- 25.01.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №3 (22 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Әллә йөрәк шаяра, әллә үзен 18дә дип хис итә. Гомерләр чаба, агыла, күк йөзендәге болытлар сыман. Болытларны искән җил куа, ә безнең гомерләрне кем ашыктыра, кем куа? Аны белүче бармы икән? Менә шулай чәчләргә чал керә, алтын көзләр сиздермичә генә килеп җитә.
Балалар үсеп җитеп үз тормышлары белән яши башлыйлар. Син инде үзеңнең хәләлең белән икәүдән-икәү генә торып каласың. Балаларның, оныкларның кунакка килүен көтеп юанып йөрисең. Көндезләрен өй мәшәкатьләре белән үтеп китә, төннәрен яшь чакларны төштә күреп саташып чыгасың. Менә бүген дә берара иртә белән торгач хатын сөйләшми йөргән иде әле. Хикмәте шунда, аның белән тәүге тапкыр озата барган кичемне төшемдә күреп саташып ятканмын икән. Имеш, авылыбыз клубыннан кино карап чыккач, мин аны озата киттем. Безнең авыл белән аларның авыл арасы – бер чакрым гына. Барабыз шулай, бер төркем яшьләр шаярышабыз. Мин аның кулларына кагылып китәм, кыскалап та алам. Ул кулын тартып ала, мин үҗәтләнәм. Шаярыша торгач, авылга килеп тә җиттек. Яшьләр кайсы кая таралышып беттеләр. Без икәү генә капка төбендә басып калдык. Ул капкадан кереп китәргә уйлады ахрысы, мин тагын да катырак итеп кулыннан тотып алдым. Бер кочаклап үпмичә кертмим, дип әйтеп бетермәдем, хатын: «Нишлисең син, кулны авырттырасың, уян инде, саташып ятасың бит», – дип уятты. Әх, шундый вакытта уятырга кирәк бит. «Бер матур кызны кочаклап үбәм дигәндә генә уяттың», – дигән идем: «Мине түгелдер әле, башка бер кызны төшеңдә кочаклап йөрисеңдер», – дип әйтеп куйды да, торып китте. Мин инде: «Башканы түгел, син, син идең ул», – дип әйтсәм дә, ышанмады. Әле: «Төшеңдә чит кызлар кочаклап йөреп, минем кулны авырттырдың», – дип үпкәләп йөрде. «Әһә, мин әйтәм, яратуы көчле икән әле, төштә күргән кыздан да көнләшеп йөргәч», – дип кочаклап алдым да үбеп куйдым. Хатын-кызга күп кирәкме, шул җитә калды, эреп китте. Үпкәләүләр бетте, төштә күргән вакыйгаларны искә төшереп, көлешә-көлешә чәй эчәргә утырдык. Менә шулай егетләр, йөрәк әле һаман унсигездә, бирешмибез әле. Хатынга килгәндә, җае чыкканда миннән көлеп алырга сәбәп булды, байтак вакытлар онытмый йөрде. Төшләреңне хатыныңа сөйләсәң дә, көлкегә калуың бар.
Вакыйф КЫЯМОВ.
Казан шәһәре.
Комментарии