Губерналар урынына – агломерацияләр

Киләчәктә халкы хәзерге кебек 83 аерым төбәктә түгел, ә 20 эре индустриаль мега-үзәк тирәсенә тупланып яшәргә мөмкин. Милли хәрәкәт, зыялылар Русиядә агломерацияләр төзүгә каршы. хакимнәре әлегә дәшми. Дәүләт Советы депутатлары рәсми мәгълүмат юклыгын әйтә. Әлеге тема “Азатлык” радиосында аеруча зур яңгыраш алды. Игътибарыгызга – шул темага әзерләнгән язмаларның иң кызыклы өлешләрен тәкъдим итәбез.

МӘСКӘҮ ТАТАРСТАННАН КУРКА

Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов Русияне агломерацияләргә бүлүгә каршы. Беренчедән, авыллар юкка чыгачак, икенчедән, сүз республиканы бетерү турында бара һәм, өченчедән, агломерация өстән кушып кына оеша алмый. Аңа кадәр коррупцияне җиңәргә һәм яхшы юллар салырга кирәк.

– Татарстан Мәскәүне нык куркыта. Бездә заводлар әйбәт кенә эшли икән, федераль үзәк аларга кызыга, ләкин әлегә аларны үзенеке түгел дип уйлый. Шулай да Мәскәү сәясәттә һаман алга бара. Татарстан исә, киресенчә, читләшә. Ә сәясәттән төшеп калу – хакимиятне югалту дигән сүз, – ди Рафаил Хәкимов.

Ул агломерациясенә нинди төбәк-республикалар кушыласын белми, агломерация төзү фикерен – Мәскәүнең чираттагы уены дип саный. Ягъни, Кремль республикаларның бу хәбәрне ничек кабул итүләрен күрергә тели.

МӘСКӘҮ МИЛЛИ ДӘҮЛӘТЛӘРНЕ БЕТЕРҮГӘ АЛЫНДЫ

Бауман урамында 20 ноябрьдә уздырган урам җыенына халык игътибар итмичә калмады. “Татарстанны колония итеп тоту Русиядән аерылырга мәҗбүр итә”, “Республика җитәкчесе ничек аталырга тиешлекне Татарстан халкы хәл итә”, “Рус шовинистлары һәм Медведев халкын юк итә” кебек шигарьләргә һәркемнең күзе төште. Җыенга махсус килүчеләр аз булса да, урамнан узып йөрүчеләр шактый зур төркем хасил итте. Әмма Татарстанда Президентлыкны бетерергә җыену хәбәрен күпләр белми.

Милли хәрәкәт активисты Зәки Зәйнуллин фикеренчә, премьер-министр Владимир Путин милләтләр хокукын кысып, аларны күтәрелергә мәҗбүр итә. Митинг исеменнән резолюция дә кабул ителде. Анда мондый таләпләр бар: Президентлыкны бетерү турындагы закон проектын юкка чыгарырга, Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатларга ышанычсызлык белдерергә. Шулай ук халыкара оешмаларга мөрәҗәгатьләр дә кабул итәргә килештеләр.

Русия конституциясендә республикалар дәүләт дип язылган булса да, федераль президентлар төп канунга игътибар итеп тормый. Урам җыенына килгән галим, шагыйрь Фарсел Зыятдинов сүзләре белән әйтсәк, һәрбер президент хакимияткә килгәч, эшен конституцияне үзгәртү белән башлый.

“Русия конституциясен үзгәртүне туктатырга кирәк. Ул бит иләк түгел. Америка, Финляндия конституциягә бик кирәк булганда гына үзгәрешләр кертә. Русия федераль дәүләт санала икән, федераль булсын”, – ди Зыятдинов.

“Звезда Поволжья” газетасы мөхәррире Рәшит Әхмәтов язуынча, агломерацияләр төзү дистәләгән халыкны милли дәүләтсез – республикасыз калдырачак. Моның нәрсә китереп чыгаруын Мәскәү аңлый микән?

ТАТАРЛАР УЯНЫРМЫ?

Әлегә кадәр татар җәмәгатьчелегенең “Президент” атамасын бетерүгә, Русияне губерналаштыру уңаеннан да әллә ни каршылык белдергәне юк. Татар газеталары бу турыда, гомумән, язарга яратмый, әллә язарга ярамый. Чөнки бар газеталарны “Татмедиа” үз кулы астына җыеп, Татарстанда сүз ирегенең кирәгеннән артык кысылуы беркемгә дә яңалык түгел.

Сәясәтче Фәндәс Сафиуллин фикеренчә, Русияне 20 агломерациягә берләштерү – илне җимерергә тырышу. Астагы түрәләр дә, өстәгеләре дә үз башларына котыра. “20 ноктага туплап, көтүгә әйләнгән халык белән идарә итү җиңел. Җирле хакимият чынбарлыкта бетерелә. Мондагы түрәләр өстән күрсәтмә алып, астан хисап кына бирә башлар. Илне бүлү ул – бизнес-проект. Моны олигархлар файдасына эшлиләр. Аларга төрле оялар биреп, Русияне аерым кенәзлекләргә таркатачаклар”, – ди ул.

Агломерацияләр оешкач, җирле җитәкчеләрне – милли кланнарны юкка чыгару да җиңел була. Мисал өчен, Башкортстанда моны эшли алдылар. Республика байлыгын халыктан да, элекке Президент Рәхимовтан да тартып алдылар. Бу тәҗрибәне Татарстанга карата да бик җиңел куллану ихтималы бар. Безнең нефть мәскәүлеләрне күптән кызыктыра. Ул әлегә ныклы кулларда, көчле гаиләләрдә. “Республика кланнарын ничек кенә сүксәк тә, хәзер аларны сакларга кирәк. Алар үз-үзләрен сакларга омтылганда, Татарстанны яклап чыгар”, – ди Фәндәс Сафиуллин.

ТАТАРСТАН ТҮГЕЛ, “КАЗАНСКИЙ КРАЙ”…

Казанга Яшел Үзәнне, Югары Осланны, хәтта Мари Республикасының Волжск шәһәрен кушу турында сүзләр моңарчы да ишетелә. Татарстанны Ульян йә Киров өлкәсе белән берләштерү турында да имеш-мимеш йөри. Башкаладан мега-үзәк ясау өчен кайбер адымнар ясалды да инде – Казан университеты федераль статус алды. Андыйлар Русиядә 8 генә.

Милләт киләчәген кайгыртучылар фикеренчә, моңа бер дә куанасы юк.

– Агломерация ясау хәзерге Татарстанның юкка чыгуын аңлатачак, – дип кисәтә “Иттифак” фиркасе җитәкчесе . – Ул очракта без хокукый актларыбызны югалтабыз, шул исәптән, турында Декларацияне дә, Конституцияне дә, референдум нәтиҗәләрен дә. Чөнки яңа субъектта элекке нормалар яши алмый, – дип белдерде ул.

Аның сүзләренә караганда, кемдер моның уңай якларын да табарга тырышыр. Казан тирәсенә татарлар яшәгән, әмма әлегә Татарстаннан читтә торган җирләр дә (Мари, Ульян, Чуашстан) кушылыр дип шатланыр. “Ләкин сәяси яктан татарга үз милли хокукларын яклауда бар эшне яңадан башларга кирәк булачак”, – дип кисәтә Бәйрәмова.

Бүген инде көчсезләнгән милли хәрәкәт өчен бу зур сынау булачак. Татар элитасының зур өлеше Мәскәү хакимияте сүзеннән чыкмаганда, милли хокукларны саклау авыр.

Хәләл индустрия паркы

Авыл кешесенең көч түгеп үстергән малын, яшелчәсен вакытында яхшы бәягә сата алмау бүген иң үзәккә үткәне. Кайбер урыннарда “Барыбер файдасы юк”, – дип, күпләр әлеге кәсептән баш тарта. Терлекләрне симертеп, бәрәңгене үстереп, арзан бәягә генә алыпсатарларга биреп җибәрү халыкны туйдырган. “Линова” инвестиция финанс ширкәте башлыгы Линар Якупов сүзләренчә, Балтач авылында ачылган “Балтач” дип аталган хәләл индустрия паркы нәкъ менә авыл кешесе җитештергәнне кибет киштәсенә куя торган үзәк булачак.

Белгечләр әлеге хәләл паркны Русиядә тиңе булмаган үзәк дип атый. Алар 30лап исемдәге азык-төлек җитештерергә исәпли.

Казан кибетләрендә хәләл ризык бөтенләй юк түгел, бар. Сәүдә үзәкләренең ит сату өлешләрендә 4-5 исемдәге казылык, тавык ите куелган урыннарны күрергә була. Ә хәләл тортлар, печеньелар, сулар, конфетлар, майонезлар һәм башка ризыкларга килгәндә, аларын тиз генә табып булмый.

– Авыл хуҗалыгыннан ит белән арыш сату гына түгел, ә җитештерелеп беткән товарны Татарстан, бүтән өлкәләр һәм чит ил базарына чыгаруны максат иткән парк бу, – ди Линар Якупов. Мондый хәләл индустрия паркын алар Малайзиядән күреп кайткан. Бирегә теләгән һәркем килеп, үз эшләрен башлап җибәрә ала. “Балтач” 4 гектарлап җирне били. Киләчәктә биредә 20-30 төрле җитештерү тармагы булырга тиеш. Чит илләрнең ике компаниясе үз вәкиллеген “Балтач”та ачып җибәрергә ниятләгән инде.

– Бу парк киләчәктә райондагы 200ләп кешене эшле итәчәк, – ди Линар Якупов. Алар турыдан-туры шушы хәләл ризыклар җитештерү үзәгендә эшләячәк.

Наил АЛАН

Хәерчелек базарга куа

2011 елда иң кечкенә күләме 3992 сум булачак.

Казанның Мәскәү базары тирәсендә ни генә сатмыйлар. Җыелма өстәлләргә арзанлы аяк киемнәре дә, җиләк-җимеш тә, тәрәзә челтәрләре дә тезелгән. Бу рәсмиләшмәгән сәүдә базар эченә кергәнче үк башлана.

Аз гына читтәрәк тә, базарга керү юлында да пенсия яшенә күптән чыккан, 70-80нәрне ваклаучы әбиләрне дә күрергә мөмкин. Алар иртәнге 9 тулганда ук кәгазь әрҗәләрне бер-берсенә терәтеп куеп, өстенә сатыласы әйберләрен тезә башлый. Шундагы әбиләрнең берсе Нина Голачкова: “Юньлерәк пенсия алу өчен, гомум эшләгән елларыма әз генә җитмәде”, – дип белдерә. Аның пенсиясе – 3600 сум.

– Сатуга чыкмыйча, берничек тә яшәп булмый. 1 мең 600 сумны фатир өчен түләргә кирәк. Кулга 2 меңләбе генә кала. Монда чыгып та әллә ни зур акча керми. Шул ашарлык эшләсәк, бик сөенәбез. Кием-салым күптән алган юк. Менә пәлтәмне дә туганнар үзләреннән калганны бирде, аягымда итегем дә шуларныкы, – ди ул.

Арзанлы оекбашлар, футболкалар, эчке күлмәкләр, аяк киеме олтаннары сатучы апалар саны арта икән. Мәскәү базары тирәсендә 30лап карчык әнә шундый сәүдә белән шөгыльләнә.

Русиянең Татарстандагы Пенсия фондының матбугат сәркатибе Станислав Голле әйтүенчә, республикада иң бәләкәй пенсия алучылар – 39 мең 370 кеше.

– Эшләми торган пенсионерлар өстәмә социаль түләүләр белән бергә яшәү минимумыннан да азрак акча ала. 2011 елның 1 гыйнварыннан аларга 3 мең 992 сум түләнәчәк, – диде ул.

Ләкин пенсионерлар да, гади халык та яңа ел башын борчылып көтә. Чөнки фатир түләүләре тагын артачак дигән сүзләр күптән йөри. Коммуналь хезмәтләр тагын 15 процентка кыйммәтләнәчәк.

Наил АЛАН

Диннең катнашы бармы?

Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә 18 яшьлек егет хезмәткәренә пычак чәнчи. Кайбер хәбәрләргә караганда, имеш, ул һөҗүм алдыннан “Аллаһы әкбар” дип кычкырган.

Республиканың эчке эшләр министры урынбасары Руслан Шәрәфетдинов бу хакта кыска гына мәгълүмат биргән. Аның сүзләренчә, Октябрьск шәһәрендә яшәүче 18 яшьлек егет шушы шәһәрдәге эчке эшләр бүлегенә керә һәм “Аллаһы әкбар” сүзен кычкырып, сакта торган милиция өлкән лейтенантына пычак белән ташлана. Милиция хезмәткәрен яралагач, һөҗүм итүче тиз генә чыгып кача. Әмма башка берничә милиционер аны куып тота. Шул арада тагын бер хокук сакчысын яралап өлгерә ул.

Әле беренче булып яраланган өлкән лейтенант хастаханәдә дәвалана, диелә. Ә һөҗүм итүче егетнең кесәсендә исә “Октябрьск шәһәрендә дә, бөтен дөньяда да Аллаһы кануннары гамәлдә булырга тиеш” дигән язу табылуы турында хәбәрләр таратылды. Имеш, бу егет радикаль исламчы, мәчеткә йөри икән.

Ни өчен соң бу яшь кеше нәкъ менә милиция бүлегенә кереп һөҗүм ясаган, нәрсә этәргән аны моңа, нәрсә сәбәпче булган? Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Нурмөхәмәт Нигъмәтуллин: “18 яшьлек егетнең әле чын динче булуы да зур сорау астында. Гомумән, ниндидер рухи тайпылышы булган чирле кеше булуы да ихтимал”, – диде.

Октябрьск шәһәрендә кулга алынган егетнең, бәлки, дингә бөтенләй мөнәсәбәте дә юктыр. Ләкин хәбәр тарала: янәсе, Октябрьск шәһәрендә чираттагы радикаль исламчы тотылган.

Мәгълүм ки, быел март аенда да Октябрьск шәһәрендә берничә кеше кулга алынгач, аларны да үтә исламчылар дип мөһерләгәннәр иде. Ә башка хәбәрләргә караганда, алар гап-гади җинаятьче булган, дингә якын да тормаганнар.

Фәнис ФӘТХИ

Татар мәктәпләренә акча җитәрме?

Казанның 2011 елгы бюджеты расланды. Казан мәгариф бүлегенә 6 миллиард сумга якын өлеш чыккан. Бу акча мәктәп кирәк-яраклары исеме астында укучы ата-аналарыннан акча җыюны туктатырмы? Казан мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин сүзләренчә, әлеге бюджетта мәгариф өлкәсендә хезмәт хакын яңача түләү системасы да исәпкә алына. Шуңа күрә әлеге күләмгә бер дә күп дип аптырарга кирәкми. “Безгә грантлар, мәктәп автобусларына акча җитеп бетми. Аннан соң яңа мәктәп, балалар бакчаларын да ел ахырына кадәр файдалануга тапшырасы бар. Әйтик, быел 7 балалар бакчасы ачылачак”, – ди ул. Мәгариф идарәсе җитәкчесе бүген Казан шәһәрендәге мәктәпләрдә балаларына өстәмә белем бирергә теләгән ата-аналардан күпмедер күләмдә акча җыюларын таный. Тик бу мәҗбүри рәвештә түгел. Мәктәпләрне төзекләндерү, ремонтка акча җыю исә катгый рәвештә тыела.

– Әгәр әти-әниләр хәйрия фондлары аша мәктәпләргә үз теләкләре белән ярдәм итәргә тели икән, шул очракта гына бу эшне канун нигезендә алып барырга кирәк. Ә мәҗбүри рәвештә укучылар көндәлегенә язып, шуның хәтле акча сорыйбыз дип әйтү канун бозу булып санала, – ди Һадиуллин.

Казан хокук яклаучылар үзәге матбугат бүлеге җитәкчесе Булат Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, 32 мәктәптә канунсыз акча җыю очрагы ачыкланган. Бу мәктәпләрнең 27се – башкала мәктәпләре. “Минемчә, ата-аналар үз исем-фамилиясен әйтергә курыкмаган булса, хокук бозылган мәктәпләр саны тагын да күбрәк булыр иде”, – ди Мөхәммәтҗанов.

Райнур ШАКИР

Комментарии