Гаилә кыйссасы

Безнең бабайлар әйткән, ирне ир иткән – дә хатын, җир иткән дә хатын дип. Чөнки алар озак еллар бер-берсен белеп, аларның ата-аналары кыз һәм егет ягыннан әби-бабаларын белеп өйләнешкәннәр, шуңа күрә аерылу бик сирәк күренеш булган, барысы да канәгать булып яшәгәннәр. Алар шулкадәр тәртипле булган, хәзерге яшьләргә сөйләсәң, аларның күзләре маңгайга менә, ничек инде аулак өйләрдә йөреп, саф килеш кияүгә чыгарга мөмкин диләр. Бу төшенчәне яшьләргә аңлата алмыйсың, чөнки алар аз гына очрашсалар да, бер-берсен белмәгән килеш якынлык кылалар. Менә шуннан соң нинди гомерлек гаилә була ала? Әле җитмәсә, күбесе интернет аша танышалар. Тик яшьлегендә ничек кенә начар юлда йөрсәләр дә, туй күлмәкләре киеп, затлы рестораннарда түр башында утырасыларны килә.

Кияү итеп тәртипле генә егетне эләктереп, матур гына яшәп китүче тәртипсез кызлар да бар. Ә туйларга килгәндә, бигрәк тә кызларга матурлык кирәк. Алар теләгәнчә, туй мәшәкатьләрен егет ягы күтәрергә тиеш, әле ярый шундый мәшәкатьләр чыгымнар тотып яшәп китсәләр, кайберләре 2-3 ай да тора алмый, чөнки ул җилбәзәк кыз бала тормышны, шул туй күлмәген киеп түр башына утыру гына дип күз алдына китерә.

Менә тагын бер мисал. Бер танышларның улы – әйбәт кенә, эчми-тартмый, тәртипсез кызлар белән дә йөрмәгән, институт тәмамлап эшли башлаган егет бер кыз белән таныша. Кыз – Әлмәт кырыендагы авылдан. Үзе төшеп калганнардан түгел, егетнең өенә килеп йөри башлый, күп тә йөрмәделәр, өйләнешү турында сүз башладылар. Әзерләнергә кирәк, әниләре банктан ссуда алырга булдылар. Туй ясап, егет белән кызга фатирларын калдырып күчеп киттеләр. 7-8 ай яшәделәр, киленнең эшкә керергә исәбе дә юк. Ә чыгымнарны егетнең әнисе түләп ашатып тора. Килен интернетта башка егетләр белән язышып яткан булып чыга, ә кияүгә чыгарга ашыгуының сәбәбе – корсакка калдым дип ялганлавы. Тик егет моны белеп ала һәм аерылышалар.

Яшьләр гаиләләрен карап төзесеннәр иде. Бу бит гомергә.

Хәйдәр САБИТОВ.

Әлмәт районы. Мактама бистәсе.

Комментарии