Телләр тигезлегенә нокта куелырмы?

Телләр тигезлегенә нокта куелырмы?

Мәгарифтә үзгәрешләр дәвам итәчәк. Дума урыс булмаган халыкларның телләрен өйрәнүне киметү өчен яңа чаралар әзерли.

Думаның Милләтләр эшләре комитетында «Тел сәясәте һәм Русия халыкларының этномәдәни мәгарифе мәнфәгатьләре өлкәсендәге кануннарны камилләштерү» дип аталган темага белгечләр шурасы утырышы үтте.

Шура рәисе Ольга Артеменко бу утырышка Татарстаннан, белгечләр буларак, Русия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буендагы региональ һәм этномәдәни үзәге җитәкчесе, Татарстан мөселманнарыннан Русиягә куркыныч янавы турында чаң кагучы, Татарстан урманнарында өч меңләп мөселман сугышчысы качып ятуы турындагы белдерүе белән бу җәйдә күпләрнең котын алган Рәис Сөләймановны һәм Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуга каршы чаралары белән танылган Урыс мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Александр Салагаевны чакырды.

Утырышта шушы көздә Думада расланыр дип көтелгән «Мәгариф турында»гы яңа федераль канунга тәкъдимнәр каралды. Бу эшләр «Русия Федерациясенең дәүләт милли сәясәте стратегиясе» проекты кысаларында карала.

Ольга Артеменко – татар һәм башкортларның ачуын чыгарган 309нчы канунны әзерләүдә актив катнашкан кешеләрнең берсе. Мәгарифнең милли проблемалары институты җитәкчесе Артеменко милли телләрне укытуга каршы чыгышлары белән инде күптәннән мәгълүм.

Думага Татарстаннан сайланган бер төркем депутатлар милләтләр эшләре комитеты рәисе Гаджимет Сәфәралиевтан Сөләйманов белән Салагаевны белгечләр шурасыннан чыгаруны сораса да, Артеменко, алар республикадагы вәзгыятьне рәсми басмалардан түгел, ә чын хәлне белүче белгечләр дип, шураны тарату белән янап, аларны шурада калдыруга ирешкән.

Рәис Сөләймановның чыгышына караганда, Татарстанда урысларга урыс телен ана теле буларак укыту мөмкин түгел һәм балаларның урыс телен белүенә бик зур зыян килә икән. Гәрчә, бу язда бар Русия буйлап урыс телен белү дәрәҗәсен тикшерү Татарстан укучыларының иң алдынгы урыннарда булуын күрсәтсә дә.

Артеменко утырыштагы чыгышында: «Канунда урыс теленә дәүләт теле статусы гына түгел, ә ана теле статусы бирелергә тиеш», – диде.

Думада әзерләнүче яңа канун һәм аның нинди белгечләр сүзенә карап әзерләнүе турында «Азатлык» радиосы сорауларына тарихчы этнограф һәм милли сәясәт белгече Дамир Исхаков җавап бирде.

– Дамир әфәнде, Дума комиссиясенең белгечләр шурасына Татарстаннан белгеч буларак чакырылган вәкилләрнең белгечлеген ничек бәяләр идегез?

– Белгечләр шурасына Татарстаннан чакырылганнарның берсе Александр Салагаев – Казанда эшләүче социолог, фәннәр докторы, икенчесе – Рәис Сөләйманов – билгеле оешманың башында торучы шәхес. Аны галим дип санап булмый, чөнки аның яклаган диссертациясе юк, әмма ул сәясәттә актив катнаша. Минем үземнең ул мәсьәләләр белән бәйле рәвештә Дәүләт Думасында булганым бар. Мәсәлән, латиннан баш тарту турында Мәскәүдә карар кабул ителгәндә, мин шул ук комитетта булган идем. Ул эшләрне ничек эшләгәннәрен беләм.

Монда чакырылган шәхесләрнең берсе, Рәис Сөләйманов элек тә билгеле иде, ул Мәскәүдәге империалистик даирәләрне яклаучы шәхес һәм мин аны куркынычсызлык органнары белән турыдан-туры хезмәттәшлек итә дип уйлыйм. Шуңа күрә ул берничек тә Татарстан мәнфәгатьләрен чагылдыра алмый. Ул фәкать үзәкнең мәнфәгатьләрен генә чагылдыра ала.

Ә Александр Салагаев – мондагы иң радикаль урыс милләтчеләренең башында торучы шәхесләрнең берсе. Шулай ук Русиянең куркынычсызлык органнары белән бәйле шәхес. Ул әле яшь вакытында ук, өлкә комитеты кушуы белән, ярамаган фильмнарны эзләп табу өчен фильмнарны карап, шуларга рецензияләр ясаган шәхес. Билгеле, аларның икесе дә – Татарстан мәнфәгатьләренә турыдан-туры каршы кешеләр. Һәм, әгәр алар анда сүз әйтә икән, ул федераль үзәкнең фикере генә була, Татарстанның фикерен берничек тә чагылдырмый.

Өстәп шуны да әйтергә кирәк, алар Татарстан халкының фикерен дә чагылдыра алмый, чөнки Александр Салагаев артында күпме урыс торганын без чамалыйбыз. Урыс халкының бик аз гына даирәләре ул радикаль төркемне яклый һәм алар, безне Татарстанда кыерсыталар, дип һәрвакыт сүз күтәрәләр. Аларны кыерсытучы юк, әмма алар артыннан баручы да юк, чөнки урыс халкының башында фикере булган шәхесләр алар артыннан йөрми. Әмма мин федераль үзәктә бу кешеләрне файдалану теләге бардыр дип уйлыйм. Монда хәзер республикалар мәнфәгатьләрен кысу дәвам итә. Менә шул кысуның бер чагылышы тел мәсьәләләренә үзгәрешләр кертү булырга мөмкин, чөнки Татарстанда ике дәүләт теле булуы ул Татарстанның республика буларак яшәвенең бер чагылышы. Әйтик, әгәр урысларны аннан кисеп алсаң һәм аларга телне өйрәнмәскә рөхсәт бирсәң, ул вакытта Татарстан дәүләт буларак бетте дигән сүз, чөнки шуннан соң тел сәясәтен алып барып булмаячак. Мәскәүдәге кайбер даирәләрнең теләге нәкъ шул һәм шуның өчен Дәүләт Думасында бу тикшерү үткәрелә дә дип уйлыйм.

– Белгечләр шурасы җитәкчесе Ольга Артеменко турында ни әйтерсез?

– Аның белән дә берничә тапкыр очрашканым бар. Ул шулай ук фикерләре иң карагруһчы шовинистларның берсе. Ул республикаларны кысып, беренче урынга федераль мәнфәгатьләрне генә чыгарырга тырышучы кеше. Ул шулай ук 309 канунны кабул иткән вакытта Татарстан мәнфәгатьләренә турыдан-туры каршы хәрәкәт итте һәм ул чактагы Татарстан президенты Минтимер Шәймиев үткәргән зур киңәшмәдә республикалар сәясәтенә каршы чыкты һәм алар, республикалар теләкләренә каршы чыгып, ул канунны кабул иттеләр дә.

– Соңгы айларда Русиядә кануннарны үзгәртү, кырыслату бик зур тизлек белән бара, кануннар гына түгел, төрле оешмаларны чикләү хәрәкәте дә. Канунга нинди үзгәрешләр кертелергә мөмкин дип фаразлыйсыз?

– Беренче чиратта республикаларда ике телнең төп халык теленең һәм урыс теленең тигезлеген бетерергә мөмкиннәр. Ул вакытта урыс теле гомумдәүләт теле буларак аны бөтен кеше дә өйрәнергә тиеш була, ә икенче тел, төп халыкның теле мәҗбүри түгел, ул фәкать шул халык вәкилләре, әгәр теләкләре булса гына, өйрәнергә тиеш дип баралар. Тенденция шул якка таба бара һәм бу, гомумән, Русиядә бара торган процесска, демократияне кысу процессына бик тә туры килә. Русия федератив йөзен югалтып, унитар дәүләткә таба бара, дигән сүз.

– Шура утырышы алдыннан Думадагы Татарстан депутатлары Милләтләр эшләре комитеты рәисе Гаджимет Сәфәралиев янына килеп, Сөләйманов белән Салагаевны аннан чыгаруны таләп иткәннәр, әмма чыгара алмаганнар. Татарстан депутатлары бу юнәлештә ни дә булса эшли аламы?

– Татарстан депутатлары үз сүзләрен әйтергә тиеш, чөнки алар безнең республика исеменнән анда җибәрелгәннәр, шуңа күрә аларның фикере булыр дип уйлыйм. Әмма аларның көче җитәрме? Анысы икенче мәсьәлә. Татарстан депутатларының һәм башка милли республикаларда яшәүчеләрнең генә саннары җитми. Әгәр Мәскәү мәсьәләне шулай итеп куя икән, депутатлар каршы тора алмаячак. Билгеле, алга таба ул Русиянең язмышына тискәре йогынты ясаячак. Күрербез, сөйләшүләр вакытында алар үз мәнфәгатьләрен чагылдырырмы. Алар, билгеле, Салагаев белән Сөләймановларның кем булуын бик яхшы беләләр. Аларның позицияләре бу ике шәхеснең позицияләре белән берничек тә туры килә алмый.

Наиф АКМАЛ.

Иделне яклау сәяси төсмер алды

22 сентябрьдә Казанның Мулланур Вахитов һәйкәле янында Иделне, урманнарны һәм паркларны саклау митингы узды.

Митингта чыгыш ясаучылар Иделдә «Локомотив» һәм «Вороний Куст» утрауларын берләштереп, канунсыз юл төзелеше алып барылуын һәм моның табигатькә зур зыян салуын белдерделәр.

Митингта эколог Неля Биктимерова хакимиятнең үзләрен һәрдаим төрле сәбәпләр белән алдап килүен бәян итте.

Митингта «Новая газета» журналисты Ирек Мортазин да чыгыш ясады.

– Татарстан һәм Русия Конституцияләре буенча хакимият халыкка хезмәт итәргә, түрәләр халыкның яхшы яшәвен тәэмин итәргә тиеш. Ә бездә бу хәл киресенчә. Түрәләр «Боровое Матюшино»да табигатьне бер дә бозмый, чөнки анда үзләре яши. Иделнең Яшел Үзән районындагы өлешендә юл төзелеше канунсыз. Ни өчен моны эшләүчеләргә карата җинаять эше ачылмый? Чөнки чыгыш ясаучылар әйткәнчә, без хакимияттән нәрсәдер сорыйбыз гына. Сорамаска, таләп итәргә кирәк, – дип белдерде ул.

Митингта йөздән артык кеше катнашты. Барлык чыгышлар да урыс телендә яңгырады. Шулай ук күтәрелгән шигарьләрдә татарча язылганнары булмады. Чарага килүчеләр магнитлы капкадан тикшереп кертелде.

Райнур ШАКИР.

Ислам китапларын психологлар тыйган?

Русиядәге Ислам китаплары психолингвистик нәтиҗәләргә таянып тыела. Хәзер ул исемлеккә дога, хәдис китаплары да кертелгән.

Бу елның март аенда Русиянең берничә төбәк мәхкәмәсе тарафыннан 70ләп Ислам китабы экстремистик рухта, актив гамәлләргә чакыручы дип танылган иде. Ул исемлеккә һәр мөселманда була торган дога, хәдис китаплары да кертелгән. Мисалга «Крепость мусульманина», «40 хадисов имама ан-Навави» кебек китаплар. Тыелган китаплар исемлеге Русия Федерациясенең Юстиция министрлыгы сайтында яңартылып тора.

Бу көннәрдә Казанда «Иман» Ислам мәдәнияте үзәгендә «Дөньяви мәхкәмә һәм дини китаплар: экспертизаларның сыйфат дәрәҗәсе һәм тыюлар тәҗрибәсе» дигән түгәрәк өстәл оештырылды. Биредә сүз мөселманнар арасында киң кулланыла торган классик китапларның тыелуы, алга таба сыйфатсыз экспертизаларны булдырмау турында барды. Чара «Ислам» мәдәнияте үзәге, Апанай мәчете һәм «Касыймия» мәдрәсәсе тарафыннан үткәрелде.

Апанай мәчете имам-хатыйбы Наил Гарипов әйтүенчә, чакырылучыларның күбесе килмәгән. Дәүләт органнарыннан биредә Юстиция министрлыгы һәм Дәүләт Шурасы вәкиле генә катнашкан.

Әлегә кадәр Ислам китапларын Русиядә аерым экспертлар тикшерә икән. Күбесенчә, ул православ рухание һәм психологлар була. Чарада әйтелеп узганча, Исламның классик китаплары да (соңгы вакытта тыелганнары) православ рухание тикшерүе аша узган. Рухани аларга карата мәхкәмәгә уңай нәтиҗә биргән. Әмма мәхкәмә аны танымаган. Нәтиҗәләр психологлар экспертизасы буенча чыгарылган.

– Китапларны психолингвистик нәтиҗәгә таянып тыйганнар. Ул китаплар актив гамәлләргә чакыра диелгән. Әмма без теләсә кайсы рекламаны да психологик яктан карасак, актив гамәлләргә чакыра дия алабыз. Казанда КФУда тикшерү комиссиясе бар диләр. Әмма аның турында әле ишеткән юк иде. Ислам китапларын шул рәвешле тыю Русиянең башка илләр алдында дәрәҗәсен төшерә.

Ислам китапларына дини гыйлеме булган кеше тарафыннан дини экспертиза ясалырга тиеш. Без Дәүләт Шурасына мөрәҗәгать язачакбыз. Сыйфатлы экспертиза булсын өчен, дини гыйлемле кешеләрдән торган махсус тикшерү комиссиясе булырга тиеш, – дип сөйләде Наил Гарипов.

– Мөселман өммәтенә һөҗүм көннән-көн ныграк сизелә. Китапларны тикшерү комиссиясендә Ризаэтдин Фәхретдин, Муса Ярулла, Шиһабетдин Мәрҗани тәгълиматын, әсәрләрен белүчеләр булырга тиеш. Без Ислам сагында нык торачакбыз, – ди Татарстанның «Мөслимәләр» иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиятуллина.

Резеда ӘХМӘТВӘЛИЕВА.

Телләр тигезлегенә нокта куелырмы? , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии