- 25.07.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №29 (24 июль)
- Рубрика: Архив
Узган елның октябрь ахырларында район үзәге Аксубайдан (ул шәһәр тибындагы бистә) безгә кече апам Зәйтүнә белән аның ире Исхак җизни килгәннәр иде. Берничә көн кунак булып, рәхмәт әйтеп, канәгать төстә китте алар. Иң мөһиме – апа белән дә, җизни белән дә үткәндәге тормыш хәлләре, истәлекләрне уртаклашып, көннәрне, кичләрне уздырдык. Туганнар, күршеләр авылларда да (шәһәрне әйтеп тә торасы юк) бер-берсенә әллә ни кереп йөрмиләр. Миңа калса, адәм баласы торган саен үз эченә бикләнә, үз дөньясында гына кайный кебек.
Апам белән җизнәм менә алтмыш елдан артык бергә, авылыбызның бер аулак, тыныч урамында, уллары Исмәгыйль, киленнәре Нәфисә тәрбиясендә матур гына яшиләр иде. Элегрәк әни дә аларда торгач, болай да ике-өч көнгә бер апаларда булам, нигъмәтләр белән тулган өстәл янында бер-беребезнең эш-хәлләре, яңалыклар турында гәп куерта идек. Үткән ел аларга, район үзәгендә, сугыш ветераннары хисабыннан, бөтен уңайлыклары булган фатир бирелгәч, бу төп йортка килү бераз сирәгәйде һәм шуңа күрә бер-беребезне бик сагынышканбыз, күпме сөйләшсәк тә, сүзләребез бетмәде.
Җизниләрнең кунакчыл, ихлас булулары магнит кебек тарткандыр инде. Авыл үзәгендәге почта, авыл Советы, колхоз идарәсенә чыкканда, юлым алар торган җирдән генә узганга да якыннарыма еш керә идем.
Аларның Исмәгыйльдән башка янә биш балалары булып, шуларның дүртесе – өч кызлары белән бер уллары район үзәгендә инде күптәннән яшиләр, һәрберсенең тормышлары мул, көйләнгән. Апаларның анда китүләренә бу да йогынты ясагандыр, ник дигәндә, теләгән кешегә шәһәрчә уңайлыгы булган фатирларны авылда да төзиләр иде. Алар район үзәгендә торуны үзләренә кулайрак дип таптылар. Бер уллары – авылда, бер кызлары Самарада, ә калганнары менә монда янәшә фатирларда гына яшиләр.
Апам белән җизнинең бергә булулары үзенә бер романтик төс алды. Яңа гына җиденче сыйныфны тәмамлаган 15-16 яшьлек апам белән армиядән кайтып, «сложная машина» дип аталучы машинада эшләүче 22-23 яшьлек җизни эш урынында очрашып, бер-берсенә гашыйк булалар да, беркөнне апам эштән өйгә кайтмый калып, икенче көнне иртән аның «ябышып» чыкканлыгын хәбәр иттеләр. Дөрес, никах та, туй да булды, тик бераз соңрак.
Туй хәтеремдә уелыбрак калган. Ул чакта мин сигезенче сыйныфта укый идем, әтиләре сугыштан исән кайтканнар, укыган өчен, 150 сум акча түләргә тиеш, дигән закон бар иде, менә шул акчаны мәктәп директоры Кәшифә апа Бохараева һәр көнне диярлек кабинетына чакырып сорый, мин: «Акча юк бит», – дигәч:
– Апаңны кияүгә бирергә акчагыз булган бит, – дип әйткән иде.
Кәшифә апа Казаннан җибәрелгән, әле икенче аен гына эшли, ул чактагы авыл тормышын белми иде шул…
Апа белән без бер-беребезгә иптәш тә, яклаучы да идек. Ничәмә-ничә тапкыр ул мине үземнән зур, көчле, усал малайлардан яклап, аралап калды, бергә урманга чыбык-чабык җыярга баргач, «уфалла»бызны урман каравылчылары алып калгалады, кырда урып-җыю тәмамлангач, башак җыярга да йөрдек. Бервакыт (әле апа кияүгә чыкмаган иде) «сложная машина» башка эскерт янына күчкәч, аның салам астына яшереп куйган бераз ашлыгын алырга баргач (билгеле, төнлә), буш кул белән кайткан идек – каракныкын угры урлаган, диләр андый хәлне.
Бу күрешүебездә апам безнең гаилә тормышы турында (безнеке генә түгелдер дип уйлыйм) бер вакыйганы сөйләде. Утызынчы елларда колхозлашу башлангач, безнең әткәй колхозга кермәгән, шуңа ачу итеп, авыл куштаннары яңа җәелгән идән такталарын куптарып киткәннәр. Алдагы өйгә сайгаклар өстеннән аска егылып китмичә ничек йөргәннәрдер. Моның белән генә чикләнмичә, әткәйнең атын да «приватизацияләгәннәр». Ул шушы аты белән үзенең, күршеләрнең җирен сукалый, утынын, печәнен ташый торган булган, сельпога Чистайдан товар да ташыган. Әнинең сөйләгәне бар иде, салымнарын түләмәгән өчен, патша заманында кешеләрнең казаннарын, самавырларын алып чыга торган булганнар. Хәер, бүген дә шул хәл кабатлана дип ишетәбез, укыйбыз, тик казан, самавыр ише әйберләр түгел, бурычлары өчен телевизор, кер юу машинасы һәм башкаларны алалар хәзер.
Апам белән бергә күргән тагын бер вәхшилекне һич онытасым юк. Инде урып җыелган Тимерәй башы дигән кырга анда-монда коелып калган башак җыярга барган идек. Кечкенә капчыкларыбыз башак белән тула, инде кайтырбыз дигәндә, кинәт атка атланган, тугыз-ун метрлы чыбыркы тоткан кыр каравылчысы килеп чыкты да, ач, сәләмә киенгән хатын-кызларны, бала-чагаларны кыр иңләп куа да башлады. Кайберәүләр чыбыркы «тәменнән» ачыргаланып елады, кычкырды, күпләр башак җыелган сумка, капчыкларын ташлап качты. Ул башакларны барыбер беркем дә җыймый, шунда чери генә бит.
Быел Рамазан гаетендә, җизнигә 85 яшь тулган көндә, җәмәгатем белән район үзәгенә, аларга бардык. Без килгәнне ишетеп, өч кызлары – Зәкия, Рәмзия, Фәридә күрше фатирлардан керделәр. Өстәлгә төрле-төрле нигъмәтләр куелды. Аларның күпчелеге үзебездә дә бар, сыйланып торсак та, үземә катык ошады. Икебез дә карт-коры, инвалидлар, сыер асрарга хәлебездән килми, авылда маен, сөтен, каймагын, эремчеген алып торсак та, андый катыкны кибетләрдә дә, хуҗалыкларда да сатучы юк.
Апаларның фатиры матур, иркен, бөтен уңайлыклары бар. Өлкәннәр турында шулай кайгыртучы дәүләтебезгә бик зур рәхмәт!
Безнең һәркайсыбызның авылдамы, шәһәрдәме якыннары бар. Алар безгә, без аларга кирәк. Шулай булгач, онытмыйк, аралашыйк, тугандай яшик, дуслар!
С.ЗАРТДИНОВ.
Аксубай районы.
Комментарии