Адым саен бер чокыр

Адым саен бер чокыр

«Аяк астында җир убылса, шунда гына кереп китәр идем» дигән гыйбарә бар. Бу бөтенләй үк чынга ашмас сүзләр түгел. Көлсәң – көл, еласаң – ела: Казанда көн дә диярлек җир убылып тора. Әнә узган атнада Ершов урамында асфальт убылып, юл уртасында алагаем зур чокыр барлыкка килде. Бу юл Казанның «артериясе» дисәң дә була, шунлыктан бик озын бөке сузылды. «Водоканал»ның 1963нче елда ук салынган коллекторы өстенә салынган асфальт убылган икән. «Без моның шулай буласын бер атна алдан белгән идек инде», – дип, күрәзәчелек сәләте белән мактанып алды «Водоканал»ның генераль директоры Андрей Егоров. Җимерелгәнче рәтли башлап булмый бит инде, шуңа убылып төшкәнен көткәннәр, күрәсең. Бездә акча җимерелгәнче рәтләргә дип түгел, җимерелгәч ямап куярга дип кенә бирелә шул. Теге «җир убылса, шунда кереп китәр идем» дигән сүзләрнең мәгънәсе генә бераз үзгәрде. Җир астына шушы юлны убылырлык итеп төзегән, аны карап тикшереп торырга тиешле, юл куркынычсызлыгын тәэмин итүчеләр «төшеп китәргә» тиеш тә бит, ләкин бездә андый чокырларга бер гаепсез халык «чума»…

Комментарии