерә торган сәбәп юк” дигән карар нигезендә аңа карата ачылган эш туктатыла.
Әлеге хәлләрдән соң Отабәк күргән зыян өчен матди чыгым кайтаруны таләп итеп, Казанның Вахитов район судына мөрәҗәгать итә. Ай ярым диярлек төрмә һәм 177 көнлек административ җәзаны ул 89 мең 400 сумга исәпли (1 көн ирекне чикләү – 1 мең 200 сум). Моннан тыш, ул адвокат хезмәтенә тоткан чыгымны да кайтаруны сорый. Аны 23 мең 100 сум дип бәяли.
Ләкин суд утырышында Юлчыбаев сораган 112 мең 500 сумның бары 42 мең 500 сумын гына түләү карары чыгарылган. Юлчыбаев мәнфәгатьләрен кайгыртучы Казан хокук яклау үзәге әлеге карар белән канәгать булмавын һәм аны яңадан шикаять итәчәген әйтә.
– Отабәк хәзер Үзбәкстанга кайтып киткән һәм тагын шундый хәл кабатланыр дип Русиягә килүдән курка, – ди Казан кеше хокукларын яклау үзәге сүзчесе Булат Мөхәммәтҗанов.
Ул шулай ук Отабәк 45 көнен уздырган Казан эчке эшләр идарәсенең тәртип бозучылар тотыла торган урыны бик начар шартларда булуын әйтә.
Узган ел анда җәмәгать күзәтү комиссиясе булып китә. Һәм алар андагы шартлар Русия канунына һәм БМОның тоткыннар өчен күрелә торган чараларның минималь стандартлары таләпләренә туры килмәвен билгели. Тоткыннар утыра торган бүлмәләр җилләтелми, бәдрәфләр коточкыч хәлдә, хәтта бүлмәнең берсендә йоклау урыны да каралмаган, шуңа барлык матраслар идәндә. Өстәл булмау сәбәпле, шул матраслар туклану урыны да булып тора.
azatliq.org
Комментарии