Чаллыда элмәтакталарны иганәче тапсалар гына татар телендә ясыйлар

Чаллыда элмәтакталарны иганәче тапсалар гына татар телендә ясыйлар

Башкортстанның Нефтекама шәһәренә барган идем. Диварына зур хәрефләр белән «Бөзрәханә» дип язылган бина янында басып торганда, ишектән сукрана-сукрана бер ханым күренде: «Мин моны бәдрәф дип торам, парикмахерский икән! Ошаган бит сүзләре…»

Башкортстанда, буталып китеп, әллә кайларга килеп чыгуың бар шул – чөнки биналардагы язуларның күпчелеге башкортча язылган. Туган телне саклау өчен мөмкинлек тә таба алар, акча да. Ә менә Татарстанда мондый «куркыныч» янамый. Чөнки бездә кайсы шәһәргә генә барсаң да, урысча, инглизчә элмә такталар балкып тора. Хатасыз язылган татар сүзе күреп алсаң, төш күрмим микән дип, күзеңне челт-мелт йомып тормалы. Конституциядәге телләр буенча законның ничек яхшы үтәлүен шуннан күрәбез.

ЧАЛЛЫДА «МИРА ПРОСПЕКТЫ» БАР

Чаллыда яшәүче Мөнир Ситдыйков шәһәрләрдә, район үзәкләрендәге элмәтакталарның, аңлатмалы язуларның урыс телендә генә булуына күптән игътибар иткән. Аеруча үз шәһәрләрендәге «Төбәк тарихын өйрәнү музее»на карата ризасызлык белдерә ул.

– Безнең шәһәр музееның түбәсе кечкенә генә булса да, үз өстенә ике зур язуны сыйдырган. Алар икесе дә урыс телендә һәм икесе дә бер үк: «Историко-краеведческий музей». Татар телендә аңлатмалы язу гына түгел, бер хәреф тә юк анда. Бу хакта музей җитәкчесе Рәйсә Булатовага хат язгач, ул: «Бер язу – 250 мең сумга төшә, безнең андый акча юк, иганәчеләр тапсак, 4 ай эчендә куярбыз», – диде. Шуннан мин уйланып калдым. Рус телендәге язуны эләргә дип ярты миллион акча тапкан музей, ә татарчасын язарга табалмыймы? Бу әйбер белән килешмичә, прокуратурага мөрәҗәгать иттем.

Чаллы прокуратурасы икетеллелек турындагы канунның бозылуын таныган, тик бу татарча хәрефләр эленмәгән очракта, музей җитәкчелеге әллә ни зыян да күрмәячәк икән. Нибары 500дән 1000 сумга кадәр гына штраф каралган.

– Татар теленең дәрәҗәсе 500 сумлык штрафка, ягъни бер капчык бәрәңге көненә калган икән, дидем. – ди Ситдиков.

Мөнир әфәндене Чаллы хакимиятенең дә ана теленә булган мөнәсәбәте хафага салган. Яшел каладагы башка биналарның да күбесендә татарча язулар булмавын күргән ул. Мәсәлән «Городской дворец творчества», «Центральная городская библиотека», «Центр реабилитации» кебек учреждениеләрне татарчага тәрҗемә итүнең әллә ни авырлыгы булмагандыр, дип саный әңгәмәдәшем. Дөрес, Чаллыда татарча язулар бөтенләй үк юк түгел – бар ул. Әйтик, урам исемнәре язылган такталарда. Тик аларын да грамотасы аксаган, тәрҗемәи сәләтләре туксаган кеше генә эшләткәндер. Менә «Альметьевский тракты»н гына алыйк. Бигрәк уңышлы тәрҗемә булган. Күрәсең, Чаллы хакимиятендәгеләр Татарстанда Әлмәт дигән шәһәр барлыгы турында әлегә ишетмәгәндер. Икенче бер урамны татарчага «Мира проспекты» дип тәрҗемә иткәннәр. Исемен урамга кушарлык Мира исемле нинди бөек шәхесе бар икән Чаллының, беләсе иде. «Тынычлык проспекты» булырга тиештер ул, бәлки?

Кыскасы, шушы күренешләргә җаны әрнегәч, Мөнир Ситдыйков, музей җитәкчелеген дә, башкарма комитетны да мәхкәмәгә җәлеп иткән.

ТАТАР КАЗЫЕ ТАТАР ТЕЛЕНӘ КАРШЫ

Чаллыдагы мәхкәмә бик күңелле узган. Казыйны да исәпләгәндә, биш татар катнашкан бу утырышны урыс телендә алып барганнар. Ярый әле урысчаны – татарчага, татарча әйткәнне урысчага әйләндереп барсын өчен, тәрҗемәче чакыртканнар, берсен берсе аңлый алмый «интегерләр» иде.

– Биш татар бер-беребезгә тәрҗемә итеп утырдык инде. Көлке генәме соң бу – барып чыкканбыз инде Агыйделнең аръягына! Законнарның үтәлешен тәэмин итәргә тиешле орган – Чаллы суды бу утырышта мине шаккаттырды. Ул Конституциягә каршы килердәй карар чыгарды. «Музей түбәсенә татарча язу элү, дәүләт учреждениеләренә, парклар исеменә, юл күрсәткечләренә татар телендәге атамаларны рус теле белән бертигез дәрәҗәдә урнаштыру буенча шикаятькә «отказать». Димәк, татар теле урыс теле белән бер дәрәҗәдә кулланылырга лаеклы түгел булып чыга? Ә законнар үтәлеше кайда? Гаҗәп карар бу минем өчен. Әле аны бит татар казые чыгарды!

Менә бу Конституциягә каршы килә торган карарны көченнән чыгарып, эшне кабат тикшерсеннәр өчен, Мөнир Ситдиков Казан шәһәрендәге Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Бу атнаның дүшәмбесендә әлеге уңайдан утырыш узды.

– Мин судларның эшчәнлеген бераз күз алдына китерәм. Чаллы суды ничек әйтсә, Югары суд шуны ук кабатлаячак. Менә монда килегез әле, – Мөнир әфәнде мине Югары мәхкәмә коридоры почмагындагы витриналарга таба алып китте. – Күрәсезме? Бездә татар телен санга сугулары менә моннан күренә. Русия Конституциясен тезеп куйганнар, ә янында Татарстанныкы бармы? Юк ул монда! Шуңа безне «Конституция, телләр турындагы закон», дип, алдап кына йөртәләр!

Әнә шундый төшенке рухта утырышлар залына таба атладык. Һәм һәркемне шаккаттырып, Югары мәхкәмә залында чын татарча суд башланып китте. Бу мәсьәләне бер түгел – өч(!) казый берьюлы карады. Тик утырышны Рафаиль Шакирҗанов алып барды. «Суд составына кире кагулар бармы? Эшне караганчы судка карата үтенечләрегез булырмы?» кебек саф татарча сораулар бирүенә гаҗәпләндем, билгеле. Бездәге мәхкәмәләр дә үзебезчә бара алыр икән! Менә ичмасам, могҗиза!

Судта чыгыш ясау өчен Чаллының башкарма комитетыннан вәкил чакырылган булса да, ул юк иде. Шуңа күрә бөтен җавапны музей җитәкчесе үзе генә тотты. Мөнир әфәндене хуплау өчен исә утырышка татар активистлары җыелган иде. Рәйсә Булатованың чыгышы аларны чыгырдан чыгарды, дисәм дә ялгышмам.

– Ситдиков бу мәсьәләдә бернәрсә дә аңламый. Мин сезгә хәер үзем аңлатам. Ни өчен музей түбәсендә ике язу һәм ни өчен алар икесе дә урыс телендә? Чөнки беренчесе – яныбыздан узучы үзәк урамга, икенчесе керү юлына юнәлтеп урнаштырылган. Без – музей. Татар телендә мондый язулар элә алмыйбыз, чөнки безгә кунаклар килә. Моннан тыш, керү юлында безнең нинди оешма булуыбыз турында өч телдә мәгълүмат язылган табличкалар бар. Әгәр Ситдиковның милли хисләре кимсетелсә, хокуклары кысылса, шуны килеп укысын. Аның бу шикаяте белән килешмим, безгә ничек уңайлы – без шулай эшлибез!

