Кыш өшетмәкче була

Быел табигать чын кышны күрсәтте. Мондый озакка сузылган салкын көннәрне берничә ел күргән юк иде инде. территориясен тулаем диярлек салкын һава биләп алды.

Температура 30 градустан да түбәнәйде. Чын салкыннар Кубань якларына да барып җитте. Температура хәтта 20 градустан түбән төште. Мондый салкыннар бу якларга хас түгел. Кош-корт, җәнлекләр кыен хәлдә калды.

Синоптиклар фаразына ышансаң, салкын һава атна ахырына кадәр булачак. Аннан соң еллык уртача климат нормасына якынлашачак. Татарстанда да якшәмбедән соң климат йомшарачак. Һава температурасы, әгәр дә фаразлар дөрескә туры килсә, 31 гыйнвардан соң атна дәвамында минус 10 градустан түбән төшмәячәк. Ләкин кар-бураннар булу ихтимал.

Быелгы суыкның бер сөендерә торган билгесе – көндезләрен кояш елмаеп карый. Хәтерләсәгез, узган ел ул бер айга якын чыраен күрсәтмәгән иде. Ләкин салкыннар кимү белән бергә кояш та болытлар артына кереп качмагае, дип куркыта синоптиклар.

Укытучының белеме бармы?

Татарстандагы укытучылар парта артына утырачак. Быелдан масштаблы аттестация программасы башланып китә. Биш ел саен һәр мөгаллим үзенең белем дәрәҗәсен расларга тиеш. Быел укытучыларга хезмәт хакын да арттырырга ниятлиләр. Мәгариф һәм фән министрлыгы ул 15 мең сумнан да ким булмасын иде дигән фикердә. Бүген республика мәктәпләрендә 36 мең кеше балаларга белем бирә.

Шәкүрләр хәзер дә бар

Бөгелмә районында ат караклары бандасы тотылган. Авыл эченнән зур тизлектә чаптырып үтсәләр дә, законнан качып котыла алмаганнар. Алар бер гаиләдән берничә малкайны эләктереп чыгып китә. Участок милиционеры кардагы эз буенча җәяү барып, угрыларны тота. Бандада өч кеше – икесе угры, берсе атны сатучы була. Хәзер каракларны биш елга ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Урамда калдылар

Казанда тулай торак янып, анда яшәүче алтмышлап кеше тораксыз калды. Борынгы агач бина тиз арада көлгә әйләнә. Янгын төнлә килеп чыга. Биредә Качалов исемендәге рус театры хезмәткәрләре яшәгән. Аларны кунакханәгә вакытлыча урнаштырдылар. Шәһәр хакимияте зыян күрүчеләргә унар мең сум акча биргән.

Тораклы булачаклар

Татарстанда алты меңгә якын сугыш ветераны торакларын яхшыртуга чиратта тора. Бу – ил күләмендә теркәлүчеләрнең 20 проценты. Аларның барысына да 9 майга кадәр фатир бирелергә тиеш. Мәсьәләне социаль ипотека ярдәмендә хәл итәләр. Моннан тыш, бүленә торган акчаны булган фатирны төзекләндерүгә юнәлтеп була.

Теләмәсәң – богау белән илтәләр

Суд карары нигезендә Казанда яшәүче дүрт хатын-кызны приставлар көчләп больницага озатты. Алар барысы да туберкулезның ачык стадиясе белән хисапта тора, ләкин дәваланырга теләмиләр. Берсе башкала базарында азык-төлек сатучы булып та эшләгән. Табиблар әйтүенчә, дәваланудан качып йөрүчеләр шәһәрдә дистәләгән, көчләп алып килми чара юк.

Җир астында юллар бар

“Алтынчәч” комплексы метрополитены тоннелен салуны дәвам итә. Сишәмбедә ул башкаланың Авиатөзелеш районыннан Мәскәү районына таба 135 метр ара узды. Төзүчеләр моны зур җиңү дип атый, чөнки җайланма секундына нибары 25 миллиметр казырга өлгерә. Озакламый “Алтынчәч”кә ярдәмгә яңа комплекс киләчәк – “Айсылу” дип исем кушылган җайланма үз вакытын көтә.

РУСИЯ

Кәгазь урынына – көрәк

Бүгеннән Саратов шәһәре чиновниклары кулларына көрәк алып көнгә өчәр сәгать урамга кар чистартырга чыгачак. Әлеге карарны шәһәр башлыгы Вячеслав Сомов кабул иткән. Өч көн буе яуган кардан соң урамнарда барлыкка килгән көртләрне бүтәнчә җиңеп булмый икән. Түрәләр иртәнге тугыздан уникегә кадәр саф һавада эшләргә тиеш.

таләп итү бәясе – 8 ел

Башкортстан Югары суды шәһәре мэры урынбасары Роберт Гыйльфановны ришвәт алган өчен сигез елга ирегеннән мәхрүм итте. Ул капиталь төзекләндерү уздырган бер фирмадан 10 миллион сум акча таләп иткән. Әгәр бирмәсә, башкарылган эш өчен 15 миллион сумны күчермәү һәм тикшерүләр белән янаган. Төрмәдә утырудан тыш, гаепләнүче 800 мең сум штраф та түләргә тиеш.

Хәләл больница

Уфада хәләл стандартлары буенча эшләүче медицина үзәге ачылды. Анда сөннәткә утырту, бал белән дәвалау кебек хезмәтләр күрсәтелә. Табиблар махсус өйрәнү үткән. Биредә шулай ук тәһарәт алу һәм намаз уку бүлмәсе бар.

Аңлаша башладыкмы?

Милләтара һәм динара ызгыш нәтиҗәсендә кылынган җинаятьләр саны узган ел безнең илдә ике тапкыр кимегән. Бу хакта Чуашстанга килгәч, Премьер-министр Владимир хәбәр итте. Аның сүзләренә ышанганда, чит илләрдән килгән студентларга карата кылынган золым да 34 процентка азрак теркәлгән икән. Премьер моны хакимиятнең акыллы сәясәте белән аңлаткан.

Кыйммәтле мәгълүмат

Үтерүчене тотуда ярдәм өчен – 3 миллион сум. “Башнефть” компаниясе җинаять ачуга булышкан кешегә әнә шулкадәр акча түләргә әзер. Компания идарәчеләренең берсе Владимир Буторинга киллер 29 декабрьдә һөҗүм итә. 57 яшьлек топ-менеджерны ул иртән өе янында атып үтерә. Әлегә җан коючының эзенә төшә алмыйлар.

Татарстан телевидениесе тыела

Башкортстан татарлары “Татарстан – яңа гасыр” телеканалын карау өчен көрәшә. Шундый төбәкләрнең берсе – Туймазы районы.

Туймазы иҗтимагый үзәге рәисе Замир Низаметдинов сүзләренчә, кабель телевидениесе аша заманында Казан тапшыруларын караган булганнар. 4 ел элек республика хакимияте тыюы белән аны туктатканнар.

– Без Русия, Башкортстан һәм Татарстан Президентларына мөрәҗәгать итеп карадык, ләкин файдасы булмады. Соңгысы агымдагы елның 5 гыйнварында Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимовка җибәрелде. Президент аппаратыннан хатның алынуы турында хәбәр килде.

Анда хатка җавап җибәреләчәк диелгән. Ләкин эш шул җаваптан артмас кебек, нинди дә булса чаралар күрелүенә ышанычыбыз бетте. Бу аеруча халык исәбен алу елында тормышка ашмый торган хыял. Чөнки Башкортстан татарына татарча телетапшырулар карау “зыянлы”. Аның милли үзаңы үсә һәм ул җанисәптә “тиешле булмаган милләткә әйләнүе ихтимал, – ди ул.

Клублар “яна”

Оренбург өлкәсендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен, 12 авылның мәдәният йорты ябылган. Аларга барлык җитешсезлекләрне бетерү өчен өч ай вакыт бирелгән. Декабрь аенда янгын сүндерүчеләр тикшерү үткәргәннән соң, 45 көнгә Оренбург өлкә музыкаль комедия театрын да ябып куйган иде. Яңа ел алдыннан суд карары белән ул чикләүне алдылар. Хәзер яңа суд утырышыннан соң театр ишегендә янә йозак – 1 февральгә кадәр бинада тамаша күрсәтү тыела.

Криминаль хроника

Үз әйбереңне сатып ал!

Зәйнең Җиңү проспектындагы бер йортта исерекләр сугыша, дигән хәбәрне ведомстводан тыш сак хезмәте милиционерлары ала. Күрсәтелгән подъездда идәндә яткан 22 яшьлек А.ны күрәләр. Егет үзенең Миша исемле танышы белән очрашуын сөйли. Тегесе 4 иптәше белән килгән. Болар шалтыратырга дип егетнең телефонын сорап алган да кире кайтарырга теләмәгән. Аның өчен 1 мең сум акча сорап йөдәткәннәр. Бирмәгәч, бишәүләшеп тотып кыйнаганнар бичараны. “Кайнар эздән” җинаять урыныннан ерак түгел 17 яшьлек Илназ Ш. тоткарланды. Калганнарын эзләү эше дәвам итә. Җинаять кодексының 161нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

ТР Ведомстводан тыш сак идарәсенең матбугат бүлеге хезмәткәре

Фирая ГАЙФИЕВА.

Комментарии