Тикшерү комитеты күпме мөселман ябылганны сер итеп саклый

Тикшерү комитеты күпме мөселман ябылганны сер итеп саклый

«Азатлык» радиосы чиркәүләр яндыруда шикләнелеп ябылган мөселманнарның төгәл санын белү өчен Русия тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсенә шалтыратты. Идарә сүзчесе Андрей Шептицкий: «Бик теләп сезгә әйтер идем, әмма без комментар бирмибез һәм шуңа күрә миндә дә мәгълүмат юк. Элек алар бишәү иде. Хәзер күпме булуларын бөтенләй әйтеп бирә алмыйм», – диде.

Казан хокук яклау үзәге сүзчесе Булат Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, Түбән Камадагы ИВСта бүген 7-8 мөселман булырга мөмкин. «Болар без белгәннәр, күбрәк тә булу ихтимал», – ди ул.x

Мөселманнарны тоткарлап газаплаулары турында видео төшереп дөньяга тараткан активист Илмир Имаев 23нче декабрь көнне үзенең «Вконтакте»дагы битенә Чистайдан тоткарланган мөселманнарның исемлеген элде. Илмир әфәнде бүген тугыз мөселманның ябылуда икәнлеген хәбәр итә.

Тикшерүчеләр, янәсе, җенес әгъзасын кисеп үзенә зыян салган дип белдергән Алмаз Галиевның җәмәгате Алидә сүзләренчә, ябылудагы мөселманнар 15ләп булырга мөмкин.

– Мин үзем Чистайдан гына тоткарланган җиде кешене беләм. Аннан, үзара сөйләшкәндә ишеттем, Әлки, Алексеевск районнарыннан да тоткарлаганнар бит. Шуңа күрә 15 кеше сак астында булырга мөмкин дип уйлыйм, – ди Галиева.

«МИНЕМ ИРЕМ ТАТАРСТАН ӘМИРЕ ТҮГЕЛ»

Алмаз Галиев, янәсе, Татарстан әмире икән, ул тоткарланганга кадәр федераль эзләүдә булган дигән хәбәрләр Алидәне телсез калдырган. «Интернетта мондый хәбәрләр таралгач, мин 23нче декабрьдә иремнең федераль эзләүдә булмавы турында белешмә (справка) алу өчен район эчке эшләр идарәсенә бардым. Әмма мине ишектән дә кертмәделәр һәм сөйләшеп тә тормадылар», – ди Галиева.

Алидә иренең адвокаты эчке эшләр бүлегеннән бу белешмәне ала алыр дип өметләнә. «Ул ирем белән очраша алса, бөтен яңалыкларны адвокаттан белермен дип торам», – ди Алидә.

17нче декабрь көнне хокук яклаучылар Түбән Камада булган вакытта ябылудагы мөселманнар белән очрашырга теләгән иде. Әмма алар операциядән соң ИВСка китерелгән Галиев белән күрешә алмады. Бу вакытта Галиевнең бәйләгән бинтларын алыштырырга алып киткән булганнар.

«ТИКШЕРҮ КОМИТЕТЫ РУСИЯ КОНСТИТУЦИЯСЕННӘН ӨСТЕН»

Журналист Искәндәр Сираҗи фикеренчә, куәт структуралары Галиевне хокук яклаучылар белән махсус очраштырмаган, чөнки аны газаплауларын яшерергә теләгәннәр. Ә инде интернетта Галиев федераль эзләүдә булган икән, ул Татарстан әмире икән, дип ялган хәбәр таратып, газаплаулар дөньяга фаш булмасын өчен аны тагын да озаграк сак астында калдырырга телиләр мөгаен, ди ул.

– Хәзер бу егетләрне чыгармауның бөтен юлларын эзләячәкләр. Бездә шундый әйбер бар: террорчы дип игълан итәләр һәм аларның «гаебен» һичшиксез раслыйлар. Аларны яклаучыларга исә, сез кемне яклыйсыз, болар бит террорчылар, ә аларны яклаган өчен җинаятьләр кодексында махсус маддә бар, дип әйтәләр. Хәзер бу егетләрдән террорчы ясап, Русиядәге бөтен мәгълүмат чараларын аларны якламас дәрәҗәгә җиткереп, үз эшләрен дәвам итәләр. Мөселманнарга кагылган эшләрдә бөтен Русия матбугаты кубып чыкмаячагы да мәгълүм, – ди Сираҗи.

Аның фикеренчә, тикшерү комитетының күпме мөселманның ябылуда икәнлеген сер итеп саклавы, санны күрсәтмәвенең төбендә дә мәкерле план ятарга мөмкин. Әгәр газапланган мөселманнар мин чиркәүне яндырдым дип бу җинаятьне үз өсләренә алмаса, бу гаеп ябылудагы калган мөселманнар өстенә ташланырга мөмкин, шуңа күрә аларны маяга дип тоталар, ди ул.

– Монда эшне тикшерү комитеты алып бара. Хәзер алардан да өстен кеше юк. Кайда икәнлеге бөтенләй дә билгеле булмаган егетләр бар. Туганнары Чистайга килеп сораса, аларга Алексеевскида дип җавап бирәләр, Алексеевскига барсалар, Түбән Камада диләр. Инде Түбән Камага барып сорасалар, бездә юк дигән җавап алалар. Иң кызыгы, тоткарланганнар янына адвокатлар кертелми дигән әйбер Русия конституциясенә каршы килә. Тикшерү комитеты хәзер үзенең уенын конституциядән өстен итеп игълан итте.

Минем иманым камил, Татарстанда гомумән террорчылар юк. Бу уйлап чыгарылган эш һәм Татарстанның сәясәтен, нигезен какшату өчен, президентның дәрәҗәсен төшерү өчен махсус эшләнә, – ди Сираҗи.

Наил АЛАН.

«Шәймиев киткәннән бирле Татарстанга һөҗүм бара»

Ел ахыры Татарстан өчен авыр булды. Җәен оста итеп Универсиаданы оештырган, аны матур һәм истә калырлык итеп уздырган Казан башына бер-бер артлы бәлаләр төште. Очкыч һәлакәте, аның нәтиҗәсендә «Татарстан» һава юллары ширкәтенең бетүе, республиканың спорт йөзе булган «Рубин» командасындагы кризис, тагын башка шундый хәлләрне берәүләр «күз тиде» дип атар иде. Болар очраклыкмы, әллә алдан әзерләнгән планмы? Мәскәүдәге Карнеги үзәгенең төбәкләр сәясәте белгече Николай Петров белән сөйләшәбез.

– Татарстан әле дә аерым урын алып тора. Шәймиевнең киткәндә җайлы гына үз урынына Миңнехановны калдыруы Татарстан җитәкчелеге белән федераль үзәк арасында мөнәсәбәтләрнең якын булганын күрсәтте. Эчке эшләр министрының алмашынуы, элек Татарстан гына контроль иткән кайбер министрлык һәм идарәләр өстеннән контрольнең Мәскәүгә күчүе – инде күптән башланган процессның өлеше. 2009 елдан башланган процессның нәтиҗәсе.

– Татарстан бу процессны туктата, һич югы акрынайта аламы?

– Минемчә, Татарстан болай да мөмкин булган кадәр үз статусын саклап калырга тырыша. Татарстан – Мәскәү белән килешү нигезендә вәкәләтләрне бүлешкән бердәнбер төбәк. Әле генә Универсиада узды, аңа бик күп федераль акчалар да керде. Икътисади яктан Татарстан үзен көчле һәм мөстәкыйль дип саный.

– Президент атамасын бетергәч Татарстанны ни көтә?

– Татарстан җитәкчесенең ничек аталуы, минемчә, бернинди дә зур роль уйнамый. Татарстан өчен күпкә куркынычрак әйберләр бар. Мәскәү Татарстанда үз йогынтысын арттырган саен республикада радикаль хәрәкәт тә көчәя. Очкыч һәлакәте булган көнне үк Нижнекамскнефтехимга ракеталар очыру, соңрак православ чиркәүләрен яндыру – болар барысы да тотрыксызлык нигезләре бар дигән сүз.

– Татарстанга Мәскәүдән басым барганда аның үзендә дә республиканы какшатырга теләгән радикаль көчләр бар дисез инде…

– Мин ислам белгече түгел, әмма, минемчә, радикаль карашларны алган сөргән мәдрәсәләр, дин әһелләре республикада элек тә булган, әмма Шәймиев киткәч алар өстеннән республикада контроль кимегән. Миңнеханов килү белән генә дә бәйләргә ярамый. Инде әйткәнемчә, процессның бер өлеше бу. Гәрчә Татарстан элитасының йогынтысы башка төбәкләр белән чагыштырганда күпкә тәэсирлерәк. Күрше Башкортстанны алыйк. Татарстанда Шәймиев үз варисын калдыра алды, Рәхимов (элекке Башкортстан президенты) федераль үзәк басымына каршы торырга тырышты, аның элитасы күпне югалтты.

– Татарстанга хәзер нәрсә көтәргә, Сез әйткән «процессның» чираттагы адымы нинди булыр, дип фаразлыйсыз?

– Нәрсә буласын әйтү кыен, ниләр булмасын гына дип телисе кала. Чираттагы адым хәзер Русиядәге вазгыятькә бәйле. Бер яктан, Төньяк Кавказдагы хәлләрне күрәбез. Кремль андагы сәясәтенең уңышсыз булуын күрде. Җирле элиталарны сатып ала алмавын күрде. Анда силовикларын җибәрде. Башта Дагыстанга, аннары Кабарда-Балкарда ныклы контроль урнаштырыр өчен үз кешеләрен куйды. Бу бик куркыныч дип саныйм. Татарстанда нәрсә дә булса үзгәртергә теләсә, Кремль яхшы гына уйларга тиеш башта, кирәкме ул? Хәзер респубика тормышына тыкшыну, җитәкчелеккә үзгәрешләр кертү бик зур риск дип саныйм. Мәскәүнең Татарстанны ничек бар – шулай калдырырга акылы җитәр, дип өмет итәм.

Алсу КОРМАШ.

Татарстан керәшеннәре: «Чиркәү яндыру – дошманнар эше»

Татарстандагы керәшен иҗтимагый оешмасы узып баручы елга йомгак ясады. Республика керәшеннәре быел эшләгән эшләреннән бик канәгать.

Татарстандагы керәшен оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусованың «Азатлык»ка әйтүенчә, ел алар өчен бик бай булган.

– Бик күп чаралар оештырылды. «Туым җондызы» фестиваленең бишенчесе булды. Казан Кирмәнендә керәшен сәнгатенә багышланган күргәзмә эшләде, Универсиада мәдәни программасы кысаларында «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле бу чарада катнашты, «Айбагыр» этнолагереның икенче алмашы үтте, Петербургта керәшеннәр фольклоры турында зур альбом чыкты. Кыскасы, безнең өчен бик нәтиҗәле ел булды. Ел азагында гына күңелсез хәлләр килеп чыкты, – ди ул.

Белоусова әлеге күңелсез хәлләр дигәндә, керәшен авылларында чиркәүләр януын истә тотуын әйтте.

– Шул хакта җыелышта да сөйләшү булды. Чиркәүләрне яндыру хәле федераль басмаларда ясалма рәвештә сенсациягә әйләндерелде. «Регнум», «Комсомольская правда»лардагы язмалар аны сенсациягә әйләндерүе аркасында безнең барлык ел буе эшләгән эшебез күләгәдә калды кебек тоелды. Алар бит сенсация генә ясап калмыйлар, республика керәшен оешмасы бу хәлләргә бернинди реакция күрсәтмәде, дип язалар. Ә без баррикадаларга чыгарга тиеш идек дип санамыйбыз, чөнки бу хәлләргә хакимият тарафыннан реакция бик тиз булды. Шуңа моның кирәге чыкмады.

Бөтен чаралар бик тиз күрелде. Икенче көнне үк Татарстан урман хуҗалыгына шул чиркәүләрне төзергә йөкләмә бирелде. Шунда ук Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чиркәүләрне яндыру турында мәгълүмат биргән кешегә бер миллион сум вәгъдә итте. Хәзер чиркәүләрне торгызу эше бара. Мамадыш районы Албай авылында чиркәү төзү өчен такталар кайтарылган. Кыш булу сәбәпле, әле төзү эшләрен башлый алмыйлар, әмма материаллар бүлеп бирелгән.

Җәмәгатьчелек тә бу чиркәүләр яндырылуга тәнкыйть белдерде. Шул исәптән мөселманнар да. Хәтта Чуашстан мөселманнары мөфтие Әлбир Крганов чиркәүне торгызуга бер миллион сум акча күчерде.

Әгәр болар булмаса, әлбәттә, без моны авыр кабул иткән булыр идек. Дәүләт тарафыннан чаралар кабул ителгәч, һәм бу хәлләргә җәмәгатьчелек тәнкыйть белдергәч, без ниндидер мөрәҗәгатьләр белән чыгуны кирәк дип тапмадык, – ди ул.

Билгеле булганча, күптән түгел Татарстан керәшеннәре Урыс православ чиркәве патриархы Кириллдан ярдәм сорап мөрәҗәгать юллады. Анда Казан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы башлыгы Мария Семенова ваһһабилар православ руханиларын исламга күчәргә өнди, диелгән.

Белоусова исә мондый хәлләр турында белмәвен әйтә.

– Бу мөрәҗәгать турында да сөйләшү булды. Казан керәшен оешмасы безнең республика җәмгыятенә керми. Аларның керәшеннәр исеменнән андый белдерү белән чыгарга хакы юк, шуңа да карамастан, алар аны ясаган. Мария Семеноводан башка Казан керәшен оешмасыннан безнең идарәгә беркем дә керми. Без бу хат язуны дөрес дип санамыйбыз.

Безнеңчә, бу мөселманнар түгел, ә дошманнар эше. Беркайчан да чиркәүләргә тимәделәр, хәзер дә сәбәп юк иде. Безнең халык моны яхшы аңлый. Ә ниндидер провокация ясарга теләгән кешеләр аркасында маҗараларга юлыгасыбыз килми.

Безгә барысын да үз республикабызда тыныч кына хәл итәргә кирәк. Үз йортында тәртип урнаштыруны читтән сорамыйлар, – ди ул.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Тикшерү комитеты күпме мөселман ябылганны сер итеп саклый, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии