- 24.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №47 (25 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Узган атна азагында YouTube сәхифәсендә татар халкын күтәрелеш һәм сугышка чакыру мөрәҗәгате видеосы чыккан иде. Анда битен яулыкка чорнаган, янына Калашников автоматы куйган, үзен Төньяк ислам армиясе вәкиле Сәйфетдин әл-Татари дип атаучы бер кеше, татарларның бөтен бәласе – Русиядә булу, ата-бабаларның Татарстан җирләре өчен сугышып шәһит китүләре, ә оныкларының Ватан өчен кан коюларны онытулары, дип әйтә. Явыз Иван уллары коллыгыннан чыгарга кирәклеген искәртеп, Татарстанны «азат итү» өчен Русиягә каршы җиһадка күтәрелергә чакыра ул. Боларның барысын да ул урыс телендә татар акценты белән сөйли.
10 минутка якын булган әлеге видеога дүшәмбе көнне төштән соң кереп булмады. Сәясәт белгече Руслан Айсин видеоны дөньяда бара торган террор актлары шаукымы белән бәйли.
– Минемчә, бу шул бер линиядә бара торган әйбер. Аннары кеше урысча сөйләшә, шул ук вакытта аның акцентыннан татар икәне беленә. Өч ел элек «Татарстан әмире» дигән бер бәндә чыккан иде инде. Ул шулай ук кайдадыр урман эченнән видеохәбәр җибәрде. Имеш, җиһад игълан итә, фәлән-фәсмәтән. Әмма күпчелек белгечләр, экспертлар моны фейк (ялган) дип атады. Беренчедән, ул шәһадәтне дөрес итеп әйтмәде, хаталар белән булды. Һәм дискурсыннан аның уйналган бер видео булуы күренде. Ул вакытта Татарстанга каршы зур кампания алып барыла иде. Миңа калса, бу шул кампаниянең бер өлеше, бер проекты булып торды.
Хәзерге очракта, әлбәттә, ике версия булу ихтимал. Беренчедән, ике-өч кеше, радикаллар җыелып шундый бер видеоязма әзерләгән булырга мөмкин. Күренеп тора, ул кимендә ике камерага төшерелгән. Димәк, һәрхәлдә, аның бер ярдәмчесе бар. Икенчедән, мин аны Казанга билгеле исламофоб Роман Силантьев килүе белән бәйләп карыйм. Ул Татарстанны экстремистлар һәм террорчылар учагы, дип бәяләде. Мәскәүдә билгеле бер көчләр Татарстанны шундый экстремистик төбәк, дип күрсәтергә телиләр, чөнки бу мәгълүмат һөҗүме артында зуррак проектлар тора. Ул да булса, 2017нче елда Татарстан белән Русия Федерациясе арасында вәкаләтләрне бүлешү килешүенең срогы тәмамлана. Димәк киләсе 2016нчы елда Мәскәү белән сөйләшүләр булачак. Аннан соң президент атамасы буенча да Мәскәү белән Казан арасында ниндидер киеренкелек бар. Шул ук вакытта Мәскәүнең, яисә ниндидер кешеләрнең, козырь буларак, Татарстанны шундый бер экстремистик учак, дип атау нияте бар, миңа калса.
Аннан соң Сүриядә барган сугышка Русиянең катнашуы, гомумән, хакимиятнең абруен төшерә. Шулай ук, Париждагы террор гамәлләреннән һәм Брюссельдәге хәлләрдән соң мондагы мөселманнарга, милләтчеләргә дә (махсус хезмәтләр өчен алар арасында бернинди аерма юк) ниндидер басым булырга мөмкин. Менә бу видеоязма, миңа калса, шул басымның башлангычыдыр, чөнки аларга сәбәп кирәк, ә бу видео сәбәп булып тора ала.
Күптән түгел полиция Алабугадагы милләтчеләрне дә урамда асфальтка егып салып шундый әшәкелекләр кылды.
Видеода бит татар халкына мөрәҗәгать ителә, шуңа аны милләтчеләр белән бәйләргә мөмкиннәр. Белүебезчә, элегрәк Мәскәү, махсус хезмәтләр милләтчеләрне шул ук чечен экстремистлары белән бәйләгән иде. Рафис Кашапов Басаев белән очрашкан, дигән нәрсәләрне һаман да күтәрәләр. Миңа калса, менә бу видеоязма шундый бер «сәбәп» булырга мөмкин. Беренчедән, мөселманнарга, гади милләтчеләргә, ә инде югарырак дәрәҗәдә ул, гомумән, Татарстанга каршы бара торган бер проект була ала, – диде Айсин.
«Азатлык»ка Татарстан ФСБсында белдерүләренчә, бу видео хакында алар рәсми мәгълүмат бирмиләр.
– Әлбәттә, видео исәпкә алынды һәм барлык кирәкле гамәлләр эшләнә. Моның максатын, авторларын һәм ниндидер провокация яки нәрсәгәдер чакырумы икәнен белү өчен эшләр алып барыла. Игътибарсыз калмаячак, – дип әйттеләр.
Татарстан мөфтиятеннән аңлатма алу мөмкин булмады. Матбугат үзәге көн дәвамында җавап бирергә ышандырса да, соңрак телефоннарын алмадылар.
Ландыш ХАРРАСОВА.
Татарстан авыл хуҗалыгы музее нинди булыр?
Татарстанда авыл хуҗалыгы музее барлыкка киләчәк икән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яңа музейны оештыру белән шөгыльләнә дә башлаган. Бик күркәм хәбәр. Музейда, гадәттә, бүген кулланылмый, хәзерге заманда танышып, күреп булмый торган әйберләр саклана. Мамонтлар бүген юк, музейда сөякләре бар. Халык биш йөз ел элек нинди савыттан ашаган – анысы да музейда. Танылган җырчы, композиторның тормышы белән танышасы килсә, тагы музейга барасы. Музей барлыкка килгәч, безнең авыл хуҗалыгы да тарихта гына калды, дип аңларга кирәктер.
Кызганыч, музейны авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре оештыра. Авыл хуҗалыгы белгечләре оештырган музей, семинарлар вакытында оештырылган күргәзмәне хәтерләтер, дигән шик бар. Әмма күңелсезләнергә сәбәп юк – авыл хуҗалыгы музее дигән сүз үк фантазиягә киңлекләр ача. Булачак музейны күзаллап карыйсы килә. Иң элек ул музейда 5 миллион экспонат бар дип игълан ителергә тиеш. Чынлыкта, ул экспонатларның яртысы да булмаячак, билгеле, әмма бу авыл хуҗалыгында чәчәк аткан арттырып язу-припискаларга ишарә булыр иде. Биш миллион тонна ашлыкка ышанып яшибез бит әле, нигә биш миллион экспонатка ышанмаска? Бар! Менә, кәгазьләрдә бар диелгән! Биш миллион экспонатны булдыру өчен фәләнчә йөз миллион сум алынган һәм үзләштерелгән!
Бинасына керү урыны игенчеләр сарае һәм авыл хуҗалыгындагы җитәкчеләрнең йортлары кебек үк күп акча түгеп эшләтелгән, әмма эстетик яктан зәвыксыз булырга тиеш. Тышкы яктан шулай, әмма эченә үткәч, бинаның түбәсеннән су тамып утырган тәрәзәсез гади бер ферма икәнен аңлыйсың. Билгеле, иң зур урынны инвесторлар экспонатлары бизәргә тиеш. Мәсәлән, «Вамин» залы. «Вамин» залына кергәндә, музейга түләнгән акча гына җитми, аерым түләп керәсе. Залда кесә караклары эшли, шуңа күрә акчаң югалса, үпкәлисе түгел. Залдагы төп экспонатлар – «Вамин»ның райондагы агрофирмаларының элмә такталары, шуннан башка әйбере калмады бит инде. Идән уртасында тишек, егылып төшеп муеныңны сындырсаң, үпкәлисе түгел. «Вамин» хуҗасының йорты төшерелгән магнит сатып алырга теләсәң, ысланган сырын кушып саталар. «Вамин» залын ремонтларга ел саен акча бирелеп барыла, әмма алар каядыр китеп югала.
Авылга шул инвестор дип аталган, чынлыкта бернинди дә инвестор булмаган, бары тик дәүләт акчасын үзләштерүче түрәләр һәм аларның якыннары тарафыннан оештырылган сәер оешмалар Татарстан авылларының тамырына балта чапты, кешеләрне эшсез, табышсыз калдырды. Шул рәвешчә, авылдан яшьләрне китәргә мәҗбүр иттеләр. Аннары баласыз калган авылларда мәктәпләр салдылар. Аннары, биналары барыбер буш тора дип, аларына хуҗалар табылды. Монысы да авыл хуҗалыгы казанышларының берсе. Шуңа да «Вамин» залы ишеге төбендә авылдан китүче яшьләр сурәтләнергә тиеш. Макет шундый – гаскәр кеби егет-кыз авылдан китеп баралар.
Алга таба чит илдән сатып алынган терлекләр күргәзмәсе. Миллиардлаган суммаларга Австралия-Канадалардан ташылган малларны ничек сурәтләргә? Бәлки, бу күргәзмәдә өстәл артында Канададан кайтарылган нәселле малдан пешерелгән шулпа ашап утыручы җитәкчеләрне сурәтләргәдер? Янәшәдә үләт базы күренеше: анысында Татарстан салкыныннан катып үлгән көяз Австралия сыерлары. Шунда ук «Татплодоовощпром»ның кар өстендә катып яткан кәбестә басулары. 3D форматында фильм: экраннан күзлек киеп карыйсы. Кәбестәләрен җыя алмый туңдырса да, «Татплодоовощпром» җитәкчесе Раил Зыятдинов үзен бик нык заманча кеше итеп сурәтләргә ярата бит.
Бу музейда, һичшиксез, Тукай залы булырга тиеш. Бу залның атамасы авыл хуҗалыгы җитәкчеләренең өлкәгә иҗади якын килүләрен күрсәтер иде. Иң мөһиме – музейга төрле төбәкләрдән килгән татарлар Татарстандагы иң зур дуңгыз фермалары Тукай районындагы «Камский Бекон»ныкы икәнен белергә тиеш. Залда төрле токымдагы дуңгызлар күргәзмәсе, бәләкәй генә зоопарк – теләгәннәр тере дуңгыз кочаклап фотога төшә, «Камский бекон»ның салоларын авыз итеп карый ала. Дуңгыз зоопаркының иң күренекле урынында – «Камский Бекон»ны шушы дәрәҗәгә күтәргән татар егетләре – Илдар, Фәннүр, Равилләрнең фотолары. Туристлар бу музейга килгәнче Болгарны, дөньядагы иң зур Коръәнне күргән булса, тагын да әйбәтрәк. Гид аларга шушы Коръәннең «Камский Бекон» хуҗасы Илдар Галәветдинов акчасына эшләнгәнен сөйләп бирә. Ислам күзлегеннән караганда ике зур хәрамнең – банк эшчәнлеге, ягъни рибачылык һәм дуңгыз үстереп сатып табылган акчаларның – изге эшкә тотылганын Тукай районы халкы гына түгел, бөтен дөнья белергә тиеш.
Музейда булырга тиешле әйберләр бик күп. Авыл хуҗалыгына ярдәм төрле яктан күрсәтелә бит. Ташламалы кредит дигән булып, банкларга акча күчерә дәүләт; ташламалы ягулык дигән булып, нефть кампанияләрен баета. Нәселле терлек үрчетәбез дигән булып, мөгезле эре терлекне «голштино-фризлаштыру» сәясәте үткәрелде, чит ил фермерларын һәм фармацевтларын баеттылар, үзебездәге «Холмогор», «Кострома» токымнарын корытып бетерделәр. Җирне сөрмичә генә чәчәбез дигән булып, безнең якка туры килмәгән технологияне кертеп, җирне пестицидлар-гербицидлар белән агулап бетерделәр. Гомер бакый җирне сукалап чәчсәләр, хәзер җир өстенә генә сибеп чыгалар да орлыкларны, җирдә дым булмаганны күккә сылтап калдыралар. Корылык гаепле! Алексеевск районындагы бер агрономның ачыргаланып язган юлларын да ишеткән бар:
Сука булган агач:
Бабайлар ашаган калач.
Хәзер сука тимер:
Мә, фәләнемне кимер.
«Сөрмичә чәчү»гә кагылышлы стендка экспонатлар куймасаң да була, шушы шигырь җитеп ашкан.
Болары уены-чыны белән булды. Ә чын күңелдән әйткәндә, авыл хуҗалыгын бер дә музейда гына калдырасы килми. Хәер… Бәлки, музейда гына булса да калсын авыл хуҗалыгы?
Рәмис ЛАТЫЙПОВ.
Мөхәммәтшин һәм Гайнетдин «Ислам дәүләтен» хөкем итте
«Ислам дәүләте» дигән нәрсә бернинди дә ислам дәүләте түгел. Алар – шакаллар, алар – шайтан. Кешеләрне коллыкка алучылар, шәһәрләрне җимерүчеләр, тыныч халыкны үтерүчеләр – мөселман түгелләр, алар террорчылар…» – дип чыгыш ясады Русия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Русия Дәүләт Думасы һәм Федерация Шурасының берләштерелгән утырышында.
Соңгы атналарда көчәеп киткән террор куркынычына каршы чаралар турындагы бу сөйләшүгә шулай ук дини җитәкчеләр һәм төбәкләрдәге хакимият вәкилләре дә чакырылган иде.
Равил хәзрәт Русия төбәкләрендә, аерым алганда Ленинград өлкәсендә мәчет салу өчен җир һәм рөхсәт бирүне дә сорады. Мөфти әйтүенчә, Русия ислам университетында һәм Мәскәү ислам университетында белем алган имамнар ул мәчетләргә йөрүчеләрне тиешенчә тәрбияләп, ят идеяләр керүгә каршы тора алыр иде.
Нәкъ шундый ук фикерләрне Гайнетдин алдыннан гына чыгыш ясаган Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә әйтте. Әмма Мөхәммәтшин үзенчә террор куркынычын киметү юлларын да тәкъдим итте. Аның фикеренчә, миграцияне чикләү иң төп чараларның берсе булырга тиеш. Дәүләт Шурасы рәисе миграцияне «террорчылыкка җим биреп торучы чыганак һәм аны төрле илләргә, шул исәптән Русиягә дә кертү юлы» дип атады. Ул Татарстанда чит илдән килгән 70 меңнән артык мигрант һәм аларның күпчелеге мөселман булуын искә алып, алар арасында радикал ислам тарафдарлары да булуын, кайберләренең экстремистик идеяләр тарату өчен махсус җибәрелгән булу мөмкинлеге турында да әйтте.
Наиф АКМАЛ.

Комментарии