- 25.03.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №11 (23 март)
- Рубрика: Архив
Татарда юмор бармы? Татар юморы ул – рус телендәге мәзәкләрне татарчага тәрҗемә итү түгелме?
Шушы һәм башка сорауларга җавап Буа дәүләт сатира театры җитәкчесе Раил Садриев белән әңгәмәдә.
– Раил абый, сезнеңчә, татар юморына нәрсә җитми? Бармы ул?
– Татар юморын күтәрергә генә кирәк. Биредә урын бар кешегә дә җитә. Фәлсәфи закон: күләм сыйфатка күчәргә тиеш. Башта күләм булдырырга кирәк. Күләмсез сыйфат була алмый. Буш мәйдан барыбер буш тормаячак, ул нәрсә белән булса да тула.
– Тамашачылардан бик еш тәнкыйть ишетелә. Имеш, рус мәзәкләрен татарчага тәрҗемә генә итәләр бит! Сез бу фикергә карата ни әйтерсез?
– Менә карагыз: татар театры каян барлыкка килгән?! Рус артистлары тамашаларын карап, үзләре уйнап, татар театры уйнала башлаган. Түбәтәй киеп чыгып, татар авыллары хәлләре турында сөйли башласаң, ул барыбер шул эчкечелек ише хәлләрне сурәтләгән рус мәзәкләрендәге темага барып терәлә. Чөнки без Русия мохитендә яшибез. Театрда да рус постановкалары бар. Ул бит рус түгел, ул Русия юморы. Ул мәзәкләрне уйлап чыгаручы яһүдләр – бердәнбер үзеннән көләргә өйрәнгән халык. Юморны алар уйлап чыгарган. Рус телендә юморны укыйсың гына, күбесе барыбызга да туры килә.
Юмор шомара-шомара килеп, аның барыбер йөзе барлыкка киләчәк. Бүген аның йөзе юк. Йөзе булмагач, аны тәрҗемә иткәннәр, дип сүгәләр. Сүгәләр – сүксеннәр! Өйрәтсеннәр!
Тәнкыйтьчеләр булырга тиеш. Михалковның тәнкыйтьчеләр турында сүзе ошый: “Кем ул критик? Критик ничек эшләнергә тиеш икәнен аңлый, ләкин үзе эшли алмый”… Тәнкыйть кешене әзрәк гарьләндереп җибәрергә тиеш, шуннан кеше канатланып киткән кебек була.
– Татар юморы нинди булырга тиеш? Аның йөзе нинди?
– Татар юморы дигәч, беренче чиратта, ул татар телендә булырга тиеш. Икенчедән, аның тамашачасы булу зарур. Тамашачы булмагач, синең юморыңның мәгънәсе юк. Аннан соң юмор ул төрле булсын. Татар милләте үзе төрле бит. Син дә татар, мин дә татар. Кемдер кыпчакка охшаган, кемдер немецка һәм башкалар. Татар юморында монополия булырга тиеш. Татар эстрадасы да төрле бит. Салават та бар, Айдар да, Хәния дә, Шәкүр дә, рок та, рэп та, башкасы да. Эстрада юмор белән тулырга тиеш. Аны тудырырга кирәк. Әгәр юмор кайдадыр аваз яра икән, аны күтәрергә кирәк.
– Соңгы вакытта юмор турында бик күп сөйли башладылар…
– Әйе! Юк, юк та, шулай да юмор өлкәсендә ташкын, дулкын кузгалды бит. Раил Садриев та, “Мунча ташы” да, Алмаз Хәмзин дә, яшьләр дә булырга тиеш. Пародиячеләр күбәя башлады: Алсу Фаракшина, Рифат Зарипов, Илдар Ямалиев… Алар белән эшләргә кирәк. Яшь юмористлар өчен төрле конкурслар, фестивальләр оештырырга. Кешедә сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалы “Җомга көн кич белән” дигән яңа тапшыру эшләргә алынды. Анда юмор да күп. Димәк, тамашачы бар. Күрсәтерлек әйбер чыга башлады. Моңарчы юк иде бит.
– Юморның үз тамашачысы булырга тиеш дидегез. Ә бүгенге көн тамашачысы нинди кеше ул?
– “Мунча ташы”ның кайвакыт икешәр сеансы була. Халыкны карыйм. Нигә килгән ул монда? Беренчедән, сайлау мөмкинлеге юк. Икенчедән, кеше бүген җәмгыять проблемаларыннан туйган, аның каядыр качып торасы килә. Тамашачы уйлый: “Кара әле, сәхнәдәге бәндә ничек миңа охшаган. Ул – мин түгел. Мин яхшырак!”. Шул принцип белән карап утыра. Ул үзеннән көлә. Ул үзен-үзе күрә, ләкин үзеннән көлгәнен сиздертми. Чөнки аның янына аның шикелле кешеләр җыелган, аның яхшырак булып күренәсе килә.
– Татар эстрадасында юморга урын бармы? Аны ничек булдырырга?
– Юмор – көчле корал. Бүгенге яшәеш шартларында татар юморга бик тә мохтаҗ. Аны уйлап чыгарырга кирәк. Мин кайвакыт үзебезнең юмористларны сүгәм. “Менә килде дә монда акыл өйрәтә башлады”, – дип алар мине сүгәдер инде… Эстрада белән чагыштырып карыйк: Салаватларның үзенчәлеге нәрсәдә? Алар эстрадага 20 ел элек килеп керде. Аннары “Татар җыры” фестивале барлыкка килде. Ул эстрада үсешенә яңа адым өстәде. Ул бер-ике җырчыны гына үстермәде, төрле артистларны, җырчыларны чыгарды. Мөмкинлек бирде. Ул вакытта эстрадага үсәргә кирәк иде.
Ә безнең юмористлар нишләде? Рәшит абый, Алмаз абый, Равил абыйлар нишләде? Йөрделәр шуларга ияреп, ә бернинди татар юморы инфраструктурасы тудырмадылар.
Татар эстрадасы инфраструктурасы бар. Ә татар юморының юк. Мин бүген нишләргә җыенам? Мин берсенең дә ипиен тартып алырга теләмим. Юморны аерым бер тармак итеп үстерергә телим. Әгәр ул структура булса, анда кем дә урын ала. Анда “Мунча ташы”ндагы кебек монополия булмый. Әлбәттә, ул да булырга тиеш, тик “Мунча ташы” бит татар юморының эталоны түгел. Кемгәдер ошый, кемгәдер юк. Татарда бүген юмор өлкәсендә сайлап алу мөмкинлеге булырга тиеш.
– “Елмай” тапшыруына алынганда Сез…
– Бу проектка тотынганда, бер кешедән акча сорамадым, фикердәшләр табып, эшкә керештем. “Елмай” проектына мин үзебезнең артистлар белән тотындым. Алар кайберләре камера алдында беренче тапкыр басып тора иде. Хәзер әкренләп үзгәрә баралар. Камера алдында курку хисләре югалды. “Елмай” тапшыруының да сыйфаты үзгәрәчәк. Бернәрсә эшләмәгәнче, әкренләп-әкренләп тапшыруны үстерергә кирәк. Телевизион юмор керә башлады. Яхшы бит? Яхшы!
Тагын яңа проектлар уйлап табып алга барырга кирәк. Яр буенда утырып кына йөзәргә өйрәнеп булмый. Теге як ярга да чыгып булмый. Суга керергә, чупылдап йөзәргә өйрәнергә кирәк. Бөтен өлкәдә дә шулай ук.
Безгә татар велосипеды дигән велосипед уйларга кирәкми. Велосипед бер эшләнгән бит инде ул. Бары аңа утырып, татар авыллары, урамнары буйлап татарча йөрергә кирәк.
Корал, дәва, елмаю, көлү, яшәүнең бер стимулы буларак та, гомумән, төрле сыйфатларга ия буларак, юмор бүгенге тормышта һава кебек кирәк. Татар юморын тутырып калмасак, соңгы вагонга өлгермәсәк, безнең “Юмор” дигән экспресс-поезд китеп барачак.
Әңгәмәдәш Әлфия БӘДРЕТДИНОВА
Татарга юмор һава кебек кирәк!,

Комментарии