«Пуховик»лы булдым

«Пуховик»лы булдым

Гөлнара САБИРОВА, журналист, җыр текстлары авторы:

Беренче эш урыным балалар бакчасы иде. 8нче сыйныфтан соң җәйге каникул вакытында авылда балалар бакчасына тәрбияче булып урнаштым. Әле яшем тулмау сәбәпле миңа эшкә рәсми рәвештә урнашырга ярамый иде, әни исеменнән гариза яздым. Бер аймы – 40 көнләпме эшләдем. Балалар мине, мин аларны яраттым. Хәзер инде ул вакытта бакчага йөргән балалар армия хезмәтләре үтеп кайтып, өйләнделәр, балалар үстерәләр. Ә хезмәт хакы 800 сумнар тирәсе булды. Әниләр Казанга барып ул акчага миңа «пуховик» һәм кышкы аяк киеме алып кайтты. Бик матур иде икесе дә.

Ә, гомумән, икенче курста укыганда «Ватаным Татарстан» газетасына эшкә урнаштым, шуннан бирле үз көнемне үзем күрәм.

Комментарии