«Мәктәп укучысыннан башлап, пенсионерларга кадәр аракы-сырага йөри»

«Мәктәп укучысыннан башлап, пенсионерларга кадәр аракы-сырага йөри»

Татарстанда 2015нче елда 356 кеше исерткеч эчемлекләрдән агуланып үлгән. Бу хакта Роспотребнадзорның матбугат хезмәте хәбәр итә. Узган ел бу сан 352 кеше булган.

Татарстанда 2015нче елның гыйнвар-ноябрь айларында 2691 мең декалитр (1 dal = 10 литр) хәмерле эчемлек сатылган. 2015нче ел әйләнәсендә 3168 мең декалитр булган. Татарстанстат хезмәткәре Нурия Әбделганиева сүзләренчә, 2015нче елның декабрь аена әлегә саннар килмәгән. Уртача айларга бүлеп чагыштырып караганда, 2015нче елда аена 245 мең декалитр, ә 2014нче елда 264 мең декалитр хәмерле эчемлек сатылган. Рәсми саннарга караганда, эчүчелек кимегән шикелле тоела.

«Азатлык» хәбәрчеләре чынбарлыкны ачыклау өчен Казан кибетләрендә булып кайтты. Казанның Четаев урамында сыра сата торган «Пивотека» дип аталган зур булмаган кибет бар. Анда эшләүче кибетче: «Сату бик кимеде, кешедә хәзер акча юк, яңа елдан соң гыйнвар-февраль айларында элекке елларда да кими иде, чөнки халык ун көнгә сузылган ялларда эчәсен эчте инде», – диде. Бу кибет «халыкның хәленә дә керергә тырыша» – «9 литр сыра алсаң, соңгы унынчы литрын бушка бирәбез» дип язып элгәннәр.

Шул ук Четаев урамындагы ашамлыклар кибетендә дә хәмер сатыла. «Халык хәзер 100 граммлы «чәкүшкәләр» ала, алар 54 сум тора. Кайсы арзанрак, шуны алу ягын карыйлар», – диде андагы сатучы.

Казанның Ф.Әмирхан проспектындагы «Магнит» кибетендә эшләүче ханым исә бүген иң күп алына торган товар – ул хәмерле эчемлекләр, тәмәке һәм сөт, ди. «Халык күп эчә, өч меңлек коньяклар, виски, джин, ромнар да калмый. Исерткеч эчемлекләр кибеткә килә тора, бетә бара. Соңгы вакытта халык сыраны, гомумән, күп эчә башлады. Безнең кибеттә көненә 500 литр сыра сатыла», – ди кибетче.

«Әгәр акчалары булса, тагын да күбрәк эчәрләр иде», – ди Таҗи Гыйззәт урамындагы «Арыш мае» сатучысы. Аның сүзләренчә, мәктәп балаларыннан башлап, пенсионерларга кадәр сыра, аракы алырга керә икән.

«Азатлык» хәбәрчесе Универсиада урамындагы «Эдельвейс», Восход урамындагы «Магнит», «Пятерочка» кибетләрендә булганда, 15 минут эчендә 18 яшь тирәсендәге кызлардан башлап, өлкән абзый-апаларга кадәр сыра, аракы алырга керде. Сатучылар илдә кризис булу сәбәпле спиртлы эчемлекләр алучыларның кимүләрен әйтсәләр дә, сатып алучылар «аракы-сыра алырлык кына эшлибез инде», дип җавап кайтарды.

«Азатлык» хәбәрчесе «Ашан», «Карусель», «Бәхетле» кебек зур кибетләрдә дә булып кайтты. «Ашан» гипермаркетында җирле «Татарспиртпром» аракысы торган киштәләр шактый бушаган иде. Башка төбәкләрдә чыккан аракыларга кытлык юк, киштәләр сыгылып тора.

«Карусель» кибетендә дә, «Бәхетле»дә дә шул ук хәл. Сатучылар аңлатканча, «Татспиртпром» чыгарган җирле аракы Яңа ел бәйрәменә кадәр ук сатылып беткән. «Бәхетле»дә иң арзан аракы, 6ны берьюлы алсаң, берсе-берсе 200 сумга чыга. Калганнары 230 сумнан башлап.

«Азатлык» хәбәрчесе кибетчеләрне сөйләштереп торган 10-15 минут эчендә спиртлы эчемлекләр бүлегеннән халык өзелмәде. Кибет сакчысы, бәрәр шешә кесәләргә кереп китмәсен дип, диккать белән күзәтеп торды, яшьләр виски, мартини бүлегендә кайнашты, урта яшьтәге парлар ак аракы киштәләрен күзләде, кызыл шәраблар бүлеге дә җанлы иде. Бер-ике шешә сыра тоткан 18-20 яшьлек егетләр өч кибетнең һәрберсендә дә очрады.

«Азатлык» хәбәрчесе шулай ук Казанның Петербург урамында «Тирә-якта эчүчеләр күбәйдеме, кимедеме?» дигән сораштыру үткәрде. Очраган кешеләрнең бер өлеше җавап бирүдән тыелып калды, берничәсе артуын белдерде. Петербург урамында урам себерүче булып эшләүче ханым, җылырак вакытта көн саен буш сыра һәм аракы шешәләре белән бер чүп капчыгы тула, диде.

Халык хәмерле эчемлекләрне кибеттән генә алмый. Идән астында ясалганнары да киң кулланылышта. «Татспиртпом» башлыгы Ирек Миңнәхмәтов, ялган аракы сату нәтиҗәсендә Татарстан бюджеты ел саен 2 миллиард сум акча югалта, дип белдергән иде. 2014нче елда Татарстандагы хәмерле эчемлекләргә бәйлелекне дәвалау үзәкләре, больницаларда (наркология) 31390 кеше теркәлгән булган. Бу – рәсми саннар. 2015нче ел саннары Татарстанстатка тапшырылмаган әле.

Русия җитәкчелеге кризис сәбәпле бушап кала язган казнаны тутыру өчен хәмерле эчемлекләрнең күбрәк сатылуын тели. Җәй көне «Азатлык»ка кибетчеләр хәмерле эчемлекләр сатуга багышланган киңәшмәләр үтүен, анда район җитәкчеләренең аракыны күбрәк сатарга кирәклеген әйтүе турында хәбәр иткән иде.

Башкортстанда элек уздырылып килгән «Аек авыл» бәйгесе, акча җитмәү сәбәпле, туктап калган. Кайчандыр бу бәйгедә җиңеп чыккан авылларда хәзер инде эчкечелек нык арта бара.

Байбулат ДӘҮЛӘТ, Райнур ШАКИР,

Рамил САФИН, Бикә ТИМЕРОВА.

Кризиска чумган Русия Татарстанны да упкынга сөйри

Татарстан Фәннәр академиясендә «Татарстан икътисадының проблемалары» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Төп фикер: Татарстанда хәлләр Русиягә караганда яхшырак, әмма федерациядә булу республиканың хәлен гаять катлауландыра. Шул ук вакытта Татарстан дөньякүләм көндәшлеккә сәләтле продукцияне аз җитештерә.

Түгәрәк өстәлне Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, икътисад фәннәре докторы Вадим Хоменко оештырды. Очрашуга килгән кешеләр арасында икътисадчы Фарсил Зыятдинов, Татарстан Дәүләт Шурасының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев, Татарстанда атом станциясе төзелешенә каршы җәмгыять рәисе Альберт Гарәпов тә бар иде.

БӨТЕН ДӨНЬЯДА ҮСЕШ, РУСИЯДӘ – РЕГРЕСС

Хоменко бик күп саннар китерде. Узган ел Русиядә тулаем эчке продукт (ВВП) күләме 3,9 процентка кимегән икән. Татарстанда исә 0,8 процентка азайган. Шул ук вакытта Согуд Гарәбстанында тулаем эчке продукт 3,2 процентка арткан.

– Без дә нефтьтә утырабыз, алар да нефть сату белән көн күрә. Әмма Русиядә быел үсеш булмас кебек, ә Согуд Гарәбстанында 2,5 процент үсеш фаразлана, – ди Хоменко.

Сүз уңаеннан, 2016нчы елда Русиядә үсеш көтелмәсә дә, Татарстанда тулаем төбәк продуктының үсеше 2,2 процент булыр, дип фаразлана. Әмма республика акчасының 80 проценты Мәскәүгә китеп бару сәбәпле, татарстанлылар бу үсешне артык сизмәстер.

2015нче елда Русиягә кертелгән туры инвестицияләрнең күләме 92 процентка кимегән. Икътисади авырлыклар кичерә торган Казахстанда да андый зур кимү юк – анда инвестицияләр күләме 66 процентка азайган. Хәзер инвесторлар өчен иң кызыклы, иң ышанычлы ил – АКШ. Һиндстанга инвестицияләр – икеләтә, ә көньяк-көнчыгыш Азиядәге үсеш кичерә торган илләргә кертелгән акча 15 процентка арткан.

Кыскасы, дөнья капиталы һаман да эшли. Эре бизнеслар акчаларын кызганмый. Тик Русиягә генә инвестицияләргә ашыкмыйлар – ышаныч юк.

– Нәтиҗәдә, Русия бюджетындагы дефицит 2,36 триллион сумны тәшкил итә. Бу тулаем эчке продуктның 3 проценты дигән сүз. Шул ук вакытта Русиянең тулаем тышкы бурычы 515 миллиард долларга җитте. Долларны 70 сумнан санасак та (гәрчә хәзер долларның хакы тагын да артты), 36 триллион сум килеп чыга. Ягъни тулаем эчке продуктның яртысы! Һәм шул тышкы бурычның 90 проценты – корпоратив бурыч, – ди Хоменко.

Корпоратив бурыч – Русиядә эшләүче оешмалар чит илләрдә алган кредитлар дигән сүз. Рубльнең аска тәгәрәве аркасында болай да кыен хәлдә калган эшкуарлар хәзер мондый курс белән валютада алган бурычларын бөтенләй кайтара алмый.

НЕФТЬ БӘЯСЕ: ТӨБЕНӘ ҖИТТЕКМЕ ӘЛЕ?

Нефть сатудан кергән керем Русия өчен үтә дә әһәмиятле. Төрле ысуллар белән санап караганда, кара алтыннан кергән акчаның күләме федерация бюджетында 40 проценттан алып 55 процентка кадәр җитә. Нефть арзанайды исә – керем дә кими.

– Кара алтынга бәяләр бик тотрыксыз, әмма моны ихтыяҗ һәм җитештерү күләмнәре белән генә бәйләргә ярамый. Нефть – күп кенә сәяси факторларга бәйле махсус бер товар, – ди Хоменко.

Хоменко белдергәнчә, нефтьне чыгару, уртача алганда, 10 долларга төшә. Нефть булган яңа урыннарны табу һәм башка төрле чыгымнарга тагын 17 доллар китә. Ягъни бер баррельның бәясе кимендә 28 доллар торырга тиеш.

Әмма төрле илләрдә җитештерелә торган нефтьнең бәясе төрлечә. Әйтик, Фарсы култыгы илләрендә ул 24 доллар булса, АКШта табыла торган сланецлы нефтьнең бер барреле – 40 доллар. Русиядәге нефть исә кимендә 50 доллар торырга тиеш.

ТАТАРСТАНДА ХӘЛЛӘР РУСИЯДӘГЕ КЕБЕК НАЧАР ТҮГЕЛ

Икътисади кризиска килеп капкан Русия Татарстанны да аска тарта, билгеле. Тик шулай да республикада вазгыять ул кадәр үк начар түгел.

– Әйе, Татарстан нефть таба. Әмма соңгы елларда республика нефть эшкәртү сәнәгатен дә үстерде. Ә нефть продуктларына бәяләр әллә ни үзгәрмәгән. Бензин элек күпме торган булса, хәзер дә шулай тора бит. Без каучук, полиэтилен җитештерәбез. Аларга да ихтыяҗ кимемәгән, – ди Хоменко.

Шулай да Татарстан бәйсез түгел, Русиягә, аның проблемаларына бәйле. Импорт кыйммәтләнгән. Салымнарның күп өлеше дә федераль үзәккә китә.

– Дөньяның иң алга киткән илләрендә федераль үзәккә, күп дигәндә, салымнарның яртысы күчерелә, калганы төбәктә кала. Швейцариядә, гомумән, кайбер елларны салымнарның 80 проценты кантоннарга кала. Ә Русиядә киресенчә. Татарстанда да салымнарның яртысы кала торган булса, Мәскәүдән килә торган бернинди трансфертларның кирәге калмаячак.

Шул ук вакытта Татарстан дөньякүләм көндәшлеккә сәләтле продуктлар җитештерми диярлек. Ә икътисадны эшләтер өчен, нәкъ менә шундый товар ясау мәслихәт.

АЛГА ТАБА НИШЛӘРГӘ?

Кризис упкынына тәгәри торган Русияне коткарып калыр өчен, берничә төп әйберне үзгәртү кирәк, ди Хоменко. Ул үрнәк итеп Кытайны китерә.

– Икенче дөнья сугышында 37 миллион кытай кешесе һәлак булган, диләр. Күбесенчә японнар үтергән аларны. Шуңа да карамастан, Япония – Кытайның әйдәп баручы инвесторы. Кытай үзе исә – Төньяк Кореяның иң якын икътисади партнеры. Ягъни сәясәт сәясәт белән, ә икътисадларына берсе дә зыян китерми. Безгә дә алардан үрнәк алырга кирәк, – дип сөйләде Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, күрәсең, соңгы бер-ике елда Русиянең дистәләгән ил белән аралары суынуына ишарәләп.

Моннан кала, Русия бюджетының структурасын да үзгәртергә кирәк, ди ул:

– Безнең бюджетның өчтән бер өлеше кораллануга тотыла. Икенче урында социаль җаваплылык бара. Хәрбиләргә моның кадәр акчаны бары тик Израиль һәм кайбер гарәб илләре генә тота. Аңлашыла: бу илләр һәрдаим сугыш куркынычында яши, ә безгә кемнән куркырга? Бюджет инновацияләргә тотылырга тиеш.

Хоменко газ турында да онытмаска чакыра:

– Дөньядагы иң зур газ ятмалары – Иранда. Әмма иң эре җитештерүче исә – Русия. Безгә Иран белән берләшеп яңа картель – газ берлеген оештыру мәслихәт, – ди ул.

Хоменко, Русиянең географик үзенчәлекләрен дә эшкә җигәргә кирәк, дип саный. Аның сүзләренчә, федерация аша өч транспорт коридоры уза: көнбатыштан – көнчыгышка, төньяктан – көньякка һәм Европадан – көнбатыш Кытайга. Һәм шушы өч коридор уртасында Татарстан тора.

– Әмма бүген шул коридорларның берсе дә эшләми. Хакимият биргән вәгъдәләрен үти алмый икән – китсен. Җитәкчеләр халык алдында төгәл күрсәткечләр буенча җавап тотарга тиеш, – дип тәмамлады чыгышын Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты.

Шуннан соң түгәрәк өстәлдә катнашучылар сораулар биреп аралашты. Кемдер, Русиянең киләчәге – экологик чиста авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүдә, ди. Кемдер, дөньяда нефть запаслары чиксез, фәкать аны күп куллану табигатькә зур зыян сала, шуңа аны куллану күләмен киметү чоры башлана, дип уйлый. Берничә галим Татарстан җитәкчеләренең, аларның фикерләре һәм фаразларына колак салмавына зарланды. Янәсе, без барысын да тикшерәбез, ә түрәләр үзләренә ничек кирәк, шулай эшли.

Рамил САФИН.

Комментарии