Совет чорын сагынсаң – Мамадышка кайт

Совет чорын сагынсаң – Мамадышка кайт

Казаннан Чаллыга кайтканда, М-7 трассасының 925нче километрында «У самовара» кафесы бар. Кафеның буеннан-буена ретро машиналар тезелеп киткән. Ниндиләре генә юк! Запорожец та, Москвич та, искерәк, сугыш чорыннан калганнары да.

Чын-чынлап совет чорына кайткан кебек монда. Машиналарны карый-карый «Ну погоди» мультфильмыннан гына күреп белгән телефон автоматын очраттым. Куян шул будкага кереп бикләнгәч, бүре аны чыгару өчен шуның эченә тәмәке төтене өргән иде, күргәнегез бардыр инде. Шулай ук, монда элеккеге су автоматлары да бар. Монысын да совет чоры фильмнарын карап кына күргән бар иде. Әле шулай ук, беренче суыткычлар, төрледән-төрле мотоцикллар! Бу кадәр ретро-техниканың бер урында җыелуын күреп, тел шартлатасың. Кем җыйды икән моны, кем икән бу тарихны торгызып, яшь буынга да күрсәтә алган кеше, дип уйлыйсың.

«АМЕРИКАДАН КАЙТКАН МАШИНА ДА БАР»

Әле алай гынамы соң! Бераз сулга таба киткәч, «Музей-йорт. 1950-1960. Керү ирекле», дигән язу күренә. Йорт эченә кергәч, елмаясың. Чын авыл өе бит бу! Миче дә бар, түрдә, өстәл артында әби белән бабай курчаклары утыра. Матурлыклары! Бу өйгә башка милләт вәкиле килеп керәчәк икән, монда татарга хас бөтен сыйфатлар да ярылып ята: тыйнаклык, чисталык, юкны да бар итеп яши белүе, гаиләдә өлкән кешеләрне түр башында гына утыртулары, ир белән хатынның бөтен авырлыкларны кичеп, гомер көзенә кадәр бергә яшәүләре.

Өй янында гына кое бар. Чын кое! Янында көянтә белән чиләге дә тора. Әй, ул көянтәне күргәч, күзгә яшьләр килде. Элек бит шушы көянтә белән нинди ерактан, чишмәдән көненә өчәр мәртәбә су алып кайта идем. Хәзер бу хатирә генә инде – бүген һәр йортта диярлек су бар.

Тагын бер бина салынып куелган – анда коймак пешерәләр. Мич коймагы! Ә читтәрәк «Сельмаг» дип язып, авыл кибете ясап куйганнар. СССР заманы кибете музее бу. Янында «Хлеб» дип язылган ипи китерә торган мотороллер. Эченә кергәч, елмаеп куясың – җепкә тезелгән баранкилар, шакмаклы шикәр, кызыл эчле кәлүшләр, шуларны сатып утырган матур гына сатучы апа курчагы…

Сельмаг төбенә тагын ике курчак ясап куйганнар. Болары агач төбенә шешәләрен куеп, тамак чылатып утырган авыл агайлары.

Шушыларны күргәч, бу музейны оештыручы кешене – «У самовара» кафесы хуҗасы, 63 яшьлек Тәлгать абый Мотыйгуллинны эзләп таптым.

Үзе тумышы белән Балык Бистәсенең Яңа Сала авылыннан икән. Хатыны Сөембикә апа белән 40 елдан артык бергә яшиләр, ике бала үстергәннәр: бер кыз, бер малай. Биш оныклары бар. Гомер буе шофер булып эшләгән Тәлгать абый. Армиядән кайтуга ук Мамадышның Камский урман хуҗалыгына килеп урнашкан булган, әле дә шунда яшиләр. Пенсиягә чыккач исә, кафе ачып җибәргән. Кафе белән беррәттән, шушы музейларны да оештырган…

– Башта бер машина алып куйдым, аннан берсе артыннан берсе китте. Хәзер машиналарны һәр ел сатып алам, каяндыр эзлим, табам. Иң беренче ретро-машинам – «СМЗ С-3Д», халыкта «инвалидка» инде ул. «Операция Ы» фильмында уйнаган машина. Балык Бистәсе районының Степановка дигән ташландык бер авылыннан таптым. Ул үзе дә ташландык хәлдә иде. Эче буш. Детальләр сатып алып, төзәтеп, йөри торган хәлгә китердем. Биш ел элек шуның белән Мамадышка да бардым әле. Мактыйлар, ул машинаны кеше бик ярата. Аннан соң «Волга» алынды. Хәзерге вакытта 20 ретро-машинам, 45 мотоциклым бар. Алар барысы да кафе каршысында, – дип сөйли Тәлгать абый.

Музей оештыруын машиналардан башлап җибәрүе аңлашыла да. 33 ел буе шофер булып эшләгән, бөтен машиналарны да белә. Әле Теләче районында яшәүче Хөснуллла дигән абыйдан ретро йөк машинасы белән, трактор да алып кайтып куйган.

Анда сугыш чоры машиналары да бар бугай, Тәлгать абый?

