- 25.07.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №28 (21 июль)
- Рубрика: Архив
Франция парламентының түбән палатасы җәмәгатьчелек урыннарында пәрәнҗәне тыю канунын хуплады. Сентябрь аенда канун өлгесе сенатта тавышка куелачак. Апрельдә Бельгия парламенты шундый ук канунны раслаган иде. Франциядә пәрәнҗә кигән мөслимәләр аз булса да, алар демократик илдә чикләүләр булырга тиеш түгел, дип саный.
Канун өлгесен хуплаучылар дөньяви Франциядә хатын-кызның йөзен каплау аны кимсетү дип саный. Хөкүмәткә мөрәҗәгать итеп, президент Николя Саркози да хатын-кыз иреген яклау һәм Франция тәртипләрен раслау өчен, әлеге тыюлар кирәк, дип әйткән иде. Канун өлгесен тәнкыйтьләүчеләр аны кеше хокукларын бозу һәм иреклекләрне чикләү, дип бәяләде. Франция мөселманнарының диния идарәсе исламда хатын-кызларга йөзне тулысынча каплау – фарыз түгел, дип белдерде. Әмма дин әһелләрен дә ирекле илдә чикләүләр булуы борчый. “Минемчә, бу бик четерекле мәсьәлә. Һәм пәрәнҗәне тыю яки чикләүгә китерү өчен, бернинди җитди сәбәпләр юк. Бу төр чикләү үзенә каршы реакция тудыра ала”, – диде Париж мәчете имамы Дәлил Бубакәр.
Мөселманнар саны буенча Франция Европада беренче урында. Анда яшәүче халыкның 5 миллионы (7,5%) мөселман. Һәм хокук саклау оешмасы белдерүенчә, шулар арасында 1900 хатын-кыз йөзне каплаучы пәрәнҗәдән йөри. Күптән түгел оештырылган сораштыру нәтиҗәсенә караганда, Франция халкының 80%ы илдә пәрәнҗәләрне тыярга тели. Германиядә – 70%, Британия һәм Испаниядә – 60%, АКШта халыкның 28%ы үз илләрендә пәрәнҗә кигән ханымнарны күрергә теләми.
Франциядә әле дә бу канунның Конституциягә туры килгәне ачыкланмаган. Аның илнең Конституция суды яки Европаның кеше хокуклары суды тарафыннан Франция кануннарына каршы килә дип табылу ихтималы бар.
Ислам белгече һәм Франция Тышкы эшләр министрлыгы киңәшчесе Оливер Рой фикеренчә, канунда үзгәрешләр булуы ихтимал.
– Франциянең Конституция суды пәрәнҗәне тулысынча тыюга каршы. Шуңа күрә сүз аны чикләү турында булачак. Мәктәп, аэропорт, халык күп җыела торган урыннарда, иминлек һәм тигезлек сәбәпле, йөзне каплап йөрү тыелачак. Франциядә мәктәпләрдә яулык бәйләү һәм тәре яки ярымай кебек дини символларны тагу тыелган.
Мөселманнар күпләп яшәгән илләрдә дә, мисал өчен, Төркия, Таҗикстан, Үзбәкстан, Казахстан һәм Косовода мәктәп һәм хөкүмәт биналарында яулыктан йөрү рөхсәт ителми.
Алсу КОРМАШ
“Курай” радиосы FM ешлык өчен көрәшә
Казан Думасы депутаты, “Информационная система” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең мөдирләр шурасы рәисе Марат Бикмуллин “Курай”га FM алу кыенлыклары турында депутатлар алдында мэр Илсур Метшинга да җиткерде.
Метшин Бикмуллинга: “Булдыра алганча барысын да эшләрбез”, – дип вәгъдә итте. 16 июльдә Казан Думасы сессиясендә башка мәсьәләләр белән бергә башкалада яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы үтәлешен тикшерделәр.
Бикмуллин сүзләренчә, быелның сентябрь аенда Мәскәүдә тагын FM ешлык алу өчен бәйге үткәреләчәк. “Анда без түгел, ә башка берәүләр тарафыннан әзерләнгән ешлык куелачак. Без әзерләгән ешлыкны башкага биргән кебек гаделсез уен килеп чыга инде”, – ди Бикмуллин.
“Курай” радиосы 3 ел дәвамында Русиянең дәүләт радио ешлыклар үзәгендәге институт белән берлектә үзе өчен аерым бер ешлык әзерләгән булган. Әлеге эш өчен миллион ярым сум тотылган. “Бер ел элек экспертиза бу ешлыкны кулланырга мөмкин дигән нәтиҗә чыгарды. Бөтен сынауларны үттек. Моның өчен җиһазлар да сатып алдык. Бөтен документларыбыз әзер булгач, Россвязьнадзорга бәйге үткәрү кирәклеген сорап мөрәҗәгать иттем. Федераль канун буенча, ешлык кына җитми, тапшырулар концепциясе дә бәйгедә җиңәргә тиеш”, – ди Бикмуллин.
Аның сүзләренчә, Мәскәүдә әлеге бәйге үтә торган төркемдә барлыгы 12 кеше. Шуның берсе федераль бүлгедән, ә икесе Татарстан вәкиле икән. Элемтә министрлыгы чиновникларыннан кала бу төркемдә Русия журналистлар берлегеннән Михаил Федотов, күренекле актер Геннадий Хазанов кебекләр дә бар икән. Марат Бикмуллин “Татмедиа” башлыгы Марат Моратовтан әлеге бәйге алдыннан теләктәшлек сораган. Моратов ярдәм итәргә вәгъдә иткән.
– Федераль конкурс комиссиясе “Татмедиа” катнашы белән без әзерләгән ешлыкны “Студенческое радио”га бирде, – ди Бикмуллин.
“Курай” радиосы оешканга 14 ел. Бүгенгә кадәр ул Марат Бикмуллин тапкан акчага яши. “Радионы FMга күчерү өчен бөтен көчемне куячакмын”, – ди Бикмуллин.
Моннан 3 еллар чамасы элек тагын бер татар радиосы “Тәртип- FM” да дөньяга чыгарга тырышып караган иде. Ешлык алып сынау рәвешендә эшләп караганда, канун боза, дип яптырдылар. Аны оештырган “Европа Плюс”ның Казандагы бүлеге башлыгы Марат Ибляминов сүзләренчә, алар да Мәскәүдә үтә торган һәр бәйгедә катнаша. Әлегә кадәр бирергә теләмиләр. “Татарстанның яңа Президенты ярдәм итәр дип өметләнәбез”, – ди Ибляминов.
“Татмедиа” мәгълүматларына караганда, 2009 ел ахырына Татарстанда 86 радиостанция теркәлгән булган. Шуның 22се татар һәм рус телләрендә, 58е бары тик русча, ә 6сы гына татарча сөйли.
Наил АЛАН
Семочки, Пашат – татар һәлакәте
Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районын, нигездә, татар районы дип атап була. Сталин вакытында ул милли район булып торган. Аннары милли районнар бөтен ил буйлап бетерелә, Кызыл Октябрьгә дә берничә рус авылын өстәп куялар. Әмма район үзәге татар авылында урнашып кала. Район үзе Кызыл Октябрь дип аталса да, үзәк авыл Уразавыл. Финляндиядә яшәүче татарлар нәкъ менә шушы һәм якын тирәдәге берничә авылдан чыккан.
Район бүген дә Кызыл Октябрь. Бу төбәктәге татарлар өчен большевиклар ясаган революция хатирәләре район исемендә генә чагылып калмый. Кызыл инкыйлабның тән җәрәхәте, рух ярасы – бу яктагы татарларда һаман да саркып тора. Эш шунда ки, бу яклардагы Семочки һәм Пашат дип аталган ике татар авылында кызыл террор 1919 елда ук була. Биредә әлеге канлы фаҗигане искә алу чарасы узды.
Авыл картлары, ир-атлары Пашатның төп урамы буйлап тәкъбир әйтеп бара. 50 метрга бер туктап, тәкъбирне кабатлап тордылар. Пашат мәчетеннән башланган бу мәрасим авыл уртасында, хәзер авыл идарәсе урнашкан бина янына җиткәндә аеруча шомлы, дәртле, моңлырак яңгырады. Чөнки нәкъ шушы урында кайчандыр гаепсезгә бөтен халык алдында 51 кеше атыла.
Күрше Семочки авылыннан да тәкъбир әйтүчеләр кузгалган иде. Ике авыл халкы, ике мәчет картлары, моннан 91 ел элек эт үләксәләре кебек бер базга күмелгән шәһитләр каберлегенә җиткәч берләште. Вакытында канау, баз сыман әйбер булган урында, халык шәһитләр каберлеге итеп, мемориал комплекс ясап, шәһитләрнең исем-фамилиясен язып куйган. Ничә еллар халыкны бу урыннан биздерергә тырышсалар да, халык аны кадерләп саклаган.
Канлы 1919 ел
Пашат һәм Семочкида авыл яшьләре баш күтәрә. Әлеге вакыйганың тарихын өйрәнгән Мансур Хафизов “Татар авылы фаҗигасе” дип аталган китабында болай яза. “1918 елның ноябрь ахырыннан 1919 елның 13 гыйнварына кадәр Семочки һәм күрше Пашатта байтак кына кискен гамәлләр кылганнар. Бу чаралар җирле мөселманнарның әхлакый-психологик тотрыклылыгын җимерергә һәм идарә ителүчән итәргә, авыл ярлылары белән хәлле кешеләр арасындагы көрәшне кискен көчәйтергә тиеш булган. Халык ихтирам иткән йогынтылы гражданнар, бигрәк тә авыл муллалары әшәке сүз белән сүгелә, җәберләнә”.
Моңа чыдый алмаган авыл яшьләре баш күтәрә. Большевикларның берсен үтерәләр дә. Әмма күтәрелеш тирә-яктан килгән ярдәм белән шул ук көнне бастырыла. Тиз арада кем аткан, кем үтергәнне тикшермичә, халыкны кулга алу башлана. Ике авылда гадәттән тыш хәл кертелә. Ике көн буена Пашат авылы уртасында судсыз-нисез кешеләр аталар. Мәетләрне авыл урамына чыгарып ташлап торалар. Сорау алган урында ук, аккан канны да сөртмичә, икенче гаепләнүчене кертеп утыртып, атканнар. Шулай итеп, барлыгы 51 кеше һәлак була. Күпчелекне 20-25 яшьлек егетләр тәшкил итә.
Хатирәләр һаман тынгы бирми
– Әтием ул вакытта бала булган. Аларның туганнарының йорты шул баш күтәрүчеләрне аткан урынга карап торган. Ату башлангач, балаларны идән астына ташладылар. Безгә дә керерләр дә, атарга алып чыгарлар дип курыктылар, дип сөйли иде ул, – дип искә ала әлеге фаҗига тарихын Сәйрия Аймалетдинова.
Энҗе Сәет кызы Хафизова гаиләсеннән ике кеше атыла. Ул Пашаттагы авыл мулласы Нәҗметдин хәзрәт оныгы. Нәҗметдин хәзрәт атылучы шәһитләр арасында беренчеләрдән була. Аны әле гауга башланганчы ук, Уразавылдан килгән татар коммунисты Алиев каты җәрәхәтли. Нәҗметдин хәзрәтнең тагын бер улы да атыла. Ә Энҗе апаның әтисе исә могҗиза белән исән кала.
– Минем әти – атуга шаһит кеше. Аны алалар, ул да шул эскәмиягә утырган була. Әтигә дә чират җитә. Анда бер тикшереп торучы кеше була. Әти ул вакытта Семочкида укытучы булып эшли. Ул әтине күрә дә атучыларга мөрәҗәгать итә: “Бу кеше моннан чыксын. Ул безнең өяздә иң белемле кеше”. Әтине алып чыга, шулай итеп, ул атылудан котыла. Калганнарны ике көн буе төнлә аталар.
– Авыл уртасында бит бу.Халык карап торамы шуңа?
–Әйе, читән аша карап торалар. Бар да елый, кычкыра. Нишлисең, тегеләрдә корал була бит. Атканнан соң, аларны Пашат белән Семочки арасында казылган базга китереп ташлыйлар. Базны да авыл халкыннан мылтык терәп казыталар. Аларны күмгәндә, кайберләре тере булган. Шулай итеп, бер базга ташлыйлар. Ышыктан гына күргән кешеләр: “Ул каберлек берничә сәгать селкенеп торды”, – диләр. Күмүләре дә рәтләп булмаган аларның.
–Ни өчен зиратка күммәгәннәр? Ул бит ун адымда гына.
–Анда күпме кабер казырга кирәк! Монда исә, бер базга. Бу урынны халык саклап килде. Мин әбиләр белән бирегә килә идем. Тирә-яктан да мөселманнар килеп, гел дога кылып торды. Монда агачтан эшләнгән чардуган торды. Менә 1999 елда, Мәдәнә авылында мәчет эшләткән Фәиз Гыйльманов монда зур комплекс төзетте.
Аннары, улым, фаҗига 1919 ел белән генә бетми. Минем әтине, мәсәлән, 1937 елның августында тагын кулга алдылар. Шул ук елны сентябрьдә аларны Түбән Новгородта, башка мулла, укытучылар белән бергә атканнар. Ул урында хәзер истәлек тактасы тора. Әнием – революциягә кадәр үк Мәскәүнең Асадуллаев йортындагы татар мәктәбендә белем алган кыз-бала – гомер буе халык дошманы хатыны булып яшәде. 46 ел мәктәптә балалар укытты ул.
Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов исә: “Татарны ничек кенә корытырга тырышмасыннар, безне иман, туган тел саклап килде. Бүген дә, безнең бетүне теләүчеләргә җавап итеп, иман ныгытырга һәм туган телебезне үстерергә тиешбез”, – дип чыгыш ясады.
Чынлап та, авыл халкы кимеп барганда, парадокс рәвешендә авылда йортлар үсә. Мәскәү татарларны үзенә тартканда да, авыл барыбер туган йорт, милли йорт булып кала бирә. Җәйләрендә ул бала-чага белән тула. Чыгыш ясаучыларның берсе әйткәнчә, бу авылның бәрәкәтендә моннан 91 ел элек шәһит булганнарның хәер-догасы ята.
Рафис ҖӘМДИХАН
Бусы татарныкы булырга тиеш!
Казанда яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы үтәлешен тикшерү сессиясендә Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева әнә шулай дип белдерде.
– Октябрьдә 12нче кызлар мәктәбе дә ачылачак. Казанда 177нче мәктәп ачылганнан соң, башкалада күп дәресләр татар телендә булган, инглиз, рус һәм башка телләрне дә өйрәнү мөмкинлеге биргән, киләчәк мәктәбе дәрәҗәсенә туры килгән белем йорты да булырга тиеш, дигән сүзләр китте. Бу бүген бигрәк тә актуаль. Чөнки Русия Европаның төбәк һәм азчылыклар телләре хартиясен билгеле бер вакыттан соң ратификацияләячәк. Шуңа күрә безгә әзер булырга кирәк, – диде ул.
БДИны бары тик рус телендә генә бирү таләбе куелгач, ата-аналар арасында балаларын рус мәктәпләренә бирүчеләр артты. Татар мәктәпләренең тузган булуы да моңа үз өлешен кертте. Әле бүгенгә кадәр Казанда татарлар өчен замана мәктәбе ачылмаган. Социаль яклау, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе Марсилә Яруллина программа нигезендә акча каралган булуга карамастан, медицина хезмәткәрләрен татарчага өйрәтү курслары оештырылмаганлыгын әйтә. Урам исемнәре ике телдә дә язылмаган биналар, чатлар бик күп. Булса да, хаталар күзгә ташлана.
Казан хакимиятенең телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов башкалада яшәүче халыкларның телен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы үтәлеше белән таныштырды. Һәм урам исемнәрен генә түгел, тукталышларны да 3 телдә игълан итү эше башлануны хәбәр итте.
– Күңел юатырлык, күз иркәләрлек эшләр шәһәрнең тышкы күренешендә, халыкка мәгълүмат бирүдә гамәлгә керә башлады. Тарихи-мәдәни биналарда элмә такталарның язылышы 3 телдә эшләнде. Август аенда автобусларга мәгълүмат бирү тулаем 2 телдә булачак. Ә бүген 15, 29, 75, 97нче маршрут автобусларында мәгълүмат 3 телдә бирелә башлады, – ди Арсланов.
Зилә Вәлиева да социаль рекламаны ике телдә: русча һәм татарча элә башлагач, шәһәргә рух керде дип әйтә. Интернет заманында визуаль мәгълүмат күбрәк тәэсиргә ия икәнлегенә басым ясады. Вәлиева шулай ук телләрне саклаганда, әлеге программада төрле креатив чаралар кирәклеген дә әйтә. Мисал өчен, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе – моңа үрнәк. Шулай ук ул төрле кызыклы проектларга да тендорлар үткәрү ягында.
Наил АЛАН
Azatliq.org
Зөя татарлаша
Рус патшасы Явыз Иванның Казан ханлыгы җирендә төзегән беренче ныгытмасы Зөя утравында археологик казу эшләре вакытында тулы бер татар урамы табыла. Галимнәр Зөя утравында 1236 елга кадәр үк инде татарлар яшәвен искәртә.
Татарстанның элекке Президенты Минтимер Шәймиев Болгар белән бергә Зөяне дә торгызырга уйлагач, татар җәмәгатьчелеге арасында моңа ризасызлык белдерүчеләр күп булды. Алар әле хәзер дә тынычлана алмый. Чөнки Зөя ныгытмасы татар дәүләтчелеген юк итәр өчен төзелә. Тарихны яхшы белүчеләр аны бүген дә Явыз Иванның Казанга каршы төзелгән төп хәрби ныгытмасы итеп кабул итә.
Минтимер Шәймиев әле Татарстан Президенты булган чакта – 2009 елның июль аенда Зөя утравын торгызу өчен Мәскәүдән акча сорады. Шул көннәрдә үк җәмәгатьчелек Болгарны да күтәрү кирәклеген әйтте: “Ни өчен Зөя өчен генә сорыйлар, ә Шәһри Болгар тагын шул килеш каламы?” – дип сыкранучылар да булды. Әмма Болгар һәм Зөя язмышы башкача хәл ителде. Һич көтмәгәндә генә Шәймиев Президентлык кәнәфиеннән китәргә уйлады һәм тарих белән шөгыльләнергә булды. Президентлык вәкаләтләреннән азат ителгәч үк, ул Русиянең финанс министры Алексей Кудриннан Болгар белән Зөяне торгызырга акча сорады. “Яңарыш” фонды төзелеп, Болгар белән Зөя бергә яңартыла башласа да, татарлар күңеленә төшкән корт кайберәүләрне кимерүдән туктамады. “Явыз Иванның татарны бетерү өчен төзегән кирмәнен торгызу кемгә ошар өчен эшләнә, коллык билгесе түгелме бу?” – дигән сораулар ишетелгәләде.
Әмма хәзер тарихчылар Зөянең русныкы гына булмавын, анда татар эзләре барлыгын да исбатларга тотынды. Шушы көннәрдә яшь археологлар XVIII гасырга караган урамны казып чыгарды. Татарстан Фәннәр академиясенең тарих институты директоры Рафаил Хәкимов археологлар тапкан урамның татарныкы булуын әйтә.
– Зөя утравында татар Алтын Урда чорыннан бирле яшәгән. Зөяне Явыз Иван белән генә бәйләп калдырмасыннар дип, казу эшләре алып барабыз, – ди Хәкимов.
Урам утрауда салыначак яңа елга порты җирендә табыла. Тарихчылар фикеренчә, бу урын бик үзенчәлекле. Анда гасырлар дәвамында юеш катлам булган. Шуңа биредә агач табак-савыт, көнкүреш кирәк-яраклары саклана ала. Тарих институты галимнәре фикеренчә, Зөя кирмәне җирендә монгол яуларына кадәр (1236) болгарлар яшәгән. XIX гасыр язмаларына караганда, утрауда елга порты төзеләчәк урында элек Татар бистәсе урнашкан була. Археологик табылдыклар Зөя утравында халыкның XIV гасырдан да соңрак килеп урнашмавын дәлилли.
Саша ДОЛГОВ
Azatliq.org
Ирек Мортазин эше Страсбургка җибәрелде
Татарстанның элекке Президенты Минтимер Шәймиевнең элеккеге матбугат сәркатибе Ирек Мортазин шикаяте Европа судына китте. Мортазинны ел да тугыз айга сөрген-колониягә җибәргәннәр иде.
Судның Мортазинга карата чыгарган карарын киредән шикаять итү белән, “Мемориал” халыкара кеше хокукларын яклау җәмгыяте шөгыльләнә. Алар хәзер Ирек Мортазинның “Минтимер Шәймиев: Татарстанның соңгы Президенты” китабына психологик-лингвистик экспертиза нәтиҗәләрен көтә. Экспертиза тәмамлангач, алар Мортазин шикаятен Русиянең Югары судына бирәчәк.
Хәзергә Мортазин Мамадыш районында урнашкан колония-сөргендә.
Комментарии