Баталар…

Татарстанда ел башыннан 91 кеше суда батып үлгән. Бу – узган елдагыдан кимрәк икән. Тик коткаручылар шатланырга урын юк, ди. Республикада нибары 34 урында гына су керергә ярый. Кешеләр, тыелган урында коенып, гомере белән бәхилләшә. Хәзергә тормыш өчен куркыныч 193 пляж ачыкланган. Хокук сакчылары комлыклардагы исерекләрне дә “чүпли” – өч тәүлек эчендә генә дә ял итәргә дип су буена хәмер эчәргә чыккан 143 кеше айныткычка озатылган.

Корылык инфляцияне арттыра

Русиядә корылык сәбәпле, ашлык бәясенең артуы куллану товарлары хакы үсүен дә 1,5-2 процентка тизләтергә мөмкин. ашлык берлеге рәисе Аркадий Злочевский шулай дип белдерде.

Аның әйтүенчә, быел ашлык җыю кимегән очракта да, моңарчы тупланганы да, җыеп алыначагы да эчке ихтыяҗларны канәгатьләндерергә генә түгел, читкә сатарга да җитәчәк.

Терлекләр ач калмасмы?

Татарстанда бүген 1 млн 200 мең баш терлек бар. Корылык аркасында кайбер урыннарда аларга хәзер үк азык җитми башлаган. Бүген республика авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре печән әзерләргә Мари Иле, Удмуртия, Киров, Пермь өлкәләренә йөри. Эре инвесторлар, Русиянең көньяк төбәкләренә барып, кукуруз һәм көнбагыш басуларын сатып ала. Шулай ук салам һәм иген алып китү шарты белән уракта катнаша. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйткәнчә, быел ипи бәясе күтәрелмәячәк. Ә менә спекулянтлар, халык куркуыннан файдаланып, он бәясен күтәреп куйган. Хәзер аларны монополияләргә каршы хезмәт белгечләре тикшерә.

Тәмәке сатуны тыймакчылар

Русия Дәүләт Думасы депутатлары тәмәкене кечкенә киоскларда һәм павильоннарда сатуны тыю турында закон проекты әзерли. Аның белән сәүдә итү өчен, кибет мәйданы 50 квадрат метрдан да ким булырга тиеш түгел, диләр. Матур каплы киштәләрне кассадан ун метр ераклыкта гына урнаштырырга ярый. Кайберәүләр фикеренчә, мондый канун эре сәүдә нокталары хуҗалары заказы белән эшләнә.

Дарулар авылга кайта

Беренче сентябрьдән авыллардагы фельдшерлык пунктларына кайбер төр даруларны сатарга рөхсәт итәчәкләр. Моннан берничә ел элек бу тыелган иде. Нәтиҗәдә, авыл халкы теге яки бу препарат алу өчен, район үзәгенә кадәр йөрергә мәҗбүр булды. Хәзер менә иске тәртипләрне кайтармакчылар.

“Алтын” уенчылар

Казанның “Ак барс” хоккей командасында яңа сезонда словак спортчысы Марцел Хосса уйнаячак. Матбугаттагы хәбәрләргә ышанганда, ике елга башкалабыз командасы аңа 5 миллион доллар түләячәк.

Бухаров”Зенит”ка күчте

Казанның “Рубин” футбол командасы уенчысы Александр Бухаров Петербургның “Зенит”ына күчте. “Зенит”ның Бухаров өчен күпме түләгәнлеге әйтелмәсә дә, кайбер гайре-рәсми чыганаклар 12 миллион евро турында әйтә.

Соңгы биш елда “Рубин”ның төп төркемендә уйнаган Бухаров премьер-лигадагы иң яхшы һөҗүмчеләр исемлегендә икенче урында тора.

Барысы да – ветераннарга…

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарына торак сатып алуга юнәлтелгән бюджет акчасының кая киткәнлеген тикшерә башлый. Инде хәзер үк ялган документлар белән акча алуның ике очрагы теркәлгән.

Биектауны – биеккә!

районы башкарма комитетын бу атнадан рәсми төстә Рөстәм Кәлимуллин җитәкләргә кереште – аның кандидатурасын җирле депутатлар раслады. Яңа җитәкчене билгеләүгә Президент та килгән иде. Ул заманында үзе башлык булган районга элеккеге дәрәҗәсен кайтарырга кушты. Авыл хуҗалыгына, бигрәк тә бәрәңге үстерү тармагына игътибар юнәлтергә киңәш итте.

Мортаза Рәхимов кайда эшләр?

Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов гади пенсионер булып калып, җәмәгать эшләрендә катнашырга җыена. “Коммерсантъ” газетасына биргән интервьюсында ул “Яңа президент Рөстәм Хәмитовның киңәшчесе булырсызмы, әллә башка урынга билгеләнерсезме?” дигән сорауга җавап бирә алмаган. Шулай да берәр урында эшләп, республикага файда китерергә өметләнә. Эше өчен акча сорамаячагын да әйтә, чөнки элекке президент матди яктан кытлык кичерми.

Башкортстандагы вәзгыять турында 2нче биттән укыгыз.

Милләтне вакламагыз!

Татарстанның Дәүләт киңәшчесе “Интерфакс” агентлыгына биргән интервьюсында халык санын алуга карата мөнәсәбәтен белдерде. Ул милләтне төрле этник төркемнәргә бүлгәләмәскә чакыра. Аның сүзләренчә, хәзер кайбер “галимнәр” татарларны болгарларга, мәскәү татарларына һәм башка шундый уйдырма төркемнәргә аерырга маташа. “Без 2002 елда Башкортстанда йөзләрчә мең татарның сан алудан соң кинәт башкортка әйләнүен күрдек инде. Әгәр шундый искитмәле “уңышларга” омтылсак, нинди төгәл саннар турында сүз барырга мөмкин?!” – дип шәрехләде беренче Президентыбыз.

Нахак бәясе

Казанда яшәүче ханым алты ел элек чыгарылган суд карары өчен дәүләттән 100 мең сум компенсация алачак. Ул башта үзенең гаепсез икәнлеген тануны таләп итеп, Югары судка мөрәҗәгать итә. Анда яклау тапкач, үзе күргән әхлакый зыян һәм какшаган сәламәтлеге өчен дәүләттән компенсация сорый. Ул 750 мең сум түләүне сораса да, суд аны 100 мең сумга гына калдырган.

Татар егетен үтергәннәр

Газетада язганыбызча, 21 яшьлек Илшат Усманов армиягә Алексеевск районының Юеш Көрнәле авылыннан чакырыла. Ләкин аны 1 февральдә Оренбург өлкәсендә хезмәт урынында медсанчастьта күкрәгенә кайчы кадалган килеш табалар. Солдат үлеме белән бәйле җинаять эшендә ачыклык бар. хокук яклау үзәгеннән алынган хәбәргә караганда, егетне үз-үзенә кул салырга китереп җиткергәннәр, дип саный тикшерүчеләр.

Исерек хәрби артыгын кыланган

Казан гарнизонының хәрби прокуратурасы 31 яшьлек каравыл башлыгына карата кузгатылган эшне суд карамагына тапшырды.

Тикшерү версиясе буенча, узган ел каравыл башлыгы прапорщик Анатолий Федотов Русия көнендә салмыш килеш 23 яшьлек солдат Александр Бербинны башына противогаз кияргә мәҗбүр иткән, аннан кыйнаган. Солдат мәсхәрәләүгә түзә алмаган һәм автоматтан атылган.

Казан хокук яклау үзәге тырышлыгы белән җинаять эше судка җиткерелә. Соңгы карак

Газетабызның узган санында басылган “Соңгы карак” язмасы герое Р.Габсәләмовны Бөгелмә шәһәр суды хөкем итте. Ул 5 ел гомерен Татарстаннан читтәге каты режимлы колониядә уздырачак.

Комментарии