Ничек уңайлы булса – шулай эшлим дип, фатирыңда гына көйсезләнергә буладыр ул. Ә инде Мәдәният министрлыгына буйсынган дәүләт учреждениесе җитәкчесенә «уңайлы-уңайсыз» дигән капризлар белән судта чыгыш ясау дөрес түгел. Бу чыгышка хәтере калып, Мөнир Ситдиков та үз фикерен әйтте.

– Мин урамнан үтеп барам икән, татарча язуын укыр өчен ишек төбенә килергә тиешме? Минем вакытым юк. Бу минем милли хисләремне кимсетә. Шәһәр казнасына салымны урыс кына түгел, татар да түли бит. Әле Чаллыда татарлар күбрәк тә. Шулай булгач, бездән кергән салым акчаларының төгәл бүленешен тәэмин итүегезне сорыйм!

Казый Рафаиль Шакирҗановның музей җитәкчесенә сораулары шактый иде. Ике арада барган әңгәмәнең эчтәлеге генә ташка үлчим булып чыкты.

– Булатова, салымны бөтен кеше түли. Сезгә уңайсыз булса да, канун үтәлергә тиеш…

Безгә күп кешеләр килә, алар язуны урыс телендә укырга тиеш. Татар телендә кирәк икән – ишектә табличкалар бар. Безнең артык акчабыз юк!

– Музей директоры буларак, иганәчеләргә бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгать иткәнсездер, бәлки?

– Юк, итмәдем. Мөнир Ситдиковның үзенә әйттем, сез бирә аласыз 250 мең сум – ясатабыз, дип. Ул баш тартты. Ә сез кем дә булса ризалашыр дисезме? Хәзер кешедән 10 мең сум сорап алуы да авыр!

– Сезнең бу катлаулы мәсьәләгә карашыгыз артык гади…

– Ул безгә тынычлап эшләргә ирек бирми! Теләсә нинди судларга хат яза да, игътибарыбызны читкә юнәлтә. Без фәнни эш белән шөгыльләнергә теш! Язу элү белән түгел!

КАРАР УҢАЙ БУЛМАДЫ

Ике якның да фикерен тыңлагач, өч татар казые карар кабул итү өчен чыгып китте. Ә залда утырып калган Булатованы җыелган активистлар тынычлыкта калдырырга ашыкмады. Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов аңа шактый кызыклы сорау бирде:

– Безгә урыслар килә, тегесе килә, монысы килә, шуңа язулар урысча куелды, дип, бик оста акланасыз. Урманнан Маугли килсә, «Ву-у-у!», дип язып куярсыз микән?

– Кабатлап әйтәм, акча юк. Безнең түбәләрдән су ага – аны төзәтерлек тә юк әле!

Урыс телендә 500 мең сумлык язулар урнаштырырлык акча тапкан музейның түбә ямау өчен финанс мөмкинлекләре булмау гаҗәп тоелды.

Суд утырышы шактый җанлы булса да, һәм беренче карашка мәсьәләне уңай хәл итәрләр кебек тоелса да, казыйлар Мөнир Ситдиков шикаятен канәгатьләндермәде һәм Чаллы мәхкәмәсе карарын үз көчендә калдырды.

– Баштан ук әйттем бит, бездәге судларның эшчәнлеге нинди булуын! – дип уфтанды Мөнир әфәнде. Тик бирешмәячәген белдереп, өстәп куйды. – Чираттагы адым – кассация мәхкәмәсе булачак, Европаның кеше хокукларын яклау мәхкәмәсенә кадәр үк барып җитәчәкбез!

Сүз уңаеннан шунысын да әйтик, телләр турындагы закон үтәлеше башкалада да әллә ни хуш китәрлек түгел. Казанда татар теленең кулланылышы 5% кына тәшкил итә, калганы – урыс һәм чит телләр. Бу – Татарстан социологлары ясаган нәтиҗә.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии