ТӨРКИЯ БЕЗДӘ МИЛЛИ ГОРУРЛЫК ТӘРБИЯЛӘРГӘ ОМТЫЛА

ТӨРКИЯ БЕЗДӘ МИЛЛИ ГОРУРЛЫК ТӘРБИЯЛӘРГӘ ОМТЫЛА

Узган ел, нәкъ шушы вакытта, Төркиягә булган сәфәрем хакында язган идем. Ул чакта без Халыкара Төрки яшьләр корылтаена делегациясе булып бардык һәм анда үз республикабызны гаять яхшы яктан тәкъдим итеп кайттык. Делегация әгъзаларының төрек телен белүе үзе бер өстенлек булса, икенче яктан, безнең бердәмлеккә күпләр көнләшеп карады. Килеп-килеп шул хакта үзебезгә дә әйттеләр. Андагы танышлар белән әле дә аралашып торабыз…

Быел тагын Төркиягә чакырдылар. Әйтергә кирәк, юл бик авыр булды. Башта Казаннан – Истанбулга, аннары Истанбулдан – Анкарага очкычта очарга, соңыннан инде 5 сәгать буе автобуста Искешәһәргә барырга туры килде. Кайтканда исә шулай ук ике очкыч белән Мәскәү аша кайттык. Ләкин бу авырлыклар Төркиядән алып кайткан тәэсирләр белән бөтенләй югала. Чөнки быел Төркиядә берьюлы ике чарада катнашырга туры килде. Икесе дә халыкара дәрәҗәдәге һәм тарихи вакыйга.

Беренчесе – Төрки дөнья матбугат чаралары форумы булса, икенчесе төрки илләр арасында уздырыла торган «TürkVızyon» җыр бәйгесе.

ТЕЛСЕЗ ЖУРНАЛИСТЛАР ТАТАРСТАНДА…

Узган елны да язган идем: бу илгә килгән саен, биредәге патриотлыкка шаккатып кайтам. Мондагы һәркем үз иле өчен бер кызганмый җанын бирер иде. 9-10 катлы йортларның тәрәзәләрендә дә әләме эленеп торган илдә йөрисең дә чын-чынлап көнләшәсең: их, боларның горурланырлык дәүләте бар шул.

Бөтен дөньядан журналистларны җыйган форум быел өченче тапкыр уздырылды. 30лап илдән килгән 230 журналистны туплаган әлеге форум ике көн дәвамында иртәдән кичкә кадәр дәвам итте. Бу форумның нәтиҗәсе буларак, төрки халыклар өчен эшләүче аерым сайт булдырылачак. Анда журналистлар төрки дөньяга кагылышлы мәгълүматларны урнаштырып торыр һәм бу сайт төрекчә, инглизчә, русча эшләр дип көтелә.

Гомумән, әлеге форум журналистларның үзара фикер алышуы, тәҗрибә уртаклашуы, үзләрендәге ситуацияне уртага салып сөйләшүе өчен кирәк. Үз илебездә генә утырып, без кайсы илдә сүз иреге торышы нинди булуы, нинди матбугат чарларының ничек эшләвен кайдан белер идек?!

Әйтик, Чуашстанның интернетта үз телеканалы булу җирле чуашлар өчен генә түгел, ә читтәгеләр өчен дә үз телендә мәгълүмат алуның бер мөмкинлеге булып тора. Интернетта булган телеканалның өстенлеге – андагы сюжетларны, тапшыруларны теләсә-кайчан карарга мөмкин. Демократия дә чиктән ашкан. Эчке цензура тыймаса, калганын рәхәтләнеп күрсәтә аласың.

Төркиядәге «ТРТ Аваз» телеканалы бик күп илләргә төрек телендә хәбәрләр җиткерә. Төрекчә генә эшләмичә, азәрбайҗан, башкорт, татар һәм башка төрки халык телләрендә дә тапшырулар әзерләп күрсәтә. Ул тапшырулар төрле телләрдә эшләнеп, төрекчә субтитрлар белән халыкка җиткерелә.

Кыргызстан исә, үзендә эшләүче бердәнбер шәхси телеканалы белән мактанды. Нишләптер мин аларның чыгышын тыңлаганда «Безнең гәҗит»не күздә тотып утырдым. Шәхси телеканал бердәнбер булуы белән ота һәм, дәүләт телеканалларыннан аермалы буларак, анда демократия зуррак. Шуңа күрә халык шушы телеканалны хуп күрә икән. Биредә һәр илне тасвирлап утыра алмыйм, билгеле. Шулай да Татарстанның бу Халыкара форумда зур хурлыкка дучар булуын әйтергә мәҗбүрмен.

