«Ачлыктан үләргә әзермен»

20нче февральдә «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Казанда ялгыз пикет уздырды. Ул үзен канунсыз рәвештә хәрби хезмәткә чакыруга протест буларак өч көнлек ачлык башлады.+

Наил Нәбиуллин Бауман урамындагы бер кешелек пикетта: «Мине татар халкының хокукларын яклаган өчен канунсыз рәвештә Русия армиясенә җибәреп юк итәргә телиләр. Бу канунсызлыкны туктатуны таләп итәбез!» дигән шигарь күтәреп торды.

Наил Нәбиуллин өч көнлек ачлык белән тиешле нәтиҗәгә ирешеп булмаса, вакыты чикләнмәгән ачлык игълан итәчәген әйтте. «Русия армиясендә үтерүләренә караганда, Казан уртасында ачлыктан үлүне өстен күрәм», – дип белдерде ул.

– Казанда Универсиада үтәргә күп вакыт калмады. Уеннар башланганчы һәм спорт уеннары барган вакытта берәр төрле сәяси шигарләр белән ялгыз пикетка чыгар, Татарстанны башка илләрдән килгән спортчылар һәм журналистлар алдында оятка калдырыр дип куркуга калган алар. Бу, иң беренче чиратта, мине юкка чыгару өчен өстән кушылган эш булып тора, – ди Нәбиуллин.

Нәбиуллинга, сәламәтлеге начар булу сәбәпле, 2007 елда хәрби билет бирәләр. Аның сәламәтлеген башта Норлатта, аннан Чистайда, соңыннан Казанда тикшерәләр. Казан табиблары икенче дәрәҗәдә яссы табанлылык (плоскостопие) һәм артроз диагнозы куя. Хәрби хезмәткә яраксыз дип хәрби билет тапшырыла.

Райнур ШАКИР.

Үз балаларыбызда эш юк

Русиядә узган ел 90 мең бала җәберләнгән, гаиләләрдә көч кулланудан ике меңнән артык бала үлгән. 2012 елда Татарстанда балаларга карата 297 җинаять кылынган. Русиядә уллыкка-кызлыкка алынган ятимнәрнең үлеме АКШ ватандашлары алган балалар үлеме белән чагыштырганда 27 тапкыр күбрәк.

+2012 елда Татарстанда җәберләнгән балалар 297 генә түгел, ә күбрәк тә булырга мөмкин. «297 – балаларга карата җинаять кылынып ачылган эш саны гына», – диде Азатлыкка Татарстан тикшерү комитеты сүзчесе Андрей Шептицкий. Моннан тыш өйләрендә кыйналып, җәберләнеп бу хакта полиция белми калган балалар да күп булырга мөмкин.

Казанның «Танкодром» полиция бүлегендә эшләүче бер хезмәткәр (ул исемен күрсәтмәүне үтенде) гаиләләрдә балаларны җәберләүнең әледән-әле булып торуын әйтә. «Ике атнага бер, кайвакытларда күбрәк тә, күршеләре йә булмаса ата-аналар үзләре үк балаларын кыйнаулары турында хәбәр итә. Гадәттә мондый хәлләр начар тормышлы гаиләләрдә, эчә торганнарда булып тора», – ди ул.

Русиянең балалар хокуклары вәкиле Павел Астахов: «Узган ел илдә гаиләләрдә көч кулланудан ике меңнән артык бала үлде, 90 меңләп бала җәберләнде», – дип белдерде. Аның сүзләренчә, үсмерләрнең үлүе 2011 ел белән чагыштырганда 20,5%ка арткан.

Русиянең төрле төбәкләреннән ата-аналарның үз балаларына карата көч куллануы, бар дип тә белмичә ташлап калдырып, үлемгә дучар итүләре турында хәбәрләр әледән-әле килеп тора. Иң дәһшәтлеләренең берсе – гыйнвар аенда Чита өлкәсендә булды. Тикшерү фаразлавынча, 2012 елның декабрь ахырында Иногодинский районында әти-әнисе дүрт баланы өйләрендә калдырып, үзләре күңел ачарга, дөресрәге, аракы эчәргә чыгып китә. 2 гыйнварда дүрт һәм биш яшьлек малайның катып үлгән җәсәден табып алалар. Ә аларның ике сеңелесенең аяклары өшегән була. Кызларның берсенең – ике яшьлек Ксюшаның аякларын кисәргә туры килә.

Чита балалары фаҗигасен Русиянең беренче каналындагы «Пусть говорят» тапшыруы күрсәтте. Әмма башка федерал каналлар бу хакта сөйләүне кирәк санамады. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртучылар буларак сайланып Мәскәүгә барып утырган Дума депутатларының да Чита фаҗигасендә гамьнәре булмады.

Русия телевидениесе илдә җәберләнгән, көч кулланылган балаларга игътибар бирми, бу проблемны күтәрмәскә тырыша. Астахов әйткән, гаиләләрдә үтерелгән ике меңнән артык бала – кемнәр алар? Көч кулланучылар җинаять җаваплылыгына тартылганмы? Әлеге сораулар ачык кала.

Шул ук вакытта Русия телевидениесе, сәясәтчеләр Русиядән Кушма Штатларга уллыкка һәм кызлыкка алынган ятимнәр белән берәр көтелмәгән хәл булуга ук зур шау-шу куптара. Соңгы вакыйгага килсәк, АКШның Техас шәһәреннән өч яшьлек Максның (Русиядә – Максим Кузьмин) үлеме турында хәбәрләр федерал каналларда дөньядагы иң зур яңалык булып барды. Бу хәл Русия думасында да күтәрелде. Думаның гаилә эшләре комитеты башлыгы Елена Мизулина, баланың әти-әниләре тиешле җәза алсын өчен Русия тикшерү комитеты бөтен көчен куярга тиеш, дип белдерде.

Астахов та «бала үлемен тикшерүгә һәм хөкем карарын чыгаруга Русия рәсмиләрен дә катнаштыруны» таләп иткән белдерү ясады. Техасның Эктор полиция бүлеге башлыгы Марк Дональдсон: «Бу малай – Техас баласы. Ул минем илдә яшәгән. Ул монда үлгән. Аның белән нәрсә булганын ачыклау – минем бурычым. Гаеплеләр табыла икән – аларны хөкем итү – минем эшем», дип белдереп, бу эшкә Русия ягының җәлеп ителмәячәген әйтте. Дональдсон фикеренчә, Русия рәсмиләренең Макс турында сөйләгәннәре «бары тик уен» гына.

Көнбатыш журналистлар арасында Макс үлеменнән соң Русиядә зур шау-шу тудыруны «Дима Яковлев кануны»н аклау өчен махсус оештырылган сәяси уен буларак бәйләүчеләр дә булды. Бу хакта Inopressa язып чыкты.

«Дима Яковлев кануны» Русиянең үзендә дә зур ризасызлык тудырды. Аны ил халкының 50%ы гына яклап чыкты. Балалар йортларындагы авыру ятимнәрне АКШка уллыкка-кызлыкка бирүне тыю әхлаксыз «хәсисләр кануны» буларак та бәяләнде, дистәләрчә мең кеше аңа каршы урамнарга чыкты.

«Евроньюс» каналы хәбәр итүенчә, 1993 елдан башлап 2008 елга кадәр Русиядә 140 мең бала уллыкка һәм кызлыкка алынган. Шул балаларның 1220се һәлак булган. Шушы ук вакыт эчендә американнар Русиядән 60 мең авыру ятимне гаиләле иткән. Аларның 19ы үлгән. Русиядә уллыкка-кызлыкка алынган ятимнәрнең әти-әнисе гаебе аркасында үлеме АКШ белән чагыштырганда 27 тапкыр күбрәк.

Бала хокуклары белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешмалар белдерүенчә, Русиядә һәр ел саен 120 мең бала ятимлеккә дучар була. Балалар йортларында 600 мең ятим тәрбияләнә. Бүген Русиядә сукбай балалар саны инкыйлабтан соң булган гражданнар сугышы вакытындагы кадәр: һәр 100 баланың икесе сукбайлыкта.

Наил АЛАН.

Рухи сындыру өчен?

Башкорт милли һәм дини әйдаманы Фәнзил Әхмәтшин 22нче февральдә мәхкәмәдә соңгы сүз белән чыгыш ясарга тиеш иде, әмма утырышны 22 мартка күчергәннәр.

Фәнзилнең хатыны Гөлназ әйтүенчә, утырышны күчерүне хөкемдарның авырып китүе белән аңлатканнар. Әмма Гөлназ моны Фәнзилне «рухи сындыру» өчен эшләнә дип саный.

Фәнзил Әхмәтшин инде 2011 елдан бирле сак астында тотыла. Шул елны кулга алыныр алдыннан ул, берничә көнлек хәйрия акциясе кысаларында, иптәше Илшат Гатиятуллин белән, авыр хәлдә булган Сомали халкына гуманитар ярдәм, дөге, кирәк-яраклар өләшергә бара. 29нчы ноябрьдә кире кайтканда Әхмәтшин Уфа һава аланында тоткарлана.

Әхмәтшинны махсус хезмәт вәкилләре аерым бүлмәгә алып керә һәм тентү уздыра. Алар активистның сумкасында1,5 граммәфьюн таба. Аннан соң Әхмәтшин наркотик контрабандасында гаепләнеп кулга алына. Хәйрияче үзе һәм аның адвокаты наркотикны сумкага тентүчеләр үзләре салган дип белдерә.

Башкорт милли оешмалары моны явыз ният белән оештырылган хөсетлек дип раслый. Ни өчен дигәндә, алар фикеренчә, Фәнзил Әхмәтшин Башкортстанда үзе генә аек тормыш өчен көрәш алып барып калмый, ә башкорт авылларында да шулай яшәү өчен төрле чаралар оештыра. Шуның өстенә ул үзе дә бик дини кеше һәм намаз укый, Коръән дәресләре алып бара.

2011 елның декабрендә Башкортстан хокук саклау оешмалары тарафыннан Фәнзил Әхмәтшинга яңа гаепләүләр өстәлеп, ул тикшерү бүлегендә калдырыла. Аңа 2011 елның июль аенда, Баймак районында узган җыендагы белдерүләре өчен, «экстремист өндәмәләр яңгыраткан» дигән гаепләү белән яңа җинаять эше ачыла.

Фәнзилне яклап Уфада берничә тапкыр каршылык чаралары да узды. Төркиянең IHH хәйрия оешмасы да Әхмәтшинның тоткарлануына ризасызлык белдерде.

Ландыш ХАРРАСОВА

Татарстан гимны сүзле булды

21 февральдә Татарстан парламенты депутатлары республиканың сүзле гимнын кабул итте. Татарстан гимны ике телдә язылган.+ Гимн башта татар телендә, аннан соң рус телендә башкарыла. Татарстан гимнының сүзләрен Рамазан Байтимеров татарча язган һәм бу текст Филипп Пираев тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән.

Татарстан гимнының сүзләре:

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем, Татарстан!

Цвети, священная земля моя,
Да будет мирным твой небосвод!
Единый дом у нас, одна семья,
Живет в согласии наш народ.
Богатый мудростью седых веков,
Надеждой, верою ты нам стал,
И пусть хранит тебя моя любовь,
Моя Республика, мой Татарстан!

Райнур ШАКИР.

Күпертүләр сәяси заказга охшаган

Чаллы һәм Алабугада 8 яшьлек кызлар – Василиса һәм Настя белән булган фаҗигаләр Мәскәү тарафыннан зурдан кубып яктыртыла. Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов бу күренешләр артында кайбер даирәләрнең Татарстанда сәяси максатларын тормышка ашыру теләге тору ихтимал, дип саный.

Чаллыдагы Василиса Галицына белән булган фаҗига, бу җинаятьтә Үзбәкстан ватандашы Фарух Ташбаевның гаепләнүе, шуннан соң үзбәкләргә карата такырбашларның чыгышлары уңаеннан, «Азатлык» яшьләре үз мөнәсәбәтен белдергән иде. Шушы сөйләшүдән соң Чаллыдан ерак булмаган Алабуга каласында 8 яшьлек тагын бер кызны көчләү, аны карлы чокырга ташлап китүләре хакында билгеле булды. Настя исемле бу кызны төрле җәрәхәтләр, аяк-куллары өшегән килеш табалар. Хәзер ул Казан шифаханәсендә дәвалана. Чаллы ТИҮе, аның рәисе Рәфис Кашапов бу кызлар белән булган җинаятьне, җинаятьчеләрне кискен гаепли.

– Чаллы кызы Василиса, Алабуга кызы Настя белән булган хәлләрне нык кайгылы, дип бәялим. Татарстанда мондый фаҗигаләр бик сирәк була. Зыян күрүче урысмы, татармы, башка милләттәнме – бар халык өчен дә авыр. Мондый хәлләр Татарстанда, Башкортстанда, Дагыстанда, Чечнядә, Ингушетиядә – милли республикаларда булса, Русиянең барлык эре матбугат чаралары атналар, айлар буе яктырта, күпертә.

Мин шундый мәгълүматлар белән дә таныштым, Русиядә 40-50 минут саен бала югала икән. Русия губернияләрендә сәгать саен диярлек көчләү, үтерү очраклары күзәтелә. Татарстанда булган вакыйгаларны үзәк матбугат, депутатлар, үзләрен җәмәгать эшлеклеләре дип йөрүчеләр шунда ук күтәреп ала, күбәйтәләр, сенсация ясыйлар. Мин моны Татарстанны, аның җитәкчеләрен, хокук органнарын, халыкны пычрату, дип кабул итәм. Бу күренешне шулай ук сәяси заказ, дип тә карарга була. Әйтик, узган ел Казанның «Дальний» полиция бүлегендә бер кешене шампан шешәсе белән көчләп үтерделәр. Соңрак ачыкланды, шушындый ук хәлләр Русиянең бик күп губернияләрендә булган. Ләкин Казандагы «Дальний»га гына зур игътибар бирелде. Нәтиҗәдә, Русиянең ул чактагы президенты Дмитрий Медведев Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровны эшеннән алды. Аның урынына министр итеп урыс кешесен куйдылар. Хәзер дә шушы сабыйлар белән булган вакыйгаларны купайтып, Татарстанга һөҗүм ясарга җыеналар. Татарстанны пычратуда матбугат чаралары да зур эш алып бара. Бу юкка гына түгел. Мин боларның барысын да Мәскәү кирмәнендә утыручылар заказы буенча эшләнә, дип уйлыйм, – дип белдерде радиога Рафис Кашапов.

Гафиулла ГАЗИЗ.

Комментарии