– 1943нче елгы «Газ-67» машинасы бар шул. Аны Башкортстанның Бурай бистәсеннән алып кайттым. Ул 1945нче елда Мәскәүдә Җиңү парадында да катнашкан. Мондагы машиналарны бөтен Русиядән җыеп чыктым дисәм дә була: Мари иле дә, Удмуртия дә, Башкортстан да калмады, хәтта Америкадан кайтартканы да бар. Менә «Форд» машинасын күгәнсездер, без аны Америкадан алдык. Ул коймак пешерә торган җиргә кертеп урнаштырылган. Екатеринбургта бер дус бар минем, аның малае Америкада яши. Шул сатуга чыгарылган машиналарны видеога төшереп җибәрде дә, «Форд»ны сайлап алдым. Төяп җибәрде. Америкадан монда 4 ай килде ул. Бик кыйммәткә төште, дөрес. Аннан соң, 1924нче елгы тагын бер Форд машинам бар. Анысын Екатеринбургтан алдым. Алар иң кыйммәтле машиналар.

Ә аларның теләсә кайсы бүген таңда йөреп китәрлекме, әллә ул макет кебек кенәме?

– Макет кебек кенә түгел, алар барысы да йөри, ләкин аларны инде өч ел кабызганым юк, яз көне гараждан чыгарып куям да, сентябрь ахырларына кире гаражга җыеп кертеп куям. Эш урынында алар сыя торган гараж бар минем.

Буламы шундый хәлләр, сезнең машиналарыгызга карап торалар да, сат әле, дип әйтәләр?

– Аларны гел сорыйлар. Сатмыйм. Алар миңа барысы да бик кадерле.

УРЫС МИЧЕНДӘ КОЙМАК ПЕШӘ

Тәлгать абыйның хатыны Сөембикә апа да бу ретро машиналарны бик ярата икән. Баштарак, дөрес, «Ник кирәк соң болар сиңа?» – дигән сораулар биргән. Тик ахырдан үзендә дә бер азарт уянган – хәзер, Тәлгать абыйдан да уздырып, «Кайчан яңа ретро-машина алып кайтасың инде? Нигә эзләмисең?» – ди икән.

Ретро-машиналарның арзан тормавы һәркемгә билгеле. Шуларга ни кадәр акча түккәнлеген күз уңында тотып, Тәлгать абыйны бик текә машинада йөридер дип күзаллаган идем. Бактың исә, кыйммәтле машиналарга исе китми икән. Үзе, мәсәлән, «Лада Ларгус»та йөри.

– Ике-өч миллион сум торган машина алырга да мөмкинлегем бар иде. Мин иң яхшысы ул акчага иске машиналар алам. Ретро машиналарга акча жәлләмим, кыйммәтлеләренә, үземә йөрергә ул кадәр акча сарыф итү кызганыч, шул гына, – ди ул.

Инде машиналар темасыннан китеп, башка бер урын – коймак пешерелә торган йорт-музей турында сораштырдым. Бу йортта ниләр генә юк: элек көнкүрештә әби-бабайлар ни кулланган, барысы да бар.

– Башта әнә шул экспонатлар урнаштырылган музей итеп кенә ачкан идем мин аны. Тик кеше әйтте: «Моны тулыландыру өчен мич тә чыгарыгыз инде», – дип. Балык Бистәсеннән бик алтын куллы мич чыгаручы Фәрит исемле кешене китерттем. Ике төрле мич эшләп куйды. Берсе татар миче аның, икенчесе урыс миче. Татарныкы казан белән, ә урысныкына килгәндә, алар бит мич башында йоклый иде элек, анысының йоклый торган урыны да бар. Кеше бик ярата мичләрне. Аннан соң мичләр булгач, коймагын да пешерегез инде, диделәр. Коймак пешерә башладык. Ул урыс мичендә пешерелә. Коймаклар рецепты да тарихи, анысын бер әби өйрәтте – мич коймагы рецепты бирде. Ул әбине Балык Бистәсенең Күгәрчен авылыннан китердек. Ә менә казаны булса да, татар мичен сирәк ягабыз. Дөресен әйткәндә, анда эшләргә кешесе дә юк. Ул мичне ягып эшли белмиләр хәзер. Коймак пешерүчене дә табып булмый әле монда. «Газ плитәсендә генә пешерәбез», – диләр. Ә мичтә пешерә белмиләр.

Әле бит ул музей-йортыгызда элеккеге парталар да бар…

– Әйе, аларның берсен Мамадыш районының Баскан авылыннан, икенчесен Минзәлә районының Тулбаеннан китерттек. Боларны ничек табаммы? Кафега клиентлар күп керә бит. Сораштырам да кирәк әйберләрне, әйтәләр: «Менә, бездә бар ул, килеп алыгыз», – дип. Фотосын җибәрәләр.

Тәлгать абыйдан сорамый кала алмадым: шулкадәр күп чыгымнар белән ясалган, күп көч сарыф иткән бу музейлары ни өчен бушлай? Берәү булса, керү бәясен илле сум итеп булса да куяр иде бит…

– Мин акчага чукынган кеше түгелмен. Әллә ни исем китми акчага. Нишләтеп бетерәсең ди – үзең белән алып китеп булмый бит аны. Барысы да чын күңелдән эшләнгән, кешеләр кереп, хозурлансын рәхәтләнеп. Мин үзем дә көн саен керәм анда. Бу музейларны кемнәндер күреп ясамадым. Барысы да мин кечкенә, яшь чакта булган әйберләр, күренешләр. Мәсәлән, анда авыл өе бар. Бәләкәй чагымда мин үскән өй нәкъ шундый иде. Шулай итеп эшләттем мин аны. Ул өйдән бер метрга гына озынрак һәм бер метрга гына киңрәк иде без яшәгәне. Шунда зур мич, йоклый торган сәкесе тора… Әле анда бозау да кертәләр иде. Бу музейдагы мич башында бал мичкәсе дә бар, элек «брашка» куялар иде бит. Бал әчетәләр иде. Мин моны вак әйберләргә дә игътибар итеп эшләдем, тырыштым. Бу идеяләрне тормышка ашырырга Исмаилова Илсияр дигән ханым булышты. Ул миндә пешекче булып эшли, андыйга сәләте бар. Бергә бизибез, бергә киңәшеп эшлибез.

– Сезнең монда каравылчы да юк бит, музей экспонатларын урлаган, ваткан очраклар булмадымы?

– Юк, Аллага Шөкер. Елмаеп карап чыгалар, рәхмәтләр әйтәләр. Кеше хозурлана гына…

КЕРОСИН ПӘНҖЕШӘМБЕ ГЕНӘ САТЫЛА

Язманың иң тәмле өлешен ахырга калдырдым. Теге, янында сәрхуш «абыйлар» тамак чылатып утырган авыл кибете турында сүзем. Бу кибеткә кергәндә үк язу язылган: «Керосин пәнҗешәмбе көннәрдә генә сатыла!»

– Бу да нәкъ безнең авыл кибете, – дип сөйли Тәлгать абый. – Ничек күреп үстем, шулай итеп ясадым мин аны. Керосинны бездә гел аерым бер көннәрдә саталар иде, һәр кешенең керосин алу өчен аерым бер бидоннары бар иде. Ул җиде тиен тора иде.

– Сатучысын ничек ясадыгыз, Тәлгать абый?

– Чаллыда Светлана дигән бер хатын бар, шул курчаклар ясый, бик оста хатын. Бөтен курчакларны ул ясады. Анда үлчәүдә шикәрләр тора. Ул вакытта да эре кисәкле шикәрләрне шулай үлчәүгә куялар иде. Безнең авыл кибетендә шикәрнең бер килосы 92 тиен тора иде. Ә бер ярты аракы 2 сум 88 тиен иде. 6 тиен тора иде тәмәке. Ул аракылар да, тәмәкеләр дә бар ул кибет-музейда. Тик шешәләрендә аракысы юк, буш. Чәйләр бар: һинд чәйләре, такта чәйләр, грузин чәйләре.

Ә ипи ташый торган мотороллерны каян алдыгыз?

– Балтач районы Борбаш авылыннан алып кайттым анысын. Әле кабызырга да була, йөри ул!

Кибет янында сәрхушләргә «һәйкәл» дә ясатып куйгансыз, агач түмгәгенә утырып, баш төзәтәләр… Монысы ничек башыгызга килде?

– Башка килмәде, ул әйбер бар иде. Безнең авыл ирләре кичкә табан кибет янына килеп утыралар иде. Аракыны өч кеше җыелышып алалар иде, кемдә күпме акча бар, шуның кадәр кушыла. Ләкин алар эчсәләр дә, икенче көнне барыбер эшкә чыгалар иде, баш ташлап эчә торган кешеләр түгелләр иде. Шуларны искә төшереп ясаттык анысын, – ди әңгәмәдәшем.

Әле күптән түгел генә музей территориясенә кое ясаткан Тәлгать абый Мотыйгуллин. Анысын Мамадыштагы бер авыл яныннан үтеп киткәндә күреп алган. Иске бер кое тора икән – йөз еллык. Әйберләрен сорап караган да, бирмәгәннәр. Шуңа күрә, осталар яллап, шул коены фотога төшереп алып, нәкъ шундыйны музей территориясенә ясаткан. Киләчәктә территорияне тагын башка төрле кызыклы, тарихи экспонатлар белән тулыландырырга уйлый ул. Мәсәлән, тиздән янгын каланчасы ясатачак икән.

Сокланып куйдым. Гадилектә галимлек, диләр. Тәлгать абый, кафе хуҗасы буларак, югыйсә, керемнәренә текә машина сатып ала, чит илләргә йөри, бер-бер артлы фатирлар алып яши алыр иде. Ә ул хәләл кеременнән өлеш чыгарып, республикадашларын, ватандашларын сөендерә. Менә нинди ул совет чоры тәрбиясе. Рәхәтләнеп, ял итеп кайттым ул музейдан. Юлыгыз төшкәндә, сез дә кереп чыгыгыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Мамадыш – Казан

Комментарии