Рөстәм Закиров: «Халык артисты исемен соранып алмадым»

Рөстәм Закиров: «Халык артисты исемен соранып алмадым»

Рөстәм Закиров белән күптән очрашырга тиеш булсак та, бу көн кичектерелеп килде. Җырчының кызу урак өсте – җәйге яллардан соң җиң сызганып эшкә керешкән. Тиздән хатыны Люция Мусина белән икәүләшеп тамашачыны яңа концертлары белән сөендерергә уйлыйлар. «Җылы әңгәмә» рубрикасының кагыйдәләре буенча, Рөстәм абый белән аның яраткан урынында очрашырга сөйләштек. Җырчының Казандагы иң яраткан урыны – Макдональдс икән. Сер итеп кенә әйтәм, Рөстәм Закировны күрәсегез килсә, Казанның Җиңү проспектында урнашкан Макдональдска ешрак йөрегез.

ҮЗАРА ГЫНА

– Рөстәм абый, сезнең мине нәкъ менә Макдональдска чакыруыгыз бик кызык тоелды. Бу урын сезгә нәрсәсе белән ошый?

– Бу урынны шуңа якын итәм – монда бомжлар һәм теләнеп йөрүчеләр юк. Макдональдслар ачылгач, башкала халкы арасында бу зур ажиотаж тудырган иде. Бөтен кеше шунда чапты. Баштарак минем бер дә исем китмәде. Бер еллап бармадым. Шуннан гаилә белән йөргәндә, ничектер керергә туры килде. Балаларга бик ошап калды бу җир. Аларның кечкенә чакларында шунда гына барасы килеп тора иде. Макдональсның ризыклары бик файдалы да түгел диләр бит, бала-чагага бигрәк тә. Шуннан соң без алар белән телдән генә килешү ясадык – график төзедек. Балаларның теләген үтәү йөзеннән, һәр айның 25нче числосында шушында йөри башладык. Алар бу көнне бик зарыгып көтеп алалар иде. Хәзер дә элеккеге гадәт буенча барып кайтабыз гаилә белән. Ә үзем мин монда еш кына кофе эчәргә керәм. Элек бигмаклар да ашый идем, хәзер ашамаска тырышам. Фигураны сакларга кирәк бит.

– Хәзер төрле сәбәпләр белән әкренләп Макдональдсларны яба башладылар бит. Сезнең моңа фикерегез ничек? Яраткан урыныгыздан мәхрүм калырмын дип курыкмыйсызмы?

– Юк, мин аның хәтле үк мөкиббән киткән кеше түгел. Бу урынның тыныч булуын гына яратам. Монда һәркем үзенә хуҗа бит. Чәнечке, тәлинкәләр шалтыратучы да, «нәрсә кирәк» дип борчучы официантлар да юк. Әгәр дә ул ябылып, аның урынына үзебезнең ашату урыны барлыкка килә икән, мин каршы түгел.

– Җәйге яллар ничек үтте соң, Рөстәм абый? Ниләр эшләдегез бу өч айда?

– Июнь айларын хатыным белән Сабан туйларында катнашудан башлап җибәрдек. Бик күп кенә Сабантуйларда булдык – аларның саны дистәдән артып китте. Җәйнең беренче ае әнә шулай узды. Июль аен хатыным белән үзара бүлештек. Люция үзенең туган ягы Лениногорск районының Ургы авылына – кызыбыз Миләүшә белән, ә мин улым Айрат белән Арча районының Урта Пошалым авылына кайттым. Шулай бүлештек тә, июльнең егермеләп көнен авылда уздырдык. Ул егерме көн дә уен белән түгел, ә авылда булган вак-төяк эшләр белән үтте: яшелчәгә су сибү, чүп утау… Аннан соң, гадәт буенча, гаилә белән Төркиягә барып кайттык. Август ахырында балаларны мәктәпкә әзерләдек. Улыбыз – 7нче сыйныфта, кызыбыз 3нчедә укый. Җәй узды, ял иттек, хәзер кабат эшкә керештек. Көзне яңа концерт сезонына әзерлек белән башлап җибәрдек. Ул Казанда ноябрь аенда башланачак. 2, 3,4нче ноябрьдә филармония концертлар залында Люция апаң белән бергә чыгыш ясаячакбыз.

– Бу концерт программасы белән районнарга да чыгачаксызмы?

– Андый ният тә бар. Чаллыга, Түбән Камага, Тәтешкә, Алексеевск, Балтач, Кукмарага барасы килә. Сольный концерт белән Актанышта чыгыш ясаган юк бер дә. Насыйп булса, анда барырга да теләгебез бар.

ИҖАТ

– Рөстәм абый, әкренләп иҗат темасына кереп киттек, бу уңайдан шатлыгыгыз белән уртаклашыгыз әле – быел сезгә Татарстанның халык артисты исеме бирелде бит. Шул форсаттан артистларга, якыннарыгызга бәйрәм оештыргансыз дип тә ишеткән идем…

– Президент Рөстәм Миңнеханов карары белән, 6нчы майда халык артисты дигән исем бирелде. Бу минем өчен зур тарихи вакыйга булды. Әгәр шушы исемне алсам, 21 ел эчендә аралашкан дуслар, композиторлар, укытучыларыма бәйрәм оештырырмын дигән ниятем бар иде. Шуны тормышка ашырып, дусларча мәҗлес ясадык. Барлыгы 80 кеше «Катык» ресторанында матур гына утырдык. 1988нче елда Югары Пошалым авылында яшәүче Фәрит абый Гатауллин (ул вакытта Арча районы АТПсында баш инженер булып эшли иде) мине «Татар җыры» конкурсына җитәкләп алып барды. Үзе сәхнәдә эшләмәсә дә, җыр-сәнгатьне ярата торган кеше ул. Аның мине йөртүләре бушка гына булмады, ул елны дипломант исеме алдым. Шуннан соң сәхнәгә менеп җырлый алачагыма ышанычым артты. 1989нчы елны мин Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетына укырга кердем. Вокал буенча укытучым Татарстанның халык артисты Миңгол ага Галиев иде. Мәҗлескә шушы кешеләрне дә чакырдым. Шулай ук үзем белән аралашкан артистлар, Казан милли-мәдәни үзәгендә эшләүчеләр бар иде. Халык артисты исемен кемнәндер качып та, соранып та алмадым. Мин һәрдаим халык арасында, халык белән аралашып яшим һәм эшлим.

– Ноябрь аенда узачак концертыгызда кайсы композиторларның яңа җырларын башкарачаксыз?

– Әлегә төгәл генә әйтеп булмый. Концертка бер атна кала гына билгеле булып бетә ул. Җыр бик хикмәтле әйбер бит. Кайбер вакытларда әллә ничә мәртәбә җырлап карасаң да, ул сиңа туры килмәскә мөмкин.

– Ничә еллар җырлау дәверендә иң яраткан җырыгыз кайсысы?

– Мин эстрадада эшли башлаганда, Салават ай саен, ике атна саен яңа җыр булдырып тора иде. Үз җырыңны булдырмыйча, халык сине җырчы итеп кабул итми. 1993нче елда кулыма Илсур Хөснетдинов сүзләренә Ганс Сәйфуллин язган «Ташлама син мине ташлама» җыры килеп керде һәм ул шундук минеке булып китте, мине популярлаштырды. Аны аеруча Мәскәү татарлары яратып тыңлый. Шул җырымны якын итәм.

– Рөстәм абый, җырчы булу чыгымлы һөнәрме ул?

– Чыгымлы хезмәт. Бездә бит халык концертка килгәч, үзенең ничә сумга билет алуын карый да, шуны залдагы урыннарга тапкырлап, «әһә, бу шуның кадәр акча алып китә инде», дип уйлый. Алай түгел. Күп акча үзеңнең концертың булачагын халыкка әйтүгә китә. Хәзер бит радио-телевидениедә реклама бәясе кыйммәт: берничә секундлык реклама өчен дә зур сумма түләргә кирәк. Концерт залын арендалау өчен түләгәч, костюмнар, җырларны сатып ала башлагач, сиңа әллә ни күп керем калмый. Җырчыларны үзем 4 класска бүлеп карыйм. Чынлап торып сәхнәдә акча эшли ала торганнар, урта класс, авыр хәлдә, очын очка ялгап яшәүче артистлар бар. 4нче баскычта мәҗлес җырчылары тора, аларның 80 проценты – урамнан кергән кешеләр.

– Үзегезне әле генә әйтеп үткән 4 баскычның кайсысына керәм дип саныйсыз?

– Икенче белән өченче арасында. (Елмая.)

ШӘХСИ ТОРМЫШ

– Рөстәм абый, балаларыгыз әлегә мәктәптә белем ала. Бу уңайдан, аларны яңа уку елына әзерләвегез турында да сөйләгез инде. Балаларны мәктәпкә озату кыйммәткә төшәме? Америкада яшәүче бер журналист күптән түгел генә үз баласын укырга җибәрү өчен 10 долларлап акча җитүе турында язып чыккан иде. Бездә хәлләр ничегрәк?

– Бик арзан була түгелме соң бу? (Көлә.) Америкада бездәге кебек уку формалары алмыйлар шул – ертык чалбарлар, ертык шортылар киеп йөриләр, шуңа күрә анда 10 доллар җитәргә дә мөмкин. Бездә балаларны әзерләү күпкә кыйммәтрәк. Әле бу уңайдан шунысын әйтер идем – дәүләт җитәкчеләре сентябрьгә укырга әзерләгәндә, балаларына сумка алырлык та акчасы булмаган кешеләр бар дип күрсәтеп, аларга ярдәм итә. Мин моны аңламыйм. Җитәкчеләр иң беренче чиратта балаларны сумка белән түгел, аларның ата-аналарын җитәрлек хезмәт хакы белән тәэмин итәргә тиештер. Быел балаларны мәктәпкә әзерләү белән тулысынча хатыным шөгыльләнде. Карандаштан башлап кәчтүм-чалбарларга кадәр үзе генә алды.

– Быел бәрәңге алуда катнаштыгызмы соң?

– Сентябрь башында ук алдык. Әти мәрхүм бәрәңгене утыртырга-алырга, аеруча сатарга бик ярата иде. Аңа ошап булса кирәк, мин дә бәрәңгедән аерыла алмыйм. Пошалымда ел саен 20 сутый бәрәңге утыртабыз, ел саен сортларын алыштырырга тырышам. Уңыш бик яхшы булды. Авыл буенча беренче урында ук булмасак та, беренче өчлеккә кергәнбездер. (Елмая.)

– Үзегез бәрәңгедән нинди ризыклар пешерәсез? Рөстәм Закировтан бер «фирменный» рецепт тәкъдим итегез әле.

– Гомумән, бәрәңгене төрлечә пешерәбез. Күбрәк хатыным әзерли инде. Мин үзем тәгәрәткән бәрәңгене бик яратам. Авылда мунчаны яккач, ташы кыза бит, шунда бәрәңге саласың, тәмле булып, бөтенләй башкача булып пешә. Шуңа тоз сибәм дә ашыйм. Менә шундый рецепт. (Елмая.)

– Гаилә башлыгы буларак сез нинди кеше?

– Мин гаделлекне яратам. Кешене кирәкмәгәнгә кыерсытмаска, аның хәленә керергә – гаиләдә төп принцибым әнә шундый. Балаларны тәрбияләүгә килгәндә, әйткән сүзең эшләгән гамәлең белән туры килсен дип өйрәтәм. Үзем дә шулай эшләргә тырышам, чөнки бала беренче чиратта үрнәкне ата-анасыннан ала. Мин гаиләдә төпчек бала улым туганчы, кечкенә бала күргәнем юк иде. Айрат тугач шуны аңладым – син нишлисең, бала-чага шуны эшли икән. Алган китабыңны кабат урынына куйсаң, ул да шулай итә. Идәнгә ыргытып калдырасың икән, ул да идәнгә ыргыта. Өйдә кем хуҗа дигән сорау туарга мөмкин. Советлар Союзында «бездә табигый байлыкларга халык хуҗа» дигән сүз бар иде, шуның кебек. Безнең өйдә бөтен кеше дә хуҗа, әмма шулай да гаиләнең башлыгы дип үземне саныйм. (Елмая.)

– Хатын-кыз иренең дусты булырга тиеш дигән сүз бар. Әмма шул ук вакытта хатын-кыз белән ир-ат арасында дуслык була алмый диләр, моны ничек аңлыйсыз?

– Хатын-кыз хәйләкәр булырга тиеш. Иренең кайбер кимчелекләрен уңай якка бору өчен назын, сөйкемлелеген, кыскасы, бөтен алымнарны куллана белергә, иренең һәр күзәнәген тоярга тиеш. Хатын-кыз белән дуслашырга була, әмма дус кеше синең хатының була алмый, һәм аның кирәге дә юк. Хатын ул берәү генә була инде. Ул – синең балаларыңның әнисе, синең терәгең. Ә менә ир-ат белән хатын-кыз арасында дуслык булмый дигәннәргә шуны әйтә алам – була ала. Минем үземнең дә җырчылар арасында бөтен проблемаларны, тормыш хәлләрен уртага салып сөйләшә торган дус җырчылар бар. Мәсәлән, Резеда Шәрәфиева. Миңа ул бертуганым кебек якын. Бер-беребездән яшерен серләребез юк.

***

Макдональдста узган шушындый җылы әңгәмәбезне бүлеп, яныбызга бер егет акча теләнергә килде. Рөстәм Закировның «монда хәер сорашучылар юк» дигән сүзен сызып атты бу күренеш. Җырчы үзе дә мондый хәлне көтмәгән иде булса кирәк, «Бу минем әйткән сүзләремә каршы килә әле. Бозыла башлаган бу урын», – дип көлде. Шулай да җырчы яраткан урынына кофе эчәргә йөрүдән туктарга уйламый.

Рөстәм Закировка иҗади уңышлар һәм яраткан тамашачыларының кайнар алкышларын теләп калабыз. Ноябрь аенда узачак концертларын җиңеллек белән уздырсын!

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА.

Комментарии