Әле дә ничек чыдый бу ил?

Әле дә ничек чыдый бу ил?

Советлар союзы таркалганнан башлап, югарыдагы түрәләр ил халкының көне-төне эшләп, авырлыклар белән булдырган бар байлыгын үзләштереп, миллиардер булып бетте. Соңгы вакыттагы коррупционерлар берсен-берсе уздырып, миллионнар белән генә түгел, миллиардлар белән урлаша башлады. Араларында иң «тырышы», урлауда рекорд куючысы – полиция полковнигы, коррупциягә каршы көрәш комитеты җитәкчесе урынбасары, дип аңладым, – Дмитрий Захарченко барысыннан да уздырды бугай.

Мәскәү үзәгендәге 100 миллион сумлык 4 бүлмәле фатирының бер бүлмәсен акча саклый торган склад итеп файдаланган ул. Тикшерү органнарыннан килгән вәкаләтле кешеләр аның бу бүлмәсендә сакланучы 9 миллиард сум акчасы барлыгын ачыклаган. Аларның авырлыгы гына да 1,5 тоннага баса икән. Уйлап кына карагыз әле, тонна ярым бәрәңге түгел, тонна ярым акча хакында бара бит сүз! Шушы ук полковникның Швейцария банкларында 300 миллион евросы булуы да ачыкланган. 8 яшьлек кызына 250 миллионлык фатир бүләк иткән булган. Мәскәүдә 1 миллиард сумлык күчемсез милек хуҗасы да икән әле ул. Болары ачыкланганнары, ә ачыкланмаганнары тагын күпмедер. Әле шушы галәмәтләрдән соң да үзенең гаебен танымыйча, нишләп мине монда ябып куйдылар икән, дип аптырый, ди. Гаепсез икәнлеген расларга адвокатлар яллаган, ди. Полковник дәрәҗәсендә кешенең шуның кадәр миллиардлар урлау мөмкинлеге булгач, генераллары күпме урлый икән? Аларның мөмкинлеге тагын да зуррак бит!

Бу полковник Захарченко хакында тагын ниләр язалар икән, дип, интернетта карана торгач, мондый зур суммаларда урлашучы каракларның күплеген белдем дә, әле дә ничек чыдый бу хөкүмәт дип, аптырашта калдым. Интернеттагы бу караклар исемлегендә кемнәр генә юк! Тик берсе дә гади эшче түгел, бар да югарыда утыручы губернаторлар, шәһәр җитәкчеләре, министр урынбасарлары, эреле-ваклы чиновниклар. Югыйсә болар берсе дә акчага мохтаҗ, хәерче кеше түгел. Киресенчә, зур хезмәт хакы алып, төрле ташламалардан файдаланып, шоферлары белән кыйммәтле машиналарда утырып йөрүче, дәрәҗәле саналган кешеләр бит. Аларның караклыклары ачыкланса, аның кем булына карап, күбрәк урлаган саен, җәзасы да кимрәк бирелә бугай әле. Җитмәсә, караклыгы фаш ителгәннән соң, тагын да дәрәҗәлерәк урыннарга күтәрелүчеләре дә бар, үзебез күреп торабыз ләбаса.

Уйлый белгән кешегә нәфеснең дә бер чиге булырга тиештер бит инде. Захарченко да бер миллиардны кесәсенә салганнан соң, тукталып калган булса, беркем берни белмәс иде, бәлки. Аның бер миллиарды гына да балаларына, оныкларына җитәр иде югыйсә. Артыгының нигә кирәге бар, аны үзең белән теге дөньяга алып китә алмыйсың? Чиста күңел белән үз өеңдә тынычлап йоклап, дәрәҗәле кеше булып калуы ярамады микәнни?

Русиядә урлашып яшәү элеккедән килгән гадәт инде ул. Аны җиңел генә бетереп булыр дип тә әйтә торган түгел.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии