- 26.04.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №15 (21 апрель)
- Рубрика: Архив
Татарстанның керәшеннәр яшәгән төбәкләрнең һәркайсы үзләрен керәшен башкаласы дип әйтергә ярата. Зәйлеләр Зәйне, кайбычлылар Кайбычны, чистайлылар Чистайны, питрәчлеләр Питрәчне керәшен үзәге дип атый. Ә менә мамадышлылар шәһәрләрен керәшен башкаласы дип тә белә, икенче Парижга да тиңли.
Узган атнада исә Мамадыш шәһәре, чыннан да, керәшен каласына әйләнде. Шәһәргә Казаннан, Чаллыдан, Менделеевскидан кунаклар килде. Мамадышта 9 апрельдә үткән беренче керәшен яшьләре җыенына районының һәр авылыннан кунаклар, фольклор ансамбльләре җыелды. Җыен вакытында “Керәшен җегете” бәйгесе һәм керәшен җыры фестивале дә узды.
“Бәрәкәт” тармаклана
Мамадыш керәшен яшьләре форумында 100гә якын делегат катнашты. Яшьләрне беренче җыеннары белән тәбрикләргә район хакимияте башлыгы урынбасары Анатолий Петрович Иванов та килде. Ул район җитәкчесе урынбасары булып кына эшләми, республика керәшен оешмасы рәисе Иван Егоровның да урынбасары булып тора. Әгәр дә ун ел элек Иванов белән Егоров Мамадышның Җөри авылында Питрау бәйрәмен зурлап үткәрә башламасалар, бәлки, Мамадышны керәшен башкаласы дип әйтеп тә булмас иде. Хәзер Җөридә Питрау бәйрәме республика күләмендә үткәрелә. Чиләбе өлкәсе ногайбәк керәшеннәре дә бу бәйрәмгә кунакка килергә өйрәнеп китте. Шуңадыр Татарстан Мамадышы аларга иң билгеле шәһәр санала. Шунысын да әйтим: “Туганайлар” керәшен газетасының күпчелек укучысы Мамадыштан. Эшкә бер кочак газета килә, иң башта “Туганайлар”ны укыйм, ди Анатолий Иванов.
Җыен вакытында республика “Бәрәкәт” керәшен яшьләренең Мамадыш бүлекчәсе төзелде. Аның рәисе итеп 10 сыйныф укучысы Андрей Николаев сайланды. Мамадыш керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов сүзләренчә, җыен мәктәп укучылары ярдәмендә әзерләнгән. Андрей мәктәптә дискотекалар да оештыра, барысына да өйрәнер, дип яшьләргә ышаныч белдерде Степан Петрович. Ә менә Анатолий Иванов яшьләргә юл күрсәтеп кенә калмады, киләчәктә һәрьяклап ярдәм итәргә дә вәгъдә бирде.
Дөрес, Мамадышта бар да ал да гөл түгел. Хәтта кайбер шәһәр яшьләре үзләренең керәшен булуын да яшерә. Мамадыш керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов җыен алдыннан мәктәпләрдә активистлар җыеп йөргәндә шундый хәлгә тап булган. – Класска кереп: “Керәшеннәр бармы?” – дип сорыйм. Берсе дә дәшми. Татар балалары: “Син керәшен!” – дип төртеп күрсәткәч кенә, керәшен икәнлекләрен әйтәләр, – дип сөйләде Спиридонов форумда катнашучыларга. Беркемне дә гаепләмичә, киңәш кебек әйтелгән сүзләрдән яшьләр үзләре үк уңай нәтиҗә ясаганнар дип уйлыйсы килә.
– Совет чорында мин рус янында рус, татар янында татар булдым. Советлар союзы җимерелгәч, татарлар татарлыкларын искә төшерде. Мин дә татар тарихын өйрәнә башладым. Шуннан соң: “Мин бит әле татар гына түгел, керәшен дә”, – дип уйладым. Хәзер керәшен җырларын яратып тыңлыйм. Гомумән, өлкәнәйгән саен, милли хисләр уяна башлый, һәркем үз халкының традицияләренә якыная, – диде Степан Спиридонов.
Форум делегаты Вадим Никитин исә керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен саклау турында сөйләп китте. Аның сүзләренчә, нәкъ менә бүгенге буын яшьләргә халык байлыгын саклау һәм үстерү мөмкинлеге туды. Моны кулдан ычкындырырга ярамый.
Җыен вакытында туган тел проблемасы да күтәрелде. Чөнки соңгы вакытта бер-ике кешенең: “Керәшеннәрнең телләре юк, татар теле – безнең тел түгел”, – дигән акылсыз сүзләре ишетелә. Форум делегатлары исә кыю рәвештә: “Татар теле – татарның да, керәшеннең дә, мишәрнең дә уртак теле”, – дигән фикер белдерде.
Дискотекада – керәшен җырлары
Пленар утырыштан соң яшьләр өчен керәшен киеме һәм биюе буенча мастер-класс башланды. Яшьләрне борынгы киемнәр белән таныштырырга әбиләрне дә чакырганнар иде. Алар киенеп-ясанырга гына өйрәтеп калмады, кызларны сәхнәгә чакырып, аларны да милли киемнәргә киендереп куйдылар. Шушы урында мамадышлыларның тагын бер зур эше турында әйтергә телим. Узган ел Лидия Әхмәтова һәм Геннадий Макаров җитәкләгән “Сәлам” керәшен фольклор ансамбле дискы чыгарылган иде. Мамадыш керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов шул дискны ишәйтеп, җырларны һәр авыл мәдәният йортына җибәргән. Хәзер керәшен җырлары дискотекаларда да яңгырый. Моңа өстәп, мамадышлылар тагын бер зур эш башкарган. Казаннан биюче чакыртып, керәшен биюе күренешләрен видеога төшергәннәр һәм диск чыгарганнар. Шулай итеп, яшьләр диск ярдәмендә гореф-гадәтләрне саклый ала.
“Керәшен кызы булса җибәрәм!”
“Керәшен җегете” бәйгесе һәм җыр фестивале аралашып барды. “Керәшен җегете”ндә барлыгы биш егет көч сынашты. Алар үзләре белән таныштырырга, җыр яки бию башкарырга, кыз сорау күренешен күрсәтергә, керәшеннәргә багышланган сорауларга җавап бирергә тиеш иде. Шул арада Владимир, Албай, Шәдче, Юкәче, Чиябашы, Керәшен Ерыксасы, шәһәр үзәге керәшен фольклор ансамбльләре чыгыш ясады. Бигрәк тә, балалар ансамбльләре чыгышы сөендерде. Ник дигәндә, өлкәннәргә алмаш үстерү, гореф-гадәтләрне яшьләргә аңлатып, хәтта сеңдереп калдыру – мөһим әйбер. Мисал өчен, Владимир авылы балалар ансамбле үзе бер концерт күрсәтте. Владимирлылар җырлады да, биеде дә, солдат та озатты… Авылдашлары – Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев белән горурлануын да әйтергә өлгерделәр.
Хәзер “Керәшен җегете” бәйгесендә катнашучы егетләргә әйләнеп кайтыйк. Егетләр җыр яки бию башкарганда шунысы күренде: хәзер яшьләр “Ак калфак” белән “Безнең ил” җырын гына башкармый. Әйтеп узганымча, “Сәлам” ансамбле дискы халык арасында онытылып торган керәшен җырларын да халыкка яңадан кайтара башлады. Монысы инде бигрәк тә куанычлы хәл. Мисал өчен, Албай егете Владимир Мишурин ногайбәкләрнең “Париж, Париж…” җырын гитара белән башкарып, моны исбатлый алды.
Юкәче авылы егете Игорь Шрыков кыз сорау бәйгесендә Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” әсәреннән өзек күрсәтте. Спектакль куярга бөтен авыл белән килгәннәр дияргә була. Сәхнәгә пьесаның бөтен геройлары чыкты: Палый да, Әүдәкей әбиләр дә, Җаграп, Микуш, Бәчке, Үринәләр – берсе дә калмады. Зал исә артистларны алкышларга күмде.
Бәйге барышында егетләргә керәшеннәргә багышланган сораулар бирелде. Мисал өчен, әлеге дә баягы “Гөргөри кияүләре” әсәрен кем язган дигәч, бөтен зал: “Туфан Миңнуллин!” – дип кычкырып җибәрде. Бәйгедә шаян сораулар да бар иде. “Әгәр син гаишник булып, юл кагыйдәсен бозучы хатын-кызны күрсәң, нишләр идең?” дигән сорауга бер егет: “Керәшен булса җибәрәм!” – дип җавап бирде.
Театр, спорт клубы кирәк
Җыен тәмамланып, яшьләр оешмасы төзелгәч, форум резолюциясе кабул ителде. Анда керәшен яшьләренең татар телен, милли мәгарифне, гореф-гадәтләрне, традицияләрне саклап калу һәм үстерүнең әһәмиятен ассызыклавы, хакимият органнарының керәшеннәрнең милли-мәдәни үсеше өчен булышлык күрсәтүен истә тотулары бәян ителгән. Мамадыш яшьләре якын киләчәктә мәктәпләрдә яшьләр оешмаларын, керәшен фольклорын өйрәнү һәм спорт клубын булдырырга, спорт ярышлары оештырырга тели. Шул ук вакытта татар яшьләре белән берлектә мәгариф системасы стандартларына милли-төбәк компонентын кире кайтару максатында хезмәттәшлек итәргә җыена.
Хәзер керәшен яшьләре җыены “уты” Менделеевск районы Иске Гришкинога алып кителде. 30 апрельдә Гришкинода Менделеевск районы керәшен яшьләре җыены узачак. Авыл мәктәбе директоры Юрий Камашев Менделеевск районы керәшен авылы яшьләрен җыеп, яшьләр оешмасы төзергә, Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан яшьләр арасында йөгереш, Гришкиноның “Бигәшкәй” керәшен балалар фольклор ансамбльнең 30 еллык бәйрәмен билгеләп үтәргә җыена.
Яшьләр җыенына Казан, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Мамадыш, Зәй, Удмуртиянең Ижау шәһәре һәм Парым авылы керәшен яшьләре чакыру алган. Керәшен яшьләре җыены вакытында Иске Гришкиноның “Туган якны өйрәнү” музееннан экскурсия дә оештырылачак.
Язма башында форум уты Иске Гришкинода дип әйтеп киткән идем. Аны Мамадыш яшьләре җыенына кунакка килгән мәктәп директоры Юрий Камашев алып кайтып китте. Чынлыкта керәшен яшьләре форумы уты булмаса да, яшьләр арасында җыелу, оешу, берләшү теләге көчле. Шуңа форум уты янарга, Олимпия уты кебек керәшеннәр яшәгән икенче төбәккә җибәрелергә тиеш.
Керәшеннәр – туганнар
Быел Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә Олы көн – Пасха бәйрәме концертлары үтте. Чаллы һәм Түбән Камада бәйрәм 4 апрельдә үк оештырылса, Казан керәшеннәрне бер атнадан соң гына бәйрәмгә җыйды. “Ак Барс” яшьләр үзәгендә йомырка тәгәрәтү кебек уеннар, зур концерт һәм яшьләр өчен дискотека оештырылды.
11 апрельдә “Ак Барс” яшьләр үзәген бөтенләе белән керәшеннәр чолгап алды. Олы көнгә республика авыл һәм районнарыннан да кунаклар килгән иде. Өстәвенә, аларның бер-берсен танып белүе, сөйләшә торгач, туган булып чыгуы ачыклана. Бар керәшеннәр дә бер-берсенә туган диюләренә шуннан соң ничек ышанмыйсың инде. Бер яктан караганда, бер ыру кешеләре белән туган булмый хәле юк, әмма керәшеннәр туганлыкны сүздә генә калдырмый, эше белән дә күрсәтә.
Керәшеннәр башта җыела алмый, аннан тарала алмый, дигән бер мәкаль дә бар бит әле. Шулай да соңгы вакытларда керәшеннәр дә вакытында җыелырга өйрәнеп килә. Чөнки Олы бәйрәм программасы алдан уйланылганча үтте. Сәгать дүрттә фойеда йомырка тәгәрәтү, кайберәүләр әйтмешли, керәшен боулингы башланып китте. Махсус әзерләнгән кечкенә туп белән йомыркага тидергәннәргә бүләккә буялган йомырка да бирелде. Шуннан соң җор телле Аграфена Васильева татар, башкорт, чегән, грузин һәм башка биюләрне биетеп, халыкны ярыштыра башлады. Ә Казан керәшен оешмасы җитәкчесе карендәшләрен “Ничеккәйләр килдегез сез, ай сез безгә?” җыры белән сәламләде.
Олы көн концертында керәшеннәрнең яраткан җырчылары Лена Бичарина, Лидия Әхмәтова, яшьләрдән Вадим Захаров, Светлана Матвеева, Игорь Дмитриев, Александр Игнатьев, Надя Борисова, Марина Шадрина, Илгиз Шәйхразиев, Римма Никитина һәм Лидия Әхмәтова җитәкләгән “Сәлам” фольклор ансамбле чыгыш ясады. Тамаша вакытында “Туганайлар” газетасы мөхәррире, республика керәшен оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусованы 50 яшьлек юбилее белән котлау тантанасы да булды. Татарстан халыклары Ассамблеясе башкарма комитеты рәисе Николай Владимиров һәм Татарстан президент аппаратының эчке сәясәт идарәсенең этник сәясәт бүлеге җитәкчесе Вячеслав Никифоров Людмила Белоусованың керәшен дөньясында булган уңышларның күбесендә аның зур өлеше булуын әйтеп узды.
Саша Долгов,
Казан-Мамадыш-Казан.
Комментарии