«Татарларга совет режимы да, урыс режимы да икеләтә золым кылды»

 «Татарларга совет режимы да, урыс режимы да икеләтә золым кылды»

Казанда Аяз Гыйләҗев әсәрләрен төрле телләргә тәрҗемә итүчеләр белән матбугат очрашуы узды. Гыйләҗев белән ГУЛАГта утырган маҗар тәрҗемәчесе Арпад Галгоцига «Азатлык»: «Сезнең баштан үткән михнәтләр тагын кабатлана ала дип уйлыйсызмы?» – дигән сорау бирде.

Казан (Идел буе) федераль университетында «Күп мәдәниятле җәмгыятьтә туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды. Әлеге чара кысаларында татар язучысы Аяз Гыйләҗев (1928-2002) романнарын маҗар, төрек һәм урыс теленә тәрҗемә итүче белгечләр – Арпад Галгоци, Фатих Кутлу, Наил Ишмөхәммәтов, КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге журналистлар белән очрашты.

Арпад Галгоци «Азатлык»ның соравына: «Башка кабатланмас дип ышанасы килә. Дөнья нацизм һәм большевизм бүтән беркайчан да кабатланмаслык дәрәҗәгә үсте, дип өметләнәм. Дөнья инде аларның юк итүче, кешеләрне үтерүче режим булуын күрә алырлык дәрәҗәгә җитте. Татарларга бу икеләтә кагыла. Чөнки аларга карата совет режимы да, урыс режимы да һәрвакыт золым кылды. Безгә, маҗарларга, җиңелрәк булды, чөнки без совет социалистик режимы биләмәләренең читендә идек. Мөмкинлек ачылуга, хакимият алмашуга, әлеге системадан чыктык. Сезгә исә авыррак. Русия үзәгендә яшисез. Сездә күп нәрсә илдәге гомум сәясәткә бәйле. Әгәр урыс хакимияте башка милләтләргә хөрмәт, ихтирам белән караса, ул чакта барысы да әйбәт булыр», – дип җавап бирде.

Репрессияләнгән татар язучыларының берсе Аяз Гыйләҗев белән Арпад Галгоци 1953нче елның азагында Казахстанның Караганда өлкәсендәге лагерьда таныша. Алар күрше бригадаларда эшли. Бераздан Гыйләҗев бригадир итеп билгеләнә. Галгоци үзендә портрет ясау сәләтен ачкач, эшкә йөрми башлый. Китабының тышлыгында да Аяз Гыйләҗевнең Арпад Галгоци әсирлектә ясаган портреты урын алган, әлеге китапны ул матбугат очрашуына да алып килгән иде. Гыйләҗев белән аралашулары кыска вакытлы була, маҗар кунагы аның турында гомере буе уйлап-борчылып яши.

«Аяз белән өч ай гына аралашуыма бик үкенәм. Аяз Гыйләҗевнең гаиләсе белән аралашканда да, исән булса, ничек булыр иде икән, дип сөйләшәбез. 63 елдан соң очрашуыбызны күз алдыма китерәм. Әмма, күрәсең, Ходай башкача язган. Шул кыска вакыт эчендә дә без нык аралаштык, төрле темаларга сөйләштек. Без бик яхшы дуслар идек», – диде ул.

«Йәгез, бер дога»ның урыс телендәге вариантын Наил Ишмөхәммәтов әзерләгән. Аның өчен бу бик җитди һәм кадерле проектка әйләнгән, биек тау башына менгән кебек булган.

Тел белгече Фатих Кутлу Аяз Гыйләҗевнең күп кенә әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә иткән. Автор сүзләренчә, әлеге китаплар Төркиядә зур кайтаваз уяткан. Кутлу остазы Гыйләҗев белән 2000 елның 26 апрелендә таныша. «Аяз абый, кайсы әсәрегезне төрек теленә тәрҗемә итәсегез килә?» – дип сорагач, ул «Өч аршин җир»не әйтте», – дип искә алды тәрҗемәче. Әлеге әсәр төрек телендә биш тапкыр басылып чыга. «Остазымны тагын да танытыр өчен, башка әсәрләргә дә тәрҗемә кирәк, дигән фикергә килдем. 11 романын тәрҗемә итү максаты куйдым», – ди Фатих Кутлу.

Байбулат ДӘҮЛӘТ

Рәсемдә: сулдан: галим Рәдиф Җамалетдинов, Арпад Галгоци, Фатих Кутлу

Татарстан прокуроры ТИҮ документларын урыс телендә алып баруны таләп итә

Татарстан прокуроры Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиевка «экстремистик эшчәнлек алып баруга юл куймаска» дигән кисәтү чыгарган. Кисәтүдә шулай ук ТИҮ документларының татар телендә генә түгел, урыс телендә дә алып барылырга тиешлеге күрсәтелә.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков имзалаган кисәтүдә 2017нче елның мартында Татарстан Юстиция министрлыгының ТИҮ эшчәнлеген тикшерүе һәм, нәтиҗәдә, оешманың «үз эшчәнлеген татар телендә генә алып баруы» ачыклануы турында язылган. Бу хакта «Идел-Реалии»га ТИҮ рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәт сөйләгән. Нәфыйков Русия Конституциясе һәм «Русия дәүләт телләре турындагы» канунда Русия җирлегендә урыс теленең дәүләт теле булуын искә төшергән. «Русия дәүләт теле барлык оешмалар эшчәнлегендә һәм канцелярия эшләрен алып баруда кулланылырга тиеш», – дигән Нәфыйков.

Ул шулай ук Татарстан Конституциясе нигезендә республикада ике дәүләт теленең тигез хокуклы икәнлеген дә әйтеп уза һәм быел язын ТИҮнең Татарстанда татар телен бердәнбер дәүләт теле итү таләбе белән чыккан мөрәҗәгатенә игътибар итә. Прокурор хәбәр итүенчә, Казанның тәбәкара экспертизалар үзәге әлеге мөрәҗәгатьтә «телгә мөнәсәбәтле» низаг уятуга юнәлтелгән мәгълүмат сыйфатлары барлыгын ачыклаган. Татар телен бердәнбер дәүләт теле итүгә чакыруда республика җирлегендә яшәүче урыс телле ватандашларның хокукларын һәм кануни мәнфәгатьләрен чикләүгә омтылыш бар, ди Нәфыйков.

Ул шулай ук 11нче майда Чаллы ТИҮнең экстремистик оешма дип танылуын һәм Русиядә тыелуын искә төшерә. Моннан тыш, шушы елның 28нче июнендә ТИҮ эшчәнлегенә карата җинаять эше ачылуы турында да яза. «Шулай итеп, ачыкланган фактлар ТИҮ эшчәнлегендә экстремистик эшчәнлек сыйфатлары барлыгын күрсәтә», – ди Нәфыйков һәм оешма әгъзаларын «моңа юл куярга ярамый» дип кисәтә.

Татарстан прокуроры «Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору» канунын бозуны булдырмас өчен ике ай эчендә тәгаен оештыру чаралары һәм гамәли чаралар күрергә тәкъдим итә.

ТИҮ эшчәнлегенә карата җинаять эше «нәфрәт яки дошманлык уяту, кешенең абруен төшерү» маддәсе нигезендә ачылган. 21нче августта оешма җитәкчесе Фәрит Зәкиевнең өендә тентү узган иде. Әле күптән түгел генә татар милли хәрәкәте активисты Айрат Шакировның (Гомәр Батырша) өендә дә тентү узды.

Социаль челтәрләр Сүриядә тагын бер корбан турында сөйли

Сүриядә татарстанлы подполковник Рафаэль Хәмидуллин һәлак булган. Бу хакта рәсми хәбәр юк.

Рафаэль Хәмидуллин 21нче сентябрьдә үк Сүриядә миномет утында һәлак булган, ә җасәден Казанда бары тик 22нче октябрьдә генә җирләгәннәр. Бу хакта үзенең «Фейсбук» сәхифәсендә блогер Анатолий Несмиян (Эль Мюрид) хәбәр итә. Подполковникның үлеме турында рәсми белдерү юк.

Reuters мәгълүматларына караганда, 2017нче ел башыннан гына да Сүриядә Русиянең 40 хәрбие һәм шәхси хәрби ширкәт вәкилләре һәлак булган. Русия Саклану министрлыгы рәсми рәвештә ун кешенең генә үлемен раслады.

Быел март аенда Сүриядә Яшел Үзәннән Дмитрий Маркеловның үлеме турында билгеле булды. Ул Вагнер хосусый хәрби ширкәтендә хезмәт иткән, диелде. РБК язуынча, 32 яшьлек өлкән сержант 29нчы гыйнварда һәлак булган. Аны 16нчы февральдә Яшел Үзәндә җирләгәннәр.

Аңа кадәр Сүриядә узган җәйдә үк һәлак булган тагын бер Татарстан хәрбие турында билгеле булган иде. Казанлы Марат Әхмәтшин артиллерист булып хезмәт иткән һәм былтыр июньдә Пальмира янында һәлак булган. Аны былтыр августта җирләгәннәр.

Конгресс – татар мәнфәгатен якларлык оешма түгел, яңасы кирәк

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы президиумы утырышыннан соң, Казандагы 2нче гимназиягә дә прокуратура тикшерүе килгәнлеге билгеле булды. Әлеге гимназия башка төбәкләр өчен дә үрнәк иде, аның укучыларының урыс теленнән БДИ нәтиҗәләре Русиянең уртача дәрәҗәсеннән югары булып торды. Прокуратура бу гимназиядә татар теленең дә югары дәрәҗәдә укытылуын җинаятькә тиңләгән булып чыга.

Себердә юк андый тикшерүләр, чөнки монда татар милли мәгариф челтәре күптән юкка чыкты инде, этнокомпонентка гына калган, атнасына 1-2 сәгать укытылган татар теле елдан-ел сүнә бара, укытучылар әзерләнми, татар авылларының татар балалары гына укыган мәктәпләре урыс мәктәпләренә филиал булып күчерелеп юкка чыга, туган телдә белем бирү турында сүз дә юк.

Туган тел прокуратура карамагына калган Татарстанга да өмет юк хәзер. Кыскасы, мондый шартларда, дәүләт басымы астында утырган татар конгрессы туган телне саклау мәсьәләсен ахырына кадәр хәл итмәячәк, чит төбәкләргә терәк булуы да мөмкин түгел, аңа өмет итеп вакытны әрәм итәргә ярамый. Милли шура президиумына дәүләт кушканны үтәүче дәүләт органына караган кебек кенә карарга кирәк. Алар әнә үткәрсен бәйрәмнәр, бөек шәхесләрне күтәрсен – боларны да кемдер эшләргә тиеш бит.

Әлеге вазгыятьтә дәүләткә бәйле булмаган татар иҗтимагый оешмасы төзеп хәрәкәт итү генә кала. Тик менә ул оешмага матди-техник нигез булдырмый торып берни эшләп тә, оешып та булмаячак. Йә булмаса, сәяси, милли дип атамый гына, сәяси төсмере булмаган исем астында татарлардан торган фирка төзү кирәк. Сугышу өчен түгел, цивилизацияле юллар белән туган телне, милли асылыбызны саклап калу өчен. Башка чара юк.

Бу максатка татар байларын җәлеп итәргә кирәк. Өмет аларда гына. Акчаларын күңел ачу чараларына, укылмый торган китаплар чыгаруга, спорт ярышларына сарыф итүдән туктап, туган телне саклау эшенә юнәлтсеннәр иде. Юкка чыгып бетмәгәндер бит әле аек акыллы милләтпәрвәрләр?!

Конгрессның Милли шурасын гаепләргә, аның җитәкчеләренең премия алуларын да күпсенергә кирәкми, чөнки алар дәүләт белән халык арасындагы ут эчендә кайнап, җиңел булмаган четерекле хезмәт үтиләр, алар өчен куелган кысалардан чыга алмыйлар, чыгармыйлар да аларны. Шуны аңларга кирәк: Татар конгрессы – хөкүмәт структурасының бер тармагы, дәүләт акчасына дәүләт идеологиясен гамәлгә ашыручы оешма ул. Ә дәүләтнең бүгенге көндә төп максаты – Русиянең барлык халыкларын урыс халкы эчендә эретеп юкка чыгару. Өстән бәйрәмнәр белән халыкның милли үзаңын томалап, астыртын канунсыз юллар белән милләтләргә өзлексез, рәхимсез һөҗүм ясау, туган телне юк итүгә юнәлдерелгән кануннар чыгару бара.

Шунысы куркыныч: бу эшне алып баручылар оялу дигән нәрсәне белми, халык фикеренә колак салмый, канунсыз эш итүдән дә җирәнмиләр. Моңа Шәйхразиевның: «Дөрес эшләгәнбезме татарча укытып, әллә дөрес эшләмәгәнбезме», – дигән сүзләре дәлил.

2006нчы елда Казанда үткәрелгән Бөтенрусия татар укытучылары корылтае дәүләтнең шул елларда ук урыс булмаган телләрне акрынлап юк итү идеясен билгеләп, шуны астыртын гамәлгә ашыру юлына басканлыгын күрсәткән иде.

Бәйрәмнәр үткәрү белән генә мавыккан милли-мәдәни иҗтимагый оешмалар сизми дә калдылар шуны. Галимнәр дә сүз дәшмәде. Әнә Милли шура президиумында мөхтәрәм галимәбез Дания Заһидуллина да бар. Ул да катнашты әлеге укытучылар корылтаенда, тик туган тел файдасына бер сүз әйтмәде, үзенең фәнни эзләнүләренә нигезләнгән зур фәнни доклад ясау белән генә чикләнде. Гомумән, чыгышларның төп асылы галим-голәмәнең, укытучыларның үз тәҗрибәләре белән уртаклашуына кайтып калды.

Бу корылтай вакыйгасын тиккә генә искә төшермәдем – сабак ул безнең өчен, бүгенге проблеманы вакытны үткәрмичә хәл итәргә кирәклекне аңлау өчен. Хәзер дә шул корылтайны әзерләп үткәргән кешеләр хәл итә туган тел язмышын, кайсы якка юнәлтүләрен яшермиләр дә, төбәкләрдән килгән кешеләрнең фикерләренә, тәкъдимнәренә колак та салмыйлар әнә. Ә инде прокуратураның, мәктәпләргә бәреп кереп, туган телне укытуны тикшерүе дәүләтнең туган телебезне репрессияләү юлына аяк басканлыгын күрсәтә. Җинаять эшләрен тикшерергә бурычлы прокуратура туган телне, туган телдә укытуны җинаять итеп күрә икән, телдән башланган репрессиянең киләчәктә нинди төс аласын фаразларга гына кала.

Бибинур САБИРОВА

Комментарии