Саимә Касыймова: «Ялгызлыктан дәваны шигырьләрдә таптым»

Саимә Касыймова: «Ялгызлыктан дәваны шигырьләрдә таптым»

Арча районының Сөрде авылында яшәп, быелның 17нче ноябрендә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән шагыйрә Саимә Касыймованы күпләр «Арча» радиосында яңгыраган җырлары, газета битләрендә басылган хикәя, шигырьләре аша белә. Һәрвакыт көләч йөзле, кайчан килсәң дә елмаеп каршы алучы мөлаем бу ханым 35 ел гомерен укытучы һөнәренә багышлаган. Һәр минуттан тәм табып, һәр көнгә шатланып яшәүче Саимә ханым инде күптәннән җитди авырудан интегә дип уйламассың да: лаеклы ялга чыкканчы шагыйрә үзендә шикәр диабеты барлыгын белми дә. Вакыт узу белән авыру организмны шул кадәр какшаткан була ки, табиблар аның бер аягын кисәргә мәҗбүр була.

– Саимә апа, табиблар куйган диагнозны ишеткәч, нинди хисләр кичердегез?

– Хәбәрне бик авыр кичердем дип әйтә алмыйм. Протез белән дә йөрермен әле, дидем. Аягым ампутацияләнгәннән соң бер ел узгач, ирем үлде. Авыру килеш берүзем калдым, чөнки кече улым Әтнә техникумында укый, олысы өйләнгән, кызым да бу вакытка үз гаиләсен корып өлгергән иде.

– Бу сынауларны үтәргә ничек көч таптыгыз?

– Ялгызлыктан дәваны олы улым Илдус табарга ярдәм итте. «Мәктәптә укыткан чорда шигырь язу сәләтең бар иде, яз син, әни», – дип киңәш бирде. Шуннан соң шигырьләр, хикәяләр яза башладым, соңрак үзем язган шигырьләргә көй дә чыгаргаладым. Киленем белән улым авылга кайткач, аларга магнитофонга яздырып куйган җырымны тыңлаттым. «Абау, әни, бу матәм маршы түгелме соң?» – диделәр (көлә). Шуннан Илдус телефоннан заманча җырлар тыңлата башлады. Шулай итеп, синтезаторда көйләрне бөтенләй икенче төрле ритмга күчереп яза башладым.

– Синтезаторда уйнарга ничек өйрәндегез?

– Башлангыч музыкаль белемем бар иде. Арча педагогика көллиятендә баян түгәрәгенә йөрдем. Синтезатор ни, баян ни – барыбер инде ул, шул ук ноталар. Аннан җыр дәресләре дә укыттым бит әле мин. География дәресләре күп түгел, шуңа күрә җыр белән беррәттән, миңа математика, урыс теле, базар икътисады, тарих – кемнән нәрсә кала, шуны укытырга туры килде.

– «Аңларсыңмы?» «Мин булырмын якты йолдыз», «Ышанмыйм», «Яшьлек моңы», «Туган йортым», «Тыңла чишмә агышын» дигән һәм башка җырларыгыз «Арча» радиосында еш яңгырый. Аларны халыкка ишеттерергә кем ярдәм итте?

– Хәзерге көндә җиде җырым дөнья күрде. Аларга аранжировка ясау өчен районга барырга, кешеләр белән күрешергә, сөйләшергә кирәк иде. Бу эшләрне үзем башкара алмыйм, чөнки аяктагы протез комачау итә. Җырларымны халыкка ишеттерергә иптәш кызым Әнисә Хәйруллина ярдәм итте. Иң элек үзем җырлаганны магнитофонга яздырып, аңа җибәрә идем. Әнисә «Арча» радиосында көйгә аранжировка ясата һәм үзе үк шул җырларны башкара. «Аңларсыңмы?» дигән җырымны ул ярты сәгатьтә өйрәнгән, көй яздыруга эфирга чыгарган. Тыңлаучылар ул җырны еш сорый. «Юату» дигәненә Әнисәнең консерваториядә укучы оныгы көй яздырды. Әле күптән түгел «Диңгез һәм мин» шигырен җибәрдем ул кызга.

– Сер түгел, бүгенге җырларның күбесен мәгънәле дип әйтеп булмый. Бу мәсьәләгә карашыгыз нинди?

– Хәзер җырларның 99 проценты мәхәббәт темасына багышланган. Минем аңлавымча, халык ул темадан туйды инде. Аннары бөтен кеше артист булырга тели, сәхнәгә чыгарга ашкына. Бөтенесен дә халык кабул итеп бетерә алмый. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи кебек сирәк талантка ия кешеләр бик аз.

– Нәселегездә шигырь язучы кешеләр булганмы?

– Безнең әни бик тапкыр иде. Һәр әйткән сүзгә рифмалы әйтемнәре булды, шуннан өйрәнгәнмендер. Әти эштә, без күбрәк әни янында бөтерелдек. Аның такмаклары белән кечкенәдән җор күңелле булып үстем. Беренче шигыремне дә яхшы хәтерлим. Мин аны хәтта «Яшь ленинчы»га җибәргән идем. Шул бер куплет булгандыр инде ул. Әмма миңа: «Бу шигырь бер дә бастырырлык түгел», – дигән хәбәр килде (көлә). Беренче мәкаләмне Арчада укыганда яздым, радио тарихына багышланган иде ул. Анысын бастырып чыгардылар. Соңрак үземне хикәяләр жанрында да сынап карадым.

– Иҗатыгызда нинди темаларга өстенлек бирәсез?

– Мин – география укытучысы, табигать белән таныш кеше, шуңа өстенлекне аңа бирәм. Табигать җанлы бит ул. Тирә-юньне кеше тормышы белән чагыштырып, кеше тормышына әйләндереп язам. Илһам да миңа тик торганда килә. Кайбер кешеләр кебек газапланмыйм. Кемгәдер илһам төнлә килә, алар туган фикерне тизрәк язып куярга тырыша. Ә мин, әгәр башлыйм икән, бик тиз язам.

– Гаилә, ана һәм бала мөнәсәбәтләре кебек кискен проблемаларны да күтәрәсез. Мәсәлән, «Ташламагыз балаларны» шигыре. Аны язарга нәрсә этәрде?

– Аналарның балаларын ташлап китүләре турында телевизордан еш сөйлиләр, ятимнәр йортында яшәүче шундый матур малай һәм кызларны күрсәтәләр. Йөрәккә бәрә мондый хәлләр. Хәзер аерылышулар да бик күбәйде, балалар ярым ятим кала. Моңа күңелем бик әрни, шуңа яздым ул шигырьне.

– Саимә апа, шигырьләрегез интернет киңлекләрендә дә очрый. Аларны бөтендөнья челтәренә балаларыгыз куямы, әллә үзегезме? Әсәрләрегезне җыентык итеп бастырасыгыз килмиме?

– Күз күремем начар булганлыктан, компьютер каршында утырмыйм. Элегрәк шигырьләремне кече улым Илһам ярдәме белән «Безнең гәҗит»кә җибәрдем. Илфат Фәйзрахманов хатны алуга ук җавап бирә иде. «Монысына көй язсагыз да була», – дип, иҗатымны хуплап торды. Хәзер аның белән дә элемтә бетте, картаябыз әкренләп. Ә инде җыентыкка килгәндә… Юктыр, аңа бит бик күп акча кирәк. Аның артыннан кем йөри? Төзәткәлисе урыннары да бар. Чыгармыйм, кирәкми.

– Сәламәтлеккә килгән зыян иҗатыгызга йогынты ясадымы?

– Төшенкелеккә бирелмәскә, оптимист булырга кирәк, дип яздым. Нәрсә инде ул авыру? Аяк бит башка комачау итми. Тормыш шулай үзе мәҗбүр итә инде. Әмма бәхетсез дип саный алмыйм мин үземне, бар да яхшы, дип яшим. Йөрәк, үпкә, башка әгъзаларым сәламәт әле. Диабет ул бөтен кешедә үк булмаса да, халыкның күпчелегендә бар. Хәзер бу авыру проблема түгел: инсулин, башка төрле дарулар ярдәмгә килә.

– Дарулар димәктән, дәүләт тарафыннан ярдәм сизәсезме? Сезнеңчә, мондый аяныч хәлләр кимесен өчен нинди чаралар күрергә була?

– Укытучы булып эшләгәч, пенсиям начар түгел, даруларны федераль бюджеттан бушлай алам. Вак-төякләрен генә үзебез алабыз. Ул яктан дәүләткә бер дә тел-теш тидерерлек түгел. Без һаман да шул «үтәр әле» дигән девиз белән яшәп, чирләрне үзебез китереп чыгарабыз. Укытучы булып эшләүнең соңгы елларында үземдә хәлсезлек сизә башлаган идем. Административ ял алып, берничә ай эшләмичә дә карадым. Шунда беркем дә кандагы шикәр күләмен үлчәп карарга киңәш итмәгән. Бу хәлсезлегемнең диабет нәтиҗәсе икәнен белми калдым.

– Бүгенге көндә сезгә терәк булырдай кешеләр бармы?

– Аллаһка шөкер, ялгыз яшәмим, улым, киленем, оныгым белән бергә торам. Хатын-кыз бәхете шулдыр дип уйлыйм. Яшь вакытта бөтен кеше дә бәхетле була, ә картлыкта тигезлек кирәк. Ялгызлык бик читен ул. Аллаһ Тәгалә биргән гомерләрне яшәрбез инде, барыбызга да бу дөньядан китәсе. Ләкин, үләчәкмен, дип, төшенкелеккә бирелеп утырырга ярамый.

P.S. Берәү Саимә апа урынында булса, дөньяга үпкәләп, зарланып яшәр иде. Әмма ул күңелен төшерә торганнардан түгел. Әңгәмә азагында төшерелгән фотосурәтен күргәч тә: «Матур чыкканмын. Матур булмасам, колхозда бергә эшләгән егетләр 50 елдан соң да сәлам җибәреп тормаслар иде», дип шаяртып алды шагыйрә.

Раилә ВӘЛИУЛЛИНА,

Арча районы, Сөрде авылы

Хәбәрчебез язмасына үз сүземне дә кыстырмый кала алмадым. Саймә апа минем укытучым. Күп дәресләр белән кермәде ул. Әмма хәтерлим, бик яхшы, балалар ярата торган укытучы иде ул. Соңарып булса да, яраткан укытучымны юбилее белән котлыйм. Имин тормыш телим, балаларының, оныкларының игелеген күреп, озак матур гомер кичерергә язсын!

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии