Кем киткәне билгеле, ә кем килә?

Бу атнаны Татарстанда соңгы 20 елда кичерелмәгән бөтенләй яңа хис белән башладылар: Шәймиев мартта китәчәк, аның урынына Миңнеханов киләчәк. Хәбәр җомга көнне таралды, ә Шәймиев үзе шимбәдә үк Кремлендә журналистлар белән очрашу үткәрде һәм шушы гамәленең сәбәпләрен аңлатырга тырышты. Шәймиев тә, сәясәт белгечләре дә моңа мантыйкый аңлатмалар тәкъдим итте. Сәбәпләрнең тирәндәрәк ятканнары вакыт үткәч, әле тагын да ачыклана төшәр, ә хәзер инде игътибар әкренләп вариска юнәлә. Президенты Татарстанның яңа җитәкчесе итеп хәзерге премьер-министр Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итәргә җыенуын әйтте.

башлыгы – башлыгы

Читтәге татарларның шактый өлеше Минтимер Шәймиевне Татарстан гына түгел, ә бар татарның Президенты буларак кабул итте. Шәймиевнең татар мәнфәгатьләре сагында тору-тормавы турында бәхәс бертуктамый барса да, аның зур татар дөньясындагы абруен инкарь итеп булмый. Татар Конгрессын оештыру, Казанның меңьеллыгын үткәрү, читтәге милләттәшләр белән араларны ныгыту, Сабантуй бәйрәмнәрен уздыруга булышу – болар барысы да Шәймиев исеме белән бәйле.

татарлык, татарны һәм Татарстан мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләсендә ниндирәк урында тора соң? Мәгълүм милләтче Дамир Исхаков сүзләренә караганда, татарлыгы, миллилеге ягыннан Шәймиевтән бер дә калышмый. «Ул саф татар, татар җанлы кеше, бу яктан караганда куркыныч күрмим, – дип белдерде Исхаков “Азатлык” радиосына. – Бер үк вакытта хәзерге премьерның бер кимчелеге бар, әлбәттә, ул әлегә Шәймиев төсле зур сәяси фигура түгел. Әмма моның да үз өстенлеге була ала. Русиядә хәзер вәзгыять шундый ки, Татарстан җитәкчесенең сәяси фигура булуга караганда, күбрәк икътисад белән шөгыльләнүе әһәмиятлерәк булыр кебек. Бу ничә ел дәвам итәчәген әйтүе кыен, әмма хәзерге шартларда Миңнеханов күпкә кулайрак кеше».

Дәүләтчелекнең икътисадый нигезе нык булырга тиеш

Әгәр дә Татарстан икътисадый өлкәдә дөрес, заманча сәясәт алып бара ала икән, ягъни хәзер һөҗүмнәр арткан дәүләтчелегенең нигезен икътисадый яктан ныгытып куя икән, аны республика буларак бетерү Мәскәү өчен катлаулырак булачак. “Нәкъ менә шул яктан караганда, Миңнеханов кебек оста менеджерны Президент итеп кую отышлы була ала, чөнки дәүләтчелек артында нык икътисадый куәт торырга тиеш”, – ди Исхаков.

Миңнеханов белән бергә эшләүчеләр дә, аның партнерлары да премьерның ничек эш итүен, катлаулы проблемаларны ничек чишүен, нигездә, уңай бәяли һәм аның менеджмент өлкәсендә заманча фикерләвенә, яңа технологияләр әһәмиятен аңлавына игътибар итә. Моны хәтта Татарстандагы хәзерге хакимиятне сөеп бетермәүчеләр дә таный.

Президент Шәймиев белән катлаулы мөнәсәбәтләрдә торган, аны кискен тәнкыйтьләгән профессор Мидхәт Фәрукшин дә Мәскәүнең бар кандидатлардан өстенлекне Рөстәм Миңнехановка бирүен хуплый.

– Шәймиев ул үткән чор кешесе иде, ә менә Миңнеханов – республикага нәкъ менә хәзер кирәк кеше, – диде политолог Фәрукшин “Азатлык” радиосына.

Татарстан җитәкчелеге турында шактый тәнкыйди китап язган Фәрукшин фикеренчә, Миңнехановның бар нәрсәне, теләсә нинди вәзгыятне дә тиз генә аңлап алу сәләте бар. Ул озак-озын сөйләшүне яратмый, анда шунда ук чишелеш варианты табыла. «Минемчә, ул Татарстанны да, аның халкын да бүгенге көн таләпләреннән чыгып якларлык кеше”, – ди ул.

“Барыбер министр булам…»

“Азатлык” форумнарының берсендә Рөстәм Миңнехановның әле мәктәпкә йөргән чагында ук киләчәккә зур максатлар куйганы турында бер мәзәк язылган иде. Имеш, укучыларга инша язарга дип кәгазьләр таратылгач, Татарстанның хәзерге премьеры аны һич яза алмый интегеп утыра-утыра да дәрес азагына таратылган кәгазь битенә зур итеп «Мин барыбер министр булам!» – дип язып куя. Хәзер инде аның: «Мин барыбер татар Президенты булам!» –дигән язуын табасы иде. Табыла калса, “Азатлык”ка хәбәр итегез!

Кәрим КАМАЛ

Мөфтилеккә кандидат саны арту ихтимал

Татарстан Диния нәзарәте рәисен узган шактый гаугалы, бәхәсле булган иде. Быелгы 27 февральдә булачак сайлауда рәислеккә дәгъва кылучы кеше билгеле һәм ул әлегә бердәнбер кандидат – Госман хәзрәт Исхакый. Хәзерге вакытта Госман хәзрәт сайлау алды сәфәрләре белән мәшгуль.

Башта узган сайлауларны беркадәр искә төшерик. Сайлау алдыннан да, аннан соң да вәзгыять шактый бәхәсле, хәтта гаугалы, низаглы булды, дияргә мөмкин. Ә менә быел Диния нәзарәте рәисен сайлау кампаниясе тыныч, артык шома бара шикелле. Кандидат та берәү генә. Бу күренеш бераз сәер тоела.

– Мин генә кандидат булу үзем өчен дә сәер. Аңлап бетерә алмыйм: моңа сөенергәме, борчылыргамы? Ләкин пленум узды, кандидатура шунда күрсәтелде. Анда “мөфтилеккә тагын кемнәр чыга”, дип, берничә тапкыр әйтелде. Берәү дә чыкмады. Тагын берничә кандидат булса, яхшы буласы иде.

Икенче яктан, моннан 4 ел элек чыккан кандидат туганым булса да, миңа пычрак атарга тырышты. Бу да күңелле, дип әйтә алмыйм, татар халкына хас булган сыйфат түгел. Берничә кеше көчен сынаса, күркәм булыр иде. Бәлки, Корылтай вакытында үзләрен чыгаручылар булыр. Нигезнамә моңа рөхсәт бирә, – ди Исхакый.

Русия кануннары барлык диннәр өчен дә

Соңгы вакытта православие руханилары армиядә еш күренә. Солдатлар белән эшләү сыйфатын ачыклау буенча эш бара. Руханиларны хәзер сайлап алып, армиягә озаталар. Ә менә ислам дин әһелләре армиягә якыная алдымы?

– Дин иреге, дин тигезлеге хакында күпме генә сөйләсәк тә, Мәскәү – православие шәһәре, Русия – православие дәүләте. Бүген патриархны, урыннардагы епископларны губернаторлар һәм хакимият башлыклары зурлап, аларга буйсынып, кулларын үбеп, ихтирам күрсәтә. Мөселманнар күпләп яшәгән төбәкләрдә дә хакимият башлыклары шундый мөнәсәбәттә булса, эш җиңел барыр иде. Армиягә динне кертү өчен, миллиардлаган сум акча кирәк. Белгечләр, китап-әсбаплар, кием, мөмкинлекләр булдыру, әзерләү өчен кирәк ул акча. Мәчет, чиркәү төзү зур чыгым сорый. Уңай мисаллар да бар.

Ильяс хәзрәтнең бер шәкертен армиягә алалар. Ул анда ничек намаз укырмын, нәрсә ашармын, дип борчылып китә. Хәрби берләшмә командирлары аның мәдрәсә тәмамлавын белгәч, үзбәкләр, азәрбайҗаннар, дагыстаннар, татарлар һәм башка мөселманнар арасында тәрбия эше алып барырга тәкъдим итәләр.

Вәгазь, намаз уку өчен бүлмә бирәләр. Корабльдә яки башка хәрби урыннарда православие йолалары башкаруны тәнкыйтьлибез икән, “нигә безне чукындырасыз, кадил белән су сибеп йөрисез”, дип әйтүчеләр булса, мөселман үз хокукларын таләп итсә, алай булмас иде. Кемдер Мәскәүдә, Уфада, Кавказда “Мин иң олы ”, – дип мөселманнарны берләштерәбез дип йөреп, аны фарска әйләндерүчеләр дә бар.

Арабызда “хәрбиләргә, төрмәләргә булышыйк”, диючеләр аз. Русия кануннары православие дине өчен генә түгел, башка диннәр өчен дә. Шуннан файдаланып, хокукларны якларга кирәк, – дип әйтте Госман Исхакый “Азатлык”ка.

Мөселман телевидениесе булуга өмет юк

Русиядә “Союз” телеканалы 5 ел инде православие дине тапшыруларын тәүлек әйләнәсе күрсәтә. Русия мөселманнары өчен телевидение тапшырулары булдыруга өмет бармы?

– Татарстанда – юк, – диде Госман хәзрәт.

Аннан соң ул тагын бер тапкыр Русиянең православие дәүләте булуын искә алды. Аларның епископлары, башка хезмәткәрләренең Дәүләт Думасы эшендә катнашуын, казнадан акча алынуын, башка юллар белән ярдәм күрсәтүләрен әйтеп китте.

Президент та телевидение мәсьәләсен шәхси әмере белән генә хәл итә алмый. “Чөнки күп кенә ТВлар: “Шәхси яки акционерлык рәвешендә. Акча бирсәгез, күпме кирәк – сөйләгез”, – диләр. Ә хәзерге мәхәллә-мәчетләрдә утка, суга түләргә акча юк. ТВ каналы ачу турында сүз булу да мөмкин түгел. Шулай булса да исламга килүчеләр саны арта, дәгъвәтнең рәвешләре күп”, – дигән фикердә Татарстан Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый.

Гафиулла ГАЗИЗ

Милиция түрәсе 3,5 миллион сум алуда гаепләнә

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының тыл идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Насыйбуллин 3,5 миллион сум ришвәт алуда гаепләнә. Подполковник үз министрлыгына Ми-8 вертолетын сатарга ниятләгән ширкәттән 10 миллион сум ришвәт сораган диелә.

Татарстанда тәртип саклаучылар ай саен диярлек җыелып, ришвәтчелеккә каршы чаралар үткәреп торса да, әлегә алар үз араларында да тәртип урнаштыра алмый.

Узган ял көннәрендә Мәскәүдә Татарстанның 39 яшьлек подполковнигы Илдар Насыйбуллин ришвәт алганда тотылган. “Коммерсантъ” басмасы мәгълүматларына караганда, ул Русия башкаласына очкыч белән килгән. Кутузов проспектында акча бирергә тиешле эшмәкәрнең машинасына күчеп утырган. Биредә аңа 3,5 миллион сум акча бирелгән. Бу эшләр барысы да яшерен камерага төшереп барылган. Гаепләнүчене ришвәт алган урында ук кулга алганнар. Русия прокуратурасы вәкиле Владимир Маркин сүзләренчә, Насыйбуллинны узган җәйдә күзәтә башлаганнар. Ул вакытта подполковник вертолет сатучы ширкәттән 10 миллион сум сораган, әмма 500 мең сум гына ала алган.

Эшнең башы шунда, узган җәйдә Русия Эчке эшләр министрлыгының тыл идарәсе Татарстанның шундый ук хезмәтенә вертолет сатып алуга тендер игълан иткән. Бәйгедә Мәскәү ширкәте җиңгән. Насыйбуллин исә, бу эшмәкәрләргә шалтыратып, ул билгеле бер эш кәгазьләренә үз кулын куймыйча, вертолетның Татарстан Эчке эшләр министрлыгы гаскәренә кертелмәячәге турында әйткән. Янәсе, ришвәт бирелсә, бернинди проблема булмаячак. Эшмәкәрләр 500 мең сум акча биргән.

Декабрьдә вертолет Энгельс шәһәреннән Казанга кайтарылып, Татарстан Эчке эшләр министрлыгына 50 миллион сумга сатылган. Эшмәкәрләр исә, бу хәлләрдән соң федераль иминлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән. Инде ярты ел дәвамында бу хезмәт вәкилләре вертолет сату эшләрен күзәтеп барган.

Республиканың Эчке эшләр министрлыгында исә бу хәлләрдән таң калалар. Министрлыкның матбугат үзәге башлыгы урынбасары Андрей Галиәкбәров сүзләренчә, Насыйбуллинның бөтенләй дә вертолет сатып алу эшләренә тыкшынып, куллар куеп йөрү хокукы юк. Ул башкарган да, идарә дә иң дәрәҗәлесе түгел, ди ул.

Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров исә, Насыйбуллин турында бик начар фикердә. Ул аны “барыга, негодяй һәм подлец”, дип атый. Сәфәров сүзләренчә, бу кеше аларны бөтен илгә мәсхәрәләгән.

– Бүген Насыйбуллинның ничек итеп вертолет алу эшләрендә куллар куеп йөрү хокукына ия була алуы тикшерелә. Әмма шуны әйтә алам: Насыйбуллин Татарстан Эчке эшләр министрлыгына башка аягын да атламаячак. Бу хәлләрдән соң тыл идарәсе эшчәнлеге тикшерелә башлады. Идарә башлыгы да үзенә тиешле җәзаны алды, – ди Сәфәров.

Подполковник Насыйбуллин исә үз гаебен танымый. Бу акчаны ул ришвәт түгел, ә бурычка алып торган мал, ди. Мәскәүнең Замоскворецкий район суды бу аклануларга ышанмый. Әлегә гаепләнүче ике айга кулга алынган. Тикшерү эшләре дәвам итә.

Гадел ГАЛӘМЕТДИН

Комментарии