«Булыр, барысын да эшләрбез!»

Кышкы озын төнне тагын бик авыр кичерде Тәүфыйк. Тәненнән бәреп чыккан тир бер эсселәтте, бер туңдырды. Тагын салкын тидерде, ахры. Үзе турында бер дә кайгыртмый, бар хезмәте халык өчен. Һәр сүзе дә халык мәнфәгатьләрен яклап әйтелә. “Барысын да эшләрбез!” – дип әйтү җиңел дип беләсезме?! Булыр җиңел, күпме җаваплылык өсти бит ул сүзләр! Тик Тәүфыйк җаваплылык турында уйламый, иң мөһиме, шулай дип әйтү, халыкны барысы да яхшы булачагына ышандыру.

Тәне сыкрый, тагын эсселе-суыклы булып китте. Ә җылы түшәктән торырга кирәк, бүген тагын җыелыш. Керпеле авылында халык җыены. Исеме җисеменә туры килепме шунда, Керпеле авылы халкы гел чәнечкеле булды инде ул. Бу юлы күзләре томалансын өчен, нервылары какшамаган, сөйләме халыкны ышандыру көченә ия җитәкче җибәрүне кулай санадылар. Ике дә уйламыйча, Тәүфыйкны сайладылар. Халык җыеннарына йөреп, сәламәтлеге какшавы турында уйламадылар да…

Барасы ерак түгел иде. Район үзәгеннән ун-унике чакрым тирәсе. Иске “жигули”га утырып, юлга кузгалдылар. Ник иске “жигули”га дисезме? Җавабы бик гади. Болай да ачулы халык җитәкче кешенең “джип”та килгәнен күрсә, бер дә яхшы булмас.

Машина мәдәният йорты каршына килеп туктады. Халык җыелып ишек төбендә тора. Клуб җитәкчесе бар көченә тарткач, ишек көч-хәл белән ачылды. Әллә күптән кеше күрмәгәнгә, әллә илле еллык искергән бина булганга, ишек тә бик таушалган, ян-якларына боз каткан.

Күз төпләре каралган, дер-дер калтырап, карык-корык йөткереп иске машинадан башын чыгарган җитәкчене күргәч, авыл халкы әллә нишләп куйды. Башта гаеп белән карадылар. Җыелыш башланып, Тәүфыйк сүзгә керешкәч, хатын-кызлар гына түгел, хәтта ир-атларның күзләренә дә яшь килде. Җитәкченең ятлап куелган “ике тиенлек” сүзләрен алар күңелләре аша үткәреп, авылның тормышы өчен чын мәгънәсендә кайгырып тыңлады шул. Тәүфыйкның мөһим кыяфәт чыгарган йөзе, авырту күзләре болай да ышандыру көченә ия сүзләренең чынлыгына дәлил булды.

– Хөрмәтле керпелеләр! Сезнең авылда проблемаларның күплеген яхшы беләм, шуңа йөрәгем әрни. Бүген хәлем бик авыр булса да, сезнең янга килүне зур бурыч санадым. Проблемаларны бергәләп хәл итәрбез!

Ышанычлы әйтелгән сүзләрдән соң, җитәкче биш минут дәвамында ютәлләп алды. Керпеле халкының усал карашына җитәкчене жәлләү катыш сөенеч хисләре тулды. Халык арасыннан: “Авырса да килгән, батыр кеше икән. Авырганы йөзенә чыккан бит!” – дигән сүзләр ишетелде.

“Авыру кешеләрне жәллиләр икән бездә”, – дип, ара-тирә авыл җирлеге башлыгы да йөткергәләп куйды. Ә сөенече эченә сыймады! “Гаҗәп кеше икән бу, Тәүфыйк”, – дип уйлады ул эченнән. Бар сорауга да җавап тапты бит. Колхоз таркалуны да, клубның җиргә иңүен дә, мәктәпнең ябылу куркынычы, халыкка эш урыннары булмау мәсьәләсен дә дипломатик яктан килеп, ышандырырлык итеп аңлатты. Җитәкченең сүзләреннән канәгать калган авыл халкы йортларына таралды. Гади кешеләр “ихлас” сүзләргә ышанды, ә Тәүфыйкка шул гына кирәк тә! Бу көнне гомерендә беренче тапкыр ул авыруына сөенде, авыруы “иманлы” сүзләренә ышаныч хисен тагын да арттырды.

Районның җитәкчеләр йортында Тәүфыйкны башкарып кайткан уңышлы эше өчен бәйрәм табыны көтә. Бу очрашу халык өчен дә, җитәкчелек өчен дә уңай хәл ителде.

Шул рәвеше Тәүфыйк районның һәр авылында булып, тел белән “проблемалар чишеп” йөрде. Халык өчен күп файдасы тиде аның. Мондый яхшы кадрны район җирлегендә тоту гөнаһ булыр. Күп тә үтмәде, Тәүфыйкны эшкә республикага алдылар. Анда да яшь белгечнең үз эшендә профессиональлегенә таң калдылар. Бу егетнең киләчәге якты, өметле иде.

Ә Керпеле халкы хәзер Тәүфыйкны телевизордан карап, сөенеп утыра. “Республика дәрәҗәсенә күтәрелә алгач, Алла теләсә, авылыбыз өчен барысын да эшләр ул”, – ди алар. Бары тик клуб җитәкчесе генә сөенмәде, көн саен клубның авыр ишеген аңа ачасы шул, Тәүфыйк килеп булышмый.

Рәфилә САЛИХОВА

Комментарии