«Березовскийны махсус пычраттылар»

«Березовскийны махсус пычраттылар»

67 яшьлек Борис Березовский вафатыннан соң, бу шәхес турында татар җәмәгатьчелеге дә фикер алыша.

Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов төрмәдән котылуында эшкуар Борис Березовскийның да өлеше зур булуын белдерә. +

2005 елда Кашаповка милләтара дошманлык тудыруда гаепләү белдерелеп тикшерү барганда, аны башта төрмәгә ябалар һәм аннан Казандагы рухи авырулар хастаханәсенә илтәләр. Шунда аңа бертуганы Нәфис әфәнде Мәскәү–Лондон арасында сәясәтчеләр белән булган телевизион күпер вакытында Борис Березовскийның Рәфис әфәндене яклаячакмын дигән белдерүен җиткерә.

Шуннан соң озак та үтми Березовский Кашаповны яклау өчен көчле адвокатларны һәм хокук яклаучыларны җәлеп итәргә булыша. Рәфис әфәнде сүзләренчә, Мәскәүдәге һәм чит илләрдәге хокук яклаучылар аны яклап төрле халыкара оешмаларга мөрәҗәгатьләр әзерли. Березовский тәкъдиме белән, бу эшкә алынган адвокатлар, мәхкәмәләр барганда, Татарстанга да килә. «Белүемчә, аларга Березовский акчалата да ярдәм иткән», – ди Кашапов.

Рәфис әфәнде үзе турында Березовскийга Сергей Ковалев җиткергән булырга тиеш дип уйлый. Ковалев Советлар берлеге заманнарында ук кеше хокуклары хәрәкәтендә катнаша, Русиянең күренекле сәясәтчесе һәм җәмәгать эшлеклесе ул. Аның катнашында Русиядә кеше хокуклары декларациясе әзерләнә (1991), «Мемориал» хокук яклау җәмгыятенең рәисе, «Кеше хокуклары институты» президенты була.

– Сергей Ковалев мөрәҗәгатеннән соң Березовскийлар, Европадагы, Кушма Штатлардагы дәрәҗәле кешеләр мине аклау эшенә тотынгандыр дип уйлыйм. Ковалев үз мөрәҗәгатен ул вакытта Татарстан, Русия Президентларына һәм куәт структураларына да җибәрде. Әлеге хат мине яклауга зур этәргеч бирде дип уйлыйм, – ди Кашапов.

Русиядән китәргә мәҗбүр ителгән Березовский, Британиядә сәяси сыену алгач, үз илендә гел тискәре яктан гына күрсәтелде. Кашапов фикеренчә, әгәр Березовский, Абрамович шикелле Владимир Путин көен көйләп эш иткән булса, хәзерге президентка якыннарның берсе булырга да мөмкин иде.

– Абрамович, Гусинский, Березовскийлар Путинны хакимияткә китерделәр, аннан президент ясадылар. Ә ул Ходорковскийны төрмәгә утыртты, басым астында Гусинскийны Европага чыгарып җибәрде, үз тирәсендәге бик күп кешеләрне, кемнәрне төрмәгә утыртып, кемгә басым ясап пыран-заран китереп таратып атты. Бер Абрамович кына исән калды, чөнки ул Путинга якын булып, миллиардларын аның файдасына түгеп ялагайланып килде. Березовский Русия хөкүмәтенә каршы туры фикерен һәрвакыт җиткереп килде. Путинга турыдан-туры үз фикерен әйткән кешеләрне пычратып, сазга батырдылар. Төрле провокацияләр, уйдырмалар белән Березовскийны да озак еллар буе пычраттылар. Путин иң беренче чиратта Березовскийга рәхмәт әйтергә тиеш, чөнки аның аркасында ул президент булып тора, – ди Кашапов.

Сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин фикеренчә, Березовский Русиядәге сәламәт булмаган системаны булдыручы һәм үзе дә шушы ук система корбаны.

– Сәламәт система үз тирәсенә сәламәт кешеләрне җыя, сәламәт булмаганы үзенә яраклыларны җыя. Ул – бу системның корбаны. Һәм шул ук вакытта ниндидер бер өлешендә бу системаның ярдәмчесе һәм таянычы да булды. Березовский – әлеге система җимеше. Аны система барлыкка китергән, үстергән һәм үз чиратында үзе дә бу системага шактый гына тәэсир итәргә өлгергән кеше. Березовскийны бөтен системадан аерып карыйсым килми. Ул гади генә кеше түгел. Мин аның талантлы булуына ышанам. 1999 елда сайлауга ике-өч ай гына калгач, хәзерге «Бердәм Русия»нең нигезе булган «Единство»ны оештырды. Әгәр Березовскийның сәләте, таланты файдага кулланылган булса, ул ил өчен күп файда китергән булыр иде. Сәламәт җәмгыятьтә аны тагын да ныгыту өчен эшкә алынган булса, гайрәте, көче һәм таланты җитәр иде, – ди Сафиуллин.

