- 25.01.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №3 (20 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Күптән түгел авылыбыз Алабирдедә үзенчәлекле вакыйга булды. Кече эшмәкәр Фирдүс Җәләлиев үз көче, үз инициативасы белән төзегән сугым сую цехын ачты. Күпме каршылыклар киртәсен үтәргә туры килсә дә, Фирдүс үз максатына иреште һәм без аның эш нәтиҗәсен үз күзләребез белән күреп кайттык.
Тантанага мәртәбәле кунаклар күп килгән иде. Аны Тәтеш муниципаль районы җитәкчесе Рәмис Сафиуллов ачып җибәрде һәм бу яңа ачылган цехның үзенчәлекле якларын санап, әһәмиятле пункт булачагын әйтте. Цехның районыбыз таләпләренә туры килүен һәм Фирдүснең бик тырыш-эшчән эшмәкәр булуын да ассызыклады:
– Бәлки әле казылык һәм пилмән ясау цехы да ачып куяр, моңа аның мөмкинлекләре бар һәм шартлары да тудырылган. Без аның максатчан эшләгәнен күрәбез һәм үзебез дә ярдәм итәргә әзер, – диде ул.
Әлеге күркәм башлангычны авылның имамы Рөстәм хәзрәт Гарифуллин догалар укып дәвам итте һәм Фирдүснең эше хәерле сәгатьләрдә башлануын теләп, чарага килгәннәрне дә дус-тату булып, үзара ярдәмләшеп яшәргә өндәде. Авылдашлар бик куанып догага кушылды.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов:
– Бу – крестьяннарча, әмма замана таләпләренә – безнең цивилизациягә туры килгән һәм кирәкле вакытта ачылган тармак. Ул үзебездә җитештерелгән итне үзебездә эшкәртеп сатар өчен зур мөмкинлекләр ача һәм бик урынлы. Үткән елларда үзебездә әзерләнгән итне Чувашиягә, Удмуртиягә, Ульяновскига һәм башка өлкәләргә илтеп сатарга мәҗбүр булдык, бу инде үз чиратында күпләп сату базарында безнең дәүләт казнасына бернинди дә үсеш бирмәде. Болай сату безнең өчен табышны югалтуга гына китерде, – диде.
Республикабызда мондый цехлар 71 урында ачылды, тагын 21е модернизацияләнә. Бу безгә экологик чиста һәм культуралы яшәр өчен дә бер башлангыч бит.
Фирдүс Җәләлиев пунктның бер сменага җитештерүчәнлек көче 12 баш эре терлек, 15 баш дуңгыз һәм 20 баш сарык суеп эшкәртерлек һәм районыбызны тулысынча ит белән тәэмин итәрлек мөмкинлек бирәчәген аңлатты. Фирдүс түбәннән күтәрелде: башта өендә эре терлек – сыерлар, үгезләр үстереп сатты. Тырыша торгач, үзебезнең районның күрше Ямбакты авылында үз көче белән ферма төзеп, атлар үрчетә башлады. Хәзерге көндә 100ләп аты бар. Ә бит терлек азыгы әзерләү өчен генә дә күпме көч-тырышлык кирәк. Тир түгеп тапсаң гына эшнең нәтиҗәсен күрәсең. Уйлап карасаң, Фирдүс үзе өчен генә тырышып йөрми бит, халык мәнфәгатьләрен дә кайгырта. Кемнәргәдер бу аның акча эшләү ысулы булып күренсә дә, ул аны урлап йә булмаса кеше хакына кереп түгел, үзенең хәләл көче, тырыш хезмәте белән таба. Фирдүс кебек максатчан эшкуарлар булмаса, авыллар бөтенләй югалып бетәчәк.
Без Фирдүснең күркәм эшләре дәвамлы һәм уңышлы булуын, ә күрсәткечләре районыбызга гына түгел, республикабыз тармагына да күтәрелүен теләп калабыз. Афәрин, Фирдүс!
Хәбир ГАРИФУЛЛИН гаиләсе.
Тәтеш районы, Алабирде авылы.

Комментарии