- 25.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №51 (26 декабрь)
- Рубрика: Архив
Татарстан Республикасы Президенты
Рөстәм Нургали улы Миңнехановка
АЧЫК ХАТ!
Хөрмәтле Рөстәм әфәнде!
Соңгы вакытларда Татарстанда мөселманнарга карата кылынган ерткычлыклар турында берсеннән-берсе куркыныч хәбәрләр килеп ирешә. Түбән Кама нефтехим территориясендә кулдан ясалган ракеталар табылуын һәм республикада берничә чиркәү яндырылуын сәбәп итеп, Кама аръягында мөселман-татарларны күпләп кулга алулар башланды. Бу мөселманнарны Түбән Кама, Чистай, Алексеевск төрмә-ИВСларында, гаепне үз өсләренә алсыннар өчен, коточкыч җәзаларга тартулары билгеле булды. Әйтик, 4 декабрь көнне Чистай шәһәрендә кулга алынган Рафаэль Зариповны Түбән Кама изоляторында битлек кигән полиция тикшерүчеләре кешелектән чыгарганчы кыйныйлар, җенес әгъзасына ток җибәреп җәзалыйлар, өстендә сикереп, умырткасын сындыралар, тибеп, сидек капчыгын шартлаталар, шулай газаплап, чиркәү яндыруны һәм ракеталарны үз өстенә алуны таләп итәләр. Бүгенге көндә бу татар баласы аяксыз калган, Түбән Кама больницасында реанимациядә ята. Аның белән бергә Чистайда кулга алынган Шәйдуллин Рәис, Сабиров Марат, Сыйтдиков Айратның язмышы билгесез, аларны да кыйнап, чиркәү яндыруны үз өсләренә алуны таләп иткән булырга мөмкиннәр.
Хөрмәтле Рөстәм әфәнде, сез бу хәлләр турында хәбәрдармы? Сез бит Татарстан гражданнарының иминлеген сакларга ант иттегез, бу татарлар кеше исәбенә кермимени инде? Алар белән ничек кылансаң да ярыймы? Фашистлар да болай ерткычланмаган бит, нигә сез Татарстанда шушы явызлыкларга юл куясыз?! Димәк, Казанның «Дальный» полиция бүлегендә кешене шешә белән көчләп үтерү очраклы хәл булмаган, димәк, бу явызлыклар инде Татарстанда системага кергән? Татарстан белән кем идарә итә – Хохоринның ерткыч опричникларымы, Сәфәровтан башланган һәм аның ризалыгы белән дәвам иткән канлы традицияләрме, әллә сезме? Сез Президент икән, бу ерткычлыкларга юл куймагыз, югыйсә, Аллаһтан үзегезгә тагы да авыррак кайгылар килергә мөмкин! Һәркемнең гомере бер генә, һәркемнең баласы үзенә бик газиз, бүген кулга алынган мөселман-татарларның ата-аналары канлы яшь түгәләр, ярдәм итегез аларга!
Рөстәм әфәнде, шуны аңлагыз – бу террорны оештыручылар мөселман-татарлар түгел, чиркәүләрне дә мөселманнар яндырмады, боларның барысын да империя диверсантлары үзләре оештыра! Аларның төп максаты – шушы шау-шу астында Татарстанны милли республика буларак юкка чыгару, татар халкына террорист тамгасы сугу, форсаттан файдаланып, мөселманнарны кырып салу. Татар халкы шушы 500 еллык коллык дәверендә үзен утларда яндырсалар да, чиркәүләргә тимәгән, башкаларны рәнҗетмәгән, динебезне һәм телебезне саклап кала алган. Хәзер, 21 гасырда, милләтебезгә дә, динебезгә дә, телебезгә дә зур куркыныч яный, инде безне физик яктан да юк итә башладылар. Шундый вакытта сезнең үз халкыгызны яклап сүз әйтмәвегез, киресенчә, империя террористларына ышанып, мөселман-татарларны газапларга юл куюыгыз Аллаһ тарафыннан да, тарих каршында да гафу ителмәячәк бит, шуны онытмагыз!
Мин бу хәлләр турында 7 декабрь көнне Казанда үткән Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән идарә утырышында сөйләдем һәм хәзер дә кабатлыйм:
1. Татарстанда мөселманнарга карата террор туктатылырга тиеш!
2. Татарстанда ялган ялалар белән кулга алынган барлык мөселманнар да тиз арада азат ителергә тиеш!
3. Татарстанда мөселман-татарларны ерткычларча җәзалаган барлык көч структура хезмәткәрләре дә җинаять җаваплылыгына тартылырга тиеш!
Фәүзия БӘЙРӘМОВА,
Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе.
2013 ел, 13 декабрь.
АЧЫК ХАТ!,
Комментарии