- 25.10.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №43 (26 октябрь)
- Рубрика: Архив
Илсур МЕТШИН, Казан мэры:
– Хезмәт биржасында тәкъдим ителгән 10 мең сумга кем эшкә барсын!? Сау-сәламәт килеш, 10 меңгә ялланып буламы? Эш бирүчеләр бу хакта ни уйлый икән?
Виктор САДОВНИЧИЙ, Мәскәү дәүләт университеты ректоры:
– Нәкъ менә Иван IV Русия дәүләтчелегенең бер символы булып тора, ә аның хакимлек итү чоры Ватаныбыз тарихының алтын битләренә кереп калган.
Васил ГАЙФУЛЛИН, Татарстанның элекке мәгариф министры һәм Татар Дәүләт гуманитар институты ректоры:
– БДИ мин министр булып эшләгән чорда булмады һәм мин үземне шуның белән бәхетле, дип саныйм. Шул балларга карап без институтларга студент алабыз. Үзен күрмибез. Килеп керәләр 1нче сентябрьдә, шаккатып утырасың: болар бит укытучы булырга бөтенләй әзер кеше түгел – сөйләшә белми, тотлыга, холыксыз, нервлы, кеше белән аралаша белми. Андыйлар да бар.
Комментарии