- 25.09.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №39 (26 сентябрь)
- Рубрика: Архив
24нче сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт шурасы алдында еллык юллама белән чыгыш ясады. Дәүләт шурасы утырышы Сәлих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узды, утырышка 700 кеше чакырулы иде. Бу – Миңнехановның тугызынчы юлламасы. Сүз уңаеннан, башка еллардан аермалы буларак, Татарстан Президенты бу юлы татарча җөмләләр әйткәндә мәдәният һәм авыл хуҗалыгы белән генә чикләнмәде, нефть, сәламәтлек саклау өлкәсе, яшьләр проблемалары хакында гомуми сүзләрне булса да татарча әйтте.
Чикләүләр – буйсындыру нияте, Путин – юлбашчыбыз
Миңнеханов чыгышын: «Татарстанда – тынычлык һәм тотрыклылык, милләтара, динара аңлашучанлык», – дигән сүзләр әйтеп, Русия Президенты Владимир Путинга мәдхия уку белән башлады. «Русия Федерациясе белән горурланабыз», – диде ул. Шул ук вакытта ул тышкы сәясәткә дә бәясен бирде. «Чикләүләр, шантаж, куркыту – чит илләрнең басымына буйсындырырга тырышу. Конструктив көчләргә милли лидерыбыз Владимир Путин янына берләшергә кирәк, ул дәүләтнең куәтен арттыра. Татарстан Путинга зур ышаныч белән карый, узган сайлауларда Татарстанлыларның 82 проценты Путинны сайлады, аның сәясәтен хуплады», – диде ул. Залдагылар моңа дәррәү кул чапты.
Сайлау сюрпризлары кирәкми
2019нчы елда Татарстанда Парламент сайлаулары узачак. Миңнеханов бу вакыйгага тукталып, аңа җитди әзерлек булырга тиеш диде. «Дискуссия, полемика, тәнкыйть булсын, әмма бәхәсләшкән вакытта Татарстанның моңа кадәр яуланган уңышлары күләгәдә калмасын иде, – дип теләк белдерде Президент. – Тәнкыйть объектив булсын. Парламентка депутатларның яңа составы сайланачак. Яңару эзлеклелек белән барырга тиеш, ачыклык һәм халыкның эштә катнашуы белән бергә барырга тиеш», – диде ул. «Бердәм Русия» фиркасенең абруе төшеп бара. Сайлаулар көтелмәгән нәтиҗәләр китерергә мөмкин. Моны узган ялларда Владимир, Хабаровск шәһәрләрендә булган сайлаулар да күрсәтте. Сайлаучылар «Бердәм Русия» фиркасенә, хәзерге хакимияткә каршы тавыш бирде. Протест рәвешендә «дежур» – күз буяу өчен куелган намзәтләрне сайлады.
Миңнеханов Татарстан турында начар мәгълүматлар таралуы хакында да әйтте. Бу очракта ул «Татмедиа» агентлыгына шелтә белдерде. Ялган мәгълүмат тарала икән, димәк, «Татмедиа» сыйфатлы, дөрес хәбәр бирми, дип нәтиҗә ясады ул. Шулай ук Миңнеханов министрлыклар, дәүләт идарәләренә мәсьәлә туган икән, оператив мөнәсәбәт күрсәтергә кирәклеген әйтте.
Түгәрәк даталар
Татарстан Президенты 2020нче елда ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек, КамАЗның 50 еллыгы турында искә төшерде. Быел узып баручы Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын да искә алды. Президент Казанның Иске татар бистәсендә, Мәрҗани мәчете тирәсендә аның истәлегенә һәйкәл куелачак дип вәгъдә итте.
Путинга татар теле өчен рәхмәт!
«Туган телләрне укытуда Татарстан карашын һәм фикерләрен федераль үзәк, белгечләр ишетте, – диде Миңнеханов. – Август аенда имзаланган «Туган телләрне ихтыяри укыту турында»гы канун туган телләрне укытуда барлык мөмкинлекләр тудыра», –диде ул.
Миңнеханов Путинның туган телләрне саклау программасын тәкъдим итүе турында әйткәч, зал янә дәррәү алкышлады. Татар теленең дәүләт теле буларак укытылмавы турында юлламада сүз булмады диярлек. Бары тик «Татарстанда дәүләт телен укытуны камилләштерү кирәк» диелде, ләкин аның ничек укытылуына ачыклык кертелмәде. Татарстан Президенты «татар теле методикалары проблемасын хәл итмәү – безнең хата», дигән сүзләрен кабатлады.
Юлламада КФУ каршында педагогика институтын оештыруны төгәлләү максаты да куелды. Президент сүзләреннән аңлашылганча, бу Милли университет булмаячак, ә педагоглар әзерләүче Милли педагогика институты гына булачак.
Татар конгрессы кимчелекләре
Читтәге татарлар, ватандашлар белән тыгызрак эшләргә кирәклеге турында да сүз әйтелде. Милли мәгариф өлкәсендә барысы да «ал да гөл» дип, без теләгән күләмдә татар телен укыйбыз диелсә дә, бу милли яңарыш проблемасын хәл итми. Татарстан Президенты, татар халкының үсеш стратегиясе программасы һаман да булмавы зур кимчелек, дип, Дөнья татар конгрессын тәнкыйтьләде. Бу документ татар халкының үткәнен, бүгенгесен, киләчәген берләштерергә тиеш, дип әйтте. Әмма милли мәгарифсез бу эшне ничек башкарырга – билгесез.
Иҗади яшьләргә ярдәм кирәк
«Иҗади фикерләүче, креатив яшьләребез күп һәм аларның эшчәнлеге игътибар сорый. Креатив индустрия үсәргә тиеш, яңа иҗади үзәкләр булдыру мөһим», – диде Татарстан Президенты. Әлегә кадәр Казанда татар яшьләре җыелып эшли торган, төрле иҗади берләшмәләргә сыенырлык урын, бина юк.
Миңнеханов чыгышын бик актив, дәртле башласа, ахырда арыган кыяфәт белән: «Без яңача эшләргә тиеш, без булдырабыз!» – дип тәмамлады.
Юллама 1 сәгать 9 минут дәвам итте, Миңнехановны 11 тапкыр алкышлар белән бүлдерделәр.
Татар җырчылары, блогерлары «Instagram»да күпме акча эшли?
«Instagram»да иң популяр татар җырчыларының 200 меңләп язылучылары бар. Алар хосусый медиа кебек, үз битләренә көн саен яңа постлар чыгара, реклама белән акча эшли. Бәяләр бер мең сумнан башлап 50 мең сумга кадәр. Җырчы, алып баручыларның «Instagram»да рекламадан күпме акча эшләүләрен тикшерде.
Татар җырчылары арасында «Instagram»да иң күп язылучылары булган шәхес – Elvin Grey (Радик Юльякшин). Аның 286 меңләп язылучысы бар. Радикның ярдәмчесе Артем белдергәнчә, эчке якка (сторис) реклама бирү бәясе – 50 мең сум, ә беренче биткә Радик читтән рекламалар куймый, бары үзе турында гына постлар чыгара.
256 меңнән артык язылучыcы булган җырчы Гүзәл Уразованың «Instagram» битен карасак, ул – иң күп реклама куючылар рәтендә. Бәясе сториска 7 мең сум булса, беренче биткә чыгару 20 мең сум. Ике-өч ай аралыгында Уразованың «Instagram» битендә дистәдән артык реклама күренә. Гадәттә кием кибетләре, SPA салоннар, косметика тәкъдим итә Гүзәл.
200 мең язылучысы булган Фирдүс Тямаев һәм 112 меңләп кулланучы җыйган Ришат Төхвәтуллин рекламаны бөтенләй куймыйлар икән. Ике җырчы да реклама бирүен сораучыларга товарларын концертларына алып килеп күрсәтеп, шул мизгелләрне битләренә бушлай да кую мөмкинлеген әйтәләр. «Мин реклама куймыйм. Бу – артист эше түгел», – ди Фирдүс Тямаев.
«Концертыма кулдан эшләнгән үзенчәлекле бүләкләр алып килсәләр, халык алдына чыгып, бушлай рекламалый алам», – дип белдерде Ришат Төхвәтуллин.
154 мең язылучысы булган җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова «Instagram» битенә рекламаны 15 меңгә, сториска 7 меңгә куярга әзер. Соңгы ике-өч айда Ландышның битендә дистәләгән реклама постлары күренә. Без аңа журналист буларак: «Айлык керем күпме? Кемне рекламаларга икәнен ничек сайлыйсыз? Кемнәрдән баш тартасыз? Депутатлар, «Бердәм Русия» кешеләре реклама сораса, нишлисез? Беркайда да эшләмичә, «Instagram»нан кергән акчага гына яшәп буламы?» – дигән сораулар юлладык, әмма алар җавапсыз калды.
141 мең тамашачысын «Instagram» битенә җыйган Илсөя Бәдретдинова да реклама кую бәясе турында сорауны җавапсыз калдырып, аның белән очрашып, килешү төзеп кенә реклама куелырга мөмкинлеген әйтте.
Сүз остасы, шоумен Данир Сабиров «Instagram»ында 128 меңләп язылучы бар. Сабировның сторисына реклама кую 3 мең сум торса, беренче биттә урнаштыру – 7 мең сум. Данирга да без Ландышка биргән сорауларны юлладык.
– Нәрсәне рекламалаудан баш тартачаксыз?
– Хәрәм әйберләрне, тәмәкене.
– Беркайда эшләмичә «Instagram» акчасына гына яшәп буламы?
– Минем очракта эшләмичә булмый. Интернетта гына утырып әллә кая китеп булмас.
– Депутатлар, «Бердәм Русия» кебек сәяси фирка кешеләре реклама сораса, нишләр идегез?
– Андый әйбер белән эләгешкәнем юк. Теләмим дә. Нәрсә эшләячәгемне әйтеп булмый. «Проблемаларны килгәч чишәләр», – диләрме әле? Рекламаны бик сирәк куям. Минем уйлавымча, урыс артистлары гына реклама белән яхшы акча эшли. Якыннарым, дусларым, танышларым сораса гына урнаштырам, – диде ул. Сүзләренең хаклыгын тикшерү ниятеннән, беренче битен карадык, чыннан да, ике-өч ай эчендә ике генә пост рекламага охшап тора.
«Instagram» кулланучыларның кайберләре реклама постларын берничә көн тотканнан соң бетереп ата, җырчыларның да үз битләрен артык чуарламаска тырышуы, мондый постларны күпмедер вакыттан соң чистартулары күренде.
50-100 меңләп язылучысы булган җырчы, алып баручыларның сториска реклама кую бәяләре бер чама. Мәсәлән, Гөлназ Сәфәрова сториска 3 мең сум, лентага – 7 мең сум сорый. «Instagram» битендә соңгы 2-3 айны карасак, 20гә якын реклама күренә, әмма аларның кайберләре товарлата түләүгә охшаган.
90 меңләп язылучысы булган җырчы Ләйсән Гимаева сторисына 5 мең сум, «Instagram»ының алгы битенә 10 мең сум сорый. Соңгы ике айда Гимаеваның беренче битендә 15ләп реклама посты күзгә ташланды.
Ләйсәннең ире, алып баручы, шоумен Булат Бәйрәмов сториста рекламаны 3 мең сумга куя, ә хәбәрләр тасмасына язма урнаштыру бәясе – 5 мең сум. Булат безнең сорауларга да теләп җавап бирде.
– Нәрсәне рекламалаудан баш тартачаксыз?
– Кешегә зыян сала торган әйберләрне. Икенчедән, мин хатын-кыз әйберсен рекламалый алмыйм. Бер вакытны бик күп хушбуйлар тәкъдим иттеләр. Менә андыйларны мин бер тапкыр да рекламаламадым.
– Реклама куюның принциплары бармы?
– Минем өчен бар. Мәсәлән мин бер атнага өч рекламадан да артык куелмаска тиеш, дип саныйм. Ике булырга мөмкин. Әгәр миңа өч реклама куелганнан соң да тагын мондый мөрәҗәгатьләр килә икән, мин аларны алдагы атнага күчерергә тәкъдим итәм. Өсте-өстенә булмасын, дим. Чөнки «Instagram» язылучылары: «Булат гел реклама гына куеп утыра», – дип уйларга мөмкин.
– Концертлардан кергән керем интернеттан кергәненнән күпмегә аерыла?
– Интернеттан кергән керем алай ук зур түгел.
– Беркайда да эшләмичә «Instagram» акчасына гына яшәп буламы?
– Мин андый кешеләрне беләм. Араларында татарлар да бар. Тик алар аккаунтларын рус телендә алып баралар. Урыс контенты ясыйлар. Видеоклиплар төшерәләр. Аларның язылучылары шактый арта. Мин шундый бер егетне беләм. Ул бары тик «Instagram»нан кергән акчага гына яши.
– Сезгә «Instagram»нан аена күпме акча керә?
– Айлык керемне санаганым юк. Тик күкрәк кагып, зур акча эшлим, дип әйтмим. Блогер булып акча эшләп була, дип уйлыйм. Әгәр дә барысын да дөрес эшләсәң, язылучыларың күп булса, керем килә. Бездә андый акча эшләү ысулы киң таралмаган, бөтен мөмкинлекләрен дә кулланып бетермибез дә, белмибез дә.
– Кемнең рекламасын куярга, кемнекен юк икәнен ничек сайлыйсыз?
– Ничек сайлаганымны төгәл әйтә алмыйм. Җыен юк-бар, вак-төяк әйберләрне әлегә рекламаламыйм. Тик бик яхшы тәкъдим ясасалар, уйлап карарга була. Вак-төяк әйберләр чыга икән, аларны бары тик сториста рекламаларга тырышам. Мисал өчен, йорт төзелеше, аш бүлмәсе интерьеры, зәркән эшләнмәләренә реклама ясауны сорыйлар. Аларын акчага куям. Ә азык-төлек рекламаларыннан акча алмыйм. Шул исәпкә сыйланабыз. Аларны сториска урнаштырам. Рекламаны бик еш куймыйм. Юк-бар әйберләр белән башны катыручылар бар. Аккаунт тасмасын гел реклама белән генә чуарлыйсым килми.
– Депутатлар, «Бердәм Русия» кешеләре реклама сораса, нишләр идегез?
– Нәрсәне рекламалауны соравына карап. Түләүләренә карап. Әгәр дә яхшы реклама икән ул, нигә рекламаламаска? Тәкъдимнәре яхшы булса, бик теләп, – диде Булат Бәйрәмов.
Байбулат ДӘҮЛӘТОВ
Комментарии