Төркия безнең республиканы «почти» суверен дәүләт буларак күрә. Шуңа анда Казанны да, татар дигән милләтне дә бик яхшы беләләр, безне бөтен чараларга чакыралар, безнең фикер белән санашалар… Руслардан аермалы буларак, алар безне дини, ихтирамга лаек һәм кардәш халык буларак таный. Ләкин кайберәүләр аркасында бу ихтирам юкка чыгачак. Уйлавымча, кайберәүләргә нәкъ менә шул кирәк тә!

Татарстанда дәүләтнеке булган һәм дәүләтнеке булмаган матбугат чаралары бар икәнен беләсез. Әлбәттә, шәхси матбугат чаралары бармак белән генә санарлык һәм алар хакында чит илдә бик белмиләр дә, юкса, белсәләр, аларны гына чакырырлар иде… Белмәүләре сәбәпле, бу форумга ел да бер үк төркем йөри икән. Кунакка йөрүчеләрнең күпчелеге дәүләт матбугат чараларыннан булуын аңлагансыздыр инде. Әле җитмәсә, алар, дәүләтнеке булу өстенә, татарча матбугат чаралары булса икән… Алар форумга барып, «бездә бар да шәп, безнең Татарстан канаты астында чәчәк ата» дип сөйләүдән башканы белми билгеле. Җитмәсә, әлеге делегациядән бер кеше дә төрекчә белми!!! Инглизчә дә белмиләр!

Быел шулай туры килде ки, узган елларда танышкан-аралашкан танышлар аша(!), бу форумга без – «Татар радиосы» хәбәрчесе Райнур Шакиров, «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Алсу Хәсәнова һәм мин дә бару бәхетенә ия булдык. Шунысы кызык, ел да йөрүче төркемнән аермалы буларак, өчебез дә төрекчә сөйләшәбез һәм күп урында безгә тәрҗемәче вазифасын үтәргә туры килде. Сорау туа: башка елларда бу делегация форумда нишләгән? Телсез кешеләр бу форумнарда нишләп йөри?

Әйткәнемчә, форумда һәр делегациядән бер кешегә чыгыш ясарга кирәк иде. Башка илләрдән килгән делегатлар видеопрезентация белән бик матур итеп чыгыш ясады. Казахстан вәкиленең видеопрезентациясендә карарлык әйбер дә юк иде, юкса. Бер мәдәни мирас булган объектны уңнан-сулдан әйләндереп күрсәтеп тә, искиткеч чыгыш ясадылар. Русия матбугат чарасын тәкъдим итүче вәкил, «Риа-новости»дан килгән журналист чыгып, бик матур итеп, төрекчә сөйләде. Шуннан соң, Татарстан матбугат чараларын тәкъдим итәргә Татмедиа хезмәткәре чыкты. Безнең делегатның русча (!) чыгыш ясавы җитмәгән (Русия төрекчә белә, Татарстан – юк!), бернинди видеопрезентация дә юк иде. Нәрсә, безнең Казанда күрсәтерлек әйбер юкмы?! Шуңа күрә кайбер телсез делегатчыларга әйтер сүзем шул: үзең эшли белмисең икән – эшли белгән кешегә юл бир! Үзең сөйли белмисең икән – Татарстанны, татарларны хурлыкка калдырып йөрмә! Өч ел буе шушы чарада катнашып, әле дә бер видеорәт ясый алмадыгызмы? Адәм көлкесе! Төрекчә белмисең икән, чык та чыгышыңны татарча сөйлә, ә шул ук делегациянең икенче бер әгъзасы, әйтик, Төркиядә 14 ел яшәгән Райнур Шакиров аны төрекчәгә тәрҗемә итсен! Телеңнең матурлыгын да, халкыңның горурлыгын да күрсәтерсең шунда!

Хәер, монда тел өчен генә түгел, ә кайберәүләрнең спиртлы эчемлекләр аркасында шар яруы өчен дә безгә кызарырга туры килде. Әле Искешәһәргә барып та җитмәс борын, Анкарада ук бөтен автобусны аракы исенә тутырган берәү, кайтып җиткәнче шул гадәтен куды. Кайтканда да аның артыгын җибәрүе аркасында туктарга мәҗбүр булдык. Әле барган чакта ук миннән автобус шоферы төрекчәләтеп: «Бу исерек хатын да Татарстаннанмы?» – дип сораган иде, шунда оялып: «Юк, Русиядән», – дип җавап бирдем. Тик анда булган 3-4 көн эчендә аның кайдан булуын барыбер яшереп калып булмады.

«TÜRKVIZYON» БӘЙГЕСЕНДӘ БЕЗ – ДҮРТЕНЧЕ!

Журналистларның форумы да, «TürkVızyon» җыр бәйгесе дә, гомумән, бу көннәрдә булган һәр вакыйга бер видеоязма белән ачылды. Анда Исмәгыйль Гаспралының «Телдә – берлек, фикердә – берлек, эштә – берлек» дигән сүзләре үзенә күрә бер шигарь буларак күтәрелде. Төркиядәге патриотлык хакында язма башында ук телгә алуым юкка түгел иде. Төркия бу патриотлыкны үзендә генә тәрбияләп калмый, ә төрки милләтләргә – кардәш халыкларга да ирештерергә тырыша. Бездә дә милли горурлык тәрбияләргә омтыла. Шуңа күрә елына әллә ничә мәртәбә үзендә төрки халыкларны җыйнаган форумнар, корылтайлар оештыра. Журналистларның бирегә җыелып уртак тел табуы, үзара дуслашуы киләчәктә бөтен дөнья халкының дуслашуына китерәчәк дип ышана алар. Чөнки нәкъ менә журналистлар җәмәгатьчелек фикерен формалаштыра да. «TürkVızyon» җыр бәйгесе дә төрки халыкларны аерым туплау өчен кирәк. Бу бәйгедә куелган төп таләп тә – җырчыларның үз туган телендә җырлавы мәҗбүрилеге!

«TürkVızyon» «Евровидение» дәрәҗәсендә үткәрелде. Нибары бер аерма – биредә бары тик кардәш халыклар катнаша. Бәйгенең Искешәһәр каласында узуы очраклы түгел, бу шәһәр быел Төрки халыклар мәдәнияте башкаласы буларак игълан ителгән иде. Киләсе елга бу исемне Казан үзенә алыр дип көтелә, димәк, киләсе елга әлеге җыр бәйгесенең финалы бездә узу да бик мөмкин.

Искешәһәр каласының губернаторы Гүнгәр Әзим Туна, әлеге фестиваль Казанда узса, безнең аны тагын да лаеклы төстә оештыра алачагыбызга ышана. Бу нисбәттән сөйләшүләр дә бара икән инде.

«TürkVızyon»да 24 илдән 24 җырчы катнашты. 19нчы декабрьдә булган ярымфиналда 12 җырчы төшеп калды. Татарстаннан катнашучы Алинә Шәрипҗанова исә финалга узды.

Финал ачылышы барышында Искешәһәр турында җыр тыңлап, клип карадык. Бу җырга бөтен зал кушылып җырлады, халык әләмнәрен болгап гөж килде. Андагы кичерешләрне әйтеп бетерә торган түгел! Үз илен, үз ватанын шул дәрәҗәдә яратырлык халык булса да булыр икән. Үз милләтеңнең әле никадәр үсәргә тиешлеген менә шундый җирләргә барып кайткач тоясың икән ул!

Бу җыр бәйгесен безнең ватаныбызда да күзәткәннәрдер һәм якташыбыз өчен җан атканнардыр дип уйлыйсы килә. «Мәйдан» телеканалы «TürkVızyon» бәйгесендә ярымфиналдан да, финалдан да турыдан-туры трансляция алып барды. Моның өчен аларга рәхмәт! Ә менә бу вакыйганы шунда булып күзәтү – бөтенләй икенче әйбер.

Мантыйк буенча, Алинә Шәрипҗанова бу бәйгедә беренче өчлеккә булса да керергә тиеш иде. Киләсе елга бу Халыкара чараның бездә уздырылу мөмкинлеге сәбәпле генә түгел, ә киләсе елга Казанның Төрки мәдәният башкаласы булу нисбәтеннән дә. Ләкин жюри алай уйламады һәм аның карары да бик гадел булды дип саныйм. Хәер, юк, Алинәдән биегрәк итеп мин үзем Алтай башкаручысын куяр идем. Ул «Алтаем минем, Алтаем» җырын башкарганда үземне тауларда йөргәндәй хис иттем. Тауларда очкан бөркетләр, кара урманнар күз алдына килде. Менә бу тавыш ичмасам!

Беренчелеккә кергән Азәрбайҗан егетенең җырыннан бигрәк, иленә тавыш бирде ахры жюри әгъзалары. Конфликтсыз ил. Мәхәббәтле дәүләт!

Икенче урында калган Белоруссия кызына беренче урын да жәл түгел иде. Тавышы – искиткеч булды. Нишләп газетада урын әрәм итеп, аларны язам соң әле?!

Өченче урында калган Украинаны татар кызы тәкъдим итте. Афәрин да инде бу татарларга!

Алинәбезнең милли киемнән чыгуы – бик матур күренеш иде. Бәйге ахырында үзе белән сөйләшкәндә ул күлмәкнең бәясе дә «бик матур» булуын ассызыклады һәм барлык әзерлекләр дә үз акчасына башкарылуын әйтте. Татарстан йөзенә кызыллык китермәвең өчен рәхмәт, Алинә! Тик ул үзе уңышлы дип сайлаган җыр гына бик үк уңышлы түгел иде. Әйтик, шул ук Алтай егетенең нинди озын ноталарда да бер тамчы чытылмаган йөзе, безнең кызыбыз очрагында бөтенләй киресен күрсәтте. Авыр җыр иде ул Алинә өчен, авыр! Аны без – тамашачылар да тойдык!

– Алинә, бу җыр сиңа бик авыр бирелде ахры, – дидем үзенә үк, бәйге узгач, сәхнәдә аралашканда.

– Җыры авыр түгел иде аның. Мин үзем сәхнәдә бөтенләй музыканы ишетмәдем. Кемгә ничек музыка куйганнарын күреп тордык без сәхнә артында, – диде ул.

– Син үзеңә бирелгән шушы урын белән канәгатьме?

– Башта без ярымфиналны булса да узып финалга үтү җитәр дип уйладык, аннары инде финалда… Бу сәхнәдә басып торуым үзе үк җиңү дип уйлыйм. Безнең халыкның сәхнәгә алып чыгарлык менә шундый киемнәре, җырлары бар һәм Татарстан халкы минем чыгышымнан канәгать калгандыр дип өметләнәм. Татарча җырлап та халыкара аренага чыгып була бит! Бу минем тормышымдагы өр-яңа җиңү!

Алинәдән бик күп телеканаллар интервью алды. Бу интервьюларның Татарстан әләме фонында уздырылуына булышлык итеп, бик канәгать төстә без дә кайтырга чыктык. Аларда гына түгел бит милләт, аларда гына түгел бит патриотлык, бездә дә бар, шулаймы?!

Сүз ахырында бер вакыйганы язасым килә.

«TürkVızyon» бәйгесенә барганда, автобустагы урыннарыбыз Босния һәм Герцеговинадан килгән журналист кыз белән бергә туры килде. Ул минем инглизчә азмы-күпме сукалавымны белеп алгач, сөйләшеп киттек.

– Син Русиядәнме? – диде ул миңа.

– Татарстаннан, – дидем мин.

Ул бераз аптырап торды да:

– Әйе, беләм, Татарстан бит ул Русиянең бер колониясе, әйеме? – дип сорап куйды. Бу минем өчен зур ачыш иде. Менә бит безне чит илдә ничек итеп беләләр икән?! Без аның белән үз җирлекләребездәге уку-укыту системасы, университетлар хакында сөйләштек. Соңыннан саубуллашканда ул минем кулымнан тотты да, күзләремә тутырып карап:

– Сине Русиядән дип уйлавым өчен гафу ит, – диде. Бу мизгелдә елап та җибәрер идем, бәлки, тик минем киресенчә, ачу килде. Үземдә кайнап яткан милли горурлыкны башкаларга җиткерә алмавыма, үз яшьтәшләремнең русча сөйләшүенә, авыл балаларының да БДИ дип ана телен сатуына, безне телсез калдыруга юнәлдерелгән сәясәткә ачуым килде…

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан- Искешәһәр-Казан.

ТӨРКИЯ БЕЗДӘ МИЛЛИ ГОРУРЛЫК ТӘРБИЯЛӘРГӘ ОМТЫЛА, 3.9 out of 5 based on 7 ratings

Комментарии