- 25.11.2017
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2017, №47 (22 ноябрь)
- Рубрика: Архив
«Чикләүләрсез репортерлар» оешмасы һәр ел саен Халыкара матбугат иреге индексын тәкъдим итә. Узган 2016нчы елда төзелгән рейтингта Русия 148нче урында булган. 180 ил арасыннан! Төркия дә якында гына – 151нче урында. Һәм менә шушы илдә күптән түгел «Матбугат иреге» темасына конференция узды.
Очрашу урыны итеп Төркиянең Кара диңгез бүлгесендәге Ризе шәһәре сайланган иде (оештыру эшләрендә «Төрек һава юллары» да катнашты. – Авт.). 21 илдән җыелган 41 журналист матбугат иреге һәм, гомумән, журналистларның бүгенге җәмгыятьтәге роле хакында сөйләштек.
ПРЕЗИДЕНТНЫ БИРГӘН ШӘҺӘР
Ризе зур шәһәр түгел. 100 мең тирәсе кеше яши анда. Шулай да исеме телдә. Ник дигәндә, Төркия Президенты Рәҗәп Таййип Эрдоган шушында туган. Бөтен җирдә аның фотосурәте эленгән: юлдагы баганага, тәрәзәләргә, кибет витриналарына. Фотолардагы Эрдоган: «Мин сезне күзәтеп торам», – ди сыман. Президенттан кала, тагын ике министрны да биргән шәһәр әле ул Ризе.
Халык монда чәй үстерү белән шөгыльләнә. Аерым бакчаларда да үсә ул чәй, зур-зур плантацияләре дә бар. Шушында ук чәйне эшкәртү, капларга тутыру заводлары да урнашкан. Тагын урман чикләвеге (фундук) җитештерәләр. Ризе халкы үзе, уенын-чынын бергә кушып, болай дияргә ярата: «Без өч юнәлештә көчле: чәй, чикләвек һәм дәүләт җитәкчеләрен үстерүдә». Шулай да күбрәк Эрдоганнары белән түгел, чәй үстерүләре белән мактаналар кебек тоелды.
Шәһәрнең бер ягын Кара диңгез юа, ә икенче ягын биек таулар саклый. Кара диңгезне йөзеп чыксаң, Сочига килеп эләгәсең, диләр. Диңгезне йөзеп үк чыгып булмас булуын, тик каршы якта Русиянең Сочи шәһәре булуы – хак. Ә Ризедан уң якка китеп, 150 километрлап юл үтсәң, Грузиягә барып керәсең. Анда керү өчен виза кирәк түгел, шуңа күрә, таможняны үтеп, рәхәтләнеп барып йөриләр икән.
Русиялеләргә «Төркия» дисәң, алар Анталья, Алания, Мерсин шәһәрләрен атаячак. Ә менә гарәпләр туризм өчен Ризе шәһәрен үз итә икән. Алар монда беренче чиратта яшеллек күрү өчен килә, ди. Тауларда урнашкан йортларны арендалап, икешәр-өчәр ай яшиләр икән. Бай гарәпләрне тагын да күбрәк җәлеп итү максатыннан микән, тауларда урнашкан кафеларны, кунакханәләрне гарәпчә сүзләр дә бизи. Русиялеләрне монда бик белмиләр булып чыкты. Ишетеп беләләр, әлбәттә, әмма күргәннәре юк. Миңа исә, Русиядә урамда аюлар йөрмәвен, октябрьдә әле коточкыч салкын булмавын аңлату өстенә, «мин Русиядән, ләкин урыс түгел» дип тә аңлатып күрсәтергә туры килде. Татарларны беләләр үзе, хөрмәт итәләр, «кардәшләр» дип атыйлар.
«200 ЖУРНАЛИСТ КЫРЫМГА КАЙТА АЛМЫЙ ТИЛМЕРӘ»
Җитди темага фикер алыша башлаганчы, әнә шулай шәһәр күрсәтеп, диңгез һәм таулар белән таныштырып йөрттеләр безне. Темага кереш булсын, дигәннәрдер.
Ә сөйләшәсе сүз, чыннан да, җитди. Матбугат иреге индексы буенча 151нче урында торган Төркиядә сүз иреге хакында гәпләшү, бер караганда, сәеррәк тә булып тоелган иде. Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген 156 журналист Төркия төрмәләрендә ябып тотыла. Бер ише башка илләргә качып китәргә мәҗбүр булган. Чөнки үз илләрендә ирекле эшли, уйлаган фикерләрен җиткерә алмыйлар. 2016нчы елның 15нче июлендә була язып калган хәрби түнтәрелештән соң, матбугат чараларының иреге тагын да кысылды, контроль тагын да көчәйде. Иран, Гыйрак, Алжир, Нигерия, Эфиопия кебек үк, Төркия дә матбугат иреге өчен иң уңайсыз илләр рәтенә керде.
Русия дә әллә ни еракта түгел, янәшәдәге 148нче урында гына, дип әйтеп киткән идек инде. Дөрес, элеккеге еллар белән чагыштырганда, Русиядә хәлләр бераз яхшырган. Исемлектә 4 урынга югарырак күтәрелгәнбез! Димәк, бездә матбугат аз гына булса да иреклерәккә әйләнгән дигән сүз бит инде бу. Монысы «Чикләүләрсез репортерлар» төзегән рейтинг буенча. Ә чынлыкта ничек соң? Конференциягә килгән филология фәннәре кандидаты, журналист Гаяна Юксель сөйләгәннәрне тыңласаң гына да, рейтингтагы урынның дөреслегендә шик уяна. Гаяна – кырымтатар милләтеннән. Кырымда яшәгән һәм эшләгән ул. Ә 2014нче елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, «Крымнаш»лар рәтенә кушылмыйча, «Русия безгә басып керде» дип язуын дәвам иткән. Башта эзәрлекләүләр башланган, ә көннәрдән бер көнне Гаяна үзенә җинаять эше ачылганлыгын белеп алган. Һәм тиз арада Украинага качып китәргә мәҗбүр булган. «Минем кебек тагын 200ләп кырымтатар журналисты Русия басып кергән Кырымнан качып китәргә мәҗбүр булды. Гаиләләребез, туганнарыбыз, дусларыбыз – бөтен тормышыбыз – Кырымда калды. Тик без анда кайта алмыйбыз. Кырымга аяк баскан минутта ук безне төрмәгә алып китеп ябачаклар», – дип сөйләде Гаяна. Сүз иреге өчен җаваплылыкка тартылган булып чыга бит инде бу журналистлар. Шуны белә торып, бездә матбугат ирекле, дип йөреп буламы?
Гаяна кебек эзәрлекләнүчеләр белән генә бетми әле. Анна Политковская, Татьяна Фельгенгауэр кебекләр дә җитәрлек бездә. Илдә журналистларга тискәре караш формалашуы аркасында зыян күрүчеләр. Нәкъ менә шундыйлар хакында сөйләү, башкалар белән дә уртаклашу өчен кирәк иде Ризе шәһәрендәге очрашу. Сөйләшү генә түгел, гамәлләр дә кирәк. Конференциядә катнашкан кешеләр дә, журналистларны яклый торган оешма булдырырга кирәк, дигән фикергә килделәр. Төркия яисә Русиядә түгел, халыкара аренада. Үзебездәге «яклаучылар»га ышаныч калмагач, анда барып ярдәм сорап булсын өчен.
Фәнзилә МОСТАФИНА,
Казан – Төркия, Ризе – Казан
Комментарии