Сафиуллин шулай ук Березовский Русиядән киткәч гел аны берьяклы гына итеп каралтып күрсәтү дә булды дип әйтә.

Сафиуллин Березовскийны күреп белә. 1999-2000 елларда Фәндәс әфәнде дума депутаты булганда Березовский да депутат була, Березовский чит илгә киткәнче алар Халыкара мөнәсәбәтләр комитетында бергә эшлиләр. – Ул үзен бик тыйнак тотты, сүз әйтергә ашыкмый иде, – дип искә ала Сафиуллин.

Березовский думадан үз карары белән киткәндә исә моңарчы ишетелмәгән үзенчәлекле сүзләр әйтә.

– Ул трибунгага чыкты һәм шап итеп депутат таныклыгын салды да «Инглизләр хушлашмыйча китә, мин башкача, яһүдләрчә, хушлашам, әмма китмим», диде. Ул китсә дә нәрсәсе беләндер монда калачагын әйтте. Уе-фикере беләнме, әллә ниндидер бер өмете беләнме монда калган кебек булды. Киткәндә үзенең бөтенләй үк китеп бетмәгәнлеген әйтте. Менә монысына мин үзем шаһит, – ди Сафиуллин.

1999 елның 19 декабрендә Березовский Карачай-Чиркәстән Русия Думасына депутат итеп сайлана. Думада ул бер төркемгә дә кушылмый, бер фракциягә дә керми.

Березовский Русия һәм Чечня арасында солых килешүен имзалауны оештыручыларның берсе. Сафиуллин фикеренчә, бу килешүне ничек кенә тәнкыйтьләмәсеннәр, бу документ булу үзе үк ихтирамга лаек.

Кашапов та Березовскийның Чечня сугышын туктатуга керткән өлешен уңай бәяли.

– Уйлап карасаң, Чечняда 250 меңнән артык кеше кырылды, шуның 40 меңнән артыгы – балалар. Ельцин да, Путин да Чечня – безнең җир, ә чеченнар – безнең ватандашлар, дип әйтеп килде. Ни өчен, алай булгач, Чечняне бомбалар, артиллерия белән берничә тапкыр сөреп чыктылар соң? Турыдан-туры әйткәндә, бу геноцид булды. Шул вакытта Березовский Чечняне яклап чыкты. Шул ук вакытта әсирлектә булган күпләгән Русия солдатларын һәм офицерларын да азат итәргә булышты, – ди Кашапов.

Наил АЛАН.

Русиядә «чит ил агентлары» эзлиләр

Русия прокуратурасы илдәге хөкүмәттән тыш оешмаларны күпләп тикшерүгә кереште һәм тикшерүгә дучар оешмалар саны арта бара. Бу чара Казан белән Уфада да үтә.

Барлыгы ничә оешма тикшерелүе мәгълүм булмаса да, Петербурда бер йөзләп оешманың, кайбер төбәкләрдә дистәләрчә оешманың тикшерелүе билгеле. Казанда кимендә дүрт оешма тикшерелә: «Казан хокук яклау үзәге», «Җинаятьчелеккә һәм канунсызлыкка каршы хәрәкәт», «Казан ватандашлар берлеге» һәм «Казан сайлаучылар лигасы».

Прокуратура узган атнада башланган бу киңкүләм тикшерүләрне хөкүмәттән тыш оешмалар эшчәнлеген билгеләүче былтыргы канунның ничек үтәлүен ачыклау максаты белән аңлата.

Хөкүмәттән тыш оешмалар турында узган елның ноябрендә гамәлгә кергән канун чит илдән финанс ярдәме алучы оешмалардан юстиция министрлыгында «чит ил агенты» буларак теркәлүне таләп итә. Бу канунны узган елның беренче яртысында илдә халык ризасызлыгы күтәрелгән чорда «Бердәм Русия» фиркасе әзерләде һәм Дума ашыгыч рәвештә раслаганнан соң, Президент Владимир Путин имзалады. Бу оешмаларның кайберләре узган Дума һәм президент сайлавында хакимият фиркасе файдасына оештырылган киңкүләм хәрәмләшүләрне фаш итеп чыккан иде. Путин еш кына төрле оешмаларның, шул исәптән хокук яклаучыларның да, читтән грантлар алып эш итүен Русиянең эчке эшләренә читтән тыкшыну дип атап килә.

«Казан хокук яклау үзәге» вәкиле Булат Мөхәммәтҗанов «Азатлык» радиосына әйтүенчә, Татарстан прокуратурасы тикшерүгә дучар оешмаларга факс белән үзләрен кызыксындырган документлар исемлеген җибәргән һәм бу оешмалар җитәкчеләрен прокуратурага сөйләшүгә чакырган. Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолоховны Вахитов районы прокуратурасына 27нче мартта оешма эшчәнлеге турында аңлатмалар бирергә чакырганнар.

Прокуратурага күрсәтәсе документлар арасында оештыру документлары, хезмәткәрләр турында документлар, акчаның каян килүен, күпме булуын, ничек тотылуын күрсәтүче документлар, хисаплар кулланыла торган бланклар күчермәләре һәм башка шуның ише кәгазьләр бар. Оешма җитәкчесе прокуратурада үтәчәк сөйләшүгә шуларны күтәреп килергә тиеш.

Булат Мөхәммәтҗанов республикада прокуратураның болай эш итүе, хөкүмәттән тыш оешмаларга көтмәгәндә һәм башка хезмәтләрне дә ияртеп килүгә караганда яхшырак, дип исәпли.

Башка төбәкләрдә прокуратура вәкилләре хөкүмәттән тыш оешмаларга салым полициясе, янгын хезмәтләре, кайбер министрлыклар вәкилләре белән килгән.x

Сергей Никитин

– Без бу тикшерүдән курыкмыйбыз, дәүләт контроль оешмалары безне болай да даими рәвештә ныклап күзәтеп тора, – ди Мөхәммәтҗанов.

Дүшәмбе көнне Уфада «Газаплауларга каршы комитет»ның Башкортстан бүлегенең дә шундый тикшерүгә дучар булуы турында хәбәр килде.

Новосибирск Җәмигъ мәчете имамы Нәкыйп Шакирҗанов «Азатлык» радиосына тикшерүчеләрнең мәчет эшчәнлеге турындагы документларны алып киткәнлеген белдерде һәм әлегә бу турыда бернинди хәбәр дә юк, диде.

Наиф АКМАЛ.

Референдум җиңүен искә алдылар

Якшәмбе көнне Казанның Ирек мәйданында Татарстан дәүләт бәйсезлеге турында референдумда җиңүгә 21 ел тулуга багышлап митинг уздырылды.+

Казанда көчле буран булуга карамастан, үз вакытында – 11 сәгать 30 минутта башланган митинг Коръән сүрәләре укылып ачылды. Митингка килүче бер йөзләп кеше алдында татар милләтчеләре «Татарстанны юк итү – татарларны юк итү», «21 март референдумы нәтиҗәләрен империянең бозарга хакы юк!», «1992 елгы Татарстан конституциясен кире кайтарырга», «Татарстан – суверенное государство! Путин и Минниханов! Требуем выполнения воли народа Татарстана, выраженной 21.03.1992 года!» дигән һәм башка шигарьләр күтәрде.

Тарихчы, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова үз чыгышында, бу мәйданга Татарстан җитәкчеләрен яклап түгел, ә бәйсез Татарстанны яклап чыгуларын белдерде.

– Без март аенда инде икенче тапкыр бәйсезлек җыенына җыелабыз. Татарстан бүгенге хәлгә килсен, кәгазьдә генә булса да мөстәкыйль дәүләт булсын, Казан Кремлендә Татарстан Президенты статусы булсын өчен без бу мәйданнарда 1991 елларда ач яттык, әгәр онытмаган булсагыз. Без шушында 25 мең кеше җыелып Татарстан Югары Шурасы бинасын чолгап алып Югары Шураны карарлар кабул итәргә мәҗбүр иттек. 1992 елның 21 мартында без референдум уздырдык һәм Татарстан бәйсез дәүләт дип халык безгә ышанып тавыш бирде. 1992 елның ноябрендә без бәйсезлек турында Конституция кабул иттек. Без бүген менә шушыларны яклап чыктык. Без үзебезнең декларациябезне, милләтебезне, үз көрәшебезне яклап чыктык, – диде Фәүзия Бәйрәмова.

Митингта шулай ук язучы Айдар Хәлим, шагыйрь Ркаил Зәйдулла, Магнитогорскидан махсус килгән Тимур Натфуллин, Башкортостан, Түбән Кама, Чаллы вәкилләре һәм башкалар да чыгыш ясады.

Ленин һәйкәле каршында оештырылган митингның тимер рәшәткәләр белән уратып алынган мәйданчыгына килүчеләрне полиция хезмәткәрләре тентеп уздырды. Митингны мәйданчыкка кермичә читтәнрәк күзәтүчеләр дә булды.

Чарада Татарстан газет-журнал каләм ияләре күренсә дә, телевидение һәм радио журналистлары күзгә чалынмады. Югыйсә, башка вакытта камера күтәргән, микрофон тоткан журналистлар алгы сафларда була торган иде.

Митингны оештыручы татар иҗтимагый үзәге вәкиле Фәрит Зәкиев «Азатлык» радиосына, бу чара турында республика телевидение компанияләренә алдан хәбәр итүләренә карамастан, аларның берсенең дә биредә катнашмавын аңлый алмауларын җиткерде.

Референдум митингы бер сәгать дәвам итте. Чара катнашучыларның бергәләп фотога төшүләре белән тәмамланды.

Райнур ШАКИР.

Комментарии