Яшьләр тик ятмый…

“Милли мәсьәләгә игътибар җитми”, “ йоклый”, “яшьләр милләтне, телне хөрмәт итми”… Мондый уфтануларны бик еш ишетергә туры килә. Зарланып вакыт уздырганчы, эш эшләсәк иде. Әйткәннәр сүз белән генә калмасын! Кыскасы, пессимизмнан арынып, бераз яхшы якларны да күрергә өйрәник. Бар бит ул өчен, тел өчен, халкыбыз өчен янып торучы яшьләр! Нәкъ менә яшьләр! Гел аларны битәрләргә күнеккән бит без – “яшьләр бозык”, “яшьләр киләчәкне кайгыртмый…”

Ә менә “Шәрык” клубы яшьләре турында күпләр белеп тә бетермидер, белеп тә битараф калганнары юк түгелдер. Аларга беркем басым ясамый, беркем кушмый, ярдәм итәргә ашкынып торучылар да юк. Укудан, эштән буш вакытларында үз теләкләре белән халыкка, милләткә хезмәт итүче, тәртипле, тәрбияле, вакытын бушка уздырырга теләмәгән татар яшьләре җыела “Шәрык” клубына. Һәркемне кызыксындырырлык чаралар бар монда. Атнаның һәр көнендә төрле проектлар эшләп килә. Мәсәлән, Эльмира Бәйрәмова оештыруындагы “Атнакич” проекты гына күпме мөмкинлекләр бирә: танышу, җанлы аралашу; танылган шәхесләр белән якыннан танышу, үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап алу, яңа мәгълүматлар, һәрчак ниндидер яңа ачыш.

Яшьләр тик ятмый, үзләре төрле кичә-бәйрәмнәр уздырып торалар. Шигырь язучылар, җырчылар байтак араларында! Үзләренең командалары бар. Һәрдаим төрле сәфәрләр оештырып тора “Шәрык”лылар. Милләтебезнең, халкыбызның тарихын яктыртучы Бөек Болгар иленә яисә башка истәлекле урыннарга сәяхәт итәләр. Һәркайда үзен табарга омтылучы яшьләр һәм, беренче чиратта, милләтнең киләчәге дип өзелеп торучы чын татар яшьләре!

Тиздән “Шәрык”ның юбилей кичәсе. Аның оешуына 105 ел, ә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайга 125 ел тула. Шушы зур вакыйгалар уңаеннан, яшьләр зур концерт әзерли. Ул 18 апрельдә Казанның исемендәге татар дәүләт филармония концертлар залында узачак. Бар яктан килгән, уңган-булган “Шәрык” активистлары татар эстрадасының иң якты йолдызлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячак! Ул кичне сезнең өчен Илназ Сафиуллин, Миңнеханов, Нурзадә, Илгәрәй, Альбина, Илназ Гарипов һәм башка бик күп җырчылар концерт куячак. Керү дә ирекле! Шуңа күрә, әлеге вакыйгадан читтә каласың килмәсә – ашык! Чакырулар әзер, яшьләрнең үзләреннән яисә “Шәрык” клубы урнашкан бинадан барып ала аласың: Карл Маркс урамы, 41нче йорт.

Менә шулай – яшьләр тик ятмый! Һәр көне планлаштырылган аларның. Концерт уздырганнан соң, Мәскәүгә сәфәргә җыеналар – татар бистәсе һәм урамнарын, борынгы һәм яңа мәчет- мәдрәсәләрне урап кайтасылары килә. Син дә аларга кушыла аласың!

Гөлия КОЛМӨХӘММӘТОВА

Яшьләр тик ятмый..., 4.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии