- 26.04.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №15 (21 апрель)
- Рубрика: Архив
Аны тәүге тапкыр бер мәҗлестә күрдем. Озак аралашмадык, ләкин бик яхшы таныш кебек хәтеремдә калган. Чөнки үтә тыйнак, елмаеп кына утыручы бу мөлаем кешене онытырга мөмкинмени?! Өздереп гармунда уйнап, табынны түгәрәкләндереп, җанландырып утырды ул. Яңа танышым Әлфис Кыямов иде. Инде сәхнәдә җырчы буларак күренә башлагач та, радиоданмы, телевизорданмы ишетсәм дә, шул очрашу кылт итеп исемә төшә. Инде шактый еллар үткән. Күпме очрашулар, яңа танышлар барлыкка килде… Ә Әлфис күңелемдә һаман яшь, тыйнак кеше булып саклана. Тик хәзер аның моңлы җырларын ишеткәч, йөрәк кенә кысылып куя. Артык иртә китте шул арабыздан. Инде менә 7нче елыбызны Әлфиссез яшибез икән бит. Кеше китә, җыры кала… Әлфиснең дә җырлары безнең белән. Кабатланмас моң арыган чакта ял иттерә, сагышландыра, уйландыра…
Әлфискә быел 22 апрельдә 50 яшь тулган булыр иде. Башкортстанның Борай районы Бакалы авылында туып үскән улының сәнгатькә тартылуына әнисе Мөхәния апа шатланып туймый. “Гаиләбездә җырчылар, музыкантлар бар, ләкин сәхнәгә Әлфис кенә менде. Кечкенәдән гармун уйнап, концертларда катнашып йөрде”, – ди ул. Сугыш михнәтләрен үз күзе белән күргән, мина шартлап тирә-ягындагылар һәлак булганда берүзе исән калган Мөхәния апа, фашистларны үз куллары белән дөмбәсләгән ветеран Әхнәф белән тормыш корып җибәргәч, бер-бер артлы 3 егет, 1 кыз үстерәләр. Ә Әлфис – аларның төпчеге. “Әни үзе бик оста ул. Әдәбият белән кызыксына. Кызым Айгөлгә шигырь белән тулы хатлар яза иде. Җырлый да. Әлфиснең олы абыйсы Финат баянда уйный, апасы Тәслимә матур итеп җырлый. Аллаһыга шөкер, бик матур, тырыш гаиләгә килен булып килгән идем мин ”, – ди Әлфиснең хатыны Рәзимә. Ул үзе Саба кызы. Хангали белән Кадриянең төпчеге – җиденче бәхет җимеше.
Рәзимә белән сөйләшүебез яшьлек хатирәләрен барлаудан башланды. Кызлары – үзе дә шактый еллар сәхнә тотучы, биюче Айгөл, уллары – 11 яшьлек Айрат әле дөньяда булмаган чаклар. Алар бу сөйләшүне елмаеп кына тыңлап утыра. Әле сорауларыбыз аларга да булыр. Ә Рәзимә үз уйларына чумып, безне яшьлегенә, яңа тормыш башланырга торган елларга алып китте:
– Мин хореография, ә ул оркестр бүлегендә укый иде. Бер классташым үз туена Әлфисне җырчы-баянчы итеп алып кайтты. Классташым – безгә кода тиешле кеше дә. Булышырга бардым. Мин балык кисә идем, Әлфис арттан килде дә билемә сак кына кагылып: “Матурым, булышыйммы?” – ди. Шул балык таныштырды инде безне (көлә). Ел ярымга сузылган дуслыктан соң бергә кушылдык. Әтием Хангали бик оста, алтын куллы кеше иде. Ниләр генә ясамады. Үз куллары белән аэрочанага кадәр корды. Авылыбызда зиратта ул бизәкләп ясаган чардуганнар аллеясе тезелеп киткән. Үзләре өчен дә ясап калдырганнар иде. Әлфисне бик яратты әти-әнием. Әтием дә гармунда уйный. Әлфис аңа яраклашып кушыла. Бик күңелле чаклар… кызганыч, үткәндә калды. Әти-әнием дә, Әлфис тә бүген юк. Аллага шөкер, Әлфиснекеләр исән-сау. Әйткәнемчә, сугыш ветераннары, бик тырыш, булдыклы кешеләр. Безнең дә тормышыбыз бик матур булды, кызганыч, парлы озын гомер генә насыйп булмады.
– Ничә ел бергә гомер кичердегез?
– Ел ярым йөрү белән бергә бер-беребезне 19 ел белә идек.
– Җырчы буларак кайчан танылды ул?
– Концертларын баянчы буларак башлады. Хәмдүнә апада уйный иде. Хәмдүнә апа аны гел сөйли: “Бер концертыннан соң мәҗлестә булганда бик арыган идем. Берәрегез җырлагыз әле, дидем”. Минем өчен җырла әле, апаем, дип Әлфискә мөрәҗәгать иткән Хәмдүнә апа. Шунда аны тыңлап торган да: “Син җырларга тиеш”, – дип киңәш иткән.
Сүзгә Айгөл дә кушыла:
– Һәр җырчыны күтәрә торган аерым җыры була. Әтине концертларда халык гел күтәреп ала иде. “Сине көтәм” белән чыкты ул.
Рәзимә:
– Әле “Сине көтәм”гә кадәр Зөфәр Хәйретдиновның “Шомырт бәйләме”, аннан “Ирүзән”, “Сылукай” кебек җырлар аны таныта башлады. Ә “Сине көтәм” бөтенләй күтәреп җибәрде. Җырның сүзләрен Алмаз Хәмзин, көен Рөстәм Вәлиев язды.
– Аның миңа “Туганыма” җыры бик ошый. Авторы – күршебез, хатынымның авылдашы Фирдания Гыйльфан. Әле чыккан гына вакыты, бервакыт, ничектер, радиога да шалтыратып сорадым.
– Әйе, без ишеттек. Ул гел: “Минем хакта кайда сөйлиләр, кайда язалар, җыеп барыгыз, соңыннан тыңларсыз ”, – дип әйтә иде. Соңгы 10 елда бу сүзләрне еш кабатлады. Бездә кассеталар шактый җыелган. Бик кыйммәтле истәлекләр…
– Әлфис тыйнак булды. Ул сатулашып, шау-шу куптарып йөри торган кешегә охшамаган иде. Көнләшүчеләр дә булгандыр.
Рәзимә:
– Көнләшүчеләр булгандыр инде ул.
Айгөл:
– Дус булып йөргән кешеләр әти үлгәч үзгәрде. Кайберәүләр бөтенләй алышынды.
– Әлфиснең үзенчәлекле тавышы озак яшәр. Киләчәк буыннар да тыңлар. Ләкин бүгенге заманга акча хуҗа, кырыс чор. Аның исемен оныттырмас өчен, нинди гамәлләр кылына? Булышучылар бармы?
Айгөл:
– Үлгәч бер елдан соң әтине искә алу кичәсен оештырдык. Ул үләр алдыннан яңа җырлар яздырган иде. Ләкин дискта чыгарырга өлгермәде. Без аны тормышка ашырдык. Ул бит гел мәгънәле җырлар җырлады. Шуңа онытылмастыр алар. Ә искә алу кичәсе – күңел таләбе.
Рәзимә:
– Менә 6 ел дәверендә аның җырларын беркем дә җырламады. Быелгы искә алу кичәсендә 20ләп җырчы катнаша. Һәрберсе Әлфиснең бер җырын башкарачак. Аларга дискларын тараттык.
– Аның җырларын башкалар җырларга алынмау үзе үк зур нәрсә турында сөйли бит…
Рәзимә:
– Аның тавышы үзенчәлекле иде шул. Башкалар да җырласын, онытмасыннар, яңгыратсыннар җырларын дигән карашта мин. Хәзер дә өйдә үзебез генә булганда акрын гына магнитофон куябыз да күңел ял итә. Җырлары ялыктырмый, тынычландыра.
– Килешәм. Дәвалау үзлегенә ия булган җырчы үзен генә саклый алмаган.
