- 26.03.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №12 (30 март)
- Рубрика: Архив
Саба район судында баласы инвалид булып туган Рамилә Галиеваның һәм аның кызының җирле хастаханәгә карата шикаяте буенча процесс башланды. Исегезгә төшерик: 2008 елның 25 февралендә Саба район хастаханәсендә тулгак вакытында Рамилә Галиева баласының муен сөякләре имгәнә. Нәтиҗәдә, баш һәм арка миенә зур зыян салына. Тикшерү версиясе буенча, хастаханәдә эшләүче табибның Рамиләгә тулгакны тизләтүче препарат билгеләве нәкъ менә шундый аяныч нәтиҗәләргә китергән.
Элеккеге акушерка өстеннән суд 9 айдан артык барды. Узган елның ноябрендә табибтан бөтен гаепләүләрне дә алдылар. Быелның февралендә исә Рамилә Галиева Казан хокук яклау үзәге юристлары ярдәме белән әхлакый һәм физик зыянны компенсацияләү турындагы шикаять белән Саба район судына мөрәҗәгать итте. Җирле хастаханәдән 1 миллион 192 мең 755 сум таләп итәләр. Шуның 192 мең 755 сумы – нарасыйны дәвалауга киткән чыгымнар.
“Кызымның инвалид булып тууы минем өчен шок булды, – ди 26 яшьлек Рамилә. – Бәхет-шатлык көткән идем, беренче мизгелдә исә ни уйларга да белмәдем, югалып калдым. Инде өч ел буе кызым Ралинаны яшәтү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлим. Баламның интегүен күреп яшәү авыр. Туганда имгәнүе аркасында ул сөйләшми, күрми, йөри дә, үзе ашый да алмый. Ралинаның тәне сызлый, ул көне-төне елаудан туктамый…”
Саба район хастаханәсе вәкилләре әйткәнчә, акушер-табибның гаепле булу-булмавын элек булган суд процесслары ачыклый алмады. Суд аңа карата җинаять эшен сроклар чыгу бәйле генә япкан. Шуңа күрә табибның гаебе мәсьәләсе ачык кала. Беренчел утырышта судья Рамилә Галиеваның медицина картасын сорату карарын кабул итте. Саба районы хакимиятен дә җавапка тарту тәкъдимен кире какты. Шикаять буенча утырыш 31 мартка билгеләнгән.
Фаил ХӘКИМОВ
Комментарии