ДАРУЛАР – КҮЗӘТҮ АСТЫНДА

ДАРУЛАР – КҮЗӘТҮ АСТЫНДА

2018нче елдан башлап Русиядә дару хакларын күзәтә торган мәгълүмат системасы гамәлгә керәчәк. Аны хөкүмәт заказы буенча булдыралар. Премьер-министр Дмитрий Медведев әйтүенчә, бүген бер үк даруга бәя төрле төбәкләрдә 25 һәм аннан да күбрәк процентка аерылырга мөмкин.

«КоммерсантЪ»

ЕЛ САЕН 2 ТРИЛЛИОН

«Милли куркынычсызлык» маддәсе буенча каралган бюджет чыгымнары киләсе өч елда якынча 2 триллион сумны тәшкил итәчәк. Быел әлеге сан 1 трлн 943 млрд сумга тигез. Әлеге акчаны 14 ведомство үзара бүлешә.

«РосБизнесКонсалтинг»

ХӘЕРЧЕЛӘНҮ ОЗАККА СУЗЫЛДЫ

Ил халкының реаль керемнәре 23 ай рәттән кими бара. Мондый вәзгыятьнең Путин хакимлек иткән чорда теркәлгәне булмады әле. Дәүләт статистика комитеты китергән мәгълүматка караганда, июль-август айларында русиялеләрнең хәтта номиналь (ягъни инфляцияне исәпкә алмаган) керемнәре дә азайган. Бу – 1999нчы елдан бирле күзәтелгән беренче шундый очрак.

«Слон.Ру»

ТӘРЕЛЕ КОМУФЛЯЖ

Изображение удалено.Хәрби руханилар өчен яңа кием формасы эшләнде. Комуфляжда православ тәре һәм руханиның исеме, чиркәүдәге дәрәҗәсе чигеләчәк. Мондый форма хәрби объектларга чыгар өчен гадәти гыйбадәт итү киеменнән уңайлырак булыр, дип көтелә.

ТАСС

ХОКУК САКЧЫЛАРЫ ДА СУГЫША

Омск өлкәсендә полиция хезмәткәренең юбилее аяныч тәмамланды. Бәйрәм табыны Калачинск шәһәрендә ашханәләрнең берсендә җәелә. Коллегаларын котларга дип килгән 60 хокук сакчысы, бер мәлне кызып китеп, үзара сугыша башлый. Нәтиҗәдә, савыт-сабага, өстәл-урындыкларга зыян килә. Хәзер әлеге очрак буенча өлкә полициясендә эчке тикшерү бара.

«Бизнес-Онлайн»

Комментарии