Рәзимә:
– Әлфис үлеменнән соң күп кыенлык кичердек. Аякларым йөрмәс булды, ә мин бит бию дәресләре алып баручы. Улым кечкенә, бөтен авырлык кызым Айгөлгә төште. Иң авыр вакытларымда янәшәмдә булган дусларыма, якыннарыма рәхмәтем зур. Мин 155нче гимназиядә эшлим. “Гөлләр” бию ансамблен оештырдым. Уңышларыбыз да бар. Дипломга лаек булдык. Гимназиядәге бер генә кичә дә бездән башка узмый.
Әлфисемнең терәген тоеп яшибез. Төшләребезгә кереп, ул безне кисәтә, ярдәм итә.
Айгөл:
– Әйтик, машинам ватыласы булса да алдан беләм. Әти яныбызда, йөрәгебездә… Аны тамашачылары белән дә искә төшерәсе килгән иде. 23, 24 апрельдә “Уникс” концертлар залында “Син онытма җирдә мин барын” дип исемләнгән искә алу кичәсенә рәхим итегез. Аны моңлы гына итеп үткәрәсебез килмәде. Әйе, кеше юк, әмма гел елап утырырга дигән сүз түгел ич инде. Кеше үзе булмаса да, аның эше, җырлары калды. Бу кичәне бер якты бәйрәм итмәкче булабыз. Әйе, ул үзе исән булса, аңа 50 яшь тулар, матур итеп үткәргән булыр идек.
– Мондый искә алу кичәләре киләсе елларда да булырмы?
Айгөл:
– Юктыр инде. Оештыру бик авыр. Бар да акчага барып тоташа.
Барын да үзебез оештырабыз. Һәркайда килешәләр: әйе, рәхмәт, әйбәт җырлады, диләр. Ә ярдәм юк. ТНВга, Миләүшә Ләбибовнага зур рәхмәт. Реклама бәясенә ташлама бирделәр. Әти турында ярты сәгатьлек тапшыру әзерләнде.
– Бу авырлыклар киләсе елларга онытылыр. Әле яңадан оештырырсыз, дип өметләнәм.
– Бәлкем.
– Бу кичәдә күп җырчылар катнаша, Әлфис репертуарын җырлаячаклар, дидегез. Тамашачылар Әлфиснең үз тавышын да ишетәчәкме?
– Анысы сер булып калсын инде… килгәч күрерсез. Айгөлнең өр-яңа биюләре тамашачыны әсир итми калмас. Кичә күңелле булачак дип фаразлыйбыз.
– Айгөл, әниең артист карьерасын син тугач ташлаган. Ә син үзең ни уйлыйсың?
– Алдан кычкырган күкенең башы ярыла, диләр. Биюченең гомере бик кыска. Шуңа алдан ни буласын әйтеп булмый. Әлегә бик ошый, теләп шөгыльләнәм. Тик табигатьтән нинди генә сәләтләр бирелмәсен, акчаң, арттан этүчең булмаса, берни эшли алмыйсың бүген.
– Чыгышларыңнан соң әтиең ни дия иде?
– Биергә чыкканда аркамнан кагып уңышлар теләп озатып кала, сәхнә артына басып, күзен дә йоммый мине күзәтә иде. Бию ахырына каядыр китеп югала. Аннары биеп чыккач: “Булдырдың, кызым”, – дип кенә куя иде. Ошыймы аңа, юкмы икәнен күзеннән, мимикасыннан гына күреп була, ул артыгын сөйләшми иде.
– Айратка сәхнә язмышын теләмисезме? Ул да бии бит. Мәктәптә бар кичәләрдә дә игътибар үзәгендә диләр.
Рәзимә:
– Юк, сәхнәгә җибәрәсе килми. Дөрес, ул Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең “Юлдаш” студиясендә дүртенче елын бии. Әтисе дә бик матур бии иде бит. Иде, иде… Әлфиснең “Онытмагыз җирдә мин барын” дигән җырына җавап итеп “Сине оныту мөмкин түгел” диясем килә.
– Сезгә күңел көрлеге, тормыш бөтенлеге, сабырлык телим. Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Әңгәмәдәш – Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Онытмагыз җирдә мин барын,
Комментарии