«Татарны «псевдотатар» дип атый башлаган чорга да җиттек»

«Татарны «псевдотатар» дип атый башлаган чорга да җиттек»

Башкортстан вәкилләренең Татарстандагы шактый авылларга килеп, башкорт тамырлары эзләве мәгълүм. Үзенең туган авылын һәм анда яшәүчеләрнең телен башкортныкы дип игълан итүләрен белгән Мөнир Ситдыйков моның белән катгый риза булмавын белдерә. Башкортлаштыручыларны мәхкәмәгә бирергә теләвен дә җиткерде.

Мөнир Ситдыйков – озак еллар милли хәрәкәт активисты, берничә ел элек «Татар телен яклау комитеты»н оештырган һәм аның рәисе булган кеше. Ул Мөслим районының Нарат Асты авылында туып үскән һәм анда еш кайтып йөри. Соңгы кайтуларының берсендә ул туган авылы китапханәсендә «Башкорт ыруы Ирәкте тарихы» исемле, 2015нче елда басылган урысча китапка юлыга һәм аны укып чыга. Укып чыга да, үзе әйтүенчә, анда язылган фикер-мәгълүматлардан «чүт кенә егылып» китми.

«Әлеге китапның 132нче битендәге картаны күреп, анда Мөслим районы авылларының күбесен башкорт авыллары дип, анда яшәүчеләрнең телләре төньяк-көнбатыш башкорт диалекты дип язылуын укып, чынлап торып гаҗәпкә калдым. Минем туган авылым Нарат Асты да, авылдашларым да, мин дә, әби-бабаларым да башкорт булып чыгабыз. Исләрем китте», – ди Мөнир Ситдыйков.

Ул Башкортстан вәкилләренең Татарстан район-авылларында булып, анда «башкорт эзләрен» табулары турында элегрәк тә ишеткән булган. Әмма туган авылын, үзен башкортлар исемлегенә кертүләрен шушы арада гына белгән.

«Китапта Нарат Асты авылында элек-электән һәм хәзер дә Ирәкте ыруы башкортлары яши, тагын да гаҗәбе, алар башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында сөйләшә, дип языла. Шаккаттым. Нигә шаккаттым? Башкортларның шушы дәрәҗәдә татар халкын, минеке кебек башка йөзләгән татар авылларын, анда яшәүче татарларның телләрен башкортныкы дип мыскыллауларына җан әрнеде», – дип сөйли Ситдыйков. Бу хакта китапларда язып чыгулар, егермеләгән томнар бастырулар татарга каршы рухи һөҗүм, дип саный ул.

Ирәкте башкорт ыруына кагылышлы һәм тагын шушыңа охшаш китапларны «Коммерцияле булмаган автоном «Шәҗәрә» үзәге» чыгарып тора. Ситдыйков бу үзәкне Салават Хәмидуллин җитәкли дип фаразлый. Ул Хәмидуллинның күп кенә чыгышларын БСТ каналыннан да күзәткән. «Бу кеше татарлардан башкорт ясау фикере белән рәттән татарларны «псевдотатарлар» итеп, ягъни ялган татарлар итеп күрсәтергә дә тырыша. Әлеге китапта да безне псевдотатарлар дип күрсәтәләр. Без, имеш, ялган татарлар. Мондый сәясәткә һич кенә дә юл куярга ярамый, андый сәясәт алып баручыларны җавапка тарту мәслихәт булыр иде», – дип саный Мөнир Ситдыйков.

Ул шулай Башкортстанның дәүләт теленең ничегрәк формалашуын да үзенчә бәян итте. Аның сүзләренчә, Идел буе татарлары ачлыкка интегеп, көн саен меңәрләп үлеп яткан 1921нче елда Башкортстанда әдәби башкорт теле ясау белән мәш киләләр. Бу эш урыс кешесе Николай Дмитриев җитәкчелегендә башкарыла. Мөнир Ситдыйков сүзләренчә, шушы ук Дмитриев 1948нче елда башкортларга грамматика дәреслеген дә язып бирә.

«Николай Дмитриев Сталин чорында зур уңышларга ирешә. Мәскәүдә туган бу урыс чуашларга, каракалпакларга, кумыкларга һәм башка милләтләргә дә дәреслекләр язып бирә. 1920-40нчы елларда Башкортстанның татарлар яши торган районнарына 15 экспедиция оештырып, диалектлар өйрәнә. Нәкъ шушы кеше бераздан «Башкортта өч диалект бар, шуларның берсе – төньяк-көнбатыш диалекты» дигән гаҗәеп «ачыш» ясый», – дип гаҗәпләнә Мөнир Ситдыйков һәм шушы «диалект»та сөйләшүчеләрнең бүгенге Татарстан авылларында да яшәүчеләр булуын искәртә.

