Музей кышын нишли?

Музей кышын нишли?

– Ул музейда нәрсә эшлисез соң? – дип аптырагандай сораган иде Казанда очраган күптәнге танышым Илдар.

дәүләт әдәби-мемориаль комплексында унике бина, ашханә, өч гектарлы парк, күл, ике чишмә, ике каберлек бар. Газы, уты, суы дигәндәй, хуҗалык зур, дистәдән артык хезмәткәр эшли, – дигән идем, танышымның авызы салынып төште. Ышанмыйча, тагын:

– Яңа Кырлайда гынамы? – диде.

– Кушлавыч белән бергә, – дим. – Шулай булгач, күпме проблема булганын үзең аңлыйсың. Көн саен эш туып кына тора. Кунак килми калмаган көн юк. Узган ел егерме меңнән артык кеше кабул иттек. Исәпләп кара: ай саен музейга 1700 кеше килгән булып чыгамы?

– Әйе, эшегез мин уйлаганча җиңел түгел икән.

Илдар безнең музей комплексында Кыш бабай резиденциясе булганын ишетеп белгән…

– Кызганыч, Кырлайга балалар белән чын Кыш бабайны күрергә барып булмады. Хатыным белән декабрь башында ук планлаштырып куйган идек. Гыйнварда да бара алмадык, – дип уфтанып куйды.

– Борчылма, киләсе елда да оештырырга уйлыйбыз әле. Бик озак көтәсе икән дисәгез, мартта бәйрәменә килегез, – дип чакырдым.

Илдарның күзләре очкынланып китте:

– Бер дә тик ятмыйсыз инде сез. Гел нидер майтарасыз. Килербез, Алла боерса…

Күпләргә билгеле: кышын халык музейларга аз йөри. Яшерен-батырын түгел, кайбер музейларга җәйләрен дә сирәк-мирәк кенә киләләр. Кушлавыч музеена халыкны ничек китерергә дигән сорау безне дә бик борчыды. Шөкер, апрельдән ноябрьгә кадәр балалар, өлкәннәр, урта яшьтәгеләр музейга эзне суытмый. Декабрьдән февральгә кадәр арада кешене Кушлавычка ничек тартырга? “Тукай мирасын саклау һәм үстерү фонды” әгъзалары белән бу мәсьәләне уртага салып сөйләштек тә туристларга яңа маршрут ачарга булдык. Алдан ук зур әзерлек эшләре алып бардык, әлбәттә. “Казан – Комыргуҗа – Кушлавыч – – Яңа Кырлай” маршруты буйлап беренче сәяхәтне Казанда укучы Кытай студентлары башлады. Комыргуҗадагы Шиһабетдин Мәрҗани музеенда бик җылы очрашу булды. Кушлавычта сәяхәтчеләрне чәкчәк тотып, җырлап- биеп каршыладылар. Ә Яңа Кырлайда бөек Тукай тормышы һәм иҗаты белән танышкач, бәлеше, чукмарлы аш ашап, шагыйрь турында фильм карап, бик тәэсирләнеп киттеләр. “” телевидениесе бу сәяхәт турында махсус фильм да төшерде һәм ТНВ студиясенә тапшырды. Озакламый бу фильм экранга чыгачак.

Шулай итеп, яңа маршрут һәркем өчен ачык. Кушлавычта олуг Тукайның туган җирен күреп, Яңа Кырлайда яшәеш, иҗаты белән танышу аны тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итә, әлбәттә.

Кыш бабай, Кар кызы һәм Тукай әкиятләренә нигезләнеп эшләнгән интерактив бәйрәмне без узган ел беренче мәртәбә оештырып карадык. Һәм бер меңнән артык кеше килгәч дөрес юл сайлаганыбызга инандык.

“Трэвэл эндвок”, “Фаэтон”, “Столица” туристлык компанияләре белән тыгыз элемтәдә эшләсәк тә, беренчесе җанга якынрак булды. Компания җитәкчесе Юлия Таланова белән октябрь аенда килешү төзеп, колачлы эш башладык. Сүз дә юк, акчасы кирәк, артистлар табасы, костюмнар, музыка көйләү, ашату оештыру, уеннар әзерләү, кунак каршылау һәм башкасы. Иренмәсәң, йөгер дә йөгер. Шөкер, тырыша торгач, оешты һәм күпләр әйтүенчә, матур булды. Күңелгә ошады. Рәхәт ял булды.

2010 елның 18 декабрендә Кырлай музеенда “Кыш бабай белән урман әкиятенә сәяхәт” уенын ачу тантанасы да булды. Ул кунакларның күплеге! Великий Устюгтан чын Кыш бабайның килүе дә могҗиза бит. Музей капкасы каршында ярминкә гөрләде, бизәлгән, кыңгыраулы атлар тупырдап бала-чаганы утыртырга көтеп торды. Чана шуарга кар тавы әзер, кайнар чәй, коймак көтеп тора. Чыршы паркын яңгыратып, дәртле көй яңгырый.

Рус Кыш бабае белән татар Кыш бабае җигүле, матур чаналы атка утырып урам әйләнде, музейның икенче катына урнашкан Кыш Бабай йортында тәмләп чәй эчеп, әңгәмә куертып утырдылар. Телевидение, радио журналистлары белән сөйләшергә дә вакыт таптылар. Балалар белән фотога төшеп, музей залларында йөреп, кунаклар белән әйлән-бәйлән җырлап, биеп тә күңел күтәрделәр. Рус Кыш бабае ноябрь аенда үзебезне Великий Устюгка кунакка да чакырып китте әле. Шүрәле, Убырлы карчык, Таһир, Зөһрә, Шайтан, Былтыр төрле мавыктыргыч уеннар, кызыклы ярышлар оештырып йөрделәр. Ай буе бездән кунаклар өзелмәде. Казаннан гына түгел, Мәскәү, Түбән Новгород, хәтта Братск шәһәреннән дә Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмен карарга килгәннәр иде. Барын да сөйләп бетереп булмас, үзегезгә барып күрергә кирәк. Ә без көтеп калабыз.

Тәлгать ГОМӘРОВ.

Арча районы, Яңа Кырлай авылы.

  Музей кышын нишли?, 3.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии