- 25.06.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №25 (26 июнь)
- Рубрика: Архив
20нче июньдә Русия Президенты турыдан туры элемтә вакытында 80ләп сорауга җавап бирде. Шул рәвешле Путин 20 елга якын хакимияте чорында 17нче мәртәбә телевидение аша эфирда ил халкы белән аралашты. «Азатлык» быелгы турыдан туры элемтәгә карата берничә күзәтүченең фикерен белеште.
«СПЕКТАКЛЬ БУЛАЧАГЫ АҢЛАШЫЛА ИДЕ»
Искәндәр ЯСӘВИЕВ, социолог:
– Беренче момент – Путин сигез минутка соңга калды. Минемчә, бу Русия ватандашларына, аның белән туры элемтәне көтеп торган миллионнарча кешегә карата хөрмәтсезлек.
Туры элемтәнең эчтәлегенә килгәндә, миндә илдә коллапс дигән хис туды, чөнки кешеләр үз җирлекләрендәге авыр хәлләр турында сөйләделәр. «Бөтен ышаныч сездә генә», дип турыдан-туры әйттеләр. Җирле хакимият, су үткәрү булсынмы, башка проблемалар булсынмы, ул проблемаларны хәл итми. Хезмәт хакының түбән булуы турында кешеләр ачыктан-ачык әйтә. Ә президент: «Илдә барысы да яхшы, саннар менә мондый, икътисад үсештә, хезмәт хакы арта», – дип сөйли.
Спектакль булачагы аңлашыла иде инде. Әмма бу спектакль күңелдә бик авыр тойгы калдыра. Мескен ил, халыкка бик авыр, аларның бөтен өмете шул патшага. Шуңа да карамастан, президент бик канәгать йөз ясый.
Путинның картайганы сизелде. Һәм бу юлы турыдан туры элемтә дә аңа азрак сөйләрлек итеп оештырылган. Хәбәрчеләрне күп тоташтыралар, теләсә-кайсы вакытта кушылырга әзер торган губернаторларны күрәбез, эфирга министрлар чыга. Элек вакыт-вакыт сизелгән драйв инде юк. Путин арган. Эмоцияләре юк. Аның җыелган проблемаларны хәл итү өчен хәле дә, әзерлеге дә юк. Аның бернәрсә үзгәрмәячәгенә ишарәләгән ике белдерүенә игътибар итәсем килә. Беренчедән – эшмәкәрләр элекке кебек үк тикшерү изоляторларында утырачак. Һәм ул моны туктату өчен бернәрсә дә эшләмәячәк. Икенчедән, наркотиклар белән бәйле канунда бернинди дә үзгәреш булмас кебек. Элеккечә, наркотик кулланучылар эзәрлекләнәчәк һәм шул исәптән наркотик ташлау калачак.
Төмәндә су кертү белән бәйле вакыйга. Әйе, ул алдан әзерләнгән иде. Телевидение төркеме анда алдан ук барган. Мин Төмәндә яшәдем һәм андагы чакрымнарны яхшы аңлыйм. Турыдан туры эфир вакытында анда тиз генә вертолет белән дә барып җитеп булмый. Күрәсең, губернаторга ниндидер ым кагу булгандыр бу, бәлкем, ниндидер кытыршы яклары булгандыр, юкса бу мәсьәлә килеп чыкмас иде.
«МИЛЛИ МӘСЬӘЛӘЛӘР КҮТӘРЕЛМӘДЕ»
Марат КОЛШӘРИПОВ, тарихчы:
– Артык проблемалар күтәрелмәде кебек. Кемгә газ кермәгән, кем сусыз. Русия армиясен әйтте, чыгымнар мәсьәләсендә безнең ил беренче урында тормый, диде. Шул ук вакытта кораллану, ягъни бөтен корал төрләре ягыннан алга киттек, ди. Каршылык сизелә. Армиягә бюджет аз бүленә, шул ук вакытта безнең көчле коралланган хәрби куәт булып чыга. Бу бераз аптыратты. Әгәр бюджеттан акча бирелмәсә, ул кадәр коралландырып булмый бит инде.
– Русия бюджетының 17 проценты яшерен бит.
– Әйе. Бюджет бүленгәндә, беркайчан чын картинаны күрсәткәннәре юк. Халык шуңа ышанып утыра. Милли мәсьәләләр бөтенләй күтәрелмәде. Андый сораулар халыктан җибәрелгәндер, аны күрмәмешкә салышып калдырганнардыр.
– Хезмәт хакы аз булу турында сораулар яңгырады.
– Әйе, булды. Әмма аны «арта бара» дип шомартып куйдылар. Бу ышандырмый бит инде. Теләсә кемнән сорасаң, узган ел белән чагыштырганда, беркемнең дә хезмәт хакы үзгәрмәгән. Ә аларның мәгълүматларына караганда, хезмәт хакы арткан. Хәрбиләргә, хөкемдарларга арттыралар, гади халык турында сүз булмады. Олигархларның керемнәрен бүлсәң, әлбәттә, Русия халкына шактый килеп чыга. Прокуратура, хөкем чыгару өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы бик югары. Табиблар, укытучыларның хезмәт хакы күтәрелгәне юк. Пенсия шулай ук үсми. Халыкны талау бара. Әмма бу турыда сораулар булмады.
Русия таркалу алдында торган икән. Төньяк Кавказны әйтте. Сәяси проблемалар булмады. Су бирүгә игътибар иткән булдылар. Аның белән эш бетми бит әле. Сусыз утырган авыллар меңәрләгән. Аны бит бөтен ил күләмендә хәл итәргә кирәк.
«80 СОРАУГА ҖАВАП – УЛ БИК АЗ»
Ринат ГАТАУЛЛИН, икътисадчы:
– Быелгы элемтә элекке еллардагыдан бик аерылмады. Шул ук социаль мәсьәләләр, аерым корылмалар, авыл-шәһәрләр һәм шул мәсьәләләрне хәл итү турында сүз барды. Русиядә эш шушы рәвешле алып барыла.
Турыдан туры элемтәгә 2 млн 645 меңләп мөрәҗәгать килгән. Шул сораулар кайсы төбәкләрдә җитешсезлекләр, ягъни ризасызлык күбрәк булуын, халыкны нинди проблемалар борчуын күрсәтә. Бу үзенә күрә халыктан мәгълүмат туплау өчен уникаль инструмент. Дүрт сәгатьтән артык вакыт эчендә Путин 80ләп сорауга җавап бирде. Бу миллионнарча сорау белән чагыштырганда бик аз. Әмма, элекке түрә буларак, шуны әйтә алам – барлык бу сораулар вертикаль буенча төрле идарәләргә, районнар хакимиятләренә таратылачак. Һәм түрәләр ул сораулар турында президент идарәсенә хисап бирергә тиеш булачак.
Икенче яктан караганда, Путинның бу элемтәләрен мин АКШта президент сайлау алдыннан уздырыла торган теледебатлар белән чагыштырыр идем. Әмма теледебатларда теге яки бу намзәт президент булса, илнең стратегик мәсьәләләре ничек чишеләчәге турында сүз бара. Ә бездә ул нәрсә юк. Мин Путин сүзләреннән безне нинди стратегик үзгәрешләр көтүен ишетмәдем. Бу елның икенче яртысында да, киләсе елда да безне ни көтәчәге аңлашылмады. Төп җитәкче стратегик мәсьәләләрне тәгаенрәк ачыкласын иде. Ә су мәсьәләләрен җирле үзидарәләр хәл итәргә тиеш.
«ПУТИН АРЫГАН»
Руслан АЙСИН, сәясәт белгече:
Төп идеясе илдәге кризисны күрсәтмәү, яңа вәгъдәләр биреп, халыкны тынычландыру һәм бөтен нәрсәне контрольдә тотуын күрсәтү булды. Путин һәм элитаның реформаларга әле әзер булмавы, аны хәтта аңламавы да күренде. Путинның җавапларына караганда, ул илдә кризис булуын танымый. Икътисад үсә, Көнбатыш белән мөнәсәбәтләрнең начар булуы безгә зыянлы түгел, чикләүләр безгә файдага гына, дип ышандырырга тырышты. Ул әлеге чикләүләр аркасында Русиягә инвестицияләр, технологияләр кермәве, Русия икътисадыннан миллиардларча долларның Көнбатышка китүе турында әйтмәде.
Иван Голунов эшенә бәйле сорауга җавапта ул наркотиклар мәсьәләсендә либеральләшү булмаячагын әйтте. Димәк, Путин мондый репрессив механизмны саклап калу ягында. Ул шулай ук төрле протест чараларында катнашучыларга карата да үзенең ризасызлыгын белдерде. Димәк, Путин үзенең бюрократия ягында булуын ачыктан-ачык күрсәтте. Элек бит Путин гади халык яклы, бюрократия халыкка каршы дип ышандырырга тырышалар иде.
Сивиль җәмгыять барыбер формалаша бара. Ул, әлбәттә, җиңел генә формалашмый. Сивиль җәмгыять актив көрәш барышында барлыкка килә. Европада 400-500 элек булган хәлләр безгә әле генә килеп җитте. Путин, аның бюрократиясе, тирәлеге, киңәшчеләре бу процесска каршы тора алмый. Алар аны кабул да итә алмый. Русия белән 15-20 ел элек булган кебек идарә итәчәкбез дип уйлыйлар. Әмма система кризисы шул кадәр көчле ки, хәтта Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге төрле ысуллар белән исәпләп караганда да, Путинның, үзәк хакимиятнең рейтингы төшә бара.
Путинның бу элемтәләре дә технологик яктан нәтиҗәсез. Карагыз, Арханкельск өлкәсендә, Мәскәүдә, Казанда яки башка төбәкләрдә чүп полигоннарына каршы күпме кеше күтәрелде. Бу хакта бер сүз юк. Ә бу иң куәтле, җитди, сәяси, иҗтимагый кризисларның берсе. Совет берлегенең таркалуы да Чернобыль казасыннан башланды бит. Башта экологик проблема калкып чыкты. Экология проблемасы сәяси шигарьләргә әверелде. Татар милли хәрәкәте дә шулай ук барлыкка килде. Башта Татарстанда атом электр станциясе төзүгә каршы чыгучылар соңрак милли хәрәкәт вәкилләре булып киттеләр. Алар башта демократлар белән бергә чыгып, аннан соң аерылдылар.
Монда да мин бу экологик протестлар алга таба сәясәт белән бәйле булыр дип күрәм. Нигә хәзер безнең экологлар фиркасе бик зәгыйфь? Нигә Мәскәү Кремле аны симулянт фирка буларак та кулланмый? Чөнки, симулянт булса да, бу фирка әлеге проблемаларны күтәреп, аның турында тавыш кубарырга тиеш булачак. Ә хакимият өчен бу бик куркыныч нәрсә.
Менә хәзер телевизордан караганда, турыдан туры эфирда түрәләр, җырчылар утыра һәм алар карикатура кебек кабул ителә. Икенчесе – Путинның аруы күзгә чагыла. Күп нәрсәне аңламый. Гомумән, үз яссылыгында яши. Бәлкем, аңа мәгълүматны биреп тә бетермиләрдер. Анысы да бар.
Ил башка проблемалар белән яши, түрәләр башка проблемалар турында сөйли. Совет заманында шундый әйтем бар иде: без эшләгән кыяфәт чыгарабыз, сез түләгән кыяфәт чыгарасыз. Һәм менә шундый килешү яшәде. Сез безгә каты басым ясамыйсыз, нәрсәдер эшләргә мөмкинлек бирәсез. Без сезгә тимибез. Ул килешү башта эшләде дә аннары ахырына җитте, чөнки бу әйбер озак бара алмый. Соңгы елларда бу килешү эшли иде. Сезне социаль хокуклар белән тәэмин итәбез, хезмәт хакын күтәрәбез, ә сез безнең сәясәткә тыгылмагыз. Әмма ул хәзер эшләми, чөнки хакимиятнең акчасы юк.
Миңнехановтан Васил Шәйхразиев белән Ринат Закировны урыннарыннан алуны сорыйлар
Мәскәүдәге «Интеллектуал» сәләтле балалар мәктәбе мөгаллиме, психолог, сәләтле балаларны укыту методикалары авторы Римма Галиева Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Милли Шура җитәкчелеген урыннарыннан алырга таләп итеп, ачык хат чыгарган.
«Милли Шураның пешмәгән җитәкчеләре Васил Шәйхразиев, Ринат Закиров һәм Ирек Гыйльметдиновны вазифаларыннан алырга кирәк, алар кулларыннан берни килмәгәнен күрсәтте», – дип яза Римма Галиева. Күп санлы татар халкы арасында татар мәдәнияте өчен, татар милләтенең киләчәге хакына эшләргә әзер кешеләр табылыр, ди ул.
«Татар конгрессы 1992нче елда милли күтәрелеш чорында татар халкын берләштерү, халыкның милли-мәдәни, социаль-икътисадый һәм рухи үсешенә ярдәм итү, милли-мәдәни үсеш өлкәсендә максатчан программалар төзү һәм тормышка ашыру өчен оештырылды. Тик чынлыкта Татар конгрессы эшчәнлеге инде берничә ел буе бу алдан белдерелгән максатларына туры килми», – ди активист.
Милли шура җитәкчелеге Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы арасында вәкаләтләрне чикләү турындагы килешү вакыты чыгуына да бер фикер дә белдермәде, аны озайтуны яклап чыкмады гына түгел, гомумән, бу проблема турында сөйләшүдән читләште. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны яклап та конгресс берни эшләмәде, прокуратура мәктәпләргә басым ясап, куркытып торган вакытта да дәшми калды, җәмәгатьчелек ана телебезне яклаганда кул кушырып утырды, дип гаепли татар оешмасы җитәкчеләрен хат авторы.
«Казанда туып үскән татар кызы буларак, мин шушы «татар халкы мәнфәгатьләрен яклый торган» оешма өчен искиткеч хурландым, дип аңлатты Римма Галиева хатны язу теләген. Аның фикеренчә, соңгы елларда Татар конгрессының җимергеч көче активлашты. Бер көн эчендә Татар конгрессы, сәбәбен дә аңлатмыйча, Мәскәүдә татар мәдәнияте һәм теле үсеше белән актив шөгыльләнә торган «Татар штабы» оешмасын конгресста әгъзалыктан читләштерде, Татар халкы үсеше стратегиясен тапшыру вакытын күчерде, Тәбрис Яруллинны форум рәислегеннән алды.
Римма Галиева сүзләренчә, бу вакыйгаларга бер дә аптырыйсы юк, чөнки Конгресс түрәләр утыра торган бер оешмага әверелде, иҗтимагый оешма булуы исемендә генә калды. «Бөтен эшчәнлеге Сабантуй уздыруга кайтып кала, Татар конгрессы башкарма комитеты аниматорлар командасы диярсең. Ә бит Конгрессның программа документларында ул милли мәдәниятне сакларга гына түгел, аны үстерергә дә тиеш, диелгән, бөтен дөньядагы татар оешмаларына ярдәм итәргә, халыкның алга таба ничек үсеш аласын билгеләргә, бөтен татарларны үзенә тартып торучы үзәк булырга тиеш», – ди Мәскәү татары.
«Киләсе елда Татарстанда президент сайлаулары. Сез Татар конгрессында килеп туган катастрофик вазгыятьне үзгәртә аласыз. Моны эшләсәгез, мин ышанып әйтәм, Татарстандагы һәм республикадан читтәге татарлар да сезнең яклы булыр», – дип мөрәҗәгать итә ул Миңнехановка.

Комментарии