Ул шулай башкортлаштыру сәясәтендә катнашучыларның нәфесләре торган саен зурая барып, Башкортстанның татарлар яшәгән чикләрен узып, Татарстанның Актаныш, Сарман, Мөслим, Лениногорск, Әлмәт, Минзәлә төбәкләренә кереп, Пермь һәм Екатеринбург якларына кадәр барып, андагы татарлар тарихын башкорт итеп күрсәтү очракларын билгели.

Әлеге китапны язучыларның фантазияләренә соклануын да җиткерде Мөнир Ситдыйков: «Бу башкорт вәкилләре шул дәрәҗәгә барып җиттеләр ки, шушы китапта Чыңгызханны да башкортлар рәтенә кертәләр. Имеш, ниндидер бер вазгыятьтә Чыңгызхан, абыйларыннан куркып, далага качып китә. Моны ишеткән башкорт ырулары җитәкчеләре Чыңгызханны эзләп табып, аны үзләренең ханнары итеп игълан итәләр. Ирәкте башкортлары турындагы китапның 10нчы битендә шушы хакта язылган. Шушының белән дә алар татар халкының тарихын үзләштерергә маташа, үзләрен бөек империяләр төзүчеләр янәшәсенә куясылары килә».

Ә менә совет чорында татарны Чыңгызхан исеме, монгол-татар атамасы, 300 еллык татар «иго»сы белән изгәндә, бер генә башкорт вәкиле дә Чыңгызханны да, монголын да танырга теләмәде. Чыңгызханның бөеклеге ачылган саен башкорты да, казах та шушы исемне үзләштерү юлында, дигән фикердә Ситдыйков.

Мөнир Ситдыйков сүзләренчә, бу китап чыкса да, авыл халкы арасында бу хакта, гомумән, сүзләр булмаган. Авылдашлары китапханәдә мондый китап барлыгын белми дә икән. Ул үзе дә 2015нче елда чыккан бу китап хакында быел гына очраклы рәвештә белгән. «Бу китапны укымаулары, бәлки, әйбәттер дә. Шулай да әлеге һәм башка китаплардагы ялганнарны ачып салып, «Шәҗәрә» оешмасы вәкилләренә, милләтара ызгыш тудыруга сәбәпче булу ихтималын исәпкә алып, хокукый яктан бәя бирергә вакыт. Прокуратура моңа чик куярга тиеш», – дигән фикердә тора Мөнир Ситдыйков. Белдерүенчә, Уфадагы «Шәҗәрә» оешмасының Нарат Асты авылын, Мөнир Ситдыйковның үзен һәм туганнарын башкорт дип белдерүе – милли горурлыкны кимсетү, җинаятькә тиң. Аның кулында Уфа архивлары мәгълүматлары нигезендә төзелгән шәҗәрә бар. 1917нче елга кадәр аның бабалары типтәрләр дип күрсәтелгән. «Җиде буынга кадәр бер генә бабам да башкорт дип язылмаган. Алар үзләрен типтәр дип күрсәткән. Минемчә, типтәр сүзе «тип» һәм «тәре» сүзе белән бәйле. Ягъни, христианлаштыруга каршылык күрсәтеп, тәрегә тибеп китү, «тип тәрегә» белән аваздаштыр», – дигән фикердә Мөнир Ситдыйков.

Азнакайда Сталинның 140 еллыгы уңаеннан хәтер чарасы узды

Азнакайның үзәк мәйданында, Ленин һәйкәле янында Сталинның 140 еллыгы уңаеннан «хәтер вахтасы» узган. Бу хакта Азнакайдагы КПРФ шәһәр комитетының беренче секретаре, шәһәр шурасы депутаты Хәким Гыйләҗевка сылтама белән, «Татар-информ» яза.

«Халыкка юбилей икәнен аңлату максатыннан оештырылды. Илдәге тәртипсезлекләрдән халык туйды. Шушы кешедән үрнәк алырга кирәк, дип күрсәтергә телибез. Сталин сугыштан соңгы җимереклекләрне торгызды, илнең нигезен Ленин, Сталин салды. Ә аларны көне-төне хурлыйлар, әйтерсең үзләренең артык җире бар», – дигән Хәким Гыйләҗев.

«Беркем дә 100 процент идеаль була алмый. Аларның да кимчелекләре бар. Әмма әле Ленин, Сталин дәрәҗәсенә җиткереп җитәкчелек иткән бер генә җитәкче дә юк», – дигән Хәким Гыйләҗев.

Хәким Гыйләҗев репрессияләр чорында нахакка репрессияләнгән кешеләр барлыгын таный, ләкин «Сталинның андый кимчелекләрен гафу итәргә кирәк» дип саный. «Бу – Сталин турыдан-туры үз кулы белән эшләгән эш түгел. Урыннарда булган кешеләр җибәргән хаталар бу, Сталин барысын да күреп бетерә алмаган. Аның җитешсезлеге бу. Аның кимчелегенә караганда уңай яклары искиткеч күп», – дигән чараны оештыручы.

Быел ноябрьдә Чаллыда «Русия коммунистлары» митингында «Җир шарында тынычлык урнаштырганнары, халыкларга лаеклы тормыш булдырганнары» өчен дип, Ленин белән Сталинга һәйкәл кую тәкъдим ителгән иде. Новосибирскида, Киров өлкәсендә Сталин бюстлары ачылды.

Татарстан депутатлары митинглар турында канунны кырыслата торган төзәтмәләр кабул итте

Русия Конституциясе мәхкәмәсе дәүләт оешмалары биналары янында митинглар уздыруны кануни дип тапса да, Татарстан парламенты әлеге карарны урап узарга мөмкинлек бирүче төзәтмәләр кертте.

Документ буенча, урам җыеннарын «террорчылыктан яклау максатыннан, күп санлы халык җыелып торган урыннарда, шулай ук метрополитен объектлары, маршрут транспорт чаралары тукталышлары» янында уздыру тыелачак.

Татарстан хакимияте митингларны шулай ук физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт оешмалары, «социаль хезмәт күрсәтү, мәдәният, балалар һәм яшүсмерләр ялы» оешмалары янында тыюны тәкъдим итә. Демонстрацияләр, йөрешләр һәм җыеннар «машиналар кую урыннарында, балигъ булмаганнар һәм инвалидлар ял итү өчен оештырылган урыннарда» тыелачак.

Дәүләт Шурасы утырышында канунны Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин тәкъдим итте. Ул әлеге төзәтмәләр белән Конституция мәхкәмәсе карары үтәлә, диде. Әмма канун өлгесенә КПРФ вәкилләре каршы чыкты. «Сез яңа тыюлар тәкъдим итәсез. Конституция мәхкәмәсе карары үтәлер һәм митинглар турында канун йомшарыр дигән өмет бар иде. Ләкин башкача килеп чыкты», – диде КПРФ депутаты Артем Прокофьев һәм Татарстанның митинглар турында кануны Русиядә болай да иң кырысы иде, дип искәртте. Аның сүзләренчә, хәзер бер мәйданда да җыеннар уздырып булмаячак.

Канунны шулай ук КПРФ фракциясе башлыгы Хафиз Миргалимов та тәнкыйтьләде.

Ләкин Дәүләт Шурасы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин канунда «нинди дә булса кысулар юк» диде. Аның сүзләренчә, яңа документ «ихтимал бәрелешләрне, көч куллануны булдырмас өчен» кабул ителә. Канунны депутатлар өч укылышта берьюлы кабул итте.

Полиция һәм укучылар бәрелеше күнегүләре

Татарстанның Тукай районы, Новотроицк авылы мәктәп укучылары катнашында полиция күнегүләре уздырылган.

«Күнегүләрне 9нчы сыйныф укучылары белән уздырганнар. Укучыларга тулы экипировкалы, калканлы полиция хезмәткәрләренә һөҗүм итәргә кушканнар, укучыларны егып салганнар, кулларын каерганнар. Максатлары – полиция хезмәткәрләрен киңкүләм чуалышлар вакытында эш итәргә өйрәтү», – дип яза «Укытучылар альянсы» һөнәр берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Раушан Вәлиуллин үзенең «Фейсбук»тагы сәхифәсендә.

«Бу видеода минем туганым катнаша. Әти-әниләр моны ул көнне уку тәмамлангач кына белде. Укучыларга иминлек турында инструкция бирелде. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре киңкүләм чуалышларны тотрыклыландырырга өйрәнде», – дип яза бу видеоны интернетка чыгарган Екатерина Пантелеева. Әлеге видео белән бәйле шау-шу киткәч, 23нче декабрь төнге сәгать 12 тулганда аның өенә полиция килгән, видеоязманың каян алуын һәм аны интернетка чыгарырга кем кушуын сораганнар, аңлатма яздырганнар.

Эчке эшләр министрлыгы бу күнегү уздырылуын раслады. Министрлык белдерүенчә, күнегү алдыннан мәктәп җитәкчелеге һәм укучылар иминлек кагыйдәләре турында кисәтелгән, күнегүгә чуалышларда катнашучылар буларак полиция хезмәткәрләре генә җәлеп ителгән, бер укучы да җәлеп ителмәгән, укучылар читтәрәк торган һәм аларга зыян килмәгән.

Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохоринга полициянең укучылар катнашында килештерелмәгән күнегүләре өчен шелтә белдерелгән. Бу хакта Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев хәбәр итте. Күнегүләрне оештыручылар эшләреннән азат ителәчәк, дигән министр. Тукай районының мәгариф идарәсе җитәкчесе бу вакыйгадан соң үз теләге белән эшеннән киткән иде инде.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии