Таҗикларга Татарстанда урын бармы?

Таҗикларга Татарстанда урын бармы?

(Ахыры. Башы 17нче апрель санында.)

Инде авыл җирлеге башлыгы да халык сорауларына җавап биргәч, кемнәр аша таҗикларның авылга пропискага керүе дә ачыклангач, җыелышны тәмамларга булдык. Ул да булмады, авылдагы икенче мәчетнең имамы Вазыйх Мостафин, үз дәгъваларын белдереп калырга ашыкты. Авылдагы ирләрне эчкечелектә, зиратны чистартырга килмәүдә, тагын башка гөнаһларында гаепләде, җыелышка чакырмауларына рәнҗүен әйтте.

– Балагыз туса – исем кушарга, кияүгә чыгасы яки өйләнәсе булса – никах укырга, кеше үлсә – ясин чыгарга, йортка дога кылырга чакырасыз, ә менә шундый җыелышларга ник чакырмыйсыз? – диде ул. – Ә таҗикларның азан кычкыруына килгәндә, сез дә мәчеткә йөрегез, сез дә азан әйтерсез.

Кызыксына торгач, ул җитәкләгән мәчеткә таҗикларның йөрмәве ачыкланды. Алар нәкъ менә Илшат Динмөхәммәтов имамлык иткән мәчеттә җыела икән.

– Илшат мәчетенә җомгага 25-30 кеше йөри. Ә менә минем мәхәлләдә үзебезнекеләр 7-8 кеше йөри. Бу атнага бер тапкыр – җомгага. Менә чагыштырып карагыз, тегендә – 30, монда – 8. Кемгә кая якын шунда килә инде, – диде ул.

Әле җыелыш бу хәлдән соң да бетәргә чамаламады. Чөнки биредә, әкренләп, район үзәгеннән килгән «кунаклар» күренә башлады.

МӘКТӘП ГАЕПСЕЗ, МӘГАРИФ БҮЛЕГЕ ГАЕПЛЕ

Нишләптер, Кизләү мәктәбе директоры район мәгариф бүлеге җитәкчесе Мингазиз Юнысовны ук бирегә ияртеп килгән иде. Бу низагның барысы да мәктәптән башланган һәм әлеге җыелыш оешуда укытучылар башлап йөргән дигән фикергә килгәннәр дә, халык алдында хисап тотарга булганнар күрәсең. Һәрхәлдә, бераз ялгышрак уйласалар да, аларның килүе безгә файдага гына булды. Чөнки шундый зур авылда, мәктәпкәчә яшьтәге 53 бала була торып, бер балалар бакчасы да булмау мәсьәләсе күтәрелде. Бакчага дип җир бүленгән булган үзе, тик ул җир хәзер хосусыйлаштырылган инде. Балалар туып тормас, бакча салудан мәгънә булмас дип, кемнәрдер авылга ясин чыгарга өлгергән дип әйтсәм, катырак яңгырар микән?!

Изображение удалено.

Мәктәп директоры Валиар Халитов авыл мәктәбендә 65 бала укуын, шуларның 9ы таҗиклар булуын әйтте. Әле яңа килгәннәре телне дә белми икән.

– Әле сез килгәнче, җомга көнне генә укытучыларны җыеп, шушы балалары турында сөйләштек. Аларның һәр тәртипсезлеген язып, теркәп барырга дигән күрсәтмә бирдем, – диде ул.

КОНФЛИКТ ЭЗЛӘҮЧЕ ПОЛИЦИЯ

Шул арада «буханка»га төялеп, районнан полиция хезмәткәрләре килеп төшүен хәбәр иттеләр. Менә бит, якшәмбе көнне дә районын уятып, аякка бастырып була икән. эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Альберт Гафур улы, аның урынбасары да, башка хезмәткәрләр дә тәртип саклауны кирәк дип тапкан. Маскалы таҗиклар перестрелкасына караганда, клубтагы җыелыш куркынычрак булырга мөмкин дип бәяләгәннәр ахры. (Әле узган санда гына маскалы таҗикларның перестрелкага чакырулары турында язган идем.) Анысына килмәгәннәр, монысына килгәннәр, мин сиңа әйтим.

Альберт Гафур улы да таҗиклар белән сөйләшүләр үткәреләчәген, сүгенү, төркемләп үч алу күренеше шунда ук теркәлеп, тиешле чаралар күреләчәген вәгъдә итсә дә, халык, әлбәттә, боларның берсенә дә ышанмый. «Таҗиклар төнлә йортыңа ут төртеп китәргә, бөтенләй үзең уйламаганда суярга да күп чамаламас, анда инде полиция дә чакырырга өлгерә алмый каласың. Ә ирләребез алар кебек үк таҗикларга каршы оешса, монда чын-чынлап сугыш башланачак, сез аларны әз дип уйламагыз, бер шалтырату белән алар монда машиналар белән шул арада килеп төшәләр», – ди авыл кешеләре. Кыскасы, полиция монда нишли ала? Буханкасына утырып кире район үзәгенә кайтып китә ала.

Инде җыелыш тәмамланып, халык таралыша башлагач, Альберт Гафур улы тиздән районнан Нурлат федераль миграция хезмәте җитәкчесе киләчәген хәбәр итте. Халык аны да көтеп җиткерергә булды. Бәлки, ул Кизләүдә ничә таҗик кешесе вакытлыча пропискада булуын әйтә алыр, дип уйлаштылар.

Әйтергә кирәк, без вәгъдә ителгән җитәкчене бик озак көттек. Көткән арада, клуб фойесында: «Полиция сүзенә ышанып, миграция хезмәте җитәкчесен ике сәгать көтәбез инде, аларга бөтенләй ышанырга ярый микән соң? Бәлки, безгә таҗиклар торган йортка барыргадыр?» – дип шоферымнан сорап куйганым өчен, сары башлы, формалы хатын, бик югары тонда, «авызымны чамалап ачарга» кушып кисәтү ясады. Мин дә аңа сөйләшү тонын үзгәртергә куштым. «Безнең арттан нәрсә телисез шуны сөйләрсез, безнең каршыда полиция турында сүз сөйләмәгез», – дип җикеренде ул һәм үзенең кайда эшләвен исемә төшерде. Тагын бер-ике сүз өстәде, аннан тагын… Талашасы килүе ачык күренә иде, конфликт эзләп йөрүе аңлашылды. Бу хатынның башы эшли микән бераз, дигән сорау туды үзе, ләкин аңа андый авыр сорау биреп тормадым. Бәласеннән башаяк!

АҢЛАЕШСЫЗ ПРОПИСКА

Норлат районының Федераль миграцион хезмәт идарәсе җитәкчесе Нәфис Хадиев, көттереп кенә килеп, халык алдына чыгып, сорауларга җавап бирде.

– Мин бу вазифада 5 ел эшлим һәм мондый вакыйганың әле булганы юк иде, – диде ул халыкның күп җыелуына гаҗәпләнеп. – Бирегә күчеп кайтканнан соң, әгәр кем дә булса аларны үзенә пропискага кертергә тели икән, 90 тәүлеккә үзенә кертә. Аннары алар, 3 еллык итеп, вакытлыча прописка ясаталар. Нишләп соң, аларны үз авылыгызда яшәтергә теләмәгәч, пропискага кертәсез? Кертүчеләр бар бит арагызда. Менә хәзер, таҗикларның берсе – Әхмәтнең документлары «вид на жительство» алу өчен тапшырылган иде, ләкин мондый хәл килеп чыккач, әлбәттә, аңа ризалык бирә алмыйбыз.

– Безнең авылда ничә таҗик пропискада санала? Нишләп аны безгә авыл җирлеге рәисе җавап бирми? – дип шаулашты халык.

– Вакытлыча прописка авыл җирлеге аша эшләнми. Йорт хуҗасы үзе безгә килеп, гариза язып, фәлән кешене үзенә пропискага кертүне сорый. Аның исемлеге бездә генә. Ә даими прописканы авыл җирлегеннән белә аласыз. Бүген кулымда документлар юк, иртәгә авыл җирлегегезгә җибәрәм, аларның кемдә исәптә торуын карарсыз, – диде Нәфис Хадиев.

Шул арада өр-яңа бер факт ачыкланды. Хат ташучы булып эшләүче Гөлфия апа үз мәсьәләсен күтәрде.

– Улымның йорты адресы Привольная урамы 7нче йорт. Инде ничәнче тапкыр судтан шул адреска Татьяна Никифоровна Маггазова һәм Әлфия Җәббарова исеменә белдерү кәгазе килә. Бу кешеләр улым йортына пропискага ничек кергән? Нигә мин аларны хәзер төшерә алмыйм? Аларның анда ничек керүен белмим дә! Бу «паспортный стол»да эшләүчеләрнең махинацияләре генә булырга мөмкин! – диде ул.

Нәфис әфәнде бу сорауга шәхсән үзе ачыклык кертергә ышандырды.

– Бәлки, компьютер эшләмичә, соңыннан гына адрес компьютерга кертелгәндә, ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыккандыр, – диде ул.

Башкалар да бу хәлне ишетеп, үз йортларында кемнәрнең пропискада торуын белергә теләде. Бәлки, аларда да кем дә булса исәптә торадыр?! Бердәнбер көнне таҗиклар өелеп килеп, өеңнән куып чыгарсалармы?! Кизләү халкының киләсе көнгә ышанычы беткән, алар инде таҗик милләтеннән дер калтырап тора, аларны чынлап торып күралмый.

«БЕЗ ТҮГЕЛ, АЛАР БЕЗНЕ РӘНҖЕТӘ»

Авыл кешеләре зарланган таҗиклар белән аерым күрештем.

Рахманали Мамарәсүлов өй тирәсендә җир эшкәртеп йөри иде. Ул бу авылда яшәү вакыты чыгуын яшереп тормады. 3 елга алган вакытлыча пропискасы инде 30 мартта ук чыгуына ишарә итеп:

– Менә хәзер миңа тагын чик аша Таҗикстанга чыгып, яңадан кире кайтырга һәм яңадан башта 90 көнгә регистрация ясатырга, аннан аны озынайтырга кирәк булачак, ә «вид на жительство»ны миңа бирмәделәр, каршы килделәр, – диде ул документларын каршыма чыгарып салып. – Әгәр авыл кешеләре безне яратмый икән, китәрбез.

– Сезнең улыгыз үзе белән гел кинжал йөртә икән.

– Менә, үземдә дә пәке бар ул, чөнки тешләрем юк һәм кайда гына, нәрсә генә ашасам да турап ашарга кирәк.

***

Тагын бер өйдә исә безне яшь кенә Мәрһаба ханым каршы алды. Чәйгә чакырып маташты. Аның йортында җыелып ятучы 6-7 бала-чаганың барысы да аныкы түгеллеген, 2се генә аныкы икәнен белгәч, ничектер җиңел сулап куйдым диимме… Иренең кайдадыр район үзәгендә төзелештә эшләвен, аларның да прописка вакыты күптән чыгуын әйтте ул.

***

Әхмәтнең хатыны Гөлназ да өйгә узарга чакырды. Ул авылдагы тормышыннан канәгать булуын, физкультура укытучысыннан башка беркем белән конфликтка кермәвен сөйли башлаган иде дә, берничә фактны үзем искә алырга мәҗбүр булдым.

– Әле бу кышта физкультура укытучысы улымны кыйнап кайтарды. Бозга этеп егып, тимераягы белән типкән, аркасындагы кара табы әлегә кадәр бетми, – диде ул сүз башында. – Сабринам бик тыңлаучан кыз, гел бишлегә генә укый, менә көндәлеген карагыз. Аның сүгенүен укытучы хатын үзе видеога төшереп торган. Малайлар карга сигәннәр дә, шунда кызымны төртеп екканнар, ул шунда сүгенгән инде. Ул бит сүгенмәдем дими. Шундый хәлдә калсагыз, үзегез нишләр идегез икән? Хәзер укытучылар аның да билгеләрен төшерә башлады. Махсус бәйләнәләр. Сабрина әйтә инде: «Әни, мин аларга бер сүз дә әйтмим, тыңлап кына утырам, укытучылар үзләре дәрескә кергәч: «Менә Таҗикстанда наркотиклар, андый-мондый алар, бездә берәр законны бозсалар, без аларны шунда ук куабыз да чыгарабыз», дип гел миңа ишарә итеп мыскыл итә», – ди. Укытучылар инде хәзер ничек бәйләнергә белмәгәч, балаларымны хәтта медпунктта тикшертүгә кадәр барып җитте. «Алардан сидек исе килә», – диләр. Алар бит биш вакыт намаз укый, тәһарәт ала, алардан ничек сидек исе килсен, кер юа торган автомат машинабыз да бар, керләре юылмый йөрми.

Гөлназ ханым бу авылда ире Әхмәт исемендәге өч йорт булуын хәбәр итеп, йортка булган документларны да күрсәтте. Кызганыч, хуҗа кеше үзе өйдә юк иде. Сабринаның янәшәмдә утыруыннан файдаланып, мәктәп көндәлеген карап чыктым. Чиректә бер өчлесе дә юк, дүртлеләре дә санаулы гына.

Бу йортта исә, Гөлназ ханым үзенең өч баласы һәм Әхмәтнең беренче һәм икенче хатыннан булган 3 баласы белән бергә яшиләр икән.

– Әхмәтнең 3 баласы күчеп кайтканчы, бернинди проблема булмады, бездән беркем зарланмады, менә хәзер генә шундый хәл килеп чыкты. Малайларны кире Таҗикстанга җибәрмичә булмас ахры, – ди ул аптырап.

Кыскасы, прописка вакыты чыккан таҗиклар авылда рәхәтләнеп яшәп ята, ә теге «буханка» тәртип сакларга клубка килгән.

Авыл җирлеге башлыгы Фәридә ханым Вафина таҗикларны якламыйм дисә дә, авыл буйлап озатып йөргәндә аның сүзләре нәкъ киресен сөйли иде. Аның исемен артык пычратасы килмәүдән генә, даими рәвештә кабызылган килеш торган диктофонны монда күчереп язмыйм. Гомумән, авыл җирлеге башлыгы турында яза китсәң, монда таҗиклардан башка да бик күп сер ачылырга мөмкин.

Без килеп киткәннән соң икенче көнне Кизләүдән шалтыраттылар. Бер таҗик гаиләсе бер төн эчендә җыенып, бөтенләй авылдан күчеп киткән икән. Ә тәртип бозучы малайларны кире Таҗикстанга озатырга җыеналар, имеш. Район җитәкчелеге бу хәлләрдән соң бер-бер хәл кылыр дип өметләник, юкса, таҗик-татар сугышының нәкъ менә Нурлаттан башлануы ихтимал.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Нурлат-Кизләү-Казан.

Комментарии