САРАНЛЫКМЫ, НАДАНЛЫКМЫ?

Җир бәясе алтын хакына тиң хәзер. Һәрхәлдә, Казанда яхшы урында йорт җиткерәм дисәң, җир участогы бәяләре чеметә. Кайбер районнарда берничә сутый мәйдан бәясе биш йортныкын каплый. Кесәң такыр икән – төземисең, берни эшләр хәл юк, шулай бит? Ә Арчада менә башкача фикерләп, һәр башваткычка җавап таба беләләр. Төзелеш тарихында беркем төшенә дә кермәгән кагыйдәләр уйлап чыгарып, икешәр подъездлы йорт салып куйганнар әнә. Әле күптән түгел үзем дә күреп, шаккатып кайттым.

ЯМАП КЫНА ӨЛГЕР!

Редакциягә Күпер урамы, 5нче йортта торучылар мөрәҗәгать итте. “Коткарыгыз, йортыбызда яшәрлек түгел. Стенадагы ярыклардан шушы суыкларда урам күренеп тора. Ышанмасагыз, килеп китегез”, – дип шалтыраттылар. Буранлы көннәрдән курыкмыйча, икенче көнне үк Арчага чыгып киттем.

Өч катлы, 5 подъездлы сары төстәге бина. Арчаның иң зур йорты санала икән. Дөресен әйткәндә, беренче карашка матур күренә: подъездлары шәп, бүлмәләре иркен, ялтырап торган ремонт. Баксаң, йорт нигезе 1972 елда ук салынган. Арчаның данлыклы чүәк фабрикасы бинасы булган ул. Көннәрдән беркөнне “Домстрой” дигән төзелеш компаниясе шуны сатып алып, фатирларга әйләндереп, халыкка сатарга ниятли. Нәтиҗәдә, ике катлы бинага өченче кат өстиләр, евроремонт “чәпиләр”. Аннары, социаль ипотека, иске торак һәм башка дәүләт программалары буенча чират торучы яшьләргә өләшәләр. Өй туен үткәргән хуҗаларның шатлыклары гына озакка бармый…

Стенада сизелер-сизелмәс ярыклар барлыкка килүгә баштарак артык игътибар итмиләр. Арзанга да, идеаль дә була алмый инде, янәсе. Тик ике ел чамасы үткәч, әлеге дә баягы “Домстрой” боларга терәп үк тагын ике подъездлы яңа йорт күтәрә. Хәтта тәрәзәләренә кояш яктысы төшәрлек ара да калдырмый. Үзенә түгел, билгеле, сатарга дип төзи ул аны. Шуннан соң 5нче йортның нигезенә беренче ташның узган гасырда ук салынуы барысының да исенә келт итеп төшә. Өченче кат төзүне тыныч кына кичергән нигез бу юлы чыдамый. Йорт стеналарында коточкыч ярыклар пәйда була, ямап кына өлгер! Бу фатирлар бусагасын атлап кереп, хуҗаларының зарын берничә минут тыңлауга, күз алдына кинолардагы җир тетрәү күренешләре килеп баса. 67 фатирның һәркайсында ниндидер кимчелек бар, 100% канәгать кеше күрмәдем.

“МОНДА ЧЕБЕН ДӘ ҮЛӘ”

“Домстрой” компаниясе бер мөһим кагыйдәне онытып җибәрә. Ике йорт арасында 45 градуслы почмак, 7 метр ара калырга тиеш. Моны Архитектура-төзелеш институтының I курсында укучы һәр белә. Хәер, балалар бакчасындагы сабый да йортларның бер-берсенә терәтеп төзелмәвенә игътибар итә. Ә “Домстрой”ның шуңа акылы җитмәгәнме? Бәлки, эш башкада, мәсәлән, саранлыктадыр?

– Аларның янәшәдә тагын нәкъ бер йорт төзерлек урыннары калды. Әгәр монысын терәтеп салмасалар, тегесенә җир җитмәс иде. Акчага кызыктылар, вәт шунда бөтен проблема! Бу эшкә рөхсәт бирүче органнар кая караган, нигә берәү дә контрольдә тотмаган үзләрен? – диде 5нче йортта яшәүче Фәнис Сабирҗанов.

Изображение удалено. Изображение удалено.

– Стеналар шыгыр-шыгыр килеп ярыла. Төнлә йоклаганда да шул тавышны тыңлап ятабыз. Әнә, икешәр сантиметрлы ярыклар! Аннары җил өрә, авырып йөрибез, күпме ремонтыбыз әрәм булды. Идарә итүче компаниядән килеп, берничә урынга күбек сиптереп киттеләр инде, – ди Люда.

– Икенче һәм өченче подъездда торучыларның төп проблемасы – түбәдән су керү, – дип уфтанды Марат. – Берәүнең фатирын су баскан, стеналары кап-кара булып бетте. Белгечләрдән сораштырдык, морҗаны дөрес ясамаганнар икән, су үтүнең сәбәбен шулай аңлаттылар. Пластик тәрәзә кырыйлары да дымланып тора. Салкыннарда эчке якка боз катты. Анысы да дөрес куелмаганлыктан. Барып зарлангач, “булыр”, “ясарбыз”, “төзәтербез” белән юмалап, майлап җибәрәләр. Ә чынлыкта тамчы да үзгәреш юк! Йорт төзелгәнгә 5 ел да үтмәгән, димәк, “Домстрой” гарантия нигезендә ярдәм итәргә бурычлы (5 ел – яңа төзелгән йортларның гарантия срогы –– Л.З.). Шул вакытның үтеп киткәнен көтеп йөриләрдер инде. Яшьләр программасы белән алган идек фатирны, хәзер моннан башны тотып качасылар килә… Җәй көне чебен дә яши алмый бу фатирларда, ә без түзәргә тиешме?!

– Бернәрсәдән зарланган юк иде, вак-төяк кимчелекләрне йөрәккә якын алмадык. Менә хәзер безгә терәп икенче йорт җиткерделәр. Шуның аркасында коридорда көннәр буе ут янып тора. Кем җилкәсенә төшәчәк соң инде бу чыгымнар? Әлбәттә, халыкныкына, аның өчен “Домстрой”ның эче пошмаячак! Әйтегез әле, әз генә башы булган кеше өйгә өйне ялгыймы инде? Шулхәтле ачу чыга, белсәгез! – диде үзен Чәчкә дип таныштырган бер ханым.

“ДОМСТРОЙ” ӘЛИФБАНЫ БЕЛМИ

Изображение удалено.

Халык зарын тыңлап бетергәч, сорауларны барлап, Арчаның идарә итүче компаниясенә таба атладым. “Домстрой” ясаган хаталарны төзәтү алар җилкәсенә төшә бит. Чөнки салымнарны халык нәкъ шул компаниягә түли. Ә идарә итүче компаниягә, үз чиратында, ул йортка ремонт ясау, халык зары буенча ярдәмгә йөгереп килүләр йөкләнгән. Әмма хәзергә ситуация бераз үзгәрәк – өйнең 5 ел гарантия срогы үтмәгән. Димәк, төзегән компания, ягъни “Домстрой” хаталарын үзе төзәтеп бетерергә тиеш. Бу вакыт узгач, өй тулысынча идарә итүче компания карамагында булачак. Менә туйганчы яма син ул стеналарны аннан соң! Кешедән калган проблеманы рәхәтләнеп чиш! “Хәзердән үк гарык булганнардыр, ул 5нче йортны төшләрендә күреп, саташып уяналардыр”, – дип уйлап барган идем, өлешчә хаклы булып чыктым.

– Әйе, ул йортта проблемалар бик күп, – дип каршы алды мине “ районы идарәсе компаниясе” директоры Рөстәм Хәмидуллин. – Беренчедән, икенче йортны терәтеп салулары санитария нормаларына туры килми. Бу – зур хата. Чөнки коридор тәрәзәсеннән яктылык төшми, гел ут яндырып торырга мәҗбүрләр. Аны түләү, аңлагансыздыр, халык өстенә төшә. Икенчедән, янәшәдә икенче йортны төзи башлаганчы, беренчесенең нигезен ныгытырга тиешләр иде. Аның тирәнлеге казып карагач ачыклана. Ә “Домстрой” казып тикшергәндерме, бәлки, юктыр да, ләкин нигез ныгыту бурычын шыпырт кына сикереп узган. Монысын үз белдегең белән кылану дип бәялим. Аннары, йортның вентиляциясе юньләп эшләми, тәрәзәләре дөрес куелмаган, морҗасы начар ясалган. Фатирларда дымлы, “навесной” түшәмнәр начар беркетелгән. Бер урында идән ачылган хәтта. Әле стенадагы ярыклар артачак, язга таба бигрәк тә, – дип тезеп китте ул.

– Рөстәм Вазыйхович, һаман 1972 елгы нигез турында сүз барамы монда? Өченче катын күтәргәнче дә ныгытмаганнармы?

– Юк шул. Йортның нигез тирәнлеге 1.80 метр булырга тиеш, ләкин монда 1.10 метр чамасы гына. Шуның белән курыкмыйча, нинди зур төзелешкә алынуларын күр, ничек рөхсәт алганнар диген?! Өченче кат өстәүнең начар нәтиҗәләреннән качу өчен, терәү булсын дип, янәшәгә йорт җиткергәннәр. Минемчә, үзенчә хәйләкәрлекләре булган бу! Барып кына чыкмаган.

– Хәзер 5нче йорт җимерелергә дә мөмкинме?

– Җимерелмәскә тиеш. Ләкин тәгаен әйтеп булмый, күпмедер елдан соң, бәлки… Җитмәсә, терәп салган яңа йортларында да шундый ук ярыклар барлыкка киләчәк. Анысы, һичшиксез. Хәзер әлеге ситуациядән чыгу юлы бар: йорт нигезен ныгыту. 140 мең сум түләп, Казаннан махсус тикшерү чакырттык. Әлеге йортны өйрәнгәннән соң, алар да: “Нигезен ныгытырга кирәк”, – дип нәтиҗә чыгарды. Монысы “Домстрой”га тагын, ким дигәндә, 3-4 миллион сумга төшәчәк. Шуңа өстәп, экспертиза акчасын да алар капларга тиеш. Белмим, бу чыгымнарны урап узу юлын тапмасалар…

– Әле алар судан коры чыгарга да мөмкиннәрмени?

– Хәзер ул йортны күзәтеп торабыз. Ул тулысынча безнең карамакка тапшырылганчы, суд аша булса да, эшне ахырга кадәр башкарып чыгуларын таләп итәчәкбез. Нишләп шундый хәл килеп чыкканмы? “Домстрой” – үзе үк заказчы да, генераль подрядчы да, төзүче дә, техник тикшерүче дә. Үз-үзләренә хуҗа булганнар – бөтен сәбәбе шул, – дип сүзен җөпләде Рөстәм Хәмидуллин.

Рөстәм Вазыйхович бүлмәсендә өч сәгать утырып чыккач, үземне тагын бер югары белем алгандай хис иттем. Ул миңа йортның проектын сыза-сыза, кочак-кочак кәгазьләргә төртеп күрсәтә-күрсәтә, проблеманы тәфсилләп аңлатты. Менә кемне җибәрергә кирәк ул булачак төзүчеләрне укытырга! Шушы “лекциядән” соң әлеге ситуациядә төзелешнең элементар кагыйдәләре үтәлмәгәнен аңладым. Ягъни “Домстрой” – әлифба да белмәүче укытучы инде ул.

ТЫҢЛАМЫЙЛАР, ЯНӘСЕ…

“Домстрой” ише компанияләр яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек. Аларның һәркайсы үз белдеге белән, күбрәк акча каерыйм дип, теләсә ничек йорт сала башласа, мескен халыкка егылып кына үләсе кала. Фатирны бит шалкан бәясеннән алмыйбыз. Бу очракта хакимият кая караган? Ник җитәрлек контроль булмаган?

– “Домстрой”ны контрольдә тоттык, аларның бар документлары да тәртиптә, – диде Арча районы башкарма комитетының архитектура, шәһәр төзелеше һәм йорт коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Илдар Фазылҗанов. – Кәгазьдә бөтен нәрсә дөрес булгач, район хакимияте рөхсәт биргән, әлбәттә, чөнки каршы килергә хокукы юк. Без бит һәр йортка барып, чыннан да, нигезе фәлән-фәлән метр микән дип, һәрберсен казып тикшереп йөри алмыйбыз. Бу очракта исә кайсыдыр урында ялгышлык киткән һәм без аны ачыклап төзәтәчәкбез.

Эшнең төбенә төштем, ниһаять, төзелеш компаниясе җитәкчесе Исхак Минхәеров белән дә иркенләп сөйләшер вакыт җитте. Ул гына минем белән әңгәмә корырга атлыгып тормый иде шул.

– Ул йортны төзегәнгә ике ел үтте бит инде. Мин Казанда, вакытым юк сөйләшергә! – дип, телефон трубкасын куйды иптәш Минхәеров.

“Домстрой” прорабына шалтырату да мактанырлык нәтиҗә бирмәде. “Белмим”, “әлегә билгесез”, “аннары сөйләшербез” кебек ык-мыклар гына ишеттем. Кыскасы, гаепле як акланып та тормады. Хәер, аларга бөтен кеше бармак белән төртеп торганда, гаепләрен яшереп маташу көлке булыр иде.

Кызык инде, телевизорны кабызсаң да, көне-төне төзелеш компанияләрен сүгүләрен ишетәсең. Вакытында йортларны тапшырмыйлар, капиталь ремонтны аннан-моннан ясаганнар, үз артларыннан җыймаганнар… Инде хәзер төзегән йортлары да җимерелә башлаган икән! Янәсе, хакимиятебез берничек тыңлата алмый шул тәртипсезләрне. Бәлки, эш буйсындыра алмауда түгел, ә аларны эшләтү кемгәдер файдалы булудадыр? Кемнеңдер өлешенә шуннан көмеш тими микән?

Салымнарның котырып арткан, торак мәйданының квадрат метры 30-40, хәтта 50 меңгә җиткән заманда бу бит хаксызлык. Фатир алу өчен үзең генә түгел, әти-әниең, туган-тумачаң, кыскасы, бөтен нәсел-ыруың белән тырышырга кирәк. Аннары ярты гомер буе тир түгеп алган хезмәт хакыңны банк капкорсагына салып барасы. Шулай көчәнеп алган почмакларда тынычлап ятар урынга, арчалылар стена ярыгыннан урам күзәтә. Ә ач хәлен тук белми. Бу очракта да “Домстрой”ның бәласе – наданлыктан бигрәк саранлыктыр, дип уйлыйм. Тоташ көрәштән торган тормышта яшәп, гади халыкның көч һәм сабырлыгы гына бетеп китмәсен инде.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.

– Арча – .

Комментарии