- 25.02.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №7 (23 февраль)
- Рубрика: Архив
Шундый тәвәккәл кешеләр була: аларга бер һөнәри юнәлеш кенә аз кебек тоела. Мондый кешеләр хакында тормышның ямен-тәмен белә дип әйтәләр. Мин дә шундый асыл зат турында язарга телим.
Авыл хуҗалыгы коллективын да җитәкли ул, бал кортлары белән дә кайнаша, тренер да, көрәшче дә. Сүзем Ринат абый Гатин турында. Кама Тамагының Кече Бортыс авылында туган Ринат абый 30 яшеннән пенсиягә чыкканчы колхозлар рәисе булып эшли. Шул вакытта ул үзе хезмәт иткән һәр авылда спорт заллары булдыра. Көрәш рухы аның күңелендә була, тик ятарга тынгы бирми. Шуңа да аның хакында бүген спорт белгечләре: “Ул көрәштә үз сүзен әйтеп калдырды”, – ди. Аның төп казанышы дип 80нче елларның танылган батыры, ике тапкыр рәттән “Республиканың баш батыры” исеменә лаек булган Әүхәт Мөхәммәдиевны тәрбияләүне атыйлар. Юкса, Идел аръягы районнары үз көрәшчеләре белән әллә ни дан тотмаган. Ә Ринат абый моның киресен раслый. Әллә язмыш, әллә тәвәккәллекме, Ринат абый Гатин колхоз рәисе булып эшләгән дәвердә Кама Тамагы көрәш буенча тамырдан үзгәрешләр кичерә, Турнир-чемпионатларда район республика күләмендә һәрдаим иң яхшы бишлеккә кереп бара. Бу эзсез калмый, билгеле, зирәк кешене татар милли спорт көрәше федерациясенә әгъза итеп сайлыйлар. Кыскасы, ул үз дәверендә үз төбәгендә милли спорт төрен җанландырып, киң колач җәйдереп җибәрә.
Ринат абыйның тагын бер үзенчәлеген әйтергә кирәк: ул сәнгатькә гашыйк кеше дә. Эше тыгыз булуга карамастан, җай чыгу белән, гаиләсен Казанга алып килә. Кремльгә, театрга, музейларга, зоопарк, парк, кафеларга алып бара икән.
– Бүген әнием Мәрьям белән бер генә театр-спектакльнең дә премьерасын карамыйча калмый алар, – дип сөйли кызы Гүзәл, – һәм яраткан артистларының концерт-тамашаларын һәр ел карап баралар. Бу Казан белән авыл арасының якын булуы белән генә бәйле түгел, ә әтинең күңел торышы, заман кешесе булуы белән бәйледер…
Ринат Гатинны бүген милли көрәш даирәсе генә түгел, район халкы да яхшы белә.
– Без Кама Тамагы районы авылларына сабан туена даими барырга тырышабыз. Мине ул авылларда күп кеше танымый да инде, чөнки районнан киткәнгә 20 еллап вакыт узган, – дип сөйли кызы Гүзәл. – Шунысы кызык: кем икәнемне әйтми генә: “Элек сезнең авылда Гатин Ринат дигән кеше эшләп киткән, ниндирәк кеше, нинди эшләр эшләгән ул?” – дип сорыйм. Бик теләп җавап бирәләр. Озак итеп сөйләгәннән соң, аңлап: “Син кем соң? Йөзең таныш та, юк та кебек”, – диләр. “Мин Гатинның кызы Гүзәл”, – дигәч, кочаклап үбеп алалар, кайберсе елап та җибәрә. Бик күпләргә ярдәм иткән, бик күпләр хәленә кергән кеше ул. Ярар, әти белән бергә эшләгән, әти дәверендә яшәгән кешеләр аны мактасын да, ди, ә әти ул районнан киткәч туган балалар да “Без аның турында ишетеп беләбез”, – диләр. Бик гадел, ярдәмчел, тырыш кеше иде ул.
Узган ел Тәтеш районы Әтрәч авылындагы Сабантуйда да 20 яшьлек кызлар да: “Әти-әнидән ишетеп, без ул кеше турында беләбез”, – дигәч шаккаттым. Өйгә кайткач, әнидән сорадым, нидә соң хикмәт, дим. Әни бик тыйнак, шул ук вакытта бик горурлык хисләре белән: “Әтиең бик матур көрәште, көндәшен ике күтәрми, бер генә күтәреп чистага сала иде”, – диде. Әни белән сөйләшкәч, әтинең Әтрәч авылында берничә тапкыр Сабантуй батыры булып калганын һәм шул ук Әтрәч авылында көрәшеп батыр калгач, матур гына көрәш карьерасын тәмамлаганын белдем…
Татарстанның һәм Русиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстанның 1984 елгы иң яхшы тренеры һәм башка бик күп мактаулы исемнәргә лаек булган Ринат абый Гатин үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аның барлык дуслары, көрәштәшләре матур юбилее белән тәбрик итә. Тормыш – көрәш кебек, анда да ике күтәрми, бердән чистага салырга өйрәнергә кирәк, нәкъ Ринат абый кебек.
Айзат ШӘМӘРДАНОВ
Комментарии