Күргәзмәдә

(юмореска)

Мәскәүдә «Робот-2012» дигән күргәзмә ачылды. Аның залларында кеше кыяфәтле һәм сөйләшә белүче роботлар куелган. Мин булган көнне Флюгер исемле робот тамашачылар биргән сорауларга түбәндәгечә җавап кайтарды:

– Әйтегезче, бүгенге гүзәл тормышка без ничек тиендек?

– Сез аңа «Яшәсен ваучерлы Капитал дәдәй!» дигән шигарь белән үзегез килдегез. Хәзер алтын сарайларда яшисез, томырылып чит ил машиналарында чабасыз, океан арты утрауларында ял итәсез.

– Илдә яңа милли идея бармы?

– Әйе, хәзер ул болай яңгырый: кем ничек булдыра, шулай баесын!

– Бомжлар, хәерчеләр турында нәрсә уйлыйсыз?

– Бомжлар – җәен шалашта, кышын ташландык йортта яшәргә яратучы табигать балалары. Алар бүген монда, иртәгә тегендә. Хөкүмәткә кыенлык китермиләр. Хәерчеләр тиздән чегән арбаларына ияреп, Һинд океаны ярларына күченеп китәчәк.

– Бездә сайлаулар ничек уздырыла?

– Дөрес уздырыла. Җирле хакимияттәгеләр өстәгеләргә шалтыратып: «Кемгә күпме тавыш бирик?» – дип сорыйлар.

– Татарларга карашыгыз нинди?

– Алар урыс каенын үзләренеке дип уйлый, Волга Матушканы Идел дип атый. Сабантуйга чакырсалар, бармыйм.

– Флюгер әфәнде! Киләчәккә караган перспектив планыгыз бармы?

– Вертикальле власть очында гомерлек флюгер булып торасым килә.

– Вертикальле власть нәрсә ул?

– Ул – камчы һәм прәннек куллану өчен җайланган аппарат. Шунсыз урындагы бәләкәй лидерлар тәртәгә тибәргә мөмкин.

– Флюгер Флюгерович! Сез кайсы милләттән буласыз?

– Әнием – марҗа, әтием – юрист, үзем – Кремль малае.

Шунда ул: «Баш Конструктор миңа тагын бер медаль бирәчәк», – дип, зал түрендәге бүлмәгә кереп китте. Оппозиционер исемлесе аның артыннан авыз ерып, тел күрсәтеп калды. Үзенчә тегене үчекләве булгандыр инде, күрәсең. Шулвакытта Праведный, Единяк дигәннәре: «Безнең кайсыбыз күбрәк бронза төсендә», – дип, бәхәсләшеп тора, ә вак роботлар тамашачылар арасында үзләренә электорат эзләп йөриләр иде…

Котдус БАТЫРОВ.

Әлмәт шәһәре.

Күргәзмәдә , 2.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии