Казандагы мәктәпләрне берләштерү татар файдасынамы?

Казандагы 13 мәктәп һәм 27 балалар бакчасы 7 белем бирү үзәгенә берләшә. Түрәләр бу хәлне оптимизация түгел дип ышандыра, ә мәгариф белгечләре киресен дәлилли. «Азатлык» бу берләштерүнең татарлыкка нинди зыян салу мөмкинлеген тикшерде.

Мәктәп укучылары җәйге каникулда күңел ачканда, ата-аналар дәрес хәзерләтүдән ял иткән арада, Казан түрәләре шыпырт кына башкаланың мәгариф өлкәсендә үзгәрешләр ясап ята. Яңа уку елы башланганчы, 13 мәктәпне, 27 балалар бакчасын үз эченә алачак җиде яңа белем бирү үзәге оештырыла.

Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин белем бирү үзәкләре ике мәктәп яисә ике балалар бакчасын берләштереп ясала, бу рәвешле эшләгәч, балаларга икенче сменада укырга туры килмәячәк, өлкән сыйныф укучыларына профильләргә бүленеп белем алырга да мөмкинлек бирәчәк, дип аңлата.

«Бу оптимальләштерү түгел, акча җитмәү аркасында да эшләнми, ә нәкъ менә шәһәр мәгариф системасында яңа идарә моделе тудыру, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, мәктәп яшендәге һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның барысына да тигез мөмкинлекләр тудыру максатыннан эшләнә», – ди Һадиуллин.

Аның сүзләренчә, мәктәпләрне кушканда биналарның бер-берсенә якын булуы исәпкә алына. Балалар саны күп булган мәктәпләр кечкенәрәк уку йортларын үз эченә «йотачак».

Казан мэриясе порталындагы мәгълүматларга караганда, башкаладагы 5нче гимназияне 134нче мәктәп белән берләштерәләр, 75нче гимназия 133нче мәктәп белән, 83нче лицей 95нче мәктәп белән, 8нче гимназия 79нчы мәктәп белән, 101нче мәктәп 166нчы мәктәп белән, 22нче мәктәп 58нче мәктәп белән кушылачак. Моннан тыш, 100нче мәктәп үз эченә 176нчы балалар бакчасын да алачак. Мэрия сайтында бакчалар исемлеге дә тәкъдим ителә. Түрәләр һәр мәктәптәге урыс һәм татар сыйныфлары сакланып калачак, дип ышандыра.

АТА-АНАЛАР ӨЧЕН ҖАВАП БИРӘ АЛМЫЙМ

«Азатлык» берләшүгә эләккән мәктәпләрне, балалар бакчаларын барлады. Мәсәлән, исемлектәге 134нче мәктәп татар-урыс белем бирү йорты санала. Балалар бакчаларына килгәндә, Казанның Авиатөзелеш районының 366нчы, Вахитов районының 45нче, Киров районының 178нче, 147нче һәм Совет районының 171нче балалар бакчасы татар бакчасы дип күрсәтелгән.

Татар компонентлы мәктәпләрне, татар балалар бакчаларын урыс белем һәм тәрбия бирү оешмалары белән кушсалар, милли компонент юкка чыкмасмы?

134нче мәктәп мөдире Нәзирә Мусина: «Безне 5нче татар гимназиясенә кушалар, шуңа күрә татар компоненты юкка чыкмаячак», – дип аңлатты. Татар мәктәбенә кушсалар да, урыс ата-аналар ризасызлык белдермәсме, дигән сорауга ул: «Ата-аналар өчен җавап бирә алмыйм», – дип сүзне кыска тотты.

Ә чынлыкта 5нче гимназия урыс гимназиясе санала. Берләшү шома гына бармый. 5нче гимназиянең «ВКонтакте» челтәрендәге төркемендә берләшүгә каршы язмалар күренә башлады. «Шаяртасызмы әллә? Безнең мәктәптә болай да урын чикле, балаларга урын көчкә җитә, ә монда бөтен бер мәктәпне китереп кушалар! Бу – саташу», – дип язалар төркем администраторлары.

Авиатөзелеш районында урнашкан 366нчы татар балалар бакчасы мөдире Эльмира Зәйдуллина кушуга карата оптимистик карашта. «Азатлык»ка ул: «Мәктәпләр татар булмаса да, анда татар сыйныфлары бар бит», – дип белдерде. «Без ике телдә – татарча һәм урысча саф камил сөйләшә торган балаларны чыгарырга тиеш булачакбыз. Татар теленә күбрәк басым ясыйбыз. Татар сыйныфларына әзерләячәкбез. Мәктәп белән кушмыйлар, ике балалар бакчасы берләшеп, алар бергә эшләячәк. Без яшәгән районда 14нче гимназия эшли, шул гимназиянең татар сыйныфларына керерләр», – дип аңлатты Эльмира ханым.

БЕЗНЕ УРЫС БАКЧАСЫНА КУШАЛАР

Сара Садыйкова урамында урнашкан 66нчы балалар бакчасы мөдире Айгөл Фарухшина исә, бакчаны мәктәп белән берләштермәячәкләр, дип ышандыра. «Ике балалар бакчасы берләшәчәк, ул мәгариф үзәге дип аталачак. Безнең бер генә татар төркеме бар, ул сакланачак. Безне урыс бакчасына кушалар», – диде ул.

Мэрия сайтындагы мәгълүматка караганда, 45нче татар бакчасын 15нче рус бакчасына кушачаклар. Тагын өч татар бакчасын да шундый үк хәл көтә. Ә 171нче татар бакчасын сөйләм кыенлыклары булган балалар йөри торган 38нче бакча белән кушарга җыеналар.

Урыс бакчасына кушылган татар бакчалары исемнәрен дә югалтачак. Аларның статуслары да урыс бакчасындагы татар төркемнәре булып кына калачак. Моның шулай булачагын «Азатлык»ка Вахитов районының 15нче балалар бакчасында расладылар. «Безгә 45нче бакчаны кушканнан соң ике бина калачак, ләкин алар бер сан астында һәм бер мөдир җитәкчелегендә эшләячәк. Бу 15нче урыс балалар бакчасы була. Ләкин татар төркемнәре бездә барыбер калачак», – диде хезмәткәр.

Татар бакчасыннан урыс бакчасындагы татар төркемнәре генә булып калу язмышы ата-аналарны да борчуга салган. Биш яшьлек Кәримнең әнисе Люция: «Без улыбыз өчен махсус татар бакчасы эзләдек. Урыс бакчасында татар төркеме – ул бер әйбер, ә бакча татарныкы булып, анда бөтен тәрбия эшләре татарча барса, бөтенләй икенче төрле. Бу бит мохит та, тәрбиячеләр дә икенче, бәйрәмнәр дә бүтән дигән сүз. Татар төркемнәрендә хәзер ялгыш бер генә урыс баласы кереп эләксә дә, тәрбиячеләр урысчага күчә. Ә татар бакчаларында әле бу әйбердә ныграк торалар – тәрбиячеләр барлык балалар белән дә татар телендә аралаша», – дип сөйләде ул.

Милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин түрәләрнең әлеге реформасын оптимальләштерү дип атый. Бу җитәкчеләрне кыскарту, шул рәвешле акчаны янга калдыру өчен эшләнә диде ул. «Татар балалар бакчасында балаларның 70 проценты татар телендә тәрбияләнә. Ә мәктәптә – 30 проценты. Калган 40 проценты кайда? Урыс мәктәбенә булып чыга. Кем аларны анда илткән? Әлбәттә, ата-аналар. Оптимизациянең роле зур булмас дип уйлым. Милли мәгарифнең иң зур проблемасы – ул федераль үзәкнең татар мәктәпләренә карашы. Әгәр дә бала БДИны татар телендә бирә алмаса, автоматик рәвештә урысча укуга күчә.

Берләштерү программасында татар мәгариф үзәкләрен төзү дә каралган. Казанда гына түгел, башка шәһәрләрдә дә булачак ул. Ләкин бу да татарча укуның процентын арттырмас. Иң зур мәсьәлә – БДИны ана телендә бирүгә рөхсәт алу. Аннан да зуррак проблема – татар мәктәпләрендә укытуның сыйфатын күтәрү. Булган сыйфатны да халыкка җиткерү. Халык һаман да татар мәктәбе авыл дәрәҗәсе дип саный. Безнең менә дигән татар мәктәпләре, гимназияләре бар. Әмма халык аларның уңышларыннан хәбәрдар түгел, иске караш белән яши. Әлбәттә, федераль үзәкнең милли мәгарифкә басымы көчле. Әгәр дә милли мәгарифтә югары уку йортларында җитәрлек кадрлар әзерләнсә, игътибар зур булса, мөмкинлекләр туса, безнең хәл яхшырак булыр иде», – ди Лотфуллин.

Казанда моңа кадәр дә мәгариф үзәкләре оештыру омтылышы булды. Бер мисал, 2010нчы елда Совет районында 121нче лицей белән 178нче мәктәпне берләштереп 178нче белем бирү үзәге ясадылар. 121нче лицей сайтында күрсәтелгәнчә, мәктәп 2001нче елга кадәр урыс-татар мәктәбе саналган, аннары гимназия, соңрак лицей итеп үзгәртелгән. Ә кушылганнан соң «татар-урыс» статусыннан колак каккан. Хәзер 178нче белем бирү үзәгендә татарлык бары «Милли укыту үзәге» (бүлек) буларак кына сакланып калган.

Нәкъ шушы юл белән Казан федераль университетында татар телен һәм әдәбиятын фән буларак өйрәнү юкка чыгарылды. Казан университетына Татар гуманитар педагогика университетын кушып берләштерелгән югары уку йортының Филология һәм мәдәният-ара багланышлар институтында укытучылар гына әзерли башладылар.

Динә НАГАЕВА

Сидякин: «Мәскәү белән Казан арасындагы шартнамә озайтылырга тиеш»

Русия Думасында Татарстан вәкиле Александр Сидякин Дума депутатлары Мәскәү белән Казан арасындагы шартнамәне озайту яки әзерләү мәсьәләләренә тыкшына алмый, дип белдерде. Аның сүзләренчә, бу – республика белән Русия президенты арасындагы мөнәсәбәтләр.

Александр Сидякин фикеренчә, Татарстан Дәүләт шурасы депутатларының Владимир Путинга Мәскәү белән Казан арасындагы шартнамәне озайтуны сорап язган мөрәҗәгатьләре мантыйкка ярашлы. «Әлеге килешү ике якның да элемтәләрен ныгыта, мин Татарстан депутатларының гамәлен хуплыйм, шартнамә озайтылырга тиеш», – диде ул 25нче июльдә узган матбугат очрашуында. Шул ук вакытта ул, Дума депутатларының килешүне яңарту мәсьәләсенә катышу хокукы юк, дип белдерде.

Депутат килешү озайтылмаган очракта беркемгә дә яхшы булмаячак, дип саный һәм республиканың башкалардан аерылып торуында да начарлык күрми. «Һәр төбәкнең үзенчәлеге бар, без унитар дәүләт түгел. Федераль үзәк белән килешү нигезендә эшләү, һәр төбәккә үз Конституцияләрен булдыру мөмкинлеге биргән Русия Конституциясе бар. Димәк, бу норма яшәргә тиеш», – ди Сидякин. Аның фикеренчә, кайсыдыр төбәк бу хокуктан файдаланмый икән, Татарстан да шулай эшләргә тиеш, дигән сүз түгел.

Депутат үз вакытында шартнамәнең Татарстанга үсәр өчен этәргеч бирүен дә билгеләп үтте. «Салым түләүчеләрне саклап калдык, аны безнең белән бер дәрәҗәдә үсеш алган күршеләр дә саклап кала алмады. Алардагы оешмалар салымны Мәскәүгә яки Петербургка түли», – дип белдерде Сидякин. Аның фикеренчә, Татарстанның тотрыклы үсештә булуы нәкъ менә шушы шартнамәгә бәйле.

26нчы июньдә Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамә кабул ителүгә ун ел булды. Ун елга төзелгән килешүнең мөддәте 24нче июльдә чыкты. Күптән түгел Дәүләт шурасы утырышында шартнамәне озайту турында Русия президентына мөрәҗәгать кабул ителде. Путиннан әлегә җавап юк.

Данис китә?

Күптән түгел генә Казанның «Ак Барс» хоккей клубына кайткан Данис Зариповның 2016-2017нче елгы сезонда тапшырган допинг-тесты уңай нәтиҗә биргән һәм ул ике елга, ягъни 2019нчы елга кадәр ярышлардан читләштерелде, дип хәбәр итә Континенталь хоккей лигасы матбугат үзәге. Зарипов үзе: «Гомеремдә бер тапкыр да допинг кулланмадым, исемемне аклау өчен ахырга кадәр көрәшәчәкмен», – дип белдерде. «Ак Барс» белән «Металлург» командалары да хоккейчыны яклап чыкты, Халыкара хоккей федерациясе кабул иткән карарга карата апелляция бирергә җыенуларын җиткерде.

Татарстанның Югары мәхкәмәсе кеше үтерү өчен хөкем ителгән полиция хезмәткәрләренең шикаятен карый

25нче июльдә Татарстанның Югары мәхкәмәсе элекке полиция хезмәткәрләре Наил Дияров һәм Дмитрий Кельмурзинның шикаятен карый башлый. Алар май аенда 5 ел кырыс режимлы колония җәзасы алган иде.

Шикаятьне полиция хезмәткәрләренең адвокатлары тапшырган. Дияров һәм Кельмурзин үз гаепләрен танымый һәм Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе карарын гамәлдән чыгаруны сорый, дип яза Idel.Реалии.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе ике полиция хезмәткәрен кешегә үлемгә китергән зур зыян салуда, вәкаләтләре кысаларыннан чыгуда, көч һәм җәзалау өчен махсус җайланма куллануда гаепле, дип тапкан иде.

Дияров һәм Кельмурзин «Арома» пиццериясе янына сугышучыларны аерыр өчен килә. Алар сугышучыларның берсе – Дмитрий Клейнны куллары богаулы килеш җиргә егып сала һәм куллары, аяклары һәм резин таяк белән кыйный. Берничә минуттан Клейн кинәт йөрәге туктаудан үлә.

Гаепләү ягы полиция хезмәткәрләрен унар елга иректән мәхрүм итүне сораган иде.

Комментарии