Үсмер өчен – 3 млн

Быел җәй 16 яшьлек Марсель Хәйруллин таныш булмаган малайны коткарып, гомерен саклап кала, ә үзе су төбенә китә. Һәлак булган үсмернең туганнары, хокук яклаучылар ярдәме белән әхлаки зыянны каплатуны таләп итеп, судка мөрәҗәгать итте.

2010 елның 10 июнендә 5 үсмер Казандагы “Локомотив” су коену урынына килә. Өйгә җыена башлагач, ярдәм чакыручыны ишетеп алалар. Ярдан 20-25 метр эчтәрәк берәү бата. Үсмерләр ярдәмгә ташлана. Марсель аның башын су өстеннән чыгарып, үзенең аркасына яткыра, шул хәлдә ярга таба берничә метр йөзә һәм батучыны икенче кешегә бирә. Үсмерләр батырлыгы аркасында 11 яшьлек малай исән кала.

– Марсель бик арыган иде һәм көтмәгәндә үзе бата башлады, – дип искә ала аның бер дусты. – Бу вакытта әле һаман да коткаручылар урында юк иде. Ял итүчеләр белән без Марсельне эзли башладык. Ләкин барып чыкмады. Коткаручылар чабып килде. Берничә тапкыр чумып карагач, махсус җайланмалар юклыгына һәм колаклары авыртуга сылтау итеп, эзләүне туктаттылар.

Соңрак фаҗига урынына МЧС водолазлары килеп, үсмерне өскә күтәргән. Суд-медицина тикшерүе актына ышансаң, Марсель суга тончыгып үлгән.

Тикшерү барышында Хәйруллин баткан урында 4 метр тирәнлектәге чокыр булганлыгы ачыкланган. Бу участок махсус йөзгечләр белән читләп алынган, димәк, су коену территориясенә керә. Марсельнең туганнары фикеренчә, коткаручылар чоңгыл турында белгән. Шуңа да нәкъ менә шул тирән урында эзләгәннәр. Ләкин тикшерү комитеты җинаять саналырлык сәбәпләр тапмаган.

– Май аенда тикшерүче органнар бу су коену урыны куркынычсызлык нормаларына җавап бирә, дип акт төзегән, – ди һәлак булган үсмернең туганнары мәнфәгатьләрен яклаучы хокук яклау үзәге юристы Регина Шакирова. – “Локомотив”ның хуҗасы – Мэриясе, пляж территориясе һәм су керү урыны – “Водоканал”ныкы. Ял итүчеләр иминлеге өчен “Водоканал” тарафыннан ялланган коткаручылар җаваплы.

Марсельнең туганнары уйлаганча, нәкъ менә шушы оешмалар вәкилләренең җавапсызлыгы фаҗигагә китергән дә. Марсель үлеме – өчен зур югалту. Үсмернең әбисе, әнисе, апасы әхлаки зыянны каплатуны сорап, хокук яклаучылар ярдәмендә Совет районы судына мөрәҗәгать итте. Һәркайсы зыянны берәр миллион сумга бәяли. Суд беренче утырышын 2011 елның 12 гыйнварына билгеләгән.

И. ХӘКИМОВ.

Комментарии