«Шифалы гәҗит» шифа тарата

«Шифалы гәҗит» шифа тарата

Мөхәммәт Пәйгамбәр (с.г.в.) ашаган ризыклар бик гади булган, дип искә алган аның сахәбәләре. Хәзерге диетологлар исә нәкъ менә шундый туклану тәртибен кеше сәламәтлеге өчен идеал буларак таный. Ул арпа, хөрмә җимеше (финиклар), инҗир, йөзем (виноград), бал, карбыз, сөт, зәйтүн мае, анар (гранат), серкә кислотасы (уксус) кебек ризыкларны яратып ашаган. Ни өчен, моның сере нидә? Бу хакта тәфсилле язманы «Шифалы гәҗит» газетасының май ае саныннан укый аласыз. Шулай ук нинди очракларда эч авыртулар була, табиб килгәнче нишләргә, дигән сорауга да шушы газетада җавап табарга була. Әлеге язма нигезендә һәркем беренчел диагнозны үзенә үзе куеп һәм табиб ярдәме килгәнче үз хәлен җиңеләйтә ала.

Бу санда, гадәттәгечә, бакчачылар өчен дә үтә кирәкле киңәшләр, кош-корт үрчетү серләре, маллардагы авырулар турында тәфсилле киңәшләр урын алган. Шулай ук дару үләннәре белән дәвалану, организмны чистарту алымнары, тәмле дә файдалы табын әзерләү серләре турында да шушы газетадан укырга мөмкин.

«Шифалы гәҗит» ай саен 16 битле булып чыга. Ничек сәламәт булырга, авырганда нишләргә, халык медицинасы, дару үләннәре һәм башка шундый йорт-җир, яшәеш өчен кирәкле киңәшләр бирүче «Шифалы гәҗит»нең индексы 16080. Һәр айның 25енә кадәр язылсагыз, ул сезгә киләсе айдан килә башлар. Аны җыеп барырга киңәш итәбез. Ул күпләр өчен гел кирәкле ярдәмлек булыр.

Шулай ук укучыларыбыз тарафыннан иҗат ителгән мавыктыргыч хикәя-повестьлар, укучыларыбызның эч серләре белән шыплап тулган «Серләр гәҗите» барлыгын да искәртәбез. Анда укучыларыбыз күңелләрен бушата, гыйбрәтле хәлләрен бәян итә. Әлеге халыкчан роман-газета – «Серләр гәҗите»нең индексы 16109.Бу ике газетага да 2016нчы елның икенче яртысына язылу хакы 145 сум 68 тиен (каталогта 52нче биттә).

Шунысын да искәртәбез, болар – шул темага язучы шул форматта чыгучы газеталар арасында иң арзаннары. Аннан да арзанрак газета юк. Алар 16 битле булып ай саен чыга.

«Безнең гәҗит»кә дә язылып калырга киңәш итәбез. Атна саен чыгучы бу газетага ярты елга язылу хакы 514 сум 92 тиен.

Бу газеталарны почта бүлекчәләреннән сорагыз.

Комментарии