Камал театры актрисасы Гүзәл Сибгатуллина: «Өч яшьлек улым Арыслан миннән дә танылганрак»

Камал театры актрисасы Гүзәл Сибгатуллина: «Өч яшьлек улым Арыслан миннән дә танылганрак»

Камал театрында бер матур гадәт барлыкка килгән. Артистлар очрашкач, бер-берсен, кулларын күтәреп, «И-и-и туган тел» дип сәламлиләр икән. Бу гадәтне тудыруда 3 яшьлек Арыслан Сибгатуллин ярдәм иткән!

Апрель башында интернетта бер видео таралды. Кечкенә генә малай, Мәскәүдәге Кызыл мәйданда кулларын күтәреп, сәнгатьле итеп Тукайның «Туган тел» шигырен сөйли. Бөтен кешене үзенә гашыйк итте бу кечкенә артист. Аннары без аны 26нчы апрельдә узган Шигырь бәйрәмендә күрдек. Олпат язучылар һәм артистлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясады ул. Апрель ае дәвамында Казан телеканаллары гел шушы малайны гына күрсәтеп торды, дисәк тә ялган булмас. Ә Казан Сабан туе көнне исә ул Президент Рөстәм Миңнехановны да, милли бәйрәмгә килгән башка зур кунакларны да таң калдырды: җитәкчеләр, кәләпүш һәм камзул кигән Арысланны уратып алып, авызларын ачып тыңлады.

Әле кем булуын белгәнче үк, «артист баласыдыр бу» дип фаразлаган кешеләр хаклы булып чыкты. Арыслан – Камал театры актрисасы Гүзәл Сибгатуллина улы. Интервьюга да «зур» егет әнисе белән бергә килгән иде. Нәни артистны үз иркенә куйдык, сораулар белән башын катырмадык. Ул менә-төшә Камал театры баскычларын санаганда, әнисе белән әңгәмә кордык.

КЫЗЫЛ МӘЙДАНДА ТУКАЙНЫ ЯҢГЫРАТКАН

Бөтен зур вакыйгалар да «ә нишләп эшләп карамаска әле» дигән кечкенә генә уйдан барлыкка килә. Арысланның танылуына да шундый уй сәбәпче булган. Ләкин Гүзәл сүзне читтәнрәк, Арысланның яралган гына вакытыннан ук башлады.

– Мәскәүгә ГИТИСка укырга керергә җыенып йөргән көннәрдә үземнең йөкле булуымны белдем. Шул көннән бирле Арыслан гел минем белән булды: башта эчтә, туып бераз үсә төшкәч, үзем белән сессиягә дә алгаладым. Күргәннәре-ишеткәннәре бер «копилка»га җыелып баргандыр, дим хәзер.

Аның теле бик иртә ачылды. Бер яшь тә алты айда рәхәтләнеп сөйләшә, бик күп сүзләр белә иде инде. Мин аның белән гел шөгыльләнергә тырыштым. Еш кына Пушкинның «Лукоморье»сын укый идем. Шулай көн саен укый торгач, берзаман Арыслан моның сүзләрен кабатлап сөйли башлады. Хәтере яхшы, истә калдыру сәләте бар икән, дип күңелемә салып куйдым.

Менә балалар бакчасына киттек. Тәрбиячегә киләм дә: «Бүген без бу шигырьне өйрәндек, бүген монысын ятладык», – дип әйтеп торам. Күрәсең, минем сүзләрне исендә калдырган. Бервакыт тәрбиячебез шалтырата: «Казанның Совет районында Тукайга багышланган «Сәләтле бәләкәч» дигән бәйге узачак, Арысланны катнаштырып карыйк әле», – ди. Ризалаштым. Нәрсә өйрәтергә икән, дип озак кына уйланып йөргәч, «Туган тел» шигыренә тукталдым. Аны бөтен бала да белергә тиеш дип саныйм мин. Тукайның һәйкәле янына да алып бардым мин аны, «о, бөек Тукай» дип сокланды инде. Кулларыңны күтәреп, көчле тавыш белән сөйли башлап кара әле, дип өйрәттем – «Туган тел»не башкача сөйләп тә булмый!

Шулай өйрәндек, бәйгедә катнаштык. Русиянең халык артисты Лима Кустабаева жюри рәисе иде. «Бу бит «штучный товар»! Һичшиксез киләсе турга үткәрәбез!» – диде. Мондый бәя көтмәгән идем. Катнашу турында гына уйладык бит, кемнедер шаккаттырырга тырышу башыма да килмәде.

ГИТИСта сессия вакытында Арысланны да үзем белән алдым. Кызыл мәйданда йөргәндә башыма бер уй килде бит: Арысланның шигырь сөйләгәнен видеога төшерергә! Күрәсең, Аллаһы Тәгалә шулай дип пышылдагандыр. Планшет менә сүнәм – менә сүнәм дип тора. «Улым, беренче тапкырдан бер хатасыз итеп сөйлә», – дидем. Беренче тапкырдан әйбәт тә килеп чыкмый бит әле ул. Шулай да Арыслан әйбәт кенә ерып чыкты, видеоны интернетка элдем. Шулай танылып китте ул.

– Аннары Шигырь бәйрәменә чакырдылармы?

– Башта «И Казан, дәртле Казан, моңлы Казан, нурлы Казан» дигән шәһәр күләмендәге бәйгедә катнаштык әле. Җиңдек! Иң яшь катнашучы – Арысланга – 3, иң өлкәненә 83 яшь иде.

Аннары Язучылар берлегеннән Гафур Каюмов шалтыратты. Арысланны интернетта күрдек, Тукайның туган көнендә Шигырь бәйрәмендә дә чыгыш ясасын әле, ди. Зур сәхнәдә беренче тапкыр чыгыш ясавы булды ул Арысланның.

– Анда күпме халык бит! Куркып калмадымы соң?

– Чыгарына бер-ике минут кала көйсезләнә, елый башлады бу. Нәрсә булды, улым, дим. Турыдан туры эфир бит җитмәсә! Сәхнәгә чыгасым килә, ди. Аллаһка шөкер, дөрес уйлый икән, дип тынычландым аннары. Ялт иттереп сөйләп тә керде.

– «Туган тел»не Сабан туенда Президент һәм башка зур кунаклар алдында сөйләргә чакыргач, нәни артистны махсус әзерләдегезме соң?

– Арысланның бер тапкыр күргән кешесенә: «Ә минем сине күргәнем бар!» – дип әйтә торган гадәтен белгәнгә күрә, бик озак әзерләдек. Телевизордан карап, Путинны да, Миңнехановны да белә бит. «Улым, Миңнехановка, минем сине кайдадыр күргәнем бар, дип әйтмә тагын», – дип өйрәтеп куйдым.

БӨТЕН КАНАЛДА – АРЫСЛАН

– Телевизор экраннарында еш күренә торгач, Арысланга игътибар арткандыр?

– Миннән дә популяррак ул хәзер. Троллейбуска керәбез – аны таныйлар. Шигырь бәйрәмендә чыгыш ясаган түбәтәен кисә, бигрәк тә инде: «бу бит теге Арыслан» дип килеп исәнләшәләр, фотога төшәләр. Үзебезнең йорт ишегалдында да аны бөтен кеше белә. «Арыслан, сәлам!» – дип ерактан ук исәнләшәләр. Америкадан, башка чит илләрдән дә Арыслан турында сорашып язалар. Уеннан уймак чыкты инде, барысы да «әйдә, эшләп карыйк әле» дигәннән башланды бит (көлә).

Ә үзенең бик исе китми. Тукай айлыгы барганда өйдә каналларны күчереп утырабыз – бөтенесендә дә Арыслан! Улым, кара әле, сине күрсәтәләр, дибез. Карап куя да үз эшен дәвам итә иде.

– Нинди малай соң ул Арыслан?

– Бик шук, тиктормас ул. Китап укырга ярата. Минем үземне дә Камал театрында «Книжный двор» дип йөртәләр инде (көлә). Бу юлы Мәскәүдә китап кибетендә йөреп, репетициягә дә соңга калдым әле. Арысланга китап карыйм, дип кергән идем – «баттым». Дөньямны онытып йөргәнмен.

Ике яшьләрендә булгандыр, Арыслан телевизордан Майкл Джексонның чыгышын күрде. Шуннан соң интернеттан бөтен видеоларын карап, хәрәкәтләрен, биюләрен кабатлап йөри башлады.

– Димәк, артист булу өчен Арысланның бөтен мөмкинлекләре дә бар инде!

– Мин аның артист булуын теләмәс идем! Дөрес, үскәч, һөнәрен үзе сайлаячак инде ул. Тик әлегә шушылай шөгыльләнүем аны төрле яктан үстерергә тырышудан. Аның музыкага да сәләте бар, ноталарны бик тиз отып ала. Киләчәктә нәфис сүз буенча төрле бәйгеләрдә катнашырга исәп, Аллаһ боерса. Хәзер менә Шекспирның «Гамлет»ыннан монолог өйрәнәбез.

– Гел беләсем килеп йөрим: артистлар балаларына бишек җыры җырлыймы ул?

– Әлбәттә! Тик Арыслан мин җырлаганны кабул итеп бетерми, «Әни, җырлама әле», – дип туктата. Ә менә тугыз айлык энекәше Әскәр – киресенчә. Әгәр ул көйсезләнгәндә җырлый башласам, елавыннан туктап, тыңлап тора. Аның да музыкага сәләте барлыгын сизәм. Гомумән, балаларга төрле музыка тыңлатырга тырышам, тик бишек җырлары – беренче урында.

«АНА БУЛУ – ИҢ ЯРАТКАН ҺӨНӘРЕМ»

– Арысланны калдырып торып, әнисе турында да сөйләшеп алыйк әле. Татар эстрадасы һәм театр сәнгате белән кызыксынып торучылар өчен үзегез дә ят кеше түгел бит сез, Гүзәл. Тамашачыга Гүзәл Минакова буларак танылган идегез. Иҗатка килеп керүегез ничек булды?

– Мин Алексеевск районы, Ялкын авылыннан. Иң элек шуны әйтим әле: минем әнием – музыка укытучысы, әтием һөнәре буенча зоотехник булса да, гармунда бик матур уйный. Бертуган апамның балалары да бик иҗади, шуңа күрә сәхнә тоту сәләте нәселдән киләдер.

Кечкенәдән җырлый идем. Күп тапкырлар «Йолдызлык» конкурсында катнаштым. Аның генераль продюсеры Дмитрий Туманов 2008нче елда: «Фәрит Бикчәнтәев курс җыя, шунда барып кара әле», – дип тәкъдим итте. Ә мин бит җырчы булам дип хыялланып йөрим, театр артисты булу турында уйламыйм да. Шуңа күрә бер үк вакытта Салаватка да кереп карадым. Жюрида утырган Әлфия апа Авзалова: «Гүзәл, синдә актерлык бар, монда кереп тә торма, актерлыкка бар син», – диде. Шулай итеп, Фәрит абый курсына кердем.

– Эх, җыр буенча гына китәсем калган, дип үкенмәдегезме соң?

– Юк, бер тапкыр да! Киресенчә, театр артисты белгечлеген алуыма шатланып туя алмыйм. Хәзер театрның тоткасы булган көчле артистлар белән бер төркемдә укыдым мин: Раил Шәмсуаров, Эмиль Талипов, Илгиз Зәйниев, Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Алмаз Гәрәев, Нәфисә Хәйруллина, Ләйсән Фәйзуллина.

– Шулай да тамашачы сезне беренче тапкыр Илназ Сафиуллин белән җырлаган «Беркем белмәс» җыры аша белде бугай?

– Әйе шул. Ул җырны әле дә сорыйлар. Күптән түгел Илназның концерты булды. Шушы җырны тыңлар өчен махсус киләбез, дип әйтүчеләр күп булган, шуңа күрә җырламый кала алмадык.

Мин җырчы булу теләгемне тормышка ашырдым бит. Театрда җырлы рольләр эләкте: «Зәңгәр шәл»дә – Мәйсәрә, «Галиябану»да – Галиябану, «Диләфрүзгә дүрт кияү»дә – Диләфрүз.

– Болар барысы да – сезгә кадәр бик күп тапкырлар уйналган рольләр. Шуңа күрә сезгә, ничек уйнар икән бу, дип икеләтә сынап караганнарын хәтерлим әле…

– Күпме кешедән соң уйнагач, бу рольләргә алыну бик җаваплы һәм куркыныч иде. Ничек кенә башкарып чыгарга, дип уйладым. Һәр заманның үз Мәйсәрәсе, үз Галиябануы инде. Әйтик, Илсөя Төхфәтуллинаны Мәйсәрә ролендә күргән кешегә ул якынрактыр. Мин үзем дә аның уйнавына гашыйк идем. Ә Флера апа Хәмитованың уйнавын без күрмәгән инде. Шуңа күрә Гүзәл Минакова Мәйсәрәсе дә кемгәдер якын булгандыр дип уйлыйм.

– Укырга кергәндә кайчан да булса шушы рольләрне уйнау хыялы бар идеме соң?

– Фәрит абыйга һәрвакыт: «Берәр мюзиклда уйныйсым килә», – дип әйтә торган идем. Камал театрында төнгә хәтле укый идек бит. Кеше булмаганда, зур сәхнәгә чыгам да, Галиябану йә Мәйсәрә булып җырлый, уйнап карый идем. Эх, уйнарга иде шуларны, дип хыяллана башладым. Шулай туры килде – бу рольләрне миңа бирделәр! Аның өчен бик рәхмәтле мин.

Камал сәхнәсендә озак уйналмады гына. Бер декреттан икенчесенә киттем, шуннан соң сәхнәгә чыкканым юк әле.

– Шулай да иҗат буйлап сәяхәтегез дәвам итә.

– Шул ук Дмитрий Туманов Мәскәүгә ГИТИСка кереп карарга киңәш итте. Бик озак кичектереп йөрдем дә, ниһаять, керергә уйладым. Шулвакыт Арыслан белән йөкле булуымны белдем. Әни: «Ничек тә ерып чыгарбыз әле», – диде, шулай итеп, ГИТИСка режиссура бүлегенә кереп кайттым. Ышанып та булмый – укуның бер елы гына калып бара инде.

– Рушан Хәяли белән җырлый торган бер җырыгызда «Борының зур, шуңа күрә сине яратам» дигән сүзләр бар. Ә ирегез сезне нинди сыйфаты белән үзенә карата алды икән?

– Без Динар белән лагерьда таныштык. Ул вакытта миңа – 9, аңа 12 яшь иде. «Беренче караштан гашыйк булу» дигән конкурста катнашып җиңдек тә әле. Шуннан юллар аерылды, озак вакыт күрешмәдек. Университетны тәмамлагач, Казанда очраштык. Шуннан соң бүтән аерылышмаска уйладык инде.

Һөнәре буенча инженер булса да, Динар җырлар яза, гитарада уйный. Максатчанлыгы, бер урында торырга яратмавы, гел үсәргә теләве белән җәлеп итте ул мине. Мин очып китә башласам, ул мине җиргә тартып төшерә – анысы да яхшы.

– Киләчәктә Гүзәл Минакова-Сибгатуллинаны нинди өлкәдә күрербез икән?

– Киләчәктә нәрсә буласын белмим. Режиссер эше миңа ошый. Сәхнә дә сагындыра, әлбәттә. Тик хәзер иң яратып башкара торган эшем – Ана булу! Балалар белән шөгыльләнмәсәм, Арысланның бүгенге уңышлары да булмас иде. Хатын-кыз беренче чиратта үз оясын корырга, аннары гына үзен башка яктан үстерергә тиеш, дип саныйм.

Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии