Канлы казык белән иҗат итә

Канлы казык белән иҗат итә

Красноярск ягындагы Канск шәһәрендә яшәүче рәссам Владислав Гультяев «халык исеменнән» Явыз Иванга җирдән чыгып торучы «канлы казык» рәвешендә һәйкәл куйган. Бу казык кешеләргә узган чордагы түрәләр, идарәләрнең явызлыгын, азгынлыгын искәртә һәм кабат шул чор якынлашуы турында кисәтә, ди ул.

Орел каласында әлеге тарихи шәхескә һәйкәл ачылганнан соң «канлы патшаны» яратучы даирәләр шулай ук Мәскәүдә, Казанда һәм Коломна шәһәрләрендә дә аңа пот куярга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты. Ә Гультяев исә Явыз Иван һәм Сталин кебек хакимнәргә һәйкәлләр кую – репрессияләр һәм җәзаларны хуплау, ди.

Владислав әлеге әсәрен бер атна дәвамында әзерләгән һәм бу атнада гына, кыюлыгы җитеп, җәмәгатьчелек хозурына чыгарган. Ул арада кар да явып киткән. Иң башта рәссам үзенең әсәрен «ВКонтакте» сәхифәсендә күрсәтте.

«Тышкы кыяфәте белән һәйкәл һәр урыс кешесендә булырга тиешле нык умыртканы хәтерләтә. Аннан башка рухилык турында берни дә сөйләп булмый. Аның затлы кыяфәте турыдан-туры югарыга үрмәли, ул безнең халыкның данлы җиңүләргә, ныклы уңышларга омтылышын күрсәтә. Андагы кан омтылышларның нинди бәягә төшүе турында уйлап тормавыбызны чагылдыра», –дип язды ул.

Тик Гультяевны бар кеше да акламады. Красноярск ягында торучы Марат Вәлитов исемле егет аны тәнкыйтьләп чыкты. Вәлитов тарихи шәхесләргә тәнкыйди бәя бирмәскә, барысын да ничек бар – шулай кабул итәргә чакырды: «Үткән эшкә салават», дигән сыманрак. Бу фикер Явыз Иванга һәйкәл куюны яклаучы яки аңа тыныч караучы башка татарлар авызыннан да яңгырады.

Тик «ВКонтакте»да Мурат Назаралиев исемле кулланучы Марат Вәлитов белән килешми. «Һәйкәл – оныттыртмаучы әйбер. Шуңа күрә һәйкәлләр казык, дар агачы, ядрә белән иләнгән диварлар, чәнечкеле тимер чыбыклар рәвешендә булырга тиеш. Башка төрле һәйкәлгә лаек патшалар, ил җитәкчеләре юк», – дип саный ул.

«Азатлык» Владислав Гультяевның үзе белән дә аралашты.

– «Казык» һәйкәлен куйганнан соң үзегезне имин хис итәсезме? Турыдан-туры яки читләтеп янаулар юкмы?

– Мин үземне һәрвакытта имин хис итәм. Тик тискәре нәтиҗәләр көтәргә була. Әмма миңа каршы юнәлдерелгән һәрбер каныгу җилләткечкә тизәк салу кебек кенә булачак. Тема белән идея тагын да күбрәк таралачак кына. Алар тарих тегермәненә су коеп кына торачаклар.

– Ни өчен андый һәйкәлне нәкъ менә сез куйдыгыз?

– Моны кемдер куярга тиеш иде бит инде. Хакимият тираннар һәм садистларга үз һәйкәлен куя икән, халык та үз һәйкәлен куярга хаклы. Бер хикмәтле комментатор язганча, берьюлы ике төрле ике һәйкәл булу Явыз Иван чорын тагын да ачыграк тасвирлый.

– Ә ник шул урынны сайладыгыз?

– Бу матур урын минем өй янында гына урнашкан. Җәен анда комда кызыналар, ә кышын балык тоталар.

– Сез элек тә тимер һәм чуен һәйкәлләргә респиратор кидереп иҗади акция ясаган булгансыз инде. Бу ни аңлатты?

– Респираторлар кидерү Красноярскидагы һава пычрануга каршы оештырылды. Борчылырга зур сәбәп бар. Бездә онкологик чирләр, яман шеш белән авыручылар саны гына да бер елда 11 процентка артты. Ягъни бүген 10 мең кеше яман чирдән газапланса, тугыз елдан соң 20 мең кеше булачак. Безнең як өчен бик зур сан бу.

– Сезне «Война», «Пусси Райт» кебек иҗади һәм протест төркемнәренең дәвамчысы дип атап буламы?

– Әйе, була. Иҗатларын уңай бәялим. Мәдәниятне битараф булмаган һәм кыю кешеләр генә тартып алып бара. Музыкантлар, җырчылар арасында да андыйлар бар.

– Сәнгать белгечләре кайчакта мондый иҗатка шик белән карый, зәвыксыз яки арзанлы чаралар, дип бәяли…

– Акционизм – үтемле чара. Мин нинди генә мәкалә яки фикер язсам да, аны бу кадәр күп кеше күрә алмас иде. Төбе җиргә күмеп куелган казык исә зур игътибар җәлеп итте. Кечкенә генә көч белән зур мәгълүмәти төтен чыгардым. Мин кешеләргә ничек итеп аз гына мөмкинлекләр белән дә зур нәтиҗәләргә ирешеп булганын күрсәттем. Акционизм – сәнгатьнең киләчәге ул. Чөнки ул ачык һәм җете төстә, күп кешегә барып ирешүче һәм бик тиз эшләнә торган әйбер. Бүгенге матбугат һәм гаммәви кыр шартларында үз фикереңне җиткезү өчен бу бик мөһим шарт.

Хәйдәр РАХМАНОВ

Татарстанда яулыклы укучылар күзәтү астындамы?

«Азатлык»ка Татарстан мәктәпләрендә белем алучы укучылар арасыннан яулыклы кызлар һәм түбәтәйле егетләр турында мәгълүмат җыю бара, дигән хәбәр килеп иреште. Моның максатын белергә теләп, Биектау районы мәгариф бүлегенә шалтыраттык. Тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары Альбина Мөстәкыймова әйтүенчә, әлеге мәгълүматны Террорга каршы комитеттан сораганнар.

«Без бит кушканны башкаручылар гына. Мин бу вазифада әле бер генә ел эшлим, әмма андый мәгълүматны узган елларны да җыйганнар. Нәрсә өчен кирәк булуын әйтә алмыйм. Без болай да укучылар турындагы мәгълүмат читкә чыкмасын, дип бик сак булырга тырышабыз», – диде ул.

Мөстәкыймова бу мәгълүматны террорга каршы оешманың республиканыкымы яки Русиянекеме таләп итүен әйтә алмады. Билгеле булганча, Татарстанның Террорга каршы комиссиясен Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Татарстан Иминлек советы сәркатибенең баш киңәшчесе Михаил Блинов исә «Азатлык»ка бу хәбәрне кире какты.

– Бу ниндидер ахмак әйбер, шуңа аңлатма да биреп тормыйм. Республика Президентының яулыктан йөрүче укучыларны санаудан башка эше беткәндер инде алайса?

– Сездән югарырак торган Русиянең Террорга каршы комитетыннан мондый боерык килә аламы?

– Юк. Минемчә, андый йөкләмә барыбер безнең аша узар иде. Ә ул булмады һәм булмаячак. Александр Бортников та акыллы кеше һәм озак еллар Террорга каршы комитетны җитәкли.

– Сез, димәк, кире кагасыз?

– Мин кире какмыйм… юк, мин кире кагам, чөнки сез ниндидер мәгънәсез әйбер турында сөйлисез. Мондый башбаштаклык белән республикада беркем шөгыльләнми.

Юрист Марат Ашимов балалар турында мондый мәгълүмат бирүне канунсыз, ди.

«Бу балалар турында шәхси мәгълүмат. Мәктәпнең ул мәгълүматны кемгәдер бирергә һич хокукы юк», – диде ул.

Икенче юрист Ирек Биккинин мондый хәлне дини өлкәдә дискриминация, дип бәяли.

«Һәрбер мәктәп җитәкчесе: «Бездә андыйлар юк!» – дип җавап кайтарырга хокуклы», – ди ул.

Ул арада Avaaz.org сәхифәсендә Русия Президенты Владимир Путин исеменә барлык уку йортларында хиҗап киеп йөрүгә рөхсәт бирүне сораган петициягә имза җыю башланды.

«Русия Конституциясенең 28 маддәсе нигезендә, һәр кешегә вөҗдан иреге, дин тоту иреге гарантияләнә. Үз чиратында, уку йортында хиҗаптан йөрүне тыю Русиядә сан нигезендә икенче урында торган конфессия вәкилләре хокукларын һәм Русия Конституциясен бозу булып тора», – диелә мөрәҗәгатьтә.

Ландыш ХАРРАСОВА

Феофан: «Катнаш никахта дин үзебезнеке булырга тиеш!»

22нче октябрь көнне митрополит Феофан православ яшьләр белән очрашуда сәяси, социаль, көнкүреш мәсьәләләргә мөнәсәбәтен белдерде.

Әлеге чарада «КПД» дигән, Казан православ ихтыяри яшьләр үзәге оештырылуы турында игълан ителде. Ул яшьләрне берләштерү, дингә җәлеп итүдән тыш, ялгыз картларны карау, авыруларны карашу кебек изге эшләр башкаруны максат итеп куя.

Бу оешма митрополит ярдәме һәм башлангычы белән оештырыла, диелде.

Казан Епархиясе бинасында ул көнне шәһәрнең православ яшьләр хәрәкәтенә керүче өлкән сыйныфтагы мәктәп укучылары, студентлар, шулай ук урта яшьтәге ханымнар һәм әфәнделәр дә җыелды.

Феофан берничә тапкыр мөселманнар белән мөнәсәбәтләр темасына да кагылып китте. Аерым алганда, ул православ яшьләрне мөселманнардан үрнәк алырга чакырды. «Алар шул хәтле актив, шул хәтле эшчән», – диде ул. Православлар ни дәрәҗәдә толерант булырга тиеш, дигән сорауга җавап биргәндә, митрополит мөселманнарга карата чын мәгънәсендә толерант, үзара хөрмәт белән карарга кирәк, мөмкинлек булганда, дуслашырга, уртак чаралар үткәрергә кирәк, диде.

Чыгышыннан аңлашылганча, ул җәмгыятьтәге иреклекләр Русиягә хас әхлакны кысрыклап чыгара, зыян сала, дигән фикердә тора. Бигрәк тә мәгълүмат иреге борчый икән митрополитны: «Матбугатта наркотикларны яки бер җенесле мөнәсәбәтләрне матур итеп төреп биреп, уңай итеп күрсәтәләр», – ди ул.

Феофан рус православ чиркәвенең уртак фикерен кабатлап, бала төшерүне гаепләп чыкты, яралгыны үтерүне террорга тиңләде.

Шулай ук, баш атакай фикеренчә, Һеллоуин кебек бәйрәмнәрне үткәрү – иблискә табыну сыман әхлаксыз гамәл. «Андый бәйрәмнәр һәм гомосексуаль никахларны яклаган Көнбатыш чын православлар өчен үрнәк була алмый, безнең яшьләр беренче чиратта үз гореф-гадәтләрен үстерергә тиеш», – диде. Мәсәлән, Изге Валентин бәйрәме урынына православ изгеләр Петр һәм Февроний көнен билгеләргә тәкъдим итте.

Шуның белән бергә, митрополит яшьләрне дуслары арасында православ динен курыкмыйча якларга һәм пропаганда алып барырга чакырды. Бу очракта да ул мөселман яшьләрне үрнәк итеп күрсәтте. Чөнки ислам турында начар сүз әйтүчеләр шунда ук каты җавап алачак, ди митрополит.

Очрашуга килүчеләрне шулай ук руханиның катнаш никахларга мөнәсәбәте дә кызыксындырды. Феофан атакай башка диндәге кеше белән гаилә коруны катгый тыймады, күп халыкларда үз диндәшләре белән парлашу йоласы бар, дип кенә йомшак итеп үгетләде. Әмма соңыннан, катгый рәвештә, катнаш никахта туган балаларыгызның дине православ булсын, дип белдерде:

«Яраткансыз икән, ни эшләтәсең, әмма өйләнешкәнче, сайлаган ярыгыз риза булса, балалар православ динендә булырга тиеш, дип килешеп куегыз. Ул вакытта, ярар инде, катнаш никах булса, булсын, әмма динне сайлау мәсьәләсендә соңгы сүзне сез әйтергә тиеш, катнаш никахта да үз динегезне сакларга кирәк!» – диде митрополит Феофан.

Залдан торып бер мәктәп укучысы митрополитка кызык сорау бирде:

– Сыйныфташлар: «Поплар яхшы машиналарда йөри, алар зур өйләр салып яши, алар барысы да байлар», – дип көлә, миңа аларга ничек җавап бирергә?

Феофан атакай моңа:

– Гайсә пәйгамбәр ишәктә йөргән, аннан да көлгәннәр, мин хәзер ишәккә утырсам, мине дә гаеп итәрләр иде. Бу сүзләрне үзләре дә бик үк әхлаклы булмаган атеистлар сөйли, – дип җавап кайтарды.

Бикә ТИМЕРОВА

Русия уку йортларында ризасызлык белдерү мөмкинлеген тикшерәләр

Мәскәүнең 40тан артык вузында һәм дистәләгән төбәк уку йортларында студент һәм профессорларның ризасызлык белдерү мөмкинлеген (протестный потенциал) тикшерү эше бара.

Тикшерү «Русия киләчәгенең сценарие» дип аталган махсус программа нигезендә башкарыла. Аны Русия халыклар дуслыгы университетының Стратегик тикшеренүләр һәм фаразлар институты җитәкчесе урынбасары Никита Данюк һәм аның командасы уйлап чыгарган.

Лекцияләрдә студентлардан сәяси сорауларга карата ачыктан-ачык фикер белдерүне, хәтта бәхәсләшеп алуны сораганнар һәм шуңа карап нәтиҗә ясаганнар.

Программаның авторлары белдерүенчә, уку йортлары мөгаллимнәре дәүләткә каршы идеяләрне пропагандалый. «Кызганычка каршы, профессорлар дәрәҗәсендә ачыктан-ачык булмаса да, бик кыенсынып тормый гына дәүләткә каршы идеяләрне пропагандалау бара», – ди Никита Данюк.

Проект «Антимайдан» хәрәкәте лидерларының берсе, «сәясәтче-патриот» Николай Стариков катнашында башкарыла һәм 2018нче елгы Президент сайлауларына кадәр дәвам итәчәк.

2015нче елның маенда Николай Стариковның лекциясенә Русия гуманитар университет студентлары ризасызлык белдергән иде.